Официальный сайт nokia 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Открытый урок на тему "Интервью"

Submitted by нурия шакурова on чт, 28/05/2009 - 10:30
Данные об авторе
Автор(ы): 
шакурова Н.Б.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
начальное общее образование
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Другое
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
Урок с применением видеоматериала и компьютера для 4 класса по риторике.

 

Рыбно- Слободский отдел образования
 
Рыбно – Слободская средняя общеобразовательная школа №2
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Интервью
 
 
 
 
 
 
Открытый урок по риторике
в 4 классе,
проведенный Шакуровой Н.Б.
 
 
 
 
Тема. Интервью.
 
 Максат: укучыларны аралашу культурасы белән таныштыру, интервью бирү һәм алу серләренә өйрәтү, әдәплелеккә күндерү, кешеләр белән ягымлы аралашуга күнектерү, туган мәктәбебезгә, аның коллективына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Материал: дәреслек, “Сабантуй “газетасы, “Ялкын “ журналы,  компьютер, видеоязма.
                                                  План.
I.                   Оештыру.
II.                Белемнәрне актуальләштерү.
-         Узган дәрестә нәрсә турында сөйләшкән идек?
Язманы игътибар белән карагыз әле. (2 нче мәктәп турында шигырь). Бу шигырьнәрсә турында?
-         Без узган дәрестә өйрәнгәннәрне истә тотып , бу шигырь турында нәрсә әйтә аласыз? (Җаваплар тыңлана).
-         Кайсы урыннары ошады, табып укып күрсәтегех әле.
-         Рекламаның нинди төрләрен беләсез?
                                      
                                                             Реклама
                                          Язма                          телдән
                                                               Радиореклама       телереклама
 
-Язма реклама уңышлы булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
(-матур рәсемнәр, якты ачык буяулар,килешле сүзләр, җөмләләр)
 
-Телдән рекламаның нинди төрләре бар?
(радиореклама, телереклама)
-Радиореклама уңышлы булсын өчен нинди шартлар кирәк?
(ягымлы , яңгыравыклы тавыш, ачык әйтелгән сүзләр, сатып алучыга ихтирамлы мөнәсәбәт)
Телереклама уңышлы булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
(товарның яхшы сыйфатларын ачык күрсәтү, матур тавыш, сатып алучыга ихтирам.)
-         Реклама ни өчен кирәк?
Үзбәя. Реклама турында сөйләшкәннәрне барлап, өй эшегезне бәяләгез.
 
III.             Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-         Дәрес башында без сезнең белән шигырьтыңладык, сезнең белән әңгәмә кордык, без сөйләштек. Бүген нинди яңалык белербез икән, видеоязма карыйк әле.
1. -Сөйләмнең бу төре ничек атала?
Интервью – ике кешенең аралашуы. Ул сорау – Җавап формасында бара.
-Ничә кеше катнашты7
-Сүз нәрсә турында барды?
-Сезгә ошадымы? Ни өчен?
Интервьюда катнашучыларны интервью бирүче, интервью алучы диләр.
-Интервью бирүче кем? Алучы кем?
Интервью бирүче бу эшкә ничек әзерләнергә тиеш?
Китап белән эш.Интервью бирүчегә киңәшләрне уку
2. Видеоязманы карау.
-Бу язмада интервью бирүчеләр кемнәр? Алар ничек әзерләнгәннәр?
-Сүз нәрсә турында барды?
-Интервью алучы нинди булырга тиеш?
-Кайсы урынын үзгәртер идегез?
Китап белән эш.
_Интервью бирүче һәм алучы нинди таләпләргә җавап бирергә тиешләр?
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Китап белән эш.
-         Бүген нинди яңалык белдегез?
-         Ничек итеп белдек?
Үзбәя .Интервью турындагы бүгенге материалны ничек истә калдыруыгызны бәяләгез.
IV.            Күнекмәләр формалаштыру.
1.     Алдыгыздагы газета – журналлардан интервьюлар табып, нәрсә турында сүз баруын кыскача әйтегез.
2.     Дәрестәге кунаклардан кем интервью ала?
3.     Бүгенге дәрес сезгә ошадымы, ни өчен?
V.               өй эше.
1.     Бер берегездән интервью алу өчен сораулар уйларга.
2.     Атаклы артист яки язучы исеменнән интервью бирергә әзерләнергә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
                                                 Аннотация
Риторикадан 4 нче сыйныфта “Интервью” темасына бирелгән ачык дәрес
 
Замана балалары компьютер белән мавыгып, күбрәк виртуаль дөньяда аралашуны хуп күргәндә бу дәреснең актуальлеге югары , чөнки ул аларны узара аралашырга өйрәтә. Иҗади үсеш технологиясенә корылган дәресләргә хас булганча, биредә балалар пассив тыңлаучылар, сорауга җавап бирүчеләр генә түгел, алар үзләрен кызыксындырган белемне эзләп табып алырга өйрәнә, әңгәмәдәшне дөрес тыңларга , аңа үз фикерен җиткерергә, аның белән килешергә яисә килешмәскә һәм моны оппонентның хәтерен калдырмыйча итәгатьле итеп башкарырга тиеш. Риторика дәресләре бу изге максатларны тормышка ашыруда алыштыргысыз чара булып тора. Интервьюга багышланган дәрес моның ачык мисалы.Дәрес заман таләпләренә туры китереп оештырылган. Күргәзмәлелек белән укучыларның аралашуы чиратлашып бара, алар күргәнне аңлап күзәтеп кенә калмыйлар, аңа карата үз фикерләрен дә ирештерәләр.
            Дәреснең тагын бер өстенлеге- укучылар төрле ситуацияләрдә югалып калмыйлар, хаксызга рәнҗетмиләр, үзләрен дәлилләп яклыйлар. Бу ачык дәрестә шулай булуын күрсәтте. Дәрес барышында укучы кунакка килгән укытучыдан бик матур итеп тирән эчтәлекле интервью алды, шуның белән укытучы кунакларның ихтирамын яулауга иреште.
         Дәрес тирән эчтәлекле, эзлеклекле, заманча корылган һәм укучыларның оешканлыгы, активлыгы, сөйләм теленең байлыгы анытагын да күркәмләндерде.
 
 
 
 
 
 
Форма Б
1.Рыбно-Слободский
2.Шакурова Нурия Байрамхановна
3.3-Лучшая методическая разработка для начальной школы и дошкольного обучения.
4.Название проекта “Открытый урок “Интервью”.
5.Аннотация проекта прилагается
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

»  Tags for document:

Видео скачать на телефон бесплатно


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн