Видео смотреть бесплатно

Смотреть русское видео

Официальный сайт physbook 24/7/365

Смотреть видео бесплатно

Вы не зарегистрированы

Авторизация



21 февраль - Халыкара туган тел көне

Фото пользователя Мунира Гумеровна Садыкова
Submitted by Мунира Гумеровна Садыкова on Tue, 25/02/2014 - 22:43

Туган тел кайдан башлана?

                                                                            И минем җандай кадерлем
                                                                     И җылы, тере телем.
                                                                     Кайгылар теле түгел син
                                                                     Шатлыгым теле бүген.
                                                                     Тик синең ярдәм белән мин, 
                                                                     Тик синең сүзләр белән.
                                                                     Уйларын йөрәккәемнең
                                                                     Дөньяга әйтә беләм.
                                                                                                Х. Туфан

   Туган ягым - Арча төбәге... Ул - Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе. Төрки-мөселман дөньясына Курсави, Мәрҗани, Күлтәси кебек мәгърифәтчеләрне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны биргән. Мәгърифәтле, Әлифбалы Арча ягы татар халкын аң-белемле итү өчен күп көч куйган!

Шуңа да туган ягым  укыту-тәрбия эшемдә һәрчак илһам, иҗат дәрте бирүче ул.

   Мин тагын туган якларыма - Яңа Кырлай авылына кайтып киләм. Ялгыз түгел, юл буйлап үземне ап-ак челтәр бәс сарган нәфис каен кызлары озата кайта. Сафлыклары белән җанны иркәләп, күңелдәге борчуларны, югалту сагышларын беразга гына булса да читкә җибәрәләр алар...

   Туган йорт... Монда - “белем бакчасы”, шыгрым тулы китап киштәләре...  Гомерләре буе балаларга ана теле укыткан әти-әниемнең безгә олы мирасы...Үз һөнәреңнең остасы булу өчен күпме укырга кирәк икән! Киштәләрдә тел белеме буенча гыйльми хезмәтләр дә, татар халкы тарихы турында сирәк очрый торган китаплар да, Тукайның төрле елларда басылган әсәрләре дә...

   Менә дәреслекләр киштәсе. Иң беренче торган Әлифба китабын кадерләп кулларыма алам. Серле, могҗизалы китаплар дөньясына беренче ачкыч булды бит ул! Әлифбадан соң тезелеп  киткән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре сагындырып мавыктыргыч мәктәп елларына илтә.
   ...Мәктәбебез бик күп шагыйрьләр , язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшләде, анда әдәбият, шигърият, сәнгать рухы сеңгән иде. Тукайны сагынып килгән күпме язучыларны, шагыйрьләрне хәтерли ул! Алар белән очрашулар – зур бәйрәмнәр кебек истә калган. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев,  Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев... Хәтеремдә, шигырь бәйрәмендә кунакларны почетлы пионерга алдык. Мин балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевнең муенына кызыл галстук бәйләдем, аның аркамнан сөеп: “Сез - Тукай оныклары бит, сынатмагыз! - дигәне кадерле истәлек булып күңелдә саклана.

...Ел буе апрельдә үтәчәк шигырь бәйрәменә әзерләнүләр... Ул елларда һәр көн озын тәнәфестә концертлар куя идек – анда Тукай шигырьләре сөйләнә, шагыйрь әсәрләренә кызыклы инсценировкалар куела , күңелле җырлар яңгырый, төрле биюләр күрсәтелә... Болар - зур шигырь бәйрәменең репитицияләре, ә аеруча талантлылар өчен олы сәхнәгә беренче адымнар булган.

   Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар, мәктәптә төрле әдәби-музыкаль чаралар үткәрү, спектакльләр кую, әдәби газеталар чыгару, мәктәп радиосында эшләү, әдәби конференцияләрдә катнашып чыгышлар ясау һ.б. берсе дә эзсез калмаган! Кырлай мәктәбен тәмамлаучылар арасында күпме татар теле укытучылары, тел галимнәре, композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, актерлар, дикторлар бар! Бүген алар нәкь Тукай теләгәнчә туган телгә, татар халкына хезмәт итәләр!

Мәктәп елларында без экскурсоводлар булып, шагыйрь тормышы, иҗаты турында искиткеч матур итеп сөйләргә өйрәндек. Бигрәк тә яз, җәй айларында Кырлайга килүчеләр күп була. Без бик теләп, яратып, килгән кунакларны мәктәп, музей, Кырлай белән таныштыра идек. Шундый бер очрашуда Хәсән ага Туфанның яныма килеп: “Сеңелем, чыгышың бик матур булды, телең саф, кыю да икәнсең! Син дә бер дигән укытучы булырсың әле. Тукаебыз мөгаллимнәрне бик яраткан, хөрмәт иткән,-” диеп канатландыруы, бу очрашуда бергә фотога төшү, автографлар алу бик бәхетле минутлар булып истә калган. Хәзер исә, Хәсән Туфан кебек олы шәхеснең тормыш юлыма биргән шушы юлламасы белән чиксез горурланам. Бу очрашулар үзләре татар теле һәм әдәбиятының онытылмаслык дәресләре булган бит, дип уйлап куям.

    Югары киштәләрдә тел галимнәренең, язучыларның әсәрләре, төрле сүзлекләр. Менә милли орнаментлар белән матур итеп бизәлгән яшел тышлы бик калын китап - “Татар поэзиясе антологиясе”. Балачакта ул безгә дөньядагы иң зур китап булып тоела иде. Мөхәммәт Гайнуллин хезмәтләрен, әтинең сабакташлары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гөлчәчәк Галиева китапларын күздән кичерәм, күбесендә автографлар... Без йотлыгып укыган татар язучыларының , шагыйрләренең китапларына сагынып карыйм. Китап уку гаиләбездә бик “модада” иде шул. Хәтерлим, 70 нче елларда китап лотореясы бар иде. Мәктәп директоры булып эшләгән әтием Яруллин Гомәр Арчага эш буенча еш бара, барган саен китап кибетендә шул лотореяны алмыйча калмый. Китап яраткан кеше булгангадыр, аңа гел отыш чыга иде, иң зур отыш – 10 сумга бер кочак китаплар алып, кош тоткандай куанып кайтуы истә.

   Кулларым шактый кыршылган кызыл тышлы китапка үрелә. 1941 елда басылган “Русча – татарча сүзлек” бу.  Алгы битенә “ Субаш-Аты мәктәбенең 10 класс укучысы Сәгыйтова Сәүдәт, 1945 ел “дип язылган. Бу китап әни сөйләгән истәлекләрне кабат хәтердә яңарта... Ачлы-туклы, чабаталы, китап-дәфтәрсез укыган сугыш еллары... Әнием китабын күз карасы кебек саклаган. Бу сүзлек тырыш татар кызына рус теленнән булган иң авыр имтиханны уңышлы тапшырырга ярдәм иткән бит! Җиңү килгән истәлекле елда Субаш Атыга Мәңгәр, Әтнә, Тәкәнеш мәктәпләреннән чыгарыш имтиханнары бирергә 68 укучы килә. Бик күпләр рус теле имтиханын бирә алмыйлар , тик икесе генә мәктәпне уңышлы тәмамлап аттестат ала. Берсе - әнием Сәүдәт, икенчесе - Әтнәдә укучы Казан кызы Мөкатдисә Гыйниатуллина. Шул ук елны Казан педагогия институтының татар теле факультетына укырга керә әнием. Шкафта аның кадерләп сакланган лекция дәфтәрләре... Сугыштан соңгы кытлык еллар... Кулдан тегелгән дәфтәрләргә зәңгәр кара белән язылган, энҗедәй тезелгән тигез юлларга сокланып карыйм. “Борынгы әдәбият”, “ХVIII нче йөз әдәбияты” , “Татар әдәби теле тарихы”, “Фольклор” дип исемләнгән бу дәфтәрләрдәге язмаларны укыйм.  “Татар теле төрки телгә керә, ә төрки телләр дөньяда беренче булып формалаша башлый... Татар телен белгән кеше 49 телдә сөйләшә ала...”

     Пөхтәләп бәйләгән папкаларны ачам. Монда районның татар теле укытучыларына күрсәтелгән ачык дәрес планнары, республика семинарларына хәзерләнгән материаллар, шигырь бәйрәменең сценарийлары, бик истәлекле кадерле фоторәсемнәр, төрле тематик альбомнар...

   Шкаф тулы бөртекләп җыелган туган тел хәзинәсенә карыйм да, аны гомер буе өйрәнергә кирәк икән дип уйлыйм. Әтием “китап - телне саклаучы ул”, дип кабатларга ярата иде. Нәкъ менә шушы хәзинәдән - китаптан аерылмаганга күрә, әти-әнием Кырлай мәктәбендә татар теле, әдәбияты укыту кебек бик җаваплы эшне уңышлы башкарганнардыр да. Үзләре әйтмешли, Кырлай мәктәбендә укыту, туган телнең бөеклеген, матурлыгын күрсәтә белү - ул гомер буе имтихан бирүгә тиң. Укучылары алдында да,  район-республика укытучылары алдында да, бөтен илебезнең язучылары, шагыйрләре алдында да җитди имтихан булган ул.

   Күңелемдә туган телне шулкадәр яраткан, хөрмәт иткән, гомерләрен татар теленә багышлаган әти- әниемә рәхмәт хисләре ташый. Миңа – югары белемле математика укытучысына - татар теле буенча икенче белгечлек алу өчен укырга керергә тәвәкәлләргә аларның киңәшләре ярдәм итте. Хәтергә укытучым Флюра Садриевна Сафиуллинаның имтихан вакытында “Математика укытучылары татар телен ничек шулай яхшы белә?” -дип гаҗәпләнүе искә төшә . “Мин бит Кырлайдан!”- дим горурланып. “ Әйе, әйе! Кырлайның математика укытучылары да татар телен нәкъ шулай белергә тиеш,”-дип елмайды шунда Флюра апа. Туган телебезнең зур галимәсе булган Флюра апаның (урыны оҗмахта булсын) хезмәтләре басылган китаплар да Кырлайда , туган йортыбызда бик кадерләп саклана.  

   Туган тел кайдан башлана соң?

    Минем туган телем туган җиремдә , әниемнең бишек җырларыннан башланган, нәни Апуш уйнап үскән Кырлай урамнарында чарланган;  шагыйрь исемен йөрткән мәктәптә, укытучыларым дәресләрендә ныгыган,  институтта Флюра Садриевна, Клара Зиевна кебек остаз-галимнәрдән көч алган. Минем кебек Кырлай балаларына татар шагыйрьләре үзләре фатиха биргән. Болар барысы мине туган телне өйрәтүче, саклаучы дигән зур дәрәҗәгә күтәргән, аны яклаучы булырга дигән җаваплы һәм мактаулы йөкләмә биргән.

   Әйе , кемнеңдер туган теле гаиләдән, кемнекедер Әлифбадан башланган, берәүнеке бәлки “Татарчага өйрән” дигән үзөйрәткечтән , икенчесенеке күңелләрне тетрәндереп җырланган “Туган тел”дән башланып киткәндер.

   Республикабызда 21нче февраль – Бөтендөнья Туган телне саклау көнендә “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция старт алды. 26нчы апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай туган көнне, бу акциягә йомгак ясала.

     “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә безнең Столбище мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп катнашалар. Укучыларыбызга төрле кызыклы бәйгеләрдә, викториналарда туган телебезнең байлыгын, үзенчәлеген күрсәтә алсак , әдәби кичәләрләрдә татар язучыларының, шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты турында тирән белемнәр үзләштерергә мөмкин. Җырлы-биюле , сюжетлы-рольле уеннар рус телле укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Әкият геройлары Белмәмеш һәм Кирлемән, шук малай Шәвәли дә татар теле өйрәнүдә ярдәм итәләр, “адашканда” юл күрсәтәләр. Татарча сөйләшүгә җәлеп итү максатыннан, укучыларыбыз төркемнәргә бүленеп, төрле җәмәгать урыннарында (кибетләрдә, хастаханәдә, китапханәдәдә , транспортта һ.б.) да булырга өлгерәләр. Татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры бу көннәрдә аеруча дәртле яңгырый .

   Мин ышанам: күпләрнең туган теле “Мин татарча сөйләшәм” дигән акциядән башланып китәр! Үзең өчен Туган телне табарга беркайчан да соң түгел!!!

   Газиз туган телем, туган көнең гасырларда кабатлансын!!!

 


В хорошем качестве hd видео

Онлайн видео бесплатно