Вы не зарегистрированы

Авторизация



Абдулла Алиш

Данные об авторе
Автор(ы): 
Зиатдинова Гульназ Шайхутдиновна
Место работы, должность: 
Лицей-интернат. преподаватель татарского языка илитературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
школы-интернаты, детские дома
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
1. Укучыларны Абдулла Алиш тормыш сукмаклары белән таныштыру. 2. Абдулла Алишның әдәби эшчәнлеге белән таныштыру. 3. Балалар өчен язган әкиятләрендә тәрбияви һәм матурлыкны ачып бирүен аңлату. 4. Укучыларда әкиятләрдә мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләре булдыру.
Тип урока: 
Комбинированный урок
Используемые учебники и учебные пособия: 

Татар әдәбияты

Краткое описание: 
“Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын: Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер ватанын” А.Алиш Дәреснең максаты: 1. Укучыларны Абдулла Алиш тормыш сукмаклары белән таныштыру. 2. Абдулла Алишның әдәби эшчәнлеге белән таныштыру. 3. Балалар өчен язган әкиятләрендә тәрбияви һәм матурлыкны ачып бирүен аңлату. 4. Укучыларда әкиятләрдә мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләре булдыру. Җиһазлау: Абдулла Алиш портреты: компьютерда Абдулла Алиш турында истәлекләр белән таныштыру, китаплар күргәзмәсе. алдан хәзерләнгән плакатлар. Юк, кирәкми, үлмим табыш булып Кайтып керим туган илемә... Туган илем, барлык рухым сиңа, Барысы – синең өчен! Дәрес барышы I. Оештыру. Укытучы сүзе. Безнең бүгенге дәресебез Абдулла Алиш тормыш юлына һәм иҗатына багышлана. II. Актуальләштерү. Абдулла Алиш – кем ул? Сез аның нинди әкиятләрен укыганыгыз бар? Укучылар җаваплары: Язучы, әкиятләр язучы. “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, һ.б. Укытучы сүзе: Әкиятләр халык аваз иҗаты әсәрләренең зур бер төре. Балалар язучысы, әкиятләр остасы А.Алиш әкият жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул бу хакта болай дип яза: “Чорыбызның үткәне, киләчәге, бөек легенда булып киләчәк буынга барып җитсен!” Укытучы, укучыларның җавапларын куәтләп А.Алиш әкиятләренең идея эчтәлеге белән таныштыра. Укытучы сүзе: Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында дөньяга килә. Хәзер без аның тормыш юлы турында истәлекләр карап китәбез. (Интрактив тактада компьютер аша презентация күрсәтелә). Тактада Абдулла Алишның әтисе һәм әнисе Газизә һәм Габделбари Алишевлар. Башлангыч белемен 6-7 яшендә әтисеннән ала. Спаста җидееллык мәктәптә укый. Рәсемдә Спаста укыганда туганы Газиз Алишев белән төшкән. Алдыбызда Алишевлар нәсел шәҗәрәсе. Аңлатма бирү, тикшереп китү. Алиш көндәлекләр язарга ярата. Бу көндәлегенең бер бите. Рәсемдә А.Алиш туганнары белән: апасы Закирә, аның кызы Илсөяр һәм иренең сеңлесе Мәрзия, энесе Галимҗан. Спасс шәһәрендә А.Алиш укыган мәктәп. Казан җир төзү техникумында редколлегия членнары. А.Алиш Минзәләдә. Апасы һәм җизнәсе һәм кызлары Илсөяр. А.Алиш туганнары һәм якыннары белән. Сезнең алдагызда 30нчы елларда басылып чыккан китапларның кайберләре. Алиш эшләгән “Пионер каләме” журналы. Язучылар белән бергә А.Алиш. Г.Әпсәләмов, Г.Гобәй, А.Алиш, М.Әмир һәм Ә.Исхак. Рокыя Тюльпанова 1911-1993 елда үлә. А.А.тормыш иптәше белән төшкән. А.Алиш Казанның Узәк пионер клубында әдәбият түгәрәге утырышында. “Пионер каләме” журналыннан. Балалар әдәбияты секциясе эшчәнлеге турында отчет язуы. А.Алиш гаиләсе белән. Улы Айваз һәм Алмаз. Фронттан җибәргән соңгы хаты. Алишның Берлин төрмәсендә язган хушлашу хаты. Әнисенең улына багышлап язылган шигырь-бәетләре. 1958 ел. Ике улым ике канатым, хатыны А.Алиш балалары белән. Алмаз һәм Айваз белән. Алишевлар нәселе дәвам итә. Көектәге Алиш музеенда А.Алишның 90 еллык юбилей көне. Илсөяр Сөнкишева һәм Алмаз Алиш хронологик таблица. 1996 елда Татарстан язучылар берлеге идарәсе карары белән Абдулла Алиш исемендәге бүләк булдырылды. Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул да көрәш сафына баса. Сугышның дәһшәтле фронтларында йөргән Алиш мәрхәмәтсез язмышка дучар була. Ләкин туган илгә һәм үз халкына карата йөрәгендә ярату хисе саклаган язучы тормышының каты сынаулары каршында бөгелми. Фашистлар аны төрлечә җәзалыйлар. Салкын подвалларга ябалар. Тик, ничек кенә итсәләр дә, язучы-көрәшченең көчле рухын сындыра алмыйлар. Фашистларның ерткычлыгына каршы Алиш корычтай ихтыяр көче белән җавап бирә. Дошманның үз өнендә ул якын дусты – каләмдәше һәм көрәштәше М.Җәлил белән берлектә җаваплы эшләр башкара. Муса Җәлилнең “Дуска” шигыре укыла. Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип, Без алмадык сатып гомерне, Үзебезчә яшәп, үзебезчә Без чиклибез аны түгелме?! Билгеләми гомер озынлыгын Елллар саны, картлык җитүе, Бәлки, менә шушы үлем безгә Мәңге бетми яшәү китерер?! Мин ант иттем җанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне, Йөзәү булса гомрең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме? Шатландыра безне көн дә илнең Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү! Мин тиремне саклап исән калсам, Үлем миннән аша сикерсә, Шул яшәүме булыр, “Хаин” диеп, Ил битемә минем төкерсә?! Юк, теләмим мин бу “сәнлекне” Йөрәк минем моңа үчекмәс. Кешеме мин, илем үги иткәч, Җирдә миңа эчәр су беткәч?! Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомренең тик бер чаткысы, Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан Арта бары аның яктысы. Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик. Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!! Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә, диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда. - Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аерата калку итеп күрсәтелә. Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә. Шушы сүзләрне дәлилләп, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Нечкәбил”, Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык дигән әкиятләре бар. Шуннан соң яңа тема укыла. Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык. Бер укучы сәнгатьле итеп укый. Өйгә эш: “Хезмәт төбе – хөрмәт” темасына мәкаль әйтемнәр алып килергә. Хикәя язарга, әзерләнеп килергә. Дәресне йомгаклау. Викторина формасында балл куеп барыла. 1. Абдулла Алишның тулы исеме? 2. Алиш туган авыл һәм район атамасы. 3. Ни өчен Абдулла Алишны балалар язучысы дибез? 4. Язучы булып китүдә аңа кемнәрнең тәэсире булган? 5.Апасының исеме ничек? (Закирә) 6. Апасының кызының исеме ничек? (Илсөяр) 7. Алишның хатынының исеме (Рокыя) 8. Абдулла Алишның улларының исеме (Алмаз, Айваз). 9. А.Алиш кайда һәм ничек үлә? (Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашист палачлары тарафыннан җәзалап үтерелә) 10. Абдулла Алиш исемендәге бүләкне кемнәргә бирәләр? (Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә). Укучыларга белемнәренә бәя бирелә. Саубуллашу.

»  Tags for document: