Җыелышта VII А сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм класс җитәкчесе катнаша.
- Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләр. Бүген сез 7 нче А классының әти - әниләре, ә мин исә сезнең балаларыгызның класс җитәкчесе - Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы.
Бүген бездз әти-әниләр җыелышы. Җыелышның исеме:” Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте”. Акыл һөҗүме формасында бу теманың асылына төшенербез.
Яшүсмернең күчеш чоры белән сез таныш.Хәтерлисезме баланы беренче тапкыр кулга алган минутларыгызны? Һәркем үз баласына бары тик яхшы өметләр генә баглый.Ул үсәр, яхшы гына укыр, әйбәт аттестат,соңрак диплом, дәрәҗәле эш урыны һ.б.Ә тормышта, чынбарлыкта исә бөтенләй башка картина белән очрашырга туры килә.Ләкин без бала белән нәрсә булганын беләбезме? Нәрсә аңа ошый? Кайда ул хәзер? Кем белән дус, кем белән, киресенчә, дус түгел? Баланың күңелен нәрсәләр борчый?Балабыз нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аера беләме?
Чынлап та кая китте микән акыллы , тәртипле, бөтен сүзне дә тыңлый торган бала? Көтмәгәндә, гүзәл зат урынына үз сүзен сөйләүче, кире, мөстәкыйль булырга теләүче зат пәйда булды.Хәтта күп вакыт баланы алыштырып куйган кебек тоела.
Безнең балалар да менә шушы характерда, төс-кыяфәттә үзгәреш тудыручы яшькә килеп җиттеләр.
Әмма, күп вакыт баланың начар якка үзгәрүенә без үзебез гаепле.Уйлана калсаң, күбебезнең чын күңелдән бала белән сөйләшкәнебез дә юк, чөнки вакыт юк, акча эшлисе бар.Шул сәбәпле аруыбыз көчле.Өйгә кайткач, әлбәттә, телевизор каршына утырып ял итәсе килә.Ә монда баланың:” Әни мөмкинме сине?, яисә :” Сөйләшик әле”,- дип эндәшүенә:” Вакыт юк, ардым, җәфалама әле”,- дип җавап бирү кала.Бала бер генә юлны – урамны сайлый. Ә анда рәхәт.Беркем сине ачуланмый, олы белем булып өйрәтми, бөтен кеше бертигез.Баланың бердәнбер өмете урам булмасын өчен бүген без аңа ярдәм итәргә тиеш.
Балага ярдәм итәр өчен иң элек аның белән аралашырга, аңлашырга кирәк.Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Аралашу, аңлашу.( Акыл һөҗүме формасы аша сүзләргә аңлатма бирү)