Официальный сайт hauteecole 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Открытый урок в 3 классе

Submitted by Рамзия Ансаровна Зарипова on Tue, 01/10/2013 - 13:04
Данные об авторе
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
начальное общее образование
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
<p> Разработка урока татарского языка в 3 классе</p>

 

Тема:Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат:1)алдагы дәресләрдә исем турында алган белемнәрне ныгыту;

2)килешләр турында төшенчә булдыру; исемнәрне килеш белән төрләндерергә өйрәнү;

3) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен,грамоталы язу күнекмәсен,фикерләү сәләтен үстерү,нәтиҗә ясый белү,бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

4) үзара дустанә мөнәсәбәт,мөстәкыйльлек,дикъкатьлелек тәрбияләү

Җиһаз: дәреслек,таблица,карточкалар

                  Дәрес барышы

I.Уңай психологик хәләт булдыру

Укытучы: Саумы,кояш,саумы, көн!

                   Дусларым, хәерле көн!

                   Телим сезгә сәламәтлек,

                    Бәхет һәм яшәү дәрте.

                    Уе изге баласына

                     Булышыр табигать тә

                    Эшкә тотыныйк,дусларым

                    Хуш, хәерле сәгатьтә!

II.Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Укучылар,игътибар белән тыңлагыз әле: “Югалткан әйберең түгел эзләмичә тапмыйсың”- ул нәрсә?(табышмак)

-        Әйе,укучылар,бик дөрес.Дәресебезне дә “Табышмак әйтеш”уены белән башлыйк әле.Игътибарлы булсагыз,сез аларның җавапларын бик тиз табарсыз.Укучылар җавапларын дәфтәргә яза барабыз.

1.Бабай килгән сагынып,

    Ак чикмәнен ябынып(кыш)

2.Мамык юрган                3.Кышын ята таштай,

   Кат-кат сырган.                  Язын чаба аттай(боз)

   Үзе суп-суык(кар)

  4. Өй башына утырган,

      Җир йөзен нуры белән тутырган(кояш)

5.Җәй дә егет,кыш та егет,

   Картайганы юк,гел егет.(чыршы)(җаваплар тактага да языла)

-        Сүзләргә сораулар кую.(нәрсә?).Алар барысы да нәрсәне белдерә?(Преметны).Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?(исем)

-Искә төшерик әле: Исем нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап була?(Укучылар кагыйдәне әйтә)

- кыш,кышның,кышка,кышны,кыштан,кышта сүзләрне тактага яза бару.Сүзгә кушымчалар ялгадык,сүзнең мәгънәсе үзгәрмәде,төрләнде генә.Димәк без бүген исемнәрне килешләр белән төрләндерәбез,килешләр белән танышабыз һәм исем турындагы белемнәребезне ныгытабыз.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1.   Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе

-Дәфтәрегезгә һәм тактага язылган исемнәр турында сез нәрсә әйтерсез.Әйе болар уртаклык исемнәр.шушы исемнәрне кертеп,җөмләләр төзегез.(Йомшак укучыларга сораулар бирү)

- күмәк эш.Артык сүзне табыгыз һәм ни өчен артык икәнен аңлатыгыз.

А)төлке,аю,куян,бүре,поши,тукран,керпе,елан.

Б)коңгыз,черки,песнәк,күбәләк,бал корты,кырмыска.

В)Акбай,Алмачуар,ат,Юртак,Чаптар,Күккүз

-Артык диеп тапкан исемнәрне күплек санга куегыз,аларга нинди кушымчалар ялганды?(нәтиҗә ясагыз)(тукраннар,песнәкләр,атлар)

Нәтиҗә:Исемнәргә күплек санда _лар,-ләр,-нар,-нәр кушымчалары ялгана

3.Физкультминут: Хәзер бераз ял итик,

                                   Тәнебезгә көч кертик.

                                   Бер урында таптаныйк

                                  Сикергәләп тә алгалыйк

                                 Бер чүгәлик,бер басыйк,

                                 Кул тегермәне ясыйк.

                                 Тиз армаска тырышыйк

                                  Арганнарга булышыйк.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

1.   155 нче күнегүне телдән эшләтү.

Апа сүзенә сораулар куеп укыту.

-исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр.Мәсәлән:Без апаны яратабыз.Кемне яратабыз?Апага булышабыз.Кемгә булышабыз?

Мондый бәйләнешне исемнең килеш белән төрләнүе дип атыйлар,- дигән нәтиҗә ясау.

2.Таблица белән эшләү

-килеш сорауларын таблицадан укыту,мисаллар әйттерү

-билгеләмәне уку,истә калдыру

3.156 нчы күнегүне күчереп яздыру,китап сүзенә ялганган кушымчалар астына сызу,сорауларын укыту;китап сүзе нинди сүзләргә бәйләнгән дигән сорауга җавап алу.

Димәк татар телендә 6 килеш бар: Баш килеш,иялек килеше,юнәлеш килеше,төшем килеше,Чыгыш килеше,Урын-вакыт килеше.Һәр килешнең сораулары бар.(сорауларны уку)

-таблицадан файдаланып бабай,әби сүзләрен килешләр белән төрләндерү(бер укучы тактада,калганнар урыннарда эшли)

 

4.”Чылбыр” уены. (дәрес,авыл,алма) сүзләрен телдән килешләр белән төрләндерү

5.Карточкалар белән эшләү

Кара хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең килешләрен билгеләргә мөстәкыйль рәвештә,эшләрне җыю,билге кую.

V.Дәресне йомгаклау,өй эше.

-Укучылар татар телендә ничә килеш бар?

-Килешләрне белү ни өчен кирәк?(Килеш кушымчалары җөмләдә исемнәрне башка сүзләр белән бәйли)

----Укучылар сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз,тырышып эшләдегез.Билге кую.

 

 

 

 

 

 

 

Прикрепленный файл Size
Открытый урок по родному языку р.docx 18.99 KB

»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн