|
Фигыль формалары ( СИНГАПУР)
|
|
|
|
|
Submitted by Гулия Гарифовна Лотфуллина on пн, 18/05/2015 - 23:18 |
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
1. Уңай психологик халәт булдыру.
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Уң кулым, сул кулым,
Менә сиңа куш кулым.
– Исәнме, дустым!
– Сәлам, сыйныфташым!
2. Аудирование.
http://tol.edu.tatar.ru/index.php?/lesson/view/6#section-1
|
|
3. Өй эшен тикшерү (55 нче бит, 6 нчы күнегү)
– Сәгать 12гә билгеләнгән очрашуга барып, иптәшегез белән сөйләшегез. (Очрашу вакыты алдагы дәрестә билгеләнә һәм берничә дәрес дәвам итә) (2 минут)
|
Клок баддис
Таймд пэа шэа
|
II. Уку мәсьәләсен кую (1 нче слайд).
Татар халык мәкальләре
• Бергә эшлә, бергә аша.
• Кем эшләми, шул ашамый.
• Калган эшкә кар ява.
• Эш беткәч уйнарга ярый.
• Эш эшкә өйрәтә.
• Аз сөйлә, күп эшлә.
– Укучылар, бу мәкальләрне укыгыз һәм әйтегез: без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? (Эш, фигыль, бергә эшләү, фигыль формалары...)
– Искә төшерегез әле, сез нинди фигыль формаларын беләсез? 1 нче номерлы укучы җавап яза һәм түгәрәк буенча битне җибәрә. (1 нче өстәлдән 3 нче номерлы укучы җавап бирә.)
|
Раунд тейбл
|
– Иптәшеңә рәсемдәге эшләрне эшләргә куш. (Вели, приказывай делать домашние дела.) 2 нче слайд
Һәр укучы берәр фигыль әйтә, сүзләр кабатламыйча түгәрәк буенча берничә тапкыр дәвам итә. (Аш пешер, кер ю...)
|
Континиус раунд робин
|
III. Уку мәсьәләсен чишү (3 нче слайд).
• Кем? Кемгә? Нишләргә? Нишлим?
• Мин әнигә идән юарга булышам.
• булыша
• ярдәм итә
• Син әнигә идән юарга булышасың.
• Мин әтигә машина юарга булышам.
• Мин әнигә идән юарга булыштым.
• Катя, син әнигә идән юарга булыш әле.
– Тиздән әниләр бәйрәме. Таблицага карап әйтегез әле, сез әниегезгә ничек булышасыз? Фигыльләр нинди формада? (Инфинитивта.)
– Инфинитивтан соң нинди сүзләр бар? (Ярдәм итәм, булышам.) Бу нинди сүзләр? (Синонимнар.)
– Мин сүзе урынына башка сүз куеп укыгыз. Әнигә сүзе урынына башка сүз куегыз. Башка фигыль куеп укыгыз. Үткән заман формасына куегыз. Нәрсә үзгәрә? (Соңгы сүз генә үзгәрә, зат-сан белән төрләнә.)
– Үзең ярдәм сорасаң, җөмлә ничек үзгәрә? (Әле сүзе кушыла.)
|
|
III. Дәфтәрдә эш (1–2 укучы эшне укый).
|
|
Физкультминут.
– Сезнең партада фигыльләр язылган карточкалар бар. Бер карточка алыгыз, укыгыз һәм стенада язылган фигыль формасы янына барыгыз.
1. Карточкада: диктант яз, бәрәңге әрче, дәрес әзерлә, мисал чиште, идән юды, табын әзерләде, бүлмә җыештыра, савыт-саба юа, гөлләргә су сибә, кер үтүкләргә, тузан суыртырга, тузан сөртә, аш пешер, ашамлыклар сатып алырга, кибеткә бара.
2. Стенада: боерык фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль, билгеле үткән заман хикәя фигыль, билгесез үткән заман хикәя фигыль, инфинитив.
|
Конэрс
|
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
– Балалар, сәгать ничә?
– Димәк, сәгать кичке биш булгач, әти-әни эштән кайта. Сез өйдә апагыз, абыегыз яки сеңлегез белән әниегезгә булышырга планлаштырасыз. Кара-каршы сөйләшегез, диалог төзегез һәм языгыз (2 укучы бер биттә эшли).
|
Релли тейбл
|
Ял минуты.«Кем тизрәк?» уены.
Укучылар музыкага сыйныф буйлап йөриләр, музыка беткәч, бирем буенча төркемгә берләшәләр.
Биремнәр:
1) Хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларының ничә фонетик варианты бар? (4: -а/-ә, -ый/-и)
2) Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларының ничә фонетик варианты бар? (8: -ды/-де, -ты-те; -ган/-гән, -кан/-кән)
3) Булышмадылар сүзендә ничә иҗек? (5: бу-лыш-ма-ды-лар)
|
Микс-фриз-груп
|
Үзбәя.
– Кем дәрестә барлык биремнәрне дә үтәде, яшел карточка күтәрә.
– Кем биремнәрне иптәшләре ярдәмендә үтәде, сары карточка күтәрә.
– Кем бу дәресне аңламады, кызыл карточканы күтәрә.
Рефлексия.
– Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Дәрестә нәрсәләр өйрәндек, нишләдек? Димәк, үзебез өчен нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Әти-әнигә өйдә булышырга кирәк.)
Өй эше.
– Иптәшеңә өйдә әнисенә ярдәм итәргә киңәшләр бир.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|