Официальный сайт avto4avto 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Мои планы-конспекты уроков

Submitted by Светлана Сагидулловна Алтынбаева on Sat, 26/01/2013 - 18:44
Данные об авторе
Автор(ы): 
Алтынбаева Светлана Сагидулловна
Место работы, должность: 

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр

      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү.

                 2. Бәйләгеч сүз төркемнәре белән танышуны дәвам итү, алган        

                 белемнәрне ныгыту.

                 3.Сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

                4. Мөстәкыйльлелек тәрбияләү.

 

Җиһазлау.  Дәреслек (Ф.С. Сафиуллина.7 нче класс.)

                     Гаилә һәм кыш  темасына карата рәсемнәр.

 

Дәрес барышы.

 

I. Оештыру өлеше.

    -Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәзер безнең татар теле дәресе. Бүген без дәресебез барышында каршы куючы теркәгечләргә төшенчә бирербез, бәйләгеч сүз төркемнәре турында алган белемнәрне ныгытырбыз, бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләрбез. Моның өчен мин сездән дәрестә игътибарлы булуыгызны сорыйм.

 

II.  Актуальләштерү.

    -Укучылар! Узган дәрестә без сезнең белән “Яңа ел киче”, “Кышкы табигать”, “Кыш һәм җәнлекләр” дигән темаларга төркемнәрдә сочинение язган идек. Хәзер һәр төркемнең иң уңышлы хикәясе белән таныштып китәрбез. Ә сезгә бирем:

а) һәр калган 2 төркем укучылары бу сочинениягә   тәкъдимнәр   кертәләр;

б) ә үз төркем укучылары сочинение кайсы ягы белән уңышлы, якларга әзерләнәләр.

     - Беренче төркемдә иң уңышлы сочинение Закуанов Русланда.

(Тәкъдимнәр: 1)Азнакаебызда яңа елга әзерлек  турында өстәргә була иде; 2) шигырь юллары булса, уңышлырак булыр иде.

Үз төркеме уңышлы ягы дип милли йолаларыбызны искә алу ытурында язуны атый.)

   -Икенче төркемдә иң уңышлы сочинение Хилова Катяда.

(Тәкъдимнәр: 1) әйләнеп кайткан кошларга кешеләр тарафыннан кирәкле ярдәм турында язылса, 2)  кошларны күбрәк атаса уңышлырак булыр иде.

Хуплау:татар халык иҗатыннан мәкальләрне уңышлы  кулланган.)

-         Өченче төркемдә иң уңышлы сочинение Әпсәләмов Эмильдә.

(Тәкъдимнәр:1)Кышын йоклый торган җәнлекләрне атаса уңышлырак булыр иде; 2) мәкальләр кулланса уңышлырак булыр иде.

Хуплау: Кошларга һәм җәнлекләргә үз гаиләсе белән ярдәм итүләре турында язуы бик уңышлы.)

-         Рәхмәт, укучылар, бик яхшы!

 

III. Яңа материал өстендә эш.

  - Укучылар, тактадагы әйтемгә игътибар итегез әле.

Дөнья матур, тик матур итеп гомер итә белсәң.

-         Сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

(Укучылар җавабы: Тәртипле булып, яхшы укысаң; үз гаиләңдә әти-әниле булып яшәсәң; гаиләңне, туганнарыңны, гомумән, кешеләрне хөрмәт итә белсәң, әлбәттә, дөнья матур булачак.)

 - Әйе, укучылар. Гаиләле кеше, әлбәттә, бик бәхетле кеше. Нәрсә соң ул гаилә? Гаиләгә   кемнәр  керә?

(Укучы җавабы: гаилә ул - синең белән бер өйдә яшәүче җан ияләре, ә мәктәпкә килсәк, бер сыйныфта укучы сыйныфташлар, укытучылар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай менә бу шигырендә хәтта песине дә үзенең гаилә әгъзәсе итеп күрсәтә . Шигырь укыла.)

 -Ярый укучылар, бик яхшы. Ә хәзер җөмләнең төзелешенә игътибар итик.

( Кушма җөмлә. Беренчесе: дөнья матур;  икенчесе: тик  матур итеп гомер итә белсәң.)

- Бу җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерик әле.

- Балалар, кайсы сүз төшеп калды?

(Тик сүзе)

-         Карагыз әле, бу сүз җөмләдә нинди рольне үти соң?

(Ул ике гади җөмләне үзара теркәргә ярдәм итә)

-Димәк, тик сүзе турында нәрсә әйтә алабыз?

( Тик сүзе ярдәмлек сүз төркеменә керә. Аны без теркәгеч дип атыйбыз.)

- Балалар, ә хәзер сыйныф эше дәфтәрләрен ачабыз, бүгенге числоны, теманы, тактадагы матур язу күнегүе - әйтемне дәфтәргә күчереп язабыз.

 

IV. Яңа теманы ныгыту.

-Балалар, ә хәзер күрмә диктант язабыз, поляга к/д дип куегыз. Чират буенча һәр төркемнән берәр укучы такта алдына чыга бара Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез. Җөмләнең төрен атыйбыз.

 

Күрмә диктант.

 

1. Кош канаты белән, ә гаилә татулыгы белән көчле.

 (Гади җөмлә. Ә теркәгече тәмамлыкларны бәйләү өчен килгән.)

2. Киек җәнлек оясыз яши ала, әмма кешеләргә гаиләсез яшәве авыр.

( Бу кушма җөмлә, әмма теркәгече гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кирлгән.)

3.Тату гаиләдә ял итәсең, ә тавышлы гаиләдә арып бетәсең. (Гади җөмлә. Ә теркәгече хәбәрләрне бәйләү өчен килгән.)

 

-Укучылар, әйдәгез теркәгечләргә билгеләмә биреп карыйк.

( Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйли торган бәйләгеч сүз төркеме теркәгеч дип атала.Союзсвязывает однородные члены и простые предложения в составе сложного.)

- Укучылар, каршы куючы теркәгечләр белән танышып, аларны рус теленә тәрҗемә итик әле.

Каршы куючы теркәгечләр.
Противительные союзы.

*    Ләкин         а                      

*    Ә                но

*    Әмма         да( = но )

*    Тик            однако ( же )          

*    Бәлки        зато

*    Исә

*    Бары

 

 

V. Ял вакыты.

-         Хәзер ял итеп алабыз. Күзләргә гимнастика ясыйбыз.

 Күзләрне йомабыз, ачабыз,

 Тәрәзәгә карыйбыз;

    Стенага, түшәмгә,

Аннан торып басабыз.

 

Бу бармагым – бабаем,

Бу бармагым – әбием,

Бу бармагым – әтием,

Бу бармагым – әнием,

     Ә бу бармагым – мин илә.

     Без барчабыз – дус гаилә.

 

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Алга да иеләбез,

Артка да бөгеләбез,

Сикергәләп алабыз да,

Урынга утырабыз.

 

VI. Үткән материалны ныгыту.

-         Укучылар, хәзер ярдәмлек сүз төркемнәре темасына тест сорауларына җавап бирәбез, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне дәвам итәбез.

1. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

     1) акыллы бала;

     2) кыйбат мисал;

     3) буталчык мәсьәлә.

2.Фразеологизмны бер сүз белән әйтегез.

      Куян йөрәк

     1)хәйләкәр;

     2) батыр;

     3) куркак.

3. Нокталар урынына кереш сүзне сайлап языгыз.

      ..., мин кичә аның туган көненә бара алмадым.

     1) минемчә ;

     2) кызганыч ;

     3)  зинһар.

4.  Кирәкле алмашлыкны сайлап языгыз.

... абыйсының яңа машинасы бар.

   1) минем ;

   2) синең ;

   3) аның .

 

5.Дөрес җавапны табыгыз!

    Көзен кыр эшләре беткәч, нинди бәйрәм була?

     1) Нардуган;

      2)Нәүрүз;

      3)Сөмбелә.

6. Бу фигыль нинди заманда?

      Узган җәйне мин диңгез буена бардым.

       1)хәзерге заман;

       2) билгеле үткән заман;

       3) билгесез үткән заман

VII. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.

-         Рәсемнәргә туры китереп, теркәгечләр белән җөмләләр төзибез.

I төркем – “Күңелле ял итәбез”   

II төркем – “Чаңгы ярышында”

III төркем – “Мәктәптә ярыш”

VIII.     Йомгаклау өлеше.

-         Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

-         Нинди темаларга сөйләштек?

     -    Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. Билгеләр куябыз.

*    Өй эше: I төркем - каршы куючы теркәгечләр белән “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” темасына кечкенә хикәя язарга.

*    II төркем - әдәбият дәреслегеннән теркәгечләр кергән 3 җөмлә табып яза.

*    III төркем – каршы куючы теркәгечләр белән   5 җөмлә уйлап язарга.

 

      - Укучылар, дәресебез тәмам, ял итегез.

 

 

 

 

 

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
высшее профессиональное образование
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
<p> Ачык дәрес план - конспекты</p>

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн