Официальный сайт zakonoproekt2010 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Канатлы дусларыбыз

Данные об авторе
Автор(ы): 
Зиннатова Гульзия Валиевна
Место работы, должность: 

МБОУ "Многопрофильный лицей им. А.М.Булатова п.г.т. Кукмор" Кукморского муниципального района

Регион: 
Город Москва
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

 

Максат.1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү. Монологик сөйләмне үстерү. Иҗадилык сәләтен арттыру.

2. Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.

3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту

4.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Учеников в классе: 
11
Используемые учебники и учебные пособия: 

Татар теле һәм уку китабы: 2 кисәктә/ Р.З.Хәйдәрова.- Казан: Мәгариф. 2010

Используемое оборудование: 

мулльтимедиа

Краткое описание: 
<p> &nbsp;</p> <p style="margin-left:-1.0cm;"> Канатлы дусларыбыз дип аталган бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресендә&nbsp;учылар кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерделәр, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә керттеләр, &nbsp;монологик сөйләмнәрен &nbsp;үстерделәр, иҗадилык сәләтләрен арттырдылар.Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлаттылар. Кошларга карата сакчыл караш булдырдылар,Балаларда аларга &nbsp;ярдәм итү хисе уянды.</p> <p style="margin-left:-1.0cm;"> 4.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү уңышлы булды.</p>

 

Дәрес планы

 

Тема.Канатлы дусларыбыз.

Тибы.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Максат.1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү. Монологик сөйләмне үстерү. Иҗадилык сәләтен арттыру.

2. Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.

3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту

4.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Дәреслек, кошлар рәсемнәре, биремле карточкалар, мультимедиа.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы.

1.Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.

 - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Хәлләрегез ничек?

- Әйбәт!

- Әйдәгез, күзләрне йомдык. Елмайдык. Кабатлыйбыз: “Минем кәеф яхшы. Мин дәрескә әзер. Минем укыйсым килә.”

2. Актуальләштерү.

Дәресебезне башлыйбыз. Бүген кизү кем?

- Бүген сыйныфта мин кизү торам.

- Руслан, сыйныфта барыгыз да бармы?

-Сыйныфта барыбыз да бар.

-Руслан бүген ничәнче число?

- Бүген 24 нче октябрь.

-Атнаның нинди көне?

-Атнаның өченче көне. Чәршәмбе.

- Яхшы. Рәхмәт. Утыр.

Настя, дустың Әдиләдән сора әле,бүген һава торышы нинди икән?

-Әдилә, бүген һава торышы нинди?

- Бүген көн кояшлы, ләкин салкынча.

- Рәхмәт, укучылар.

- Ә хәзер алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне тикшереп алыйк әле. Экраннарга карадык.

1.Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри,

“Тату торыйк!”-дип сөйли.(Торна)

 

2. Өе- җирдә,

Җыры күктә.(Тургай).

 

3.Җәй такылдый бу чүкеч,

Кыш такылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?(Тукран).

 

4.Колга башында йорты,

Эчендә тора җырчы.(Сыерчык).

 

5. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.(Карлыгач).

 

6. Кап-кара түбәтәй кигән

Ап-актыр яңаклары.

Яшькелт- сары түшләре

Карасу канатлары.(Песнәк).

 

-Булдырдыгыз! Безнең табышмаклар  барысы да нинди җан ияләренә багышланган?

Өйгә  эшне тикшерү.

- Мин сезгә өйгә эш итеп кошларга багышланган рәсемнәр ясап килергә әйткән идем. Әйдә әле. Тикшереп алыйк. Нияз, син нәрсә ясадың?

- Бу- тукран. Миңа бу кош бик ошый. Тукран (дятел)  агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый. Алар бер-берләрен тукылдаган тавышларыннан таныйлар.

- Рәхмәт. Укучылар, һәр кош үзенең көченнән килгәнчә бик зур файда китерә, агачларны корткычлардан, табигатне пычранудан саклый. Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә икән. 

 (Шул тәртиптә өйгә эш тикшерелә.)

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Кошлар турында татар халкы бик күп мәкальләр әйтеп калдырган.Хәзер шуларның кайберләренә игътибар итик. Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

ü    Балалы коштан җим артмый.

ü    Өй артында куагын булса, сандугач кунагың булыр.

ü    Бакчасыз йортка былбыл кунмас.

ü    Тукранның балтасы борынында.

Балалар җавабы тыңланыла.

- Әни кош балаларын гел карап, ашатып тора.

- Без агачлар, куаклар утыртырга тиеш, өй түрендә кошлар сайраса күңелгә рәхәт.

- Тукран борыны белән туклана да, табигатькә файда да китерә

- Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләшүне дәвам итәбез?

- Кошлар турында.

- Әйе, канатлы дусларыбыз турында сөйләшүне тагын да ныгытырбыз, камилләштерербез,  кошлар һәм аларга ярдәм итү турында сөйләшербез.

- Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм. Шигырь нәрсә турында булыр?

Мин үзем усал да түгел,

Тик тоталар читлектә.

Сезнең кебек сөйләшергә

Өйрәнермен ничек тә.   (Тутый кош)

-Игътибар иткәнсездер, бездә бүген кунакта кем?

- Әйе, попугай, тутый кош.

4.Уку мәсәләсен өлешләп чишү.

-Бүген дәрестә сезгә яңа сүзләр очрар. Аларны сез тактада күрәсез. Сез аларны истә калдырырга тиеш!

üЮкка чыгара- уничтожает

üБөҗәк- насекомое

üТерлек мае- животный жир

üКүчмә кошлар- перелетные птицы

üКышлаучы кошлар- зимующие птицы

üЯбалак- сова

Җимлек- кормушка

 

1.Кошларга ярдәм итү турында әңгәмә.

-Укучылар , кошлар өчен ачлык куркынычмы, әллә салкынмы?

- (Җаваплар тыңлана)

- Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала.

- Укучылар димәк, без сезнең белән кошларны ачлыктан коткару өчен нишләргә тиеш ? ( җимлекләр ясарга, кошларны ашатырга тиеш )

-Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ. Менә шуңа күрә дә без кошлар турында даими кайгыртырга, җимлекләр ясап эләргә тиеш булабыз.

- Җимлекләрне нәрсәләрдән ясап  куеп була икән? (Җаваплар әйтелә). Әйе, кошлар ашханәсен төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок коробкалары, пыяла банка да файдаланырга була.

- Җимлекне сез кайларга куясыз? (җаваплар тыңлана)

- Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

-Җим итеп нәрсәләр салырсыз?

- Әйе, иң әйбәт ризык – көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең  исә иң яраткан ашы –терлек  мае, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр.

- Ә сез үзегез кошларга ярдәм итәсезме? ( Әйе, без кошларга ярдәм итәбез). Ничек итеп ярдәм итәсез?

2.“Безне таны әле” уены.Игътибар иткәнсездер, сезнең алда конвертлар. Ә тактада кош рәсемнәре. Конвертта чәчелеп яткан хәрефләрдән сез кош исемнәре төзеп, туры килгән рәсемне сайлап алып шул кошка сез җим саларга тиеш. Әгәр дә кошыгызны таба алмасагыз, ул ач калачак. Иң җитезләргә тутый кош 5ле өләшәчәк.

Уен барышында магнитофон тасмасында әкрен генә кошлар тавышы уйнатыла).

-Бу кошларның кайсысы иң беренчеләрдән булып язны китерә?

(Кара каргалар ,сыерчыклар)

---Аларны без ничек каршы алабыз?

-Булдырдыгыз! Биремне үтәдек.Ә хәзер,ял итеп, кошлар авазын тынлап, алар турында мөһим мәглүматлар  алыйк. (Презентация карау)

- Укучылар, кызыклы мәглүматлар алдыгызмы? Әйдәгез, хәзер сез үзегезнең белемнәрегезне эшкә җигеп, китабыгыздагы 47бит 6 күнегүне эшләгез.  1нче күнегүдәге кош исемнәре белән берәр җөмлә төзегез.

(Җаваплар тыңланыла).

3.Иҗади группа чыгышы. Балалар кошлар турында белгән шигырләрен сөйлиләр.

5.Рефлексив бәяләү этабы.

-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны язып куйыйк. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Карточкада 6 бирем. Тиз генә эшләп миңа тапшырыгыз әле.

1.Тест биремен үтәү.


 

2.Физ.минут.

Укытучы: И балалар, күрегез:

                  Тышта, әнә, көз килде.

Балалар:  Әйе, әйе, күрәбез,

                 Көз килгәнен беләбез(балалар басалар, парта арасыннан чыгалар).

Укытучы: Йә, әйтегез, сөйләгез,

                  Ничек килә икән көз?

Балалар:   Кошлар очты көньякка

                  Канат кагып еракка (кулларын як-якка җәеп болгыйлар).

                  Аюлар өн казыды,

                  Бик тирән итеп базны (җир казу хәрәкәтләре ясыйлар).

                  Балыклар да тындылар,

                  Су төбенә чумдылар(чүгәлиләр),

                  Агачлар ялангачлар,

                  Җилләрдә чайкалалар (кулларын чайкыйлар)

                  Тик безгә бик күңелле көз –

                  Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез.

 

3. Презентация ярдәмендә белемнәрнең камиллеген тикшерү.

4.Нәтиҗә чыгару.

- Укучылыр, сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Балалар җавабы тыңлана.

-Кошлар безнең өчен бик кадерле.

- Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез.

-Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.

-Җимлекләр ясап, аларга ашарга салырга кирәк

  - Әйе, кошлардан башка табигать җансыз. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке.Кыш көне дә без канатларны дусларыбызны онытмыйк. Җимлеккә ашарга салыйк, аларның туклануын күзәтеп торыйк. Кошларны күзәтү нинди күңелле ! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

 

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

5. Өйгә эш бирү.Иҗади эш. “ Кошлар белән мин дус” темасына кыска инша.

Прикрепленный файл Size
АЧЫК №2.rar 33.72 KB
Desktop.rar 2.68 MB

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн