Официальный сайт itartass-sib 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Размещено: Гульнара Ильгизовна Aхтямова - пт, 23/03/2012 - 14:43
Данные об авторе
Автор(ы): 
Ахтямова Гульнара Ильгизовна
Место работы, должность: 
МБОУ "Байсарвская СОШ" Актанышского района РТ, учитель татарского языка и литературы.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.

2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.

3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
6
Используемые учебники и учебные пособия: 

1. Учебник татарского языка для 6 класса.

Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле”, 2006 ел.

Используемая методическая литература: 

Методичка Хасаншиной для 6 класса.

Используемое оборудование: 

Карточки, тесты, перфокарты, компьютер, экран.

Используемые ЦОР: 

сайт WWW.tukai.ru

Краткое описание: 
Каждая часть урока - одна астановка. Организационный момент. Актуализация знаний. Повторение по теме "Местоимения" (тесты) Игра "Найди меня"(находим местоимения в предложениях) Работа по сайту. Прослушивание стихотворения "Кызыклы шщкерт", находим местоимения. Ответы на вопросы по творчеству Г. Тукая. Новая тема. Знакомство по учебнику с правилом. Физминутка.("Тәфтиләү") Определение местоимений как членов предложений. Вставить нужные местоимения. Работа по перфокартам. Заключение урока. Домашнее задание.

 

Тема:Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат.1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.

2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.

3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, карточкалар, тест, татар теле дәреслеге, WWW.tukai.ruсайты

Дәреснең тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрестә кулланылган методлар: әңгәмә, уен элементлары, төрле биремнәр үтәү, иҗади эш, мөстәкыйль эш һ.б.

Дәрес барышы

I.Башлам.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгызның да кәефләре әйбәтме? Бүгенге дәресебезне бөек шагыйребез Г. Тукайның бер табышмагы белән башлап җибәрәм. Әйе, яз – табигатьнең иң матур ел фасылы. Быелгысы бигрәк тә. Хәзер апрель ае. Бу айда нинди  истәлекле вакыйгалар бар соң? Әйдәгез әле  искә төшерик.

  • 12 се – Космонавтика көне.
  • 26 се – Г. Тукай туган көн.
  • 22 се – тарихи шәхес В.И. Ленин туган  көн.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куйыйк..

II. Актуальләштерү.

Укытучы.Безнең бүгенге дәресебез гадәти булмаячак. Ул аерым тукталышлардан торыр. Һәр тукталышның үз биреме бар. Биремне дөрес үтәгән очракта гына без икенче тукталышка күчә алырбыз.

Безнең беренче тукталыш “Исеңә төшер” дип атала. Слайдта тест бирелгән. Тестның җавапларын дәфтәрләргә языгыз.

   1. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

А) мөстәкыйль сүз төркеме;

Ә) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган сүз төркеме;

Б) сөйләмдә еш кулланыла торган сүз төркеме.

2. Алмашлыкларны ничә төркемчәгә бүлеп өйрәнәләр?

А) 5;

Ә) 8;

        Б) 7.      

  1. Бу җөмләдә алмашлык нәрсәләр белән төрләнгән?

Агачларның кайберләрен күчереп утыртырга туры килд

 а) Сан, тартым, килеш;

ә) зат, сан;

б)тартым , килеш;

в) сан, килеш.

4. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.

А) үз, һәркем, һәрнәрсә;

Ә) ул, без, мин.

Б) шул, бу, андый.

5. Зат алмашлыкларын билгеләгез.

А) әллә нәрсәне, кемгәдер;

Ә) минем, аның, сезгә;

Б) берничә, беркем, бернәрсә.

Киләсе слайдка карап, сез үзегезнең белемегезне тикшерә аласыз. Бер хата да булмаса, 5 ле, 1 хатага 4ле, 2 хатага өчле куела. Үзегезгә тиешле билгене куегыз.

Бу тукталышта “Мине тап” уены яшерелгән.

Уенны башлаганчы әдәбият дәресенә сәяхәт итеп килик. Быелгы ел нинди ел дип игълан ителде? (Г. Тукай елы) WWW.tukai.ruсайты буенча Тукайның тормыш юлын искә төшерү, фотоларын карау.

 Ә хәзер уеныбызга күчәбез. Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт”шигырен

тыңлап үтик.

Уку барышында дәфтәрләрегезгә үзегез ишеткән

алмашлыкларны язып барырга тырышыгыз.

Җавап: син (зат алм.), ник (сорау), болай(күрсәтү), мин( зат), минем(зат), шул(күрсәтү), шулай(күрсәтү), ул(күрсәтү)

Слайдта бирелгән шигырьдән карап эшләрне тикшереп чыгу. Телдән алмашлыкларның төркемчәләрен әйтү.

 

Укытучы.Ә хәзер алдагы слайдка карыйк. Сораулар һәм аларга  җаваплар бирелгән.

 

 

  1. Габдулла Тукай кайчан туган? – Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә туган.
  2. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре кемнеке? “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре Тукайныкы.
  3. “Кәҗә белән сарык”ны кем язган?  “Кәҗә белән сарык”ны Тукай язган.
  4. Гали кәҗәгә нәрсә бирә?  Гали кәҗәгә печән бирә.
  5. Су анасы нинди тарак белән чәчен тарый? Су анасының алтын тарак

белән чәчен тарый.

Бу җөмләләр кем иҗаты белән бәйле?

  • Г. Тукай.
  • Ни өчен кайбер сүзләрнең астына сызылганлыгын без алдагы сәхифәдә аңлатып китәрбез.
  • III. Яңа теманы аңлату.Шулай итеп без “Яңалык” тукталышына күчәбез

. Әйдәгез инде ачыклап китик. Ни өчен җөмләләрдәге сүзләрнең астына сызылган? (Укучылар фикере) Димәк, бүгенге дәреснең темасы “Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.”. Теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.

  • Карыйк әле слайдка.Укучылар, ничек уйлыйсыз, алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре була алалар?
  • Беренче җөмләдә – хәл
  • Икенче җөмләдә – хәбәр
  • Өченче җөмләдә – ия
  • Дүртенче җөмләдә – тәмамлык
  • Бишенче җөмләдә – аергыч

Дәреслектәге кагыйдәне укырга.

Кагыйдә слайдта күрсәтелә.                

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыклар да шул ук кисәкләр булып киләләр.

“Ял ит” тукталышынакүчәбез. (“Тәфтиләү” көенә физминутка.)

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 Дәреснең киләсе тукталыш “Уйла, тап” дип атала. Эшне вариантлап башкарабыз.  

 

Беренче вариантларга  бирелгән шигырь юлларыннан алмашлыкларны табып, язып алырга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә Алмашлыкларын табыгыз, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез

 

1. Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 2. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мокатдәс нәрсә – эш.

 3. Кояш кебек тырыш бул, аннан үрнәк ал.

4.  Хәзер инде Шүрәле безнеңегеткә ялына.

5. “Туган авыл” шигыре кемнеке?

 

Икенче вариантларга төшеп калган алмашлыкларны куярга һәм нинди җөмлә кисәкләре булуын билгеләргә кирәк булыр. Җөмләләрдән соң алмашлыклар бирелгән.

Төшеп калган алмашлыкларны урыннарына куеп язарга.

 

1. Бик тынычлап сайрагыз ..... , ...... тимим, .......тимим.

 2. Күптән түгел ....... тәрәзә капкачын

Оя итте ....... сөйгән карлыгачым.

 3. ........... тын, яхшы һавада ............ утынчы исә

Алны, артны, уңны, сулны белмичә утын кисә.

4. ...... киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире.

5. .......... бар монда – бер алдау эше.

 

Алмашлыклар: сез, мин, сезгә, безнең, минем,шундый, безнең,бу, нәрсәдер.

Эшләрне тикшерү, җавапларга билге кую.

 

  1. Перфокарталар белән  эш. Мин җөмләләрне укыйм (слайдта да күрсәтелә),

 

ә сез шундагы алмашлыкларның нинди җөмлә кисәкләре булуын перфокартада билгеләп барыгыз.

 

ия

тәмамлык

аергыч

хәл

хәбәр

1.

 

 

*

 

 

2.

 

*

 

 

 

3.

 

 

 

 

*

4.

*

 

 

 

 

5.

 

 

*

 

 

6.

 

 

 

*

 

7.

*

 

 

 

 

8.

 

 

*

 

 

9

 

*

 

 

 

10

 

 

 

*

 

 

Җөмләләр:

  1. Бу галәмне тота бертөрле каушау.
  2. Сездән аерылып туганнар! – җайсыз, уңгайсыз тору.
  3.  “Туган тел” шигыре кемнеке?
  4. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
  5. Габдулланы Сапый иң элек үз өенә алып кайтты.
  6. Габдулла Тукай кайларда яшәгән?
  7. Габдулла, мәктәпкә бару дәрте белән, үзе үк сикереп торып утырды.
  8. Андый балаларның сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салышты.
  9. Гаҗәп: Габдулла моны бик тыныч каршылады.
  10. Ник турсайдың?

 

V. Йомгаклау.

1. Алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре булып килә алалар?

 

VI. “Өй эше” тукталышы.

 

I . 326 нчы күнегү.

II. Г. Тукай әсәрләреннән төрле җөмлә кисәге булып килгән алмашлыклар кергән 5 җөмлә язып алырга.

Билгеләр куела. Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!

 

 

 

Прикрепленный файл Размер
дәрес 6 класс.docx 21.38 Кбайт

»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн