Официальный сайт mixzona 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Рәхмәт, сиңа Әлифба!

Submitted by VRN on Fri, 16/10/2009 - 20:39
Данные об авторе
Автор(ы): 
Зайцева Галина Николаевна
Место работы, должность: 
Старотябердинская сош, имени М. К. Кузьмина Кайбицкого района, учительница начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Цель урока: 
Хәрефләрне өйрәнүен ныгыту, укуга кызыксынучанлык уяту
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
5
Используемые учебники и учебные пособия: 

Әлифба

Используемая методическая литература: 

Кызыклы грамматика, күңелле Әлифба

Используемое оборудование: 

Аудио язма, хәрефләр, математика, туган тел һәм б.ш.

Краткое описание: 
Хәрефләрне ныгыту

 

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
1.    Тышта ап-ак кар яуганда
Без җыелдык бәйрәмгә
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
 
2.    Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул ямьле дә
Әлифбабыз китә бездән
Бу көн калыр хәтердә
 
3.    Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска
Әлифбаны кулга алдык
Әй, сөендек шул чакта.
 
Укытучы сүзе. Кадерле ата-аналар, кунаклар, укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм, беренче сыйныф укучылары Әлифба бәйрәме белән саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме беренче сыйныф укучыларының яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Әйе, балалар сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр тезү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез “тырышкан табар, ташка кадак кагар”-диләр бит безнең халыкта. Булдырдыгыз! Сезне чын күңелемнән котлыйм, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.
Әлифба: Мин әлифба, таныйсызмы,
                 Танымыйм дип тормыйсызмы?
                 Юктыр-юктыр ышанам
                 Сезне күреп шатланам.
                 Исемдә һәрберегезнең
                 Күңелле йөзләрегез.
                 Яхшы дигәч укытучыгыз, елмайды күзләрегез.
                 Хәзер инде зур кешеләр, балалар, булдыгыз сез.
                 Төрле-төрле китапларны, яратып укырсыз сез.
                 Ул китаплар бик күп төрле, анда барсы язылган,
                   Елгалар һәм диңгезләр, җир дә түгәрәк икән.
                   Күк йөзенең юк чите, космонавтлар белде.
                   Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр, бар да могҗиза икән.
                   Машинистлар, тегүчеләр, урманчылар, шахтёрлар,
                   Космонавт, актерлар, трактористлар, врачлар,     Җырчылар, савымчылар-барысы да кайчандыр,
                  Беренчегә кергәннәр.
                   Парта артына утырып, әлифбаны күргәннәр.
(Ашыгып Шәвәли белән Белмәмеш керәләр)
Белмәмеш: Без ялгышмадыкмы икән? Иске Тәрбит мәктәбенә әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.
Укытучы: Нәкъ, бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз.
Шәвәли: Исәнмесез, кадерле укучылар! Бәйрәмегез котлы булсын. Мин – Шәвәли, шук малай,
                               Үткен малай, ут малай!
                               Мин бик уңган, өлгер мин!
                               Юк бар белән көлдермим!                               
                                    Мин бик тапкыр мин,
                                   Җыйнак мин! Мин, мин,
                                   Мин бик тыйнак мин!
Белмәмеш: Ә мин-Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр икән – дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли? Күп белсәгез, әйтегез әле, әлифбада ничә хәреф?
1 класс укучысы: Белмәмеш, син ачык итеп әйт әле, әлифба сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?
Белмәмеш: Менә инде тагын! Ничә хәрев беләсез дип сорыйм ич мин!
Укучы: Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар.
 
4. Иң якын дустыбыз
    Булдың син гел безнең
    Һәр хәреф елмаеп
    Әйтте үз исемен.
5. “Әни”, - дип телем ачылган
    Әни сөйгән, назлаган,
      Кайсыгыз соң дәфтәренә
      “Ә” хәрефе язмаган.
6. Күзләремнән яшьләр чыкты,
    Капкан идем лимонны.
    Сары булгач, бик тәмле дип
    Белгән идем мин аны.
7. Бер карасаң, үзе кырда була,
    Исең китә башак җырына.
    Бер карасаң, табын түрендә ул,
    Җыя барсын үзе кырына.
8. Фил бүрәнә ташып йөри,
    Коры урман эчендә,
    Һаман тора күз алдында,
    Күрсәм дә тик.. төшемдә.
9. Бөрлегәнем, җиләгем, дип
    Иркәли мине әни.
    Мин бит әле бик кечкенә,
    Мин бит әле бик нәни.
10. А хәрефе бик күп җирдә:
      Алма, акбур, агачта.
      А хәрефен яратабыз,
      Өйрәнә-без иң башта.
11. Сизелмичә үтте көннәр,
      Хәреф арты хәрефләр,
      Башка китап көтә безне,
      Әкиятләр, шигырьләр.
12. 39 хәреф белән
      Таныштык без тиз генә,
      Олы ярдәмче булдың син,
      Рәхмәт инде,Әлифба!
Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба
       (Җыр Әлифба)
Укытучы: Әйдәгез әле Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик.
13. Әлифбада 39
      Хәрефне без өйрәндек
      Җыр итеп җырладык та
      Шигырь итеп сөйләдек.
14. Сәнгатьле итеп сөйләргә,
     Аңлаешлы укырга?
     Табышмаклар чишәргә
     Өйрәттең син, Әлифба.
15. Кызларның ул зур ярдәмчесе,
      Булышчы булсын диде.
      Эшләгән һәрбер эшләре
      Елмаеп торсын диде.
16. Ә малайларга Әлифба
      Өйрәтте җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
17. Өйрәтте әлифба безне
      Табигатьне сөяргә
      Кечкенә дусларыбызга
      Бул син, дустым, дияргә.
18. Өйрәтте чиста булырга,
      Пөхтәлекне сакларга,
      Усал, ямьсезләрдән безгә
      Кечеләрне якларга.
Әлифба: Күреп торам бик күп нәрсә.
                Сезнең хәтердә калган.
                 Тагын бер дустыгыз бар,
                 Ишек артында торган.
19. Әйдә инде, кыенсынма,
      Азбука, син түрдән уз,
      Әлифба кебек, безгә син
      Ярдәм иткән якын дус.
20. Онытмабыз сине дә без,
      Һәрбер битең кадерле,
      Сөйләп күрсәтәбез әле,
      Син өйрәткән шигырьне
(Песня Азбука)
21. Ял минутлары да истә,
      Күрсәтеп китик әле,
      Сәләмәт, җитез булырга,
      Өйрәтте алар безне.
(Физкультминутка)
Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?
                         Әни уенчыкларалган,
                         Балаларга тараткан.
                         Алсуга ул биргән шар,
                         Илгизәргә самовар,
                         Илсур улына барабан,
                         Гөлназ кызына диван,
                         Санагыз әле, дуслар,
                         Күпме уенчыкбулган?
                         Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.
Бергә: Рәхмәт сиңа, математика!
Шәвәли: (зур шарга күрсәтеп).Укучылар,ә бу нәрсә? Шар дисезме? Шар гына түгел бу, серле шар! Сере аның эчендә? Кем эчендәге язуны ала, ул серне дә ача! (Күңелле музыка яңгырый, Шәвәли, укучылар янына килеп, шарны күрсәтеп йөри, балалар шартлата алмыйлар.)
Шәвәли:Әфсөн, төфсен,
                 Шайтан үтсен,
                  Җилләр иссен,
                  Төтен чыксын?
                  Шар серен ачсын! (Шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә.)
Укытучы: Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?
Укучылар: Мин! Мин! Мин!
                 (Шардагы язуга табышмаклар язылган, укучылар укыйлар, җавапларын табалар)
Укытучы: Бу “Могҗизалар кырына” нинди сүз яшерелгән икән? (Укучылар хәрефләр әйтәләр. Туган тел дип бергәләп укыйлар.)
Әлифба: Дусларым, ишетәмсез,
                 Нинди көй яңгырый?
                 Әйтегез, кем белә?
                 Үтенеп мин сорыйм.
 
 
 
22. Бу көйне, бу җырны
      Беләбез,Әлифба,
      Әйдәгез, җырлыйбыз,
      Кушылсын һәр бала.
(“Туган тел” җыры җырлана. ,Туган тел керә)
Туган тел. Исәнмесез, минем матур,
                    Сөекле дусларым.
                    Тырышып укучы
                    Кызларым, улларым.
                    Әлифба бәйрәмен
                    Мин котлыйм ихластан
                    Әфәрин, дусларым,
                    Уңсыз һәр яктан.
Әлифба: Яратып укыгыз,
                 Туган тел китабын,
                 Анда күп әкиятләр,
                 Рәсемнәр күп тагын.
                 Ул сезне өйрәтер
                 Ватанны сөяргә
                 Табигать-ананың
                 Кадерен белергә.
(“Бөрлегән” җыры башкарыла.)
Әлифба: Менә, дуслар, минем сездән
                 Китәр сәгатем җитте.
                 Яратыгыз әти-әнине,
                 Сөекле туган илне.
               Әти-әни җир йөзендә
               Иң кадерле кешеләр,
               Туган илне икенче төрле
               Ватаным минем, диләр.
               Уңышлар теләп калам мин
               Зур үсегез һәммәгез,
               “5”ле белән дус булыгыз,
               “3”ле эләктермәгез.
Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба,
             Хуш, хуш, Әлифба.
Туган тел: Син яраткан иң матур сүз,
                    Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
23. Иң назлы сүз, иң якын сүз,
      Ул матур сүз-әнкәем.
Туган тел: Бар тагын бер иң матур сүз, һәрвакыт син әйткәнең. Анысы нәрсә?
24. Ул матур сүз, ул якын сүз-әткәем.
Туган тел. Үскәнем, я инде, син әйт.
25. Ул матур сүз-илкәем.
      Анда син, мин-һәммәбез дә,
      Анда әткәм, әнкәем.
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур
                    көчләрен куючылар-әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик.
26. Сезгә зур рәхмәтебезне
      Җиткерәбез һәммәбез.
      Олы ярдәмегез өчен
      Башыбызны иябез.
(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.
Сүз әти-әниләргә бирелә)
Туган тел. Китап-ярдәмчең синең
                    Дустың, киңәчең синең,
                    Ул хөрмәткә бик хаклы
                    Кадерлә син китапны.
Азбука. Почмакларын бөкләмә,
              Битләрен дә ертма, син
              Керле кул белән аны,
              Беркайчан да тотма син.
Туган тел: Күзең белән кара син,
                    Күңелең белән уйла син,
                    Уен уйлап, язуыңны,
                    Ялгыш языпкуймасин.
Математика: Кат - кат уйла хисапны,
                         Дөрес чыгар шул чакны.
                         Уйла җитез, уйла тиз
                         Биш кат үлчә, бер кат кис.
Туган тел: Дәфтәрең чиста булсын,
                    Китабың көлеп торсын,
                    Ачып җибәргәндә син,
                    Үзлегеннән укылсын.
Укытучы: Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәбебез ахырына якынлашып килә.
27. Сезнең алда без
      Вәгъдә бирәбез:
      Ялкауланмаска,
      “2”ле алмаска,
      Тырыш булырга,
      “5”кә укырга.
 Кичә “Әйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры белән тәмамлана.
Соңыннан концерт номерлары.
          
 
 
 
 
                  
 
 
 
 
 
     
 
 

 

Прикрепленный файл Size
Рәхмәт сиңа.doc 66.5 KB

»  Tags for document:

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн