Официальный сайт aktuell 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә

Данные об авторе
Автор(ы): 
Ахметова Хания Имамагзамовна
Место работы, должность: 

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" г. Нижнекамска РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Кичәнең максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар һәм Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән тыл ветераннары белән очрашу, ветераннарга олы ихтирам  һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү

Используемые ЦОР: 
  1. http://www.alish.ru/biografiya
  2. http://www.openclass.ru/node/add/wiki-lesson
  3. http://xacitarxan.narod.ru/akiat_alish.htm
  4. http://www.alish.ru/hronograf
Краткое описание: 
<p>Мәктәп укучылары өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл ветераннары белән&nbsp; очрашу кичәсе. Кичә ике өлештән тора. Беренче өлештә сугыш турында җырлар, шигырьләр тыңлана, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтелә, темага кагылышлы презентация күрсәтелә.Кичәнең икенче өлешендә сүз ветераннарга&nbsp; бирелә. Алар авыр сугыш еллары турында истәлекләр сөйли. Шулай ук ветераннарны котлау оештырыла.</p>

Картаймагыз әле, ветераннар!

 Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

(Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл ветераннары белән  очрашу кичәсе)

Максат: Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар һәм Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән тыл ветераннары белән очрашу, ветераннарга олы ихтирам  һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе оештырылган, «Бөек Җиңүнең 70 еллыгы»

исемле  презентация.

Кичәнең барышы:

1нче алып баручы:   Хәерле көн, кадерле ветераннар, килгән кунаклар! Сезне якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз.

2 нче алып баручы: Бүген безнең залда зур хөрмәткә лаеклы кадерле          кешеләребез – сугыш һәм тыл ветераннары.

Алып баручы  ветераннар белән таныштыра.

Музыка яңгырый «Солдатлар»

Ф.  Әхмәдиев  сүзләре

Р. Әхмәтҗанов  музыкасы

1 нче алып баручы: 1941 елның 22 июне. Радио шомлы хәбәр җиткерә.  Гитлер Германиясе  илебезгә явызларча һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

2 нче алып баручы: Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып  көлгә әйләнгән.

 1 нче сәхнәләштерелгән  күренеш:

Сәхнәгә солдат киеменнән егетләр һәм кызлар чыга. Ир-егетләрне сугышка озату күренеше күрсәтелә.

- Бер кайтмасак, бер кайтырбыз әле!

-Хушыгыз!- дип, егетләр сәхнәдән чыгып китә, ә кызлар аларны озатып кала.

1 нче алып баручы:  Бөек Ватан сугышы совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк ир- егетләребез Туган илен – Ватанын саклау өчен  кулына корал алды.

1 нче укучы:     Ф.Кәримнең « Ант» шигырен сөйли.

2 нче алып баручы:

Авылда картлар,  хатын – кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач–ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымын да түләргә кирәк иде.

Әмма сез сынатмадыгыз, сыгылмадыгыз.

2 нче сәхнәләштерелгән күренеш:

Сәхнәгә берничә хатын - кыз чыга. Алар сөйләшеп торганда, яннарына хат ташучы килә һәм берсенә фронттан хат бирә. Кыз хатны кычкырып укый.

1 нче алып баручы: Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичеде авыл халкы. Кара пичәтле кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме халыктан кан – яшь түктерде.

2 нче алып баручы:   1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта совет солдаты җиңү яулады.  Илебезне генә түгел,  бөтен  Европаны фашизм    коллыгыннан   коткарды.

3 нче сәхнәләштерелгән күренеш «Сугыш тынган арада». Сугыш тынган арада солдатлар ял итәләр: кемдер якыннарына хат яза, кемдер җырлый-җырлый автомат чистарта, бер-ике сугышчы сөйләшәшеп утыра. Күренеш солдатлар биюе белән тәмамлана.

1 нче алып баручы: Совет солдаты  кешелек тарихында булмаган тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтте: 7 млн. артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде; 11633 сугышчы Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исеменә лаек булды; 104 кешегә бу исем ике тапкыр бирелде; 200дән артык Советлар Союзы Герое - безнең якташларыбыз.

2 нче алып баручы:  

Без кайтырбыз диеп киткән юлдан,

Китсәләр дә, күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

Ачып – ябып йөри капканы.

«Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», - дип китсәләр дә, бик күпләре яу кырында мәңгелеккә ятып калды.

Җыр «Кайту»

М. Галиев  сүзләре

Луиза Батыркаева музыкасы

1 нче алып баручы: Татарстанның 700 меңгә якын улы һәм кызы илне саклап, фронтка китте, шуларның  340 меңнән артыгы сугыш кырында ятып калды.

2 нче алып баручы: Туган илебезнең азатлыгы  өчен гомерләрен дә кызганмаган сугышчыларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада!

Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк!  Бер минут тынлык.

( Зал аягүрә басып тын кала )

1 нче алып баручы:

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле күпме язлар,

Сезгә тиеш әле күпме назлар.

 

Кичәнең икенче өлешендә сүз ветераннарга бирелә. 

 

Прикрепленный файл Size
Картаймагыз әле.docx 22.24 KB
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы.pptx 3.47 MB

»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн