Официальный сайт 4stupeni 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Безнең гаилә

Данные об авторе
Автор(ы): 
Лотфуллина Голия Гарифовна
Место работы, должность: 

школа №10 г.Нижнекамск Татарстан

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

Максат:“Гаилә” темасына караган сүзләрдән  җөмлә төзеп, сөйләмдә куллану; сорау кую ысулларын  һәм дөрес  җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; әти-әнигә, гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.

Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Җиһазлау: Дәреслек: Татар теле  3 нче сыйныф. Авторы: Р.З. Хәйдарова; презентация, слайдлар; эш дәфтәрләре.

Используемые ЦОР: 

презентация

Краткое описание: 
<p> Гаилә турында, гаилә әгьзаларының нинди эшләр белән шөгыльләнүе турында &nbsp;сөйләргә өйрәнү.</p>

 

Дәрес барышы:

I. Уңай психологик уңай халәт булдыру.

Укучыларныңхәлләрен сорашу.

- Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн! Хәерле көн, миңа да!

Хәерле көн, сиңа да!

Хәерле көн  һәммәбезгә дә!- Бүген көн нинди? (салкын, кояшлы, кар  ява... )

- Елның кайсы вакыты ?  (кыш)

- Ә безнең бүлмәдә җылы, күңелле. Шулаймы укучылар?

Аудирование:  Әйдәгез тизәйткечләрне искә төшерәбез:


1.Бер, ике, өч,

Әнә тегендә күч.

Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

2.Тышта суык,

Тышта– кыш.

Өйдә җылы,

Өйдә – мич.


 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Тактада (слайдларда) 3 баганада төрле тәртиптә сүзләр язылган. Бабай, әти, хат, әби, тегә, яза, китап, пешерә, сеңел, чигә, абый, аш, эне, күлмәк, төзәтә, яулык, урындык, юа, укый, оекбаш, әни, апа, тәлинкә, бәйли.

- Балалар, бу сүзләр  сезгә танышмы?

-Кем тәрҗемә итә? (беренче багананы)

-Кем тәрҗемәитә? (икенче  багананы)

-Кем тәрҗемәитә? (өченче   багананы)

2.-Бу сүзләрне нинди төркемнәргә җыеп була? Как можно эти слова объединить? - Исем, фигыль.

-Исемнең сораулары:Кем? Нәрсә?

-Фигыльнең сораулары:Нишли? Нәрсә эшли? ( укытучы тактада яза).

III.Әңгәмә.Уку мәсьәләсен кую.

1. - Әйдәгез, кем? Соравына җавап бирәбез. Әби, эне, апа, әти, абый, сеңел, әни.

 ( 1 укучы санап чыга). 

  -Укучылар, карагыз әле,  монда нинди сүзләр килеп чыкты? Алар нинди төркемгә керә? Нинди бер сүз белән әйтеп була? Гаилә. Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? Гаилә турында.

- Нәрсә соң ул гаилә? ( русча әйтәләр)Гаилә - бергә яшәүче ир, хатын аларның балалары, якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

- Әйе, сез өйдә бер гаилә, сыйныфта  бер гаилә кебек, мәктәптә бер гаилә булып яшисез.

Гаилә – ул бер кечкенә дәүләт. Аның үз кагыйдәләре, законнары бар. Һәр кеше нәрсәдер эшли. (Семья - это маленькое государство и у всех есть обязанности)

2.  Кабат сүзлеккәкайтыйк әле.Гаиләдә һәр кеше эшли дидек.

 Нишли? Нәрсә  эшли? сорауларына җавап бирәбез. Чигә, укый, тегә, пешерә, яза, төзәтә, юа, бәйли. (1укучы санап чыга)

 (1 укучы тәрҗемә итә)

3.- Безнең нинди сүзләр калды? Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр. Кем таба? Китап,  яулык, күлмәк, урындык, оекбаш, тәлинкә, хат, аш.                                                                                                                                 

4.Уен  “Сүзләр урынын югалткан”.

-Укучылар, сүзләр адашканнар  (потерялись).

(Күлмәк укый,оекбаш  яза, урындык пешерә... һ.б)

-Кем дөресләп укый ала?

-Китап укый, яулык  чигә, күлмәк тегә, урындык төзәтә, оекбаш бәйли, тәлинкә   юа, хат яза, аш пешерә. Дөреслеген слайдтан карагыз әле. Дөресме?Хәзер җөмлә төзеп әйтегез. Кем нәрсә эшли?

IV. Ныгыту.

1.Рәсемнәр  белән эш. Рәсемдә:әни аш пешерә, энем тәлинкә юа. Алар белән җөмләләр төзү. Әзер җөмләләрне  слайдтан уку. (Әни аш пешерә. Энем тәлинкә юа. Әби оекбаш бәйли...)

2. Укучылар, бу җөмләләрдән  ничек сорау җөмлә ясыйбыз?

Кемаш пешерә? Әни нишли? Әни аш пешерәме?

Кем нәтиҗәясый, сорау җөмләләр ничек ясала?(Вместо слов ставим вопросы или окончания: мы /ме/)

V. Ял минуты. Күзләр өчен гимнастика.

-Дәфтәргә число язабыз. Слайдта бирелгә җөмләләрне сорау җөмлә итеп үзгәртеп яз.

- Кем үз җөмләсен укый? Ничек ясадың?

VI. Өй эше.

I -вариант: гаиләң турында сөйлә;II-вариант: гаиләң турында рәсем яса.

VII. Инд.эш:  Алдан әзерләнгән бер укучы үз презентациясе белән чыгыш ясый.

VIII. Рефлексия.

1.- Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?

-Гаиләтурында сөйләштек. Җөмләләр төзедек, укыдык. Сорау җөмлә төзедек, яздык.

2. Укучыларныңбелемнәрен бәяләү.

IX. Йомгаклау.  Дәрес бетте.

                              Сау булыгыз!

 

 

Прикрепленный файл Size
Безнен Гаилэ.pptx 1.71 MB

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн