Официальный сайт morning-news 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Класстан тыш чара. Башлангыч сыйныфлар өчен.

Класстан тыш чара. Башлангыч сыйныфлар өчен.

Тапкырлар һәм шаяннар клубы

Максат:

1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2.Үз сүзләре белән  җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәнү.

3.Хәтерләрен үстерү.

4.Уен,җыр,биюләрдә катнашу.Үз-үзеңне тәрбияле,инсафлы итеп күрсәтү.

Җихазлау: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре,язылган сүзләр,хәрефләр,сыйфатлар,кәрзин һәм ваза, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр маскалары.

Кичә барышы:

Укытучы. Исәнмесез,укучылар! Бүген без сезнең белән тапкырлар һәм шаяннар клубына җыелдык.Әйдәгез әле ,командаларны каршы алыйк.

(Музыка уйный, балалар керәләр,басалар)

Укытучы. Исәнмесез,балалар!Бүген «Тапкырлар һәм шаяннар клубы»нда 2нче класс укучылары катнаша.Әйдәгез,алар белән танышып китик әле.

-Минем исемем Костя.

-Минем исемем Юля…һ.б.

Укытучы. Бик әйбәт,балалар.Бүген безнең клубта ике команда уйный: «Яшелчәләр» һәм «Җиләк-җимешләр» командалары.

-Балалар,әйдәгез,үзебезне яшелчә бакчасында дип күз  алдыбызга китерик әле.1нче команда капитаны «Кәбестә» булла.2нче команда капитаны «Алма» булла.

Утырыгыз,балалар. Ә хәзер без командалар арасындагы көрәшне башлыйбыз.

1нче конкурс. «Өй эш конкурсы».

Командалардан һәрбер кеше табышмак уйлап килгән.(Мәсәлән:кызыл зур,түгәрәк,баллы,тәмле,файдалы.Нәрсә ул?)

Укытучы. Бик әйбәт,балалар,һәрбер кеше өй эшен әйбәт эшләп килгән . Ә хәзер без сезнең белән 2 нче конкурска күчәбез.

2нче конкурс «Сүзләр» конкурсы.

Карточкаларда хәрефләр язылган, шул хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.Сүзнең беренче хәрефе кызыл белән язылган.(Бер командага-кишер,икенчесенә-шалкан. Команданың  бөтен кешесе дә катнаша.Музыка уйный.)

Укытучы.Бик әйбәт,балалар.  Без сезнең белән бер шигырь сөйләп китик әле.

Җил исә,исә,исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына,

Агачлар үсә-үсә.

Укытучы. Ә хәзер,балалар, 3нче конкурска күчәбез.Җавап бирегез әле, балалар:

-Бу нәрсә?(Бу-кәрзин)

-Ә бу нәрсә?(Бу-ваза)

-Кәрзингә без нәрсәләр салабыз?(Яшелчәләр)

-Ә вазага нәрсәләр салабыз?(Җиләк-җимешләр)

-Бик әйбәт.Менә бу конвертларда яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бар.Сез кирәклесен аласыз, кәрзингә яки вазага саласыз.Бу конкурста икешәр кеше катнаша.Берсе сала,икенчесе булыша.Кем тизрәк тутыра.Башладык!(музыка уйный)

Укытучы. Әйдәгез ,карыйк әле.

-Даша,кәрзиндә нәрсәләр бар?Алар нәрсәләр ?

-Лариса,вазада нәрсәләр бар?Алар нәрсәләр?

4нче конкурс «Кирәкле сүзләрне тап».

-Командадан бер кеше чыга һәм ,рәсемгә карап,кирәкле сүзләрне таба.Башладык!Кем тизрәк?!(музыка уйный) (рәсемнәр:виноград,суган,кыяр)

Укытучы . Ә хәзер ,балалар, безнең соңгы конкурс-«Капитан конкурсы».

Капитаннар безгә үзләренең бакчалары турында сөйлиләр.

-Әйдәгез, «Яшелчә» командасын тыңлыйк әле.

Капитан сөйли.-Бу-бакча.Бакча зур һәм матур.Бакчада яшелчәләр үсә.Мин кыяр яратам.Кыяр зур,озынча,яшел,тәмле,файдалы.

Укытучы. Бик әйбәт.Ә хәзер «Җиләк-җимешләр» командасын тыңлыйк әле.

Капитан сөйли. Бу-бакча. Бакча зур һәм матур.Бакчада җиләк-җимешләр үсә.Бу агачта чия үсә.Бу агачта лимон үсә.Мин алма яратам.Алма зур,кызыл,түгәрәк,баллы,тәмле,файдалы.

Укытучы. Бик әйбәт,балалар.Жюрины көтеп торган арада,без сезнең белән биеп алыйк әле.(«Әпипә»)

Жюрига сүз бирелә.

Укытучы. «Тапкырлар һәм шаяннар клубы»нда катнашкан өчен,мин сезгә кечкенә бүләкләр бирәм.

Бүләкләр тапшырыла.Кичә шуның белән тәмамлана.


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн