Официальный сайт physbook 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



[м] ,[н], [ң] тартыклары.

Submitted by Гульназ Ильдархановна Сабитова on пн, 16/04/2012 - 09:24
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сабитова Гульназ Ильдархановна
Место работы, должность: 
МАОУ "СОШ№15", учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Максат: 1) [м], [н], [ң] тартык авазларның классификациясен аңлату;

  1. сүзләрдә [м], [н], [ң] авазларын ишетергә, аларны дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;
  2. укучыларның орфографик сизгерлеген үстерү;
  3. укучыларның орфографик сизгерлеген үстерү; 
  4. әниләргә карата ярату хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, ясалма таблица, дәреслек 

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
15
Краткое описание: 
Урок по татарскому языку в пятом классе (тат. гр.)

Дәреснең планы.

  1. Оештыру моменты. Исәнмесез, утырыгыз.
  2. Актуальләштерү.

- Укучылар, бүгенгедәреснеминшигырьбеләнбашламакчыбулам. Сез аны игътибар белән тыңлагыз. Ә текстны аңлар өчен тактада сүзләр бирелгән, (карлыгач-ласточка, алабуга-окунь, бүдәнә-перепелка)

"Адашкан авазлар" С.Вәгыйзов

Ничек булса да булган: авазлар юлдан язган.

Чит сүзләргә кергәннәр һәм адашьп йөргәннәр. Карлыгач пешеп утырган су буенда куакта,

Ә карлыган очып йөргән зәңгәр күктә — еракта. Чиста күлмәген киеп, бака мәктәпкә килгән.

Балалы сазга төшкән озын ботлы бер челән.

Күктә базлар очканнар, җирдә каз казыганнар. Симергәннәр диңгезләр, дулкынланган дуңгызлар. Касмакка җим каптырып, алабута тотканнар. Балыкларын майга салып, кабада кыздырганнар.

Фермадагы тавыклар салганнар, ди, йомычка, Кертеп мичкә якканнар кочак-кочак йомырка. Шундый кызык икән монда: бронзаны ашыйлар. Брынзаны утта эретеп, төрле әйбер ясыйлар. Игеннәр өлгергән чакта, шундый хәлләр була, ди:

Бүрәнәләр, очып килеп, бүдәнәгә куна, ди.

Мондый хәлләрне күргәч, авазлар "аһ!" иткәннәр

һәм бергә ант иткәннәр - читкә борын тыкмаска, үз сүзеңнән

чыкмаска.

  • Укучылар, менә шундый хәлләр дә була икән. Ә ни өчен соң безнең карлыгачлар куакта пешеп утыра, ә карлыганнар күктә очып йөри?
  • Дөрес, укучылар, безнең шигыребездә авазлар бер урыннан икенче урынга адашып йөргәннәр икән.. Әйдәгез әле без аларны хәзер үз урыннарына куеп, шигырьне яңадан укып чыгыйк (шигырь укыла).
  • Димәк, укучылар, сүзләрдә дөрес хәрефләрне укымау, яки аларны дөрес куймау нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин? (сүзнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин)

Яңа теманы өйрәнү.

-    Хәзер тактага игътибар итегез. Тактада Э. Мөэминованың шигыреннән
өзек бирелгән. Кайбер сүзләрендә хәрефләр төшереп калдырылган.
Шуларга тиешлесен куеп укып чыгыйк әле.

А...а кү...еле балада шул, Бала кү...еле далада. Гозеркәйләр үтеп киткән, Сизел...и кай арада.

  • Укучылар, ә [и] урынына [ң] хәрефен куеп укысак, сүзнең мәгънәсе үзгәрерме? Үзгәрмичә, [ана] урынына [аңа] дияр идек. Ә аңа сүзе -юнәлеш килешендәге зат алмашлыгы.
  • Балалар, "Ана күңеле балада, бала күңеле далада" мәкальне ишеткәнегез бармы? Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? ... Балалар, әниләребезне әниләр көненә генә түгел, ә көн саен, ел буена гына да түгел, ә гомер буе аларны яратып, саклап торыйк.
  • Укучылар, шигыребездә нинди тартык авазлар төшереп калдырылган?

([м], [н], [ң])

-   Димәк, бүгенге дәрес темасы нинди?

  • Дөрес, бүгенге дәрес темасы [м], [н], [ң] тартыклары, һәм бүген дәрестә без сезнең белән [м], [н], [ң] тартык авазларын ясалу ягыннан тикшерергә өйрәнербез. Кайбер тартык авазларны ясалу урыны буенча тикшереп, төркемләп чыктык. Ә бүген инде [м] [н] [ң] авазларына тукталып китәрбез. Дәфтәрләрегезне ачып число, теманы язып куегыз.
  • Тактада сүзләр бирелгән. 1) [м] тартыгы кергән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк (малай, кием, күлмәк, имән), [м] авазы кайсы сөйләм органнары ярдәмендә ясала? Әйдәгез әле, көзгеләрегезне алып, [м] тартык авазын әйтеп карыйк, [м] -авазын әйткәндә, иреннәр бер-берсенә тия. Шуңа күрә без аны нинди тартыгы дип әйтә алабыз? (ирен-ирен тартыгы). Дөрес балалар. Дәвам итик.
  • 2) [н] тартык авазы кергән сүзләрне дөрес укып чыгыйк (куян, тиен, каен, нарат), [н] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз, [н] авазын әйткәндә, тел өске тешкә тия. Шуңа күрә [н] авазын кайсы төркемгә кертә алабыз?(тел-теш тартыгы). Дөрес балалар.Дәвам итик.
  • 3)[ң] тартыгы кергән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк (яңгыр, таң, бәрәңге, чаңгы), [ң] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз, [ң] авазын әйткәндә, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная. Шуңа күрә ул кече тел тартыгы дип атала.
  • Балалар, сүзләргә игътибар белән карагыз [ң] авазы [м] [н]дан тагын нәрсә белән аерыла?
  • Дөрес, укучылар, [ң] авазы сүз башында тора алмый. Ул турыда Роберт Миңнуллин да шигырь язган.

Үсми калган хәреф.

Йөри, ди, ң каңгырып, Йөри, ди, ул кайгырып, Эшләре ңныңяман — Үсеп җитми, ди, һаман Сүз башында торырга һәм баш хәреф булырга.

  • Димәк, балалар, [м] [н] [ң] тартык авазлары нинди сөйләм органнары ярдәмендә ясала? (ирен, тел, теш, кече тел)
  • Укучылар, ә тагын [м] [н] [ң] тартыкларын ничек дип йөртәләр? (борын тартыклары) Ә ни өчен соң аларны борын тартыклары дип йөртәләр? Бәлки борын катнашадыр. Әйдәгез әле шушы сорауга җавап эзләп табыйк. Борыннарыгызны тотыгыз һәм [м] [н] [ң] тартык авазларын әйтеп карагыз. Башка авазлар белән чагыштырып карыйк.
  • Балалар, нинди нәтиҗә ясый алабыз? ([м] [н] [ң]тартык авазларын әйткәндә, һава борын аша үтә). Шуңа күрә аларны борын тартыклары дип йөртәбез.

Физминутка.

Белемнәрен ныгыту.

  • Ярый, балалар, ә хәзер дәреслекләрегезнең 41 нче битен ачыгыз, 93 нче күнегү (күп нокталар урынына борын тартыкларының тиешлесен куеп һәм җәя эчендә сүзләрдән файдаланып, сүзтезмәләрне төзегез).
  • Ә хәзер уйнап алыйк. Мин сезгә һәрбер төркемгә икешәр рәсем таратам. Сез [м] [н] [ң] тартык авазлары кергән сүзләрен табып дәфтәрләрегезгә язып аласыз. Тапкан сүзләрегез белән ике җөмлә төзисез. Кайсы төркем күбрәк табыр, шулар җиңә. Җаваплы кеше язганны укып чыгар.

Белемнәрен тикшерү.

-   Балалар, мин сезгә һәрберегезгә карточкалар таратам. Карточкаларда
шундый бирем: төшереп калдырылган н_ң хәрефләренең тиешлесен
куеп, күчереп язарга.

1 нче карточка

Боры..., ела..., яше...,   ...арат, ди..., кавы..., ма...гай, саба..., та..., та...ышу, яла...аяк, суга..., са...дык, уры...,   ди...гез, му...ча, а..., уе..., я...гыр.

2нче карточка

Ио..., кара...гылык, куя..., ду...гыз, юы...у, а...а, бараба..., уры...дык, туга...,    күгәрче..., ире..., ...ефть, мс.дәр, тә..., печә..., саеска..., дошма..., а...лату.

 

 

3нче карточка

Бага...а, каза..., кө..., ...ур, муе...,   бура..., җи...елү, тыр...ак, ...ык, кае..., кара...гы, тә..., арысла...,   болы..., ку...ак, тор...а, җи...ү, сөс.еч, ты...лау.

4нче карточка

Зама...,   миһерба...лы, зә...гәр, ка...ат, ...арат, имтиха..., ...әкъ, та...ыш, са...дугач, да...лы,   ....урлы, бәрә...ге, ча...гы, ...ечкә, ка...ат, ки..., та...нар.

Йомгаклау өлеше.

Билгеләр кую.

  


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн