Официальный сайт openw 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Мин өйдә булышчы” циклын йомгаклау.

Submitted by Фруза Даниловна Хасанова on чт, 29/03/2012 - 11:19
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хасанова Фруза Даниловна
Место работы, должность: 
Сош №15
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Белем бирү максаты: Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив)  сөйләмдә куллана белүне камилләштерү,

Үстерү максаты:2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру. Узара бәя бирү.

Танып белү максаты.  Республикада  яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бирү максаты:3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.

Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

Хайдарова 5 кл

Используемое оборудование: 

Җиһазлау: дәреслек, компьютер,  интерактив такта, белем ресурслары.

 

Используемые ЦОР: 

интрактивная доска

Краткое описание: 
I. Оештыру. - Исәнмесез, укучылар. - Сыйныфта кем дежур? - Кем юк? - Бүген ничәнче октябрь? - Атнаның нинди көне? II. Белемнәрне актуальләштерү. 1) Тактадагы сүзләрне дөрес укыгыз. Гөл, Гаяз, гөбәдия, чыгара, бүген, яңгыр. Нинди аваз кабатлана? [г] һәм [ғ] Алар нинди авазлар? Нинди тартык, пары бармы? [ғ] авазы рус телендә яңгырыймы? Аның пары нинди аваз? Ул кайчан әйтелә? Мисаллар китерегез. 2) Ә хәзер җөмләләр тыңлагыз. Икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгән? а) Мин зарядка ясадым. Мин бүген зарядка ясадым. б) Апа су сипте. Апа гөлләргә су сипте. в) Урамда яңгыр ява. Урамда салкын яңгыр ява. г) Әнием гөбәдия пешерде. Әнием тәмле гөбәдия пешерде. Без кабатлаган авазлар кайсы сүзләрдә очрады? Кайчан нечкә (калын) әйтелә?

I. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар.  

- Сыйныфта кем дежур?

- Кем юк?

- Бүген ничәнче октябрь?

- Атнаның нинди көне?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1) Тактадагы сүзләрне дөрес укыгыз.

Гөл, Гаяз, гөбәдия, чыгара, бүген, яңгыр.

Нинди аваз кабатлана?

[г]һәм[ғ]

Алар нинди авазлар?

Нинди тартык, пары бармы?

[ғ]авазы рус телендә яңгырыймы?

Аның пары нинди аваз? Ул кайчан әйтелә? Мисаллар китерегез.

2) Ә хәзер җөмләләр тыңлагыз. Икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгән?

а) Мин зарядка ясадым.

Мин бүген зарядка ясадым.

б) Апа су сипте.

Апа гөлләргә су сипте.

в) Урамда яңгыр ява.

Урамда салкын яңгыр ява.

г) Әнием гөбәдия пешерде.

Әнием тәмле гөбәдия пешерде.

Без кабатлаган авазлар кайсы сүзләрдә очрады?

Кайчан нечкә (калын) әйтелә?

 3) Ярый рәхмәт. Әйтегез әле без үткән дәресләрдә нинди темага сөйләштек. Әйе, “Мин өйдә булышчы”

Ә сез әнигә булышасызмы?

Ничек булышасыз?

Алинә, син савыт-саба юасынмы?

Радик, чүп чыгарасыңмы?

Кем кибеткә йөри?

Кем сеңлесен карый?

Әнигә( әтигә, әбигә, дуска) булышасызмы?

Ничек булышасыз?

Спросите у товарища, помогает ли он маме.

Что он делает?

Подтвердите, что вы тоже моете посуду.

Спросите у меня, что я делала сегодня утром.

4)СЛАЙД №2 Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

5) Ярый, балалар, сез бик эшчән икәнсез.

Ә әниләрегез сезне мактыймы соң?

Ничек мактый? (берничә баладан сорарга)

Ә сез әниләрне мактыйсызмы?

Дөрес мактау сүзләрен табыгыз СЛАЙД 3,4,5

Безнең Саша белән Ксения бу темага шигырь өйрәнеп килделәр.

-Шигырьне кем язган? Ул кайда яши?

Р.Миңнуллин “Әнисе белән улы”.

Әйе, балалар, әз генә ярдәм дә әниләргә зур булып күренә.

6) Тыңлагыз, бу сүзләр нинди сүз төркеменә карыйлар.

Җыештырдык, су сибегез, эшләмисең, булышачакмын, үтүкләмәсен.

Нинди фигыльләрне беләсез?

Фигыльләр нәрсәдә төрләнәләр?

Нинди фигыль заман белән төрләнми?

Инфинитив нинди сорауларга җавап бирә?

СЛАЙД №6 Морфологик анализ ясагыз.

Эшләрне тикшерәбез. Җөмләләр төзегез.

7) Хәзер рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез.

СЛАЙД №7,8Рәсемнәргә биремнәр:

-         юклык формасында әйт;

-         зат алмашлыклары белән әйт;

-         үткән заман, киләчәк заманда әйт;

-         боерык фигыльформасында әйт.

Рәсемдәге малай нинди? (эшчән, тырыш.... )

8) Ә безнең сыйныфта малайлар нинди?

Аларны тыңлап карыйк.

Син әнигә ничек булышасың? (берничә малайдан сөйләттерү)

Костя бу темага шигырь өйрәнеп килде.

Костя сөйли.”Әниемнең кызы юк шул”

Шигырьнең исеме ничек? Авторы кем?

 

8) Физкультминут “Күрсәт әле үскәнем”

Идән ничек юалар?

Тузан ничек сөртәләр?

Ничек аш пешерәләр?

Ничек кер үтүклиләр?

Ничек утын кисәләр?

Яки М Җәлилнең “Әтәч” шигыренә язылган җыр буенча үткәрелә. Слайд№9,10,11

10) Дәфтәрләрдә эш. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп яз.

СЛАЙД №12

11) Искә төшерик әле. Бу темага без нинди хикәяләр, шигырьләр укыдык? Кемнәр турында укыдык?

Алар нинди балалар?

Рәсим белән Гаяз ялкау, алдакчы малайлар.

Ни өчен?

Илнур, Ләйлә, Аяз – яхшы, әдәпле, тәрбияле балалар.

Ни өчен?

СЛАЙД №13(уклар белән күрсәтергә)

Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Рәсим белән Гаязга киңәш бир.

Тырыш балаларны макта.

СЛАЙД № 14 Таблица буенча актерларга бәя бирү.

12) Хәзер тамаша карыйбыз. “Ботка” Катнашалар: әни,әти,әби,Ләйлә,автор.

Актерларга бәя бирү.

Кем язган? Ул кайда яши?

Әйе, М.Газизов безнең шәһәрдә яши. Ул балалар язучысы.

Ләләнең ни өчен ашыйсы килгән, чөнки...

Ләлә нинди? Ләләне мактагыз.

Ә менә икенче тамашада Рөстәмнең нинди икәнен күрәсез?

Рөстәм алдаша, эш яратмый. Рөстәмгә киңәш бирегез.

СЛАЙД №15

13) Исегезгә төшерегез. Бу рәсемнәр нинди хикәядән. Исеме, авторы.

Беренче рәсем буенча сөйләшү.

Икенче рәсем буенча сөйләшү.

Бабай нәрсә әйтте?

Ни өчен бер генә малайны күрә?

Ә көчле, җитез булырга ярыймы?

Матур җырларга ярыймы?

Аларга нинди булырга кирәк?

III. Йомгаклау.

Ярый, балалар. Без бүген нинди темага сөйләштек? Эш, ярдәмләшү турында.

Ә нинди мәкальләр беләсез?

СЛАЙД №16

Тирләп эшләсәң ...

Эше барның ...

Эш беткәч ...

Кем эшләми ...

Эш сөйгәнне ...

Үзегезнең эшегезгә бәя бирәсез.

IV. Өй эше.  “Көмеш кыңгырау” газетасыннан бу темага хикәяләр,мәкаләләр эзләргә һәм аларга карата үз фикереңне әйтергә. (Йомшаграк укучыларга тема буенча хикәя төзергә.)


»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн