Официальный сайт forexnw 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Статья

Размещено: Резеда Фаритовна Мухаметдинова - пн, 20/04/2015 - 22:26
Данные об авторе
Автор(ы): 
Мухаметдинова Р.Ф.
Место работы, должность: 

"Средняя общеобразовательная школа №1" г.Елабуга Республики Татарстан, учитель татарского языка

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Класс(ы): 
7 класс
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
рекомендации (советы) по обучению и воспитанию
Краткое описание ресурса: 
<p>Поликультурное воспитание учащихся в современной школе - одна из важнейших задач интернационального и национального воспитания учащихся.</p>

МӘКТӘПТӘ УКУЧЫЛАРНЫ ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Учитель татарского языка и литературы муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №1» Елабужского муниципального района Республики Татарстан

     Яшь буынга белем бирү вакытында шәхесне тәрбияләүгә аеруча өстенлек бирелә. Ул ,үзе бер милләт вәкиле буларак, үз милләтенең һәм кешелек дөньясының гомум әхлакый һәм милли кыйммәтләрен танырга тиеш. Үз милләттеңнең мәдәни-тарихи кыйммәтләрен  тою һәм белү үз эченә башка халыкларның мәдәни-тарихи казанышларын өйрәнү һәм белүне дә ала.Бу – хәзерге яшәешебездә  милләтара аралашуның төп алшарты булып тора. Җәмгыять үсешенең ни дәрәҗәдә алга  китешен, минемчә, милләтара җепләрнең никадәр нык булуы билгели. Белгәнебезчә, җир шарындагы төрле регионнарында туган конфликтларның төп сәбәбе – милләтара низаглар.

    Милләтара багланышларны үстерү – заман таләпләренең иң мөһиме. Шул сәбәпле. Белем бирү системасын үзгәртеп кору чорында милли үзаңның үсеше аша дөньяви һәм гомумкешелек кыйммәтләреннән милли үзенчәлеккә юнәлгән караш булдыру бик мөһим. Бу мәсьәләне хәл итү өчен поликультуралы (күп мәдәниятле) тәрбия бирү бик актуаль.

    Поликультуралы тәрбия бирү мәктәпләрдә белем бирү белән беррәттән башкарылырга тиеш. Укучылар ике яки берничә милләтнең мәдәниятләре үрнәкләре нигезендә белем- күнекмәләргә ия булалар. Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә, һәр милләт үз теле, тарихы, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета , һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

    Поликультуралы тәрбиянең төп максатлары булып, укучыда  үз милләтенең мәдәниятына уңай караш булдыру; башка халыкларның мәдәнияты һәм тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү; башка мәдәниятлар белән аралашу даирәсе булдыру тора.

     К.Д.Ушинский язганча: “У каждого народа своя система воспитания». Бөек педагогныэ фикерләре хәзерге чорга да бик туры килә, чөнки тәрбия вакытында милли үзенчәлекләр, халыкның тормыш-көнкүреше, яшәеше зур роль уйный. Ләкин нинди ысуллар белән генә тәрбияләсәк тә, нәтиҗә бер булырга тиеш – үз милләтеңне чиксез ярату аша башка милләтләрне дә зурлау, хөрмәт итү. Үсеп килүче буынны тәрбияләү гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә алып барыла. Күп еллар мәктәптә хезмәт иткән укытучы буларак, заман мәктәбенең төп бурычы -  үсеп килүче буынны , милли үзаңга нигезләнеп, гомумкешелек кыйммәтләре һәм дөнья мәдәнитяты нигезендә милләтара аралашуга тәрбияләү дип саныйм мин. Милләтара аралаша белү – башка милләтнең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын, телен хөрмәтләү, өйрәнү, аңларга теләү. Милләтара аралашуга поликультуралы тәрбия бирү китерә ала. Ә бу тәрбиянең зур өлеше мәктәптә  халыкларның яшәү урыннары, төп хезмәтләре, яшәешләре, телләре һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре, сәнгате, рухи-әхлакый кыйммәтләрен өйрәнү аша башкарылырга тиеш.

     Иң беренче чиратта, туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә зур эш алып барыла.Мәсәлән. татар әдәбияты дәресләрендә Г.Тукайның “Туган тел” шигыре өйрәнелә. Бу әсәр белән беррәттән, И.С.Тургеневның “Русский язык” әсәрен дә укырга, төрле милләт язучыларының туган телләренә карата хөрмәт хисен чагыштырырга, аларның иҗаты белән кызыксыну, ихтирам хисе тәрбияләргә була. Төлде халыкларның халык авыз иҗатында чагылган уртак геройлар, темалар, вакыйгаларны чагыштырып өйрәнү дә бик отышлы. Һәр халык та эшчән, булган, ягымлы, тәвәккәл геройлары белән горурлана ала, ә ялкау, тискәре, тупасларны берекем дә яратмый.

     Телләр өйрәнү поликультуралы шәхес тәрбияләүдә алыштыргысыз әһәмияткә ия.  Туган телне башка телләр белән чагыштыру, өйрәнгән тел аша шул халык турында тарихи-мәдәни  мәгълүмат бирү укучыларда зур кызыксыну уята.

 Милләтара аралашу тәрбияләүдә сыйныфтан тыш чаралар дә зур урын алып тора.Мәсәлән, кышны озатканда рус халкының “Масленица» бәйрәме , озак та үтми, төрки халыкларның язны каршы алу бәйрәме – “Нәүрүз” уздырыла. Ґбу бәйрәмнәрдә укучылар, нинди милләттән булуларына карамастан, рәхәтләнеп уйныйлар, бәйгеләрдә катанашалар, коймак  һәм “карга боткасы “ ашыйлар.

     Поликультуралы шәхес тәрбияләү – мөһим һәм бик үзенчәлекле процесс. Бу процесста педагог шәхесе әһәмиятле урын алып тора. Милләтара аралашу тәрбиләүдә педагогның шәхси рухи-әхлакый культурасы укучылар өчен үрнәк булып торырга тиеш.

Әдәбият исемлеге

1.Әшрәфҗанов Х. Тарихка әдәби сәяхәт. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 288 б

2.Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.

3.Яхин А., Мәһдиев М. Халык иҗатын әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе (Мәкаль, табышмак, җырлар). – Казан: Казандәүләт ун.-ты нәшр., 1982.


Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн