Официальный сайт rostobrnadzor 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт”

Данные об авторе
Автор(ы): 
Айзатуллова Роза Равильевна
Регион: 
Республика Чувашия
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

1. Г.Тукай иҗатына гомуми күзәтү ясау.

2. Г.Тукайның иҗатын өйрәнүгә укучыларның кызыксынуын  арттыру.

3. Укучыларны интерактив китап белән эшләргә өйрәтү.

 

 

 

Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Краткое описание: 
<p>Урок-путешествие по жизни &nbsp;и твореству татарского поэта Габдуллы Тукая в 5 классе.&nbsp;</p>

“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт”

 

Максат:             1. Г.Тукай иҗатына гомуми күзәтү ясау.

                            2. Г.Тукайның иҗатын өйрәнүгә укучыларның кызыксынуын  арттыру.

                            3. Укучыларны интерактив китап белән эшләргә өйрәтү.

 

Җиһазлау.  Интерактив китап “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”, дәрес темасына презентация, компьтер,  Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр.

 

Дәрес барышы. (Дәресне презентация белән башлап җибәрү.)

    

      Укытучы. Исәнмесез, балалар! Без бүген сезнең белән Г Тукайның иҗатын гомумиләштереп кабатларбыз.  Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Укучылар, Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен без укып чыктык. Әйдәгез әле, әсәргә нигезләнеп, Тукайның тормышын искә төшереп үтик.

 ( Интерактив китапны ачу. Китапта тормыш юлы фоторәсемнәрен җибәрү. Шул вакытта укучылар тормыш юлын сөйли башлыйлар.)

        

      Укучы. Габдулла Тукай Казан губернасы Кушлавыч авылында указлы мулла Мөхәммәтгариф белән мулла кызы Бибимәмдүдә гаиләсендә дөньяга килә.

 Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф 44 яшендә вафат була. Әтисе үлгәндә, Габдуллага дүрт ай ярым була.

Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Сасна пучинкәсе авылының мулласы Мөхәммәтшакирга икенче мәртәбә тормышка чыга. Ул Габдулланны, Кушлавычка алып барып, Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Бу вакытта Габдуллага ике яшь тә сигез ай була.

        

       Укучы.1889 ынчы елның язында әнисе Мәмдүдә Габдулланы үз янына Сасна пучинкәсенә алдырта. Ул анда бер елга якын торган.

1890ынчы елның кышында Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә 26 яшендә вафат була. Әнисе вафат булганнан соң Габдулла яңадан Өчилегә, бабасы Зиннәтулла йортына кайтарыла. Бабасы белән үги әбисе Габдулланы бер авыл ямщигына утыртып, Казанга озаталар. Казанга озатылу моменты турында ул болай ди: “Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: “Асрарга бала бирәм, кем ала?”- дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган

... Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде”

Алар Яңа бистәдә торганнар.

      

      Укучы.1892 нче елның башында Мөхәммәтвәли белән Газизә, каты авырып киткәнлектән, үзебез үлсәк,  бу бала кемгә калыр, дип куркып, Габдулланы бер ямщикка утыртып яңадан Өчилегә, бабасы Зиннәтулла өенә кайтарып җибәрәләр.

Июнь урталарында бабасы Зиннәтулла Габдулланы Кырлай авылы кешесе Сәгъдигә асрамага биреп җибәрә.

      

      Укучы. Кырлай – Габдулла Тукай иҗатына билгеле бер эз салган авыл, үзе әйткәнчә, “минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”. “Шүрәле” поэмасында, “Туган җиремә”, “Туган авыл ” шигырьләрендә ул Казан артын аерым бер мәхәббәт белән сурәтли.

 Тукай гыйлем дөньясына беренче адымны 1892 нче елның көзедә Кырлайда ясый. 1893 енче елның көзендә Габдулла абыстайда укуын төгәлләп, мәдрәсәгә күчә. Мәдрәсәдә “Һәфтияк”, “Бәдавам”, “Кисекбаш” китапларын бик җиңел үзләштерә. Ул бу мәдрәсәдә Уральскига киткәнче укый.

                                                                                                                                                         

 

       Укучы. Уральскидагы җизнәсе Галиәсгар Госмановның чакыртуы буенча Кушлавыч крестьяны Бәдретдин абзый Габдулланы Кырлай авылыннан Уральскига алып китә.

Анда ул 1894 енче елның ахырында килеп җиткән. Тукай 27 еллык гомеренең зур өлешен шушы шәһәрдә үткәрә. Уральск – аның зур шагыйрь  буларак формалашкан шәһәре.

1895 енче елны Габдулланы җизнәсе Галиәсгар Госманов “Мотыйгыя ” мәдрәсәсенә укырга бирә. Ә 1896 нчы елның көзендә Тукай өч еллык рус классында укый башлый.

      

       Укучы. Габдулла Тукай “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укыганда шигырьләр чыгара башласа да, татар телендә газета-журналлар булмау сәбәпле, аларны яттан гына әйтеп йөргән.

1904 енче ел урталарында Камил Мотыгый Төхвәтуллин  Уральскида атнага бер мәртәбә кулъязма “Әлгасрелҗәдит ” журналы чыгара башлый. Тукай – бу журналны язучыларның берсе, журнал идарәсендә редколлегия  әгъзасы. Шигырьләре һәм мәкальләре беренче шушында дөнья күрә.

      

       Укучы. 1907 нче елның көзендә Габдулла Тукай Уральскидан Казанга чыгып китә. Ул Казанга килеп җитә һәм  “Болгар”номерының өченче катында 40 ынчы бүлмәгә  урнаша. Тукай Казанда Фәтих Әмирхан,  Сәгыйть Рәмиев һәм башкалар белән таныша.

1907 нче елның ноябрь  аенда Габдулла Тукайның беренче шигырь җыентыгы чыга. Бу җыентыкка “Шүрәле” поэмасы, “Пар ат”, “Шагыйрьгә” һәм башка шигырьләре керә.

Габдулла Тукай Казанга Уральскидан үпкә авыруы алган килеш килә. Казанда табиб аңардан икенче стадия үпкә авыруы таба. Ләкин шагыйрь авыруына әллә ни  илтифат итми, дәваланмый.

1908 енче елның башында “Габдулла Тукаев шигырьләре” дигән икенче җыентыгы басылып чыга. 1909 ынчы елда  тагын бер җыентыгы дөнья күрә.

      

       Укучы. 1913 енче ел башында саләмәтлегенең көннән-көн начарлана баруына карамастан, Тукай күп эшли. “Ялт -йолт”,”Аң” журналларында, “Кояш” газетасында әледән-әле аның әсәрләре чыгып тора. Иптәшләре аны Клячкин больницасына озаталар. Ләкин Тукай анда да үзенең әсәрләрен язуны дәвам итә.

2 апрельдә Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый.

 

       Укытучы.   Бик яхшы. Рәхмәт, укучылар.

 Укучылар, мин сезгә өй эше итеп “Таз”, “Сабыйга” шигырьләрен биргән идем. Кем өйрәнде? Алсу әзерләнгән. Әйдә , Алсу, сөйлә.

                                    

                                  Таз.

       Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, -

       Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.

       Бик тирән – башындагы каткан бүрек,

       Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.

       Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар

       “Әй, кояш чыкты! Кояш чыкты”- диләр.

       Ул заман без барчабыз бик кечкенә,

       Зурымызга яшь булыр унөч кенә.

       Башчыбыз Таз, бер заман без уйнадык;

       Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.

       Аһ, бәла! Безне казый күргән имеш.

       Кәйфемезне бик тиз үк кыскартты ул, -

       Безне шул чактук хөкемгә тартты ул.

       Куркышып казыйга тезләндек хәзер,

       Төрле юл котылырга эзләндек хәзер.

       “Казый абзый! Безне син кызган”, - димез,

       “Һәр усаллык башы шул Таздан”, - димез.

       “И кизү! Бар тиз китер, ул кайсы Таз?

       Мин башын кашыймчы ул Тазның бераз”.

       Килде Таз. Без тик торабыз куркышып, -

       Барчамыз бертөрле хәсрәткә төшеп.                                                                                              

       Кушты казый: “Ят! Сузыл! И Таз пәри!

       Тал чыбыктан сез котылмассыз әли!”-

       Дип, казый безне дә шелтәли;

       Шул вакытта Тазга талны селтәде.

       Бер-ике сукты казый, - бу нинди эш?

       Бер дә чаж-чож итмидер суккан тавыш.

       Нәрсәдер бар монда – бер алдау эше,

       Ишетеләдер каты нәрсә тавышы.

       Нәрсә бар? Таз аркасында нәрсә бар?

       Камзулын Тазның күтәреп баксалар:

       Хәйлә иткән монда да ул Таз-явыз,

       Белмәгә мөмкин рәсемгә баксагыз.

       Казый абзый куйды шаркылдап көлеп,

       Гайрәте сүнде, кызык эшне күреп.

       Безне гафитте, сугалмый калды ул,

       Тал чыбыкка яткыралмый калды ул!

 

       Укытучы.  Рәхмәт, Алсу. Бик матур итеп укып бирдең.

Укучылар, игътибар иткәнсез, шигырьдә безгә аңлашылмаган сүзләр бар. Бу нигә шулай икән? Чөнки XX йөз башындагы әдәби тел белән хәзерге әдәби тел арасында аерма зур. Әйдәгез әле, сүзлек өстендә эш үткәреп алыйк.

       Таз – чәчен кырып алдыра торган малайларны шулай атаганнар.

       Мөмтаз – аерылып торган, танылган.

       Казый – мәдрәсәдә тәртип саклаучы, гаеплеләрне хөкем итүче.

       Кизү – дежур, вакытлыча төрле йомышлар башкаручы.

       Гафитте – гафу итте.

 

       Укытучы. Ә хәзер “Сабыйга” шигырен тыңлап үтик. Кем әзерләнде? Әйдә, Рәзинә, сөйлә.

                                       

                                    Сабыйга.

       Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

       Барчасы юк сүз – аларның  булганы юктыр гомер.

       Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

       Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйрәнә ялган ул.

       Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;

       Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

       Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсын барын;

       Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

 

       Укытучы. Рәхмәт, Рәзинә. Күрәсезме, укучылар, бу шигырьдә дә аңлашылмаган сүзләр очрады.

       Шагыйрәнә - шигъри, поэтик.

       Албасты – халык ышануларында: йоклаганда кешене саташтыра, баса торган җен, явыз рух.

       Җен – халык ышанулары буенча: кешеләргә явызлык эшләүче, үзе яратканнага ярдәм итүче, табигатьтән өстен явыз зат.

       Убыр – халык ышанулары буенча: ут рәвешендә йөри торган рух – җан.

       Өрәк – ышанулар буенча: үлгән кешенең башкаларга күренә торган рухы.

       Шүрәле – халык ышануы буеча: урманда яши, кешеләрне кытыклап әтнрә торган җан иясе.

      

      Укытучы. Укучылар, сез утыра-утыра арыдыгыз. Әзрәк ял итеп алыйк әле. (Физкультминутка )

Ап-ак күбәләкләр оча, ( кар очу хәрәкәтләре)

Уйный кайчак кар-буран. ( гәүдәләрне уңга-сулга бору)

Салкын кыштан һич курыкмыйм, (баш кагу хәрәкәтләре)

Көн саен чаңгы шуам. (шуу хәрәкәтләре ясау)

                                                                                                                                                                        Укытучы. Укучылар, иптәшләрегез башкаруында шигырьләрне тыңлап үттек. Ә хәзер артист Айрат Арсланов башкаруында “Пар ат”, “Туган авыл” шигырьләрен тыңлап китәрбез.  (Тукай мәктәптә. Медиа. Видео. “Шагыйрь”, “Туган авыл” шигырьләрен тыңлау.)

      

       Укытучы. Укучылар, Тукайның кайбер шигырьләре көйгә дә салынган. Сез нинди җырларын беләсез?

      

       Укучылар.  “Туган тел”, “Туган авыл”, “Әллүки”, “Пар ат”, “Шагыйрь”.

      

       Укытучы.   Әйе, дөрес.  “Туган тел” җырын һәммәбез дә беләбез. Аны татар халкының гимны дип тә атыйлар. Әйдәгез бергәләп “Туган тел” җырын башкарыйк.

( Тукай шигырьләренә язылган җырлар. Аудио. 04 Туган тел. “Туган тел” җырын бергәләп башкару.)

      

       Укытучы. Укучылар, без сезнең белән Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын кабатлап үттек. Ә хәзер тикшереп карыйк әле, нәрсәләрне истә калдырдык икән. Г.Тукай иҗаты буенча тест үткәреп карыйк. ( Тукай мәктәптә.Тестлар. Тест 1. 12 сорауга җавап.)

      

       Укытучы.  Тесттан күренгәнчә, сез Тукай иҗатын яхшы үзләштергәнсез. Бик әйбәт. Тукайның иҗатын тирәнрәк өйрәнүне без сезнең белән югарырак сыйныфларда дәвам итәрбез.

Бүгенгесе көнне Г.Тукайның ике музее эшләп килә. Аның берсе Казанда, ә икенчесе Кырлайда урнашкан. Әгәр сез Казан шәһәренә барсагыз, Г. Тукайның әдәби музеена баруны үзегезгә максат итеп куегыз. Ә хәзер шушы музейдан видеоязманы карап үтәрбез.

( Истәлекләр. Г.Тукайның әдәби музее. Видеоязманы карау.)

 

       Укытучы. Укучылар, каникуллар вакытында Казан шәһәренә барсагыз, “Тукай музее” на керергә тырышыгыз. Бу сезгә өй эше булыр. Бүгенге дәресне шигырь юллары белән тәмалыйсым килә.

      

       Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

       Син мәңгегә безнең арада.

       Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән

       Туган халкым кодрәт, көч ала.

      

       Укытучы. Укучылар, рәхмәт сезгә. Дәрескә бик яхшы хәзерләнгәнсез. Дәрестә актив катнашкан укучыларга “5”ле куям.

 

 


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн