Официальный сайт isprras 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Сәләтнең бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан

Submitted by Ирина Рифовна Фатхелова on чт, 16/10/2014 - 21:21
Данные об авторе
Автор(ы): 
Фатхелова Ирина Рифовна
Место работы, должность: 

МБОУ "Актаышская средняя общеобразовательная школа №1"

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Класс(ы): 
7 класс
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
другой тип
Краткое описание ресурса: 
<p>Сәләтле укучылар белән эш программасы</p>

                                                                        СӘЛӘТЛЕ УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ

                

      Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

      Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

   Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

 Һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. “Сәләтнең 1өлеше тумыштан, 9 өлеше тырышлыктан” мәкале нәкъ шул хакта.

Р. Батулланың кызыклы фикере, формуласы: “Оеткы + хезмәт = талант. Талант+хезмәт+тырышлык= ДАҺИ”

     

     Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да, билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.

      Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз.

     Мәсәлән, шуларның берсе – олимпиадага әзерләү.

     Укучылар белән олимпиадага әзерлек эшләрен уку елы башыннан башлыйбыз. Иң беренче булып, мин сәләтле балалар белән эш планы төзим. Планда индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән таныштыру, әдәби әсәрләр уку юнәлешләрен керттем.

 

(Слайд 3) Сәләтле укучылар белән эш

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү

2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп, укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

(Слайд 4) Сәләтле укучылар белән эшләү планы

1.Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп сәләтле укучыларны барлау, аларның исемлеген булдыру.

2. Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.

3. Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.

4. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

5.Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.

6. Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.

7. Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру

8. Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.

9. Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү

10. Иҗат түгәрәкләрендә башкарылган эшләрдән күргәзмәләр оештыру.

 11. Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру.

12. Мәктәптәге сәләтле балаларны грантларга, бүләкләүләргә тәкъдим итү (“Ел укучысы”)

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

(Слайд 5) Эшнең нәтиҗәсе укучыларның уңышларында.

 Сәләтле балалар белән эшләгәндә, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдаланып, аерым эш планы булдырырга, балаларга иҗади биремнәр әзерләргә һәм мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр системасын булдырырга кирәк. Укытучы үзе дә, балалар да иҗади эзләнергә тиеш. Шул максаттан чыгып мин дәресләрдә 5нче сыйныфтан башлап иҗади биремнәргә, мөстәкыйль эшләргә зур игътибар бирәм. Сәләтле балалар өчен аерым биремнәр, мәсьәләләрне туплап, тамгалап барам. (папка). Дәрестә үтелгән материал буенча, барлык укучыларга да сәләтенә карап, төрле катлаулылыктагы күнегүләр, практик эшләр вакытында өстәмә биремнәр бирәм.    

    Әкренләп укучылар катлаулырак эзләнү эшләренә тартылалар. Иншалар, докладлар, хикәяләр, шигырьләр,сканворд, кроссвордларны укучылар бик теләп язалар, иҗат итәләр. Фән атналыкларында теләп катнашалар.

    Укучылар белән эшләү өчен, әлбәттә, гамәлдәге дәреслекләр генә җитми, бик күп өстәмә материал, электрон дәреслекләр таләп ителә. Укытучыга фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга кирәк. Шулай ук интернет та зур ярдәм итә. Эшләү дәверендә Сәләтле балалар белән эшләгәндә кулланыла торган әдәбият бик күп тупланды, үзем эш тәҗрибәмдә күбрәк шуларга таянам. Алар балаларга телне, әдәбиятны тирәнтен үзләштерергә, ныклы белем алуга ирешергә булыша, иҗади фикер йөртергә өйрәтә һәм әхлак тәрбиясе дә бирә. 
 

        Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак.

 

 

 

Прикрепленный файл Size
Работа с одар. детьми.pptx 4.34 MB

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн