Официальный сайт mixzona 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Тапмасаң әгәр син яшәүнең мәгънәсен, сукырлык көчәя тагын да...

Данные об авторе
Автор(ы): 
Габделганиева Чулпан Мударисовна
Место работы, должность: 

МБОУ Балтасинская гимназия

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
9 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

1.Ш.Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге проблемалар белән таныштыру, аларның  актуальлеген күрсәтү.

               2. Фикерне эзлекле, дәлилле җиткерә белү, текст белән эшли алу күнекмәләрен үстерү,бәйләнешле сөйләм үстерү.

               3. Миһербанлылык тәрбияләү, тормышта үзеңә максат куя белергә өйрәтү, сәламәтлекнең бәхет икәнен аңлауларына ирешү.

Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учеников в классе: 
10
Используемое оборудование: 

компьютер, проектор, экран, презентация

Краткое описание: 
<p> урок по изучению произведения Ш. Еникеева &quot;Солтангәрәйнең язмышы&quot;</p>

Тема: Тапмасаң әгәр син яшәүнең мәгьнәсен,

             Сукырлык көчәя тагын да...

 

Максат: 1.Ш.Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге проблемалар белән таныштыру, аларның  актуальлеген күрсәтү.

               2. Фикерне эзлекле, дәлилле җиткерә белү, текст белән эшли алу күнекмәләрен үстерү,бәйләнешле сөйләм үстерү.

               3. Миһербанлылык тәрбияләү, тормышта үзеңә максат куя белергә өйрәтү, сәламәтлекнең бәхет икәнен аңлауларына ирешү.

Дәрес тибы: ныгыту (әдәби әсәрне анализлау)

Дәрестә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр, двоичные дневники, Блум ромашкасы, эссе, совместный поиск методлары һәм алымнары файдаланылды.

Материал һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация   

 

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше

 - Бүген сез алдагы дәрестә таныша башлап, өйдә укып бетереп килгән әсәр – Ш. Еникиевнең “Солтангәрәйнең язмышы” повесте турында сөйләшербез. Дәреслектә булган бүлекләр белән танышкач, тулысынча укырга теләк барлыкка килдеме?(Гиззәтуллина З. Әнисенең фикерен әйтү)

 

2.Белемне чакыру (вызов)

 Экранда терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр язылган слайдлар. Шулар ярдәмендә укучыларның эчтәлекне ничек үзләштерүен ачыклыйбыз(укытучы), ә укучылар эчтәлекне искә төшерә.

     - Терәк сүзләр дәреслектә бирелгән бүлекләр тәртибендәме? Эчтәлеккә туры киләме? Нәрсәләрнең урынын алыштырырга кирәк?

2 бүлек

•      Адашып, үләргә җыенды, эт, могҗиза, өметләнеп, кеше тавышы,башы әйләнә башлагандай, бәла, ат сыртына.

•      Авылдан авылга, юлда, якын иптәш. Лотфулла карт, чабата, буран, көчәйде, үлемем, кычкыра башлады.

•      Төн кунарга, дөнья тынып калган, булыша, җылыта башлады, кияү, күңеле төште, китәргә булды.

3-5 бүлек

•      Күңелен укуга бирде, кәрзин үрү мастерское, һөнәрле, Кармак, халык иҗаты, концерт, югары белем, тарих.

•      Шәһәрдә, “пыртуар”, базарга, “абзыйлар”, сеңлем, авылга җитәме соң...

 

3. Аңлау (осмысление)

Метод- двоичные дневники

Укучылар өйдә укыганда әдәбият дәфтәренә цитаталар язып алды һәм шуңа карата үз фикерен белдерде

-         Әйдәгез , сез укыганда язып алган цитаталарга мөрәҗәгать итик.

(Һәр бүлек буенча аерым карау, башта укучылар язган буенча фикерләшү, аннан укытучы өстәргә мөмкин.)     2бүлек буенча


“Кайчакларда аңа кыр-басуларда кунарга туры килде. Якында гына берәр ышык урын- кибәнме- куаклыкмы булганда бик яхшы иде, ләкин кайвакыт анысы да булмады – арып-алҗып, ул шунда юл читенә чыкты да,песи кебек бөгәрләнеп, җир өстенә ятты да йоклады.”

 

“Көн җылыну белән, кешеләрнең күңелләре дә күтәрелеп китте.”

 

“Аның күңеле каядыр читкә омтылды.”

 

Менә берзаман аның бердәнбер дусты, бердәнбер якын иптәше, юл күрсәтүчесе үзе юлдан яза.

 

“ Ә Солтангәрәй адашып, туңып калса, аны кем искә алыр да, кем эзләргә чыгар, аның өчен кем кайгырып елап торыр?”

 

“Үлгәч, ул аларның елавын да, кайгыруын да белмәс, аннан аңа күңелле дә, күңелсез дә булмас”

 

“Солтангәрәй айнып китте, аңа яңадан яшәү дәрте, көч-куәт кире кайтты һәм ул өметләнеп, тавыш килгән якка кире борылды.”

 

“Тамагы ач түгел  ләбаса, кар өстендә утырганда гына да бер телем икмәк кимереп алган иде.”

 

“Абзар капкасы тирәсен көрәп ташлады да, юлчының атына дип, тиз генә улакка солы салды, печән салды.”

 

“Үзен үлемнән коткарып калган, үзенә шулкадәр яхшылык күрсәткән кешеләргә аның да нинди дә булса изгелек эшлисе килде.”

 

“Хуҗалык эшләрендә дә булышты: мал-туарны ашатты, эчертте, кар көрәде, абзардан тирес түкте, утын-фәлән кертте.”

“Аның хәзер күңелсезләнергә , үзенең язмышы турында кайгырып утырырга вакыты да юк иде: бөтен вакыты эш белән үтте...”

 

Кешенең кадере  песинеке кебек

 

 

 

 

Кешенең кәефе һава торышына бәйле

 

Ни өчен?

 

Безгә юлны әти-әни күрсәтә

 

ялгызлык

 

 

 

кеше кадерен исән чакта белергә кирәк

 

кешене өмет яшәтә

 

 

 

без ризыкның кадерен беләбезме?

 

юмартлык

 

 

 

яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә

 

 

сукыр килеш!

 

 

Эш-кешене яшәтә

 


Блум ромашкасы алымы.

-Шулай да Солтангәрәй Лотфулла картта калмады. Ничек уйлыйсыз, әгәр шунда калса, егетнең тормышы ничек үзгәрер иде?

(кеше һәрвакыт сайлау алдында тора)

 

3бүлек буенча баштагы эшне дәвам итү


“ Монда мин күзсез генә түгел, телсез дә икән”

 

“Күреп торам сукыр икәнеңне!-дип җикеренде кеше, усал калын тавыш белән.-Сукырмын дип монда!.. Йөри белмәгәч чыкмыйлар аны урамга”,”Ябып куярга сине этең-ниең белән!”

Тел белүнең әһәмияте

 

рәхимсезлек


 

Блум ромашкасы алымы.

-Шәһәрдә Солтангәрәйгә очраган кешеләрне автор ничек сурәтли? (тавыш, ис буенча)

-Сез ул кешеләр урынында үзегезне ничек тотар идегез?

- Әсәрдә сурәтләнгәнгә охшаган ситуациягә эләккәнегез бармы?( Казанда хәер сораучыларга без нинди мөнәсәбәттә?)

-Ә Солтангәрәйне ник кызганабыз? (аның язмышын беләбез бит)

- Ни өчен аңа шә1әрдә базарга барырга кушалар?

 

4. Дин. Поза

“Трамвай” уены ( Уенчылар – трамвай вагоннары, аларның күзләре бәйләнгән. Бер бала – баш вагон, аның күзе бәйләнмәгән, башкалар аңа бер-бер артлы тотынып, аның артыннан йөрергә тиеш)

-         Күзләрегез бәйле килеш йөргәндә, ниләр кичердегез?

-         Солтангәрәйнең хәлен аңладыгызмы?

 

5бүлек буенча баштагы эшне дәвам итү


“Дәресләр белән генә канәгатьләнмәде, булган бөтен буш вакытын шул яңа эшкә багышлады.”

 

Кәрзин үрү. “Буш вакытларын кая куярга белми аптыраган яисә уку яшеннән чыккан, инде хәреф танудан  өметен өзгән күп кенә кешеләр өчен бу чын-чынлап бәйрәм булды.”

 

“Ул чакта алар күбрәк мәҗбүр ителгән өчен шулай җырлаганнар, уйнаганнар иде, һәм аларның уйнаганы- җырлаганы дакүбрәк күз яше агызу өчен корылган иде.”

 

“Операция уңышлы чыга , Солтангәрәй һәм аның гаиләсе өчен бәхетнең иге-чиге булмый.

Уку теләге

 

 

Хезмәт-бәйрәм

 

 

 

 

бәхетсезлек

 

 

 

 

сәламәтлек-бәхет


 

Блум ромашкасы алымы.

-         Әгәр Солтангәрәй шәһәр тормышына ияләнә алмыйча, кире авылга китсә, язмышы үзгәрер идеме?Ул тормышның мәгънәсен табар идеме?

 

Бергәләп эзләү (совместный поиск) методы

-         Солтангәрәй тормышы белән таныша торгач, нәрсәләрне аңладыгыз? (җавапларны тактага язу)

-         Тормыш гел бәхет-шатлыктан гына тормый

-         Сәламәтлек-бәхет

-         Тормышның мәгънәсен табу өчен эзләнергә кирәк

-         Уку һәм хезмәт – бәхет

-         Кешеләргә файдалы булу – бәхет

-         Кеше берүзе яши алмый

-         Кеше гел сайлау алдында һ.б.

Аерым ситуацияләр буенча сөйләшү (телевизордан сюжет( 2этажда яшәүче инвалидка пандус куйдырмыйлар күршеләре, астагы күршесе квартираны алыштырырга риза), Эльза апа, Фәнис Яруллин, Чулпан Габделганиева, Әнәс абый (слайдта күрсәтелә бара))

 

5.Рефлексия

Бәхет яки тормышның мәгънәсе турында эссе язу


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн