Официальный сайт pharma-24 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Милли мәгариф – әхлаклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү моделе

Размещено: Ирина Рифовна Фатхелова - вт, 08/11/2016 - 23:07
Данные об авторе
Автор(ы): 
Фатхелова Ирина Рифовна
Место работы, должность: 

МБОУ "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1"

учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
начальное общее образование
Уровни образования: 
основное общее образование
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Тьютор
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
другой тип
Краткое описание ресурса: 
<p>Актаныш муниципаль районы милли мәгариф эшчәнлегенә анализ</p>

Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең

килә икән, иң беренче булып аның көчен таны,

шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.

Туфан Миңнуллин

    Бүгенге көндә милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелә. Яшь буынга туган телне, әдәбиятны, тарихны, мәдәниятне өйрәтү  иң әһәмиятле бурычлардан санала.

     Районда милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек телләрне саклау, үстерү буенча муниципаль  программа нигезендә алып барыла. Яңа уку елында  милли мәгариф эшен камилләштерү буенча муниципаль, мәктәп “юл карталарын” гамәлгә ашыру бурычы куелды.

   Халыкның  тарихы, бүгенгесе, киләчәге,  эчке дөньясы аның телендә саклана, тел аша зиһенгә үтеп керә. Телне саклауда мәктәп укытучыларының өлеше зурдан. Район мәктәпләрендә югары белемле 52 татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт куя. Шуларның 19ы югары, 31е беренче квалификацион категориягә ия.   

  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең эш юнәлешләре: дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру,  яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуда инновацион технологияләрне нәтиҗәле куллану, имтиханнарга әзерлек эше, сәләтле балалар белән эш.

     Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру максатыннан 2014-2016 елларда 8 семинар,  август киңәшмәләре,  ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә төбәкара практик-семинар уздырылды.

   Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне, телне түкми-чәчми киләчәккә озатучы мөгаллимнәребезнең нәтиҗәле эшенә сокланмый мөмкин түгел. 2016 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Мастер-класс” бәйгесендә 1 нче мәктәп укытучысы Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы “Иң яхшы эссе” номинациясендә, Яңа Әлем мәктәбе укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы Россиякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә “Укытучы җәүһәр” номинациясендә җиңү яуладылар, 3 укытучыбыз грант ияләре булды:

  •  Гуманитар гимназия укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филус кызы  - “Укытучы – остаз” гранты иясе; Актаныш 1нче мәктәбе укытучылары Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы, Шакирова Айсылу Илдус кызы – “Укытучы – оста” гранты иясе

 Бүгенге көнгә  мәктәп­ләрдәге татар теле һәм әдәбияты кабинетлары зәвык белән, җирлек материаллары белән баетылып җиһазланган.   Укытучыларның шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә.   Укучылар иҗаты, укытучыларның эш тәҗрибәләре тупланган 12 җыентык һәм методик кулланмалар чыгарылды.

  Телне саклау һәм пропагандалауда олимпиадаларның роле зур. Халыкара, республика олимпиадаларында укучыларыбыз ел саен җиңүчеләр рәтендә. 

                Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада

 

Җиңүче

Призёр

2014

 

2

2015

1

2

2016

2

1

                                Республика  олимпиадасы  нәтиҗәләре:

 

Җиңүче

Призёр

тел

әд

тел

әд

2014

 

 

5

2

2015

3

1

5

2

2016

1

 

5

5

             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БРТ   331 укучы катнашты    Өлгереш  - 97% , сыйфат – 80%

Актаныш мәктәпләренең 3 еллык нәтиҗәсен республика нәтиҗәләре белән чагыштырганда  югары икәнен күрәсез.

 

Уртача билге

Уртача үтәлеш проценты

 

2014

2015

2016 ел

Δ 2015-2016

2014

2015

2016

Δ 2015

-2016

Актаныш районы

4,1

4

4,2

0,2

80,5

77,5

83

5,5

Татарстан

Республикасы

3,86

3,56

3,79

0,23

69,50

60,71

67,02

6,31

 

  • Быелдан 9 сыйныф укучылары үзләре сайлап Төп дәүләт имтиханы тапшыра башлады. Имтиханда 10 мәктәп укучысы катнашты.  Нәтиҗә: Өлгереш – 100% сыйфат – 72%

    Укучыларның шәхесен социальләштерү максатында  бик күп чаралар үткәрелә. Җирлегебездә туган язучы, шагыйрьләрнең юбилейларын үткәрү, Халыкара Туган тел көне, Туган тел айлыгы, “Г.Афзал фестивале”, Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар, инша язу бәйгеләре, “Татар егете”, “Татар кызы” - моның ачык мисалы.

   Милли мәгарифне  үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең нәтиҗәлелеген  республикабыз күләмендә үткәрелгән конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә алган күп санлы уңышларыбыз раслый.

    “Илһам” яшь язучылар бәйгесе, “Алтын каләм - 2016” XXI республика фестиваленең Гран-при ияләре - безнең укучылар.

Милли белем һәм тәрбия бирү һәрвакыт мәгарифнең иң катлаулы юнәлешләрнең берсе. Хәл ителәсе мәсьәләләргә тукталып китәсем килә:

  • Федераль дәүләт стандартлары таләпләреннән чыгып, дәресләрне заманча проектлаштыру алымнарын барлык укытучыларның да практикада куллануына ирешү – төп бурычыбыз;
  • БРТ әзерләгәндә укучыларның грамоталылыгына игътибарны көчәйтү; ТДИ әзерләнү өчен методик ярдәмлекләрнең булмавы  укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә авырлык тудырды.
  • Халыкара, республика олимпиадаларында Җиңүче укучылар санын арттыру;
  • Бүгенге яшьләр бүтән дөньяда яши. Алар  гаджетлар белән кызыксына. Әдәби әсәрне электрон форматта кызыксыныбрак укырга, 5-10 минутлык роликны  рәхәтләнеп карарга мөмкиннәр.  Информацион технологияләрне тирәнтен өйрәнеп, укучылар белән уртак проектлар булдыру, район укучыларын татарча сайтлар ясауга тарту зарур!
  • Соңгы уку елында 19 татар теле укытучысы белем күтәрү курсларында булган. Курсларның 3 атна дәвамында булуы  укыту процессында кыенлыклар тудыра.
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыганы – дәреслекләр. Сүз дә юк, дәреслекләребез яңартылды, уңай якка үзгәрешләр бар. Яңа әдәбият дәреслекләрендә укучының яшь үзенчәлегенә туры килгән әсәрләр сайлауда, чорларга бүленешне бирүдә кимчелекләр бар. Хәзерге әдәбиятка урын аз бирелгән.  10-11сыйныф татар теле дәреслеге үзгәрешсез басылып чыккан. Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Электрон дәреслекләребез юк.

 

Актаныш  - милләтнең бөтен байлыгын саклаган төбәк.  Хөрмәтле укытучылар! Халкыбыз бездән милли рухлы, милли үзаңы югары дәрәҗәдә булган, телне,  гореф-гадәтләрне саклый белүче, республика үсешенә зур өлеш кертердәй шәхесләр көтә. Милли мәгарифкә булган игътибарны тагын да көчәйтеп, аны үстерүдә бердәм эш алып барсак иде.   


»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн