Официальный сайт ufa-check 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Курсы по выбору. Татар теленең үзенчәлекле яклары.

Размещено: Зария Гамировна Хикматова - пн, 12/05/2014 - 14:25
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хикматова Зария Гамировна
Место работы, должность: 

Мбоу "Подгорновская ООШ", учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории.

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
9 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
программа
Краткое описание ресурса: 
<p>Программа для курсов по выбору для учащихся 9-ого класса по татарскому языку.</p>

 

         

 

Татар теленең үзенчәлекле яклары. Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укучы

татар балалары өчен татар теленнән электив курс программасы.

 

                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хикмәтова З. Г.

 

                                                     2013/14

 

                                       Аңлатма язуы.

 

     Мәктәпне профильләштерү шартларында шәхеснең сәләтен, һәвәслеген, кызыксынуын, сәламәтлеген искә алып белем бирү – төп бурычларның берсе. Өлкән сыйныфларда профильле укыту үзләренә алга таба тормыш юлы сайлаган укучыларга тиешле юнәлештә белем алу мөмкинлеге булдыра. Укучылар төп фәннәрнең нигезен белергә, үзләре киләчәктә ия булырга теләгән һөнәр өчен кирәклеләрен тирәнтен үзләштерергә теләк белдерә. Хәзер югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәре дә вузга керү имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм алга таба белем алу өчен югары сыйныф укучыларын махсус әзерләргә ки-рәк дигән фикердә тора. Профильле белем бирү бүгенге көндә актуаль проблема булып тора. Ул база, профильле укытуларны һәм электив курсларны үз эченә ала.

     Укучылар сайлап алган курслар төп мәктәптә профильле укытуга әзерлек эчтәлеген тәшкил итә. Һөнәр юнәлеше бирү – бу курсларның төп функциясе. Татар теленнән электив курс эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш.

    «Татар теленең үзенчәлекле яклары» электив курсы өчен 18 сәгатьлек махсус программа  авыр үзләштерелүче грамматик анализны өйрәнүгә багышланды. Бу курсның максатлары:

  • татар телен белүнең илебездәге барлык һөнәр ияләренә дә кирәклеген, төрки телле башка халыклар белән аралашуда да татар теленең зур ярдәмче икәнлеген аңларга ярдәм итү;
  • татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөр-мәт тәрбияләү;
  • укучы балаларда милли үзаң формалаштыру һәм һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү;
  • компьютерда татар телен кулланып эшләргә өйрәтү.

Компьютер куллану, компьютерда эшләү алымнары белән таныштыру, нинди һөнәр сайласалар да, укучыларга киләчәктә кирәк булачак. Латин графикасы белән таныштыру да медицина, химия, программалаучы, педагог, журналист һөнәрләрен сайлаучыларга  файдалы булыр дип уйлыйм. Телнең үзенчәлекле якларын тирәнрәк үзләштерү имтиханнарны уңышлы бирергә ярдәм итәр.

                                           Программа.

 

 

Т/с

Тема.

Сәгатьләр саны.

Тео-рия

Прак-тика

Бар-лыгы

1.

Тел – тарих көзгесе.

Төрки телләр арасында татар теле.

Хәзерге татар теленең үзенчәлекләре.

 

1

 

 

 

1

 

 

2.

Фонетик үзенчәлекләр һәм фонетик анализның кыен очраклары.

 

0,5

1,5

2

3.

Сүз ясалышы, сүз төзелеше үзенчәлекләре.

Сүзләргә ясалыш һәм төзелеш ягыннан анализ ясау.

 

1

1

2

4.

Лексикология үзенчәлекләре. Лексик анализ.

 

1

1

2

5.

Морфологик үзенчәлекләр, морфологик анализның кыен очраклары.

 

1

2

3

6.

Синтаксис үзенчәлекләре.

 

0,5

0,5

1

7.

Синтаксик анализның кыен очраклары.

 

1

2

3

8.

Орфографик кагыйдәләрне кабатлау.

 

1

1

2

9.

Пунктуацияне кабатлау.

 

1

1

2

 

Барлыгы:

8

10

18

         

 

 

Татар теленең үзенчәлекле яклары.

 

1 нче тема. Тел – тарих көзгесе. Татар теленең тоткан урыны. Хәзерге  

                 татар теленең үзенчәлекле яклары. Компьютерда татар 

                 теле хәрефләре.

2 нче тема. Фонетик үзенчәлекләр һәм фонетик анализның кыен оч-  

                  раклары. Алынма сүзләргә фонетик анализ ясау.

3 нче тема. Сүз ясалышы, сүз төзелеше үзенчәлекләре. Сүзләргә яса-

                  лыш һәм төзелеш ягыннан анализ ясау.

4 нче тема. Лексикология үзенчәлекләре. Лексик анализның кыен оч-

                  раклары.

5 нче тема. Морфологик үзенчәлекләр, морфологик анализның кыен 

                   очраклары. Парлы һәм тезмә сүзләргә морфологик анализ 

                  ясау.

6 нчы тема. Татар теле синтаксисы үзенчәлекләре. Гади җөмлә. Кушма 

                  җөмлә. Катлаулы кушма җөмләләр.

7 нче тема. Синтаксик анализның кыен очраклары.

8 нче тема. Орфографик кагыйдәләрне кабатлау. Гарәп-фарсы алын-

                  маларының дөрес язылышы. Алынма сүзләргә кушымчалар 

                  ялгау кагыйдәләре. Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес 

                  язылышы.

9 нчы тема. Пунктуацияне кабатлау. Сызык, ике нокта, җәяләр, куш-

                  тырнаклар, нокталы өтер куелу очраклары. Туры сөйләмдә 

                  тыныш билгеләренең куелышы.

 

Кулланылган әдәбият.

 

  1. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Гади җөмлә синтаксисы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.
  2. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В.  Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  3. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Мор-фология. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
  4. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан, “Мәгариф” нәшри-яты, 2008.
  5. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы. Казан: “Мәга-риф” нәшрияты, 2001.
  6.  Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1994.
  7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1998.
  8. Харисова Л.А. Иминлек һәм игелек дине. Казан: “Мәгариф” нәш-рияты, 2001.
  9. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграция-ләнүе. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1999.

10.Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Казан, “Мәгариф” нәш-

    рияты, 2006.

 

 


»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн