Официальный сайт printclick 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Бер күрешү - үзе бер гомер

Данные об авторе
Автор(ы): 
Гайнуллин Тауфикъ Талгатович
Место работы, должность: 
САтламышевская средняя школа Апастовского района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
все уровни образования
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
Внешкольная работа
Краткое описание: 
“Бер күрешү –үзе бер гомер” – дип аталган очрашу кичәсенә җыелдык. Бүген бездә кунакта: 1. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика журналистларының “Бәллүр каләм” – 1999 бәйгесе җиңүчесе Хәмзә Бәдретдинов; 2. Язучы, драматург Хәбир Ибраһим; 3. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев; 4. Баянчы Илнур Галиев; 6. Читтә сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең берсе Кытайдан Әхмәтҗан Галиев.

Исәнмесез!-диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шулай шатлана.

 

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

 

Исәнмесез, кадерле кунаклар, авылдашлар.  Бүген без сезнең белән “Бер күрешү –үзе бер гомер” – дип аталган очрашу кичәсенә җыелдык. Бүген бездә кунакта:

     1.   Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика журналистларының “Бәллүр каләм” – 1999 бәйгесе җиңүчесе Хәмзә Бәдретдинов;

     2.   Язучы, драматург Хәбир Ибраһим;

     3.   Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев;

     4.   Баянчы Илнур Галиев;

     6.   Читтә сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең берсе Кытайдан Әхмәтҗан Галиев.

 

Сорау. Хәмзә абый, “Дөньядагы бердәнбер Сатмыш” китабында шундый юллар бар: “Өстәмә яңалыклар табылганчы, авылның язма чыганакка беренче мәртәбә теркәлү вакыты 1646 нчы ел итеп билгелибез. Ягъни бу сан буенча Сатмышның моннан 352 ел элек үк билгеле булуы бәхәссез. Ләкин моннан Казан ханлыгы җимерелгән чорга 1552 елга чигенү өчен тагын 94 ел артка таба барырга кирәк бит әле.” Бу вакытта Сатмыш булдымы икән соң? Моны ничек белергә?

 

Сорау. Гаиләдә берегез журналист, икенчегез хисапчы. Хезмәт өлкәсендә проблемалар буенча сөйләшкәндә капма-каршылык үзен сиздермиме?

 

Сорау. Тормыштан сез ризамы?

 

Җырлый кызы Дәринә

 

Сүз Хәмзә Бәдретдиновның сеңлесе физика һәм математика укытучысы Рокыя Форатовнага бирелә (Хәмзәгә багышлап язылган шигырь укый)

 

Сорау. Хәмзә абый, Сезнең журналистик эшчәнлегегез 1979 елда “Йолдыз” газетасында башланып китә.  ә менә соңгы елларда “Йолдыз”да сезнең язмалар күренми. Бу нилектән? Бу көннәрдә газетага 75 яшь. Сезнең теләкләр.

 

Җыр. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үзенең моңлы җырларын бүләк итә.

 

Сорау.  Миңгол Галиев сез Апас районыннан укучы шәкертләр җыйдыгыз. Моның сәбәбе нәрсәдә?

 

Сорау. Хәбир абый, Сез әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итәсез. Шуның кадәр иҗат көчен кайдан аласыз?

 

Сорау. Беребезгә дә сер түгел, хәзерге буын китап укырга яратмый. Шуңа күрә бүгенге көндә китап укучылар саны элеккеге еллар белән чагыштырганда күпкә азрак. Менә сез үзегезнең укучыларны ничек, нәрсә белән җәлеп итәсез?

 

Сорау. Хәбир абый, “Ялгыз тәкәрлек” кебек татарча фильмнар төшерергә тагын теләк юкмы? Бу әсәрнең сюжет сызыгын кайдан алдыгыз?

 

Сорау. Бүгенге көндә сезнең эш өстәлегездә язылып бетмәгән әсәрләр бармы? Булса шулар белән уртаклашып китсәгез иде.

 

Җыр. “Ялгыз тәкәрлек”

 

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай булыр һәрбер эшең дә.

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

 

Җыр. Читтә сибелеп яшәүче татарларыбызның берсе Кытайдан - Әхмәтҗан Галиев.

 

Сорау. Казанга килгәч, туган хис-кичерешләрегез. Иң беренче кем белән очраштыгыз?

 

Сорау. Сезнең нәсел шәҗәрәгез кая барып тоташа?

 

Сорау.  Киләчәкне ничек күз алдына китерәсез?

 

Җыр.Әхмәтҗан Галиев

 

Сорау. Йолдызнамә буенча үлчәү - ,барыннан да бигрәк, бәхетле язмышлы. Аны якты чырайлы, шат күңелле, ипле һәм кече күңелле булганы өчен яраталар. Ул менә дигән адвокат, дипломат, журналист, артист яисә җитәкче булырга мөмкин. Эшмәкәрлек эшенә дә сәләте юк түгел. Хәмзә абый, йолдызнамәдә әйтелгәннәр сезнең холкыгызга ни дәрәҗәдә туры килә?

 

Сорау. Хәмзә Бәдретдинов, 1983 елда башлаган эшегезгә 2000-2006 елларда яңадан әйләнеп кайтырга нәрсә этәргеч бирде? “Татарстаннан читтәге татар галимнәре” китабы буенча нәрсә әйтә аласыз?

 

Җыр. Миңгол  Галиев җырлый.

 

 

Кичә Габдулла Тукайның “И туган тел” җыры белән тәмамлана.

 

 

Прикрепленный файл Size
бер күрешү.doc 37.5 KB

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн