Этап
|
Укытучының эшчәнлеге
|
Укучының эшчәнлеге
|
Универсаль эшчәнлек
|
1. Эшчәнлеккә әзерлек
(Оештыру моменты)
|
Эш ритмына кертү.
- Оештыру
Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә.
Укытучының сөйләме.
- Кереш әңгәмә.
- Бүген көн нинди?
- Мондый көн сезгә ошыймы? Ни өчен?
- Яныгыздагы иптәшегез белән исәнләшегез.
- Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.
Укытучы фикере.
|
Сыйныфны эшкә әзерләү.
- Дәрескә әзерләнә.
- Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.
|
Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;
регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.
|
2. Белемнәрне актуальләштерү
|
Белем дәрәҗәсен тикшерү .
- Көн турында сөйләшкәндә, һәм гомүмән телнең байлыгы нәрсәдә чагылыш таба?
- Лексикология бүлеге нәрсәне өйрәнә?
- Грек теленнән лексикология сүзе ничек тәрҗемә ителә?
- Һәрбер сүз нинди дә мәгънә белдерә. Ул сүзнең...?
- Рәсемнәрдә күрсәтелгән предметларның атамасын әйт, аларның лексик мәгънәсен аңлат. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе. (афиша, грейпфрут, урындык, җөмлә)
- Яхшы. Укучылар, лексик мәгънәләреннән чыгып сүзләр тагын нинди мәгънәдә булырга мөмкин?
- Карточкалар алып 2 төркемгә аерып, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр язарга (СОРТ КАРДС)
|
Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
- Лексикасында, сүзлек составында
- Лексика –сүз, логос – фән
- Лексик мәгънәсе дип атала
- Афиша – берәр төрле тамашаны игълан итә торган зур язма............
- бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәдә булырга мөмкин
- 1 нче өстәл бер һәм күп мәгънәле сүзләрне яза, 2, 3 нче өстәл туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр яза
|
Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.
|
3. Укыту максатын кую
|
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.
- Карточкалар өләшү. Игътибар белән карагыз. Сездә нинди фикерләр туды?
|
Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.
|
Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.
|
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү
|
Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.
- Мәкальләрне укы, астына сызган сүзләргә игътибар ит, мәгънәләрен аңлат.
- Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә шәфкать ит.
- Көзге көн бала кебек: әле елый, әле көлә
- Ак булмаса да, пакь булсын.
- Акыл азмый, белем тузмый.
- Күпме йөрсәк тә без җәен, каптыра алмадык җәен.
- Синонимнар нинди сүзләр?
- Антонимнар нинди сүзләр?
- Омонимнар нинди сүзләр?
- 103 нче биттәге кагыйдә белән танышу
- Физкультминутка ясау
|
Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
- Укучылар җавап бирә, сызган сүзләрнең антоним, омоним, синоним икәнен әйтәләр.
|
Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.
|
5. Беренче кат ныгыту
|
Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)
- 237 нче күнегү 104 нче бит
- Сүзләрне укып, үрнәк буенча тикшереп нәтиҗә ясарга
|
Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.
- Дәфтәрләрдә эш (язарга тиеш )
|
Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.
|
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.
|
Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.
Карточканы тутырырга
- 1. Карта – шар ярдәмендә синонимнар язу.
- 2. Карта – мост ярдәмендә антонимнар язу.
- 3. Карта – дерево ярдәмендә омонимнар язу
|
Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру.
|
Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.
|
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)
|
Рефлексияне оештыру.
- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?
-Дәрестә нинди эшләр үтәдек?Нәрсәгә өйрәндегез? Сез бүгенге дәрестәге җавапларыгыз өчен үзегезгә нинди билгеләр куяр идегез?
-Сезгә нинди кыенлыклар булды?
- Бүгенге дәреснең моделен төзегез .
- Шуның ярдәмендә бер-берегезгә сөйләгез.
Өй эше бирү.
1.Мәҗбүри (репродуктив) 103 нче бит кагыйдә, 233 нче күнегү ( язмача)
2.Ярым иҗади омонимнар, синонимнар, антонимнар кергән шигырьләр, табышмаклар табарга
3. Иҗади эш. Синонимнар, антонимнар, омонимнар кулланып хикәя язарга ( 800 РУБЛЕЙ САМЭРИ)
|
Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
|
Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару
|