Официальный сайт mydebut 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Бәхетле балачак

Фото пользователя Рафися Галимзяновна Фахрутдинова
Submitted by Рафися Галимзяновна Фахрутдинова on Sat, 16/01/2010 - 21:16
Данные об авторе
Автор(ы): 
Фахрутдинова Рафися Галимзяновна
Место работы, должность: 
Новошешминская начальная общеобразовательная школа Новошешминского района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Укучыларны татар балалар шагыйрьләре әсәрләре белән таныштыру, иҗатларына кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, туган телебезгә мәхәббәт, дуслык тәрбияләү.
Учащихся в классе (аудитории): 
1
Используемая методическая литература: 

Балалар әдәбияты:Хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2004.-543 б.

 

   Галиев Ш.Г.Сайланма әсәрләр: Шигырьләр.- Казан: Тат. кит.    нәшр.,1987.-423 б.

 Б.Рәхмәт.Шигырьләр.Иң күңелле чак. Казан: татар. Кит.нәшр.,1997.-159 б.

 

Используемое оборудование: 

шарлар,плакатлар  «Бәхетле балачак», «Иң шәп бәйрәм-балачак», фонограммалар, Ш.Галиев, Б.Рәхмәт, З.Туфайлова шигырьләре.
 

Краткое описание: 
Чара татар шагыйрьләренең балачак, дуслык,туган тел ,туган ил турында язылган шигырьләре файдаланылды

Кадерле дуслар! Безнең бүгенге очрашуыбыз, бәйрәмебез  «Бәхетле балачак» дип атала. Без үзебезнең  туган телебез- татар телендә матур итеп  шигырьләр сөйләрбез, матур җырлар җырларбыз.Сез  Шәүкәт Галиев,Бари Рәхмәт,Зәкия Туфайлова  шигырьләрен ишетерсез. Ә хәзер башлыйбыз.

    Алып баручы.        Бүген бездә зур бәйрәм,

                                Бик күңелле көн безнең.

                               Иртәдән үк кояш көлә,

                               Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Бәйрәмсез бик куңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

                              Бәйрәмнәр бик күп болай да,

                             Ә шулай да, ә шулай да,

                             Иң шәп бәйрәм- балачак!

 

                      Төрле- төрле исем йөртсәк тә без

                      Төрле-төрле жирдә яшәсәк тә

                      Тик бер генә туган телебез,

                     Тик бер генә туган илебез!

   Җыр « Кояшлы ил»

Кояшлы ил – безнең ил

Күге аның гел аяз,

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да ,җиле дә,

Салават күпере дә

Яңгыры да кары да

Безгә якын бары да.

Ашлык тулы кырлары

Сандугачлы урманы.

Бөтен жиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

1 нче сыйныф укучылары башкара.

                       Шигырь : «Туган ил»

                                                       Туган ил ул- алтын арышлар,

                                                         Туган ил ул- зифа камышлар,

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә - барыбыз бертуган,

Бик кадерле  безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

                            Шигырь:  Алтын безнең җир»

Бакча безнең ил,

Алтын безнең җир,

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк өздем мин.

Менә шул чакта

Җирне кочаклап

Үбәсем килде,-

Сыймый кочакка.

Йөрәккә сыйды,

Тйуганчы сөйдем:

“Йөрәгемдә

Мәңгегә!”- дидем.

 

                             Шигырь: «Әлифба»

И әлифбам, син- тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син кадерле, син- туган телемнең алтын ачкычы.

      И әлифбам,син кулымда балкыйсың,нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.

 

                              Шигырь: «Тукай абый»

Әле укый белмәсәк тә,

«Туган телне» җырлыйбыз.

Бу- Тукай абый бүләге,

  Иң гүзәл бер җыр ,дибез.

    Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,

Телләребез ачыла.

   «Су анасы» , «Шүрәлеләр»

  Безнең дуслар барысы да.

 

Алып баручы.              Туган оясыннан аерылган кош

                                  Канатына мәңге ял тапмый.

                                  Туган телен яратмаган кеше

                                   Башкаларнын телен яратмый.

Җыр « Туган тел» (Э.Мөэминова сүзләре)

Балам диеп туган телдә

                                                                 Эндәшә миңа әнкәм.

Әнием дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшәм

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин яратам.

 

                    Шәукәт Галиев шигырьләрен 1 сыйныф укучылары сөйли.

«Малай –шалай»

Кайчакта шулай була:

Тәртипле малай була,

Тәртипленең иптәше

Тиктормас «шалай» була.

Бергә йоргәндә алар

Малай – шалай булалар.

                                    «Витамин»

-Әни, әни, редискада

Бик күп , дидең, витамин;

Тешләп карадым, эчендә

Витамин юк бит аның?

                                     «Сикерткә»

-Сикерә дә сикерә гел,

Шәп сикерә чикерткә.

Алайса, ник исеме дә

Түгел аның сикерткә?

                                    «Бабалайка»

Бабайда –зур балалайка,

Оныгында- бик нәни.

Дөрес әйтмилэр бит болар,

Болай кирәк бит, әни:

Бала уйный- балалайка,

Бабай уйный- бабалайка!

 

«Зәңгәр күл»  җыры   башкарыла .

Зәңгәр күл бик матур күл

Тирәсе камышлык.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Зәңгәр күлнең суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Елмая күктә кояш

Уйнап һич туймыйбыз.

                        Шигырь:  “Әби белән бабушка»

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе-әби, берсе- бабушка,

Берсе оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка.

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Белгән сузен русча, белмәгәнен

Үз телендә эби сукалый,

Ә бабушка,аңлаган күк аны,

Башын селки,күзен кыскалый.

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

                                Шигырь: «Әни»

“Әни”- диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

                                             Җыр «Гөлкәйләрем» (В.Агапов көе,М.Разов сүзләре)

Тамчы гөлем - яран гөлем

Өебез бакча төсле.

Үзем үстерәм гөлләрне

Чәчәкләрем хуш исле.

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып.

Уйнар идем арагызда

Күбәләк булып очып.

                              Шигырь: Һай,кызым.

-Мин дә керләр удым, әни,

Сабынлап удым, әни!

-Һай кызым, үскәнсең,

Бигрәк чиста иткәнсең.

-Идәнне җыйдым, әни,

Сабынлап юдым,әни!

-ай,кызым,үскәнсең,

Бигрэк матур иткәнсең!

-Бәрәңге юндым, әни,

Сабынлап юдым, әни,

-Ай кызым, үскәнсең…

Нишләдең?!

                          Шигырь « Бала белән бәбкә»

-Печеньене дә капмаган була,

кыстата бигрәк!

-Яшел чирәмдә ви-ви-ви-ви-ви-

витамин күбрәк!

Шигырь : «Кошлар киткәндә»

-Сыерчыгым,нигә китәсең?

Сагынырмын  сине киткәчтән.

өз җитте бит инде , мин туңам,

Килгән идем  җәйге костюмнан.

                            «Шауламагыз, әти йоклый»  шигырен сәхнәләштерү.

Без инде күптән уяндык,

Тышта кояш яп-акты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер-шатыр килмәскә.

Киләбезме соң,килмибез-

Шуны гына белмәскә!

Йөрибез әкерен генә,

Аяк очына басып.

Сөйләшсәк тә сөйләшәбез

Үзара пышылдашып.

-Тсс,Фәсхетдин, сызгырынма!

Искәндәр, куй чүкечне!

әнзилә, дим, саграк кылан,

Шалтыратма чүмечне!

-Әти йоклый ,шауламагыз!

Сиңа әйтәм,Сәгадәт!

өгъдәне ник елатасың,

Гайнулла,бу ни гадәт?

-Фирая, җитте сиңа да,

Шудырма урындыкны!

-Илһамия, сикерергә

Урамда урын юкмы?

Шыпырт кына әти

Карап торган ишектән.

Шулхәтле ду килүгә соң

Ишеткәндер , ишеткән….

Бер-беребезне тыя-тыя

Шундый кызып киткәнбез-

«кычкырма!» да «Шаулама!» дип,

Шаулашабыз икән без…

 

                                Шигырь: «Уенчыклар»

Без уйныйбыз залда,

Ни генә юк анда:

Тун кигән аюлар,

Кыланчык маймыллар,

Тиеннэр, керпеләр,

Куяннар, төлкеләр.

Мөгезле пошилар,

Мыеклы песиләр,

Әтәчләр,тавыклар,

Кәҗәләр, сарыклар.

Батыр без- курыкмыйбыз

Аюдан, маймылдан,

Кочаклап алабыз

Маймылның муеныннан.

                                Шигырь : «Укол»

-Шигырь сөйләп бирәсеңме?

-Сөйлим, сөйлим, апаем!

-Әллә бии дә беләмсең?

-Биим,биим, апаем!

Уйнап –жырлап та карадым,

Кыланмаган калмады.

Барыбер искә алмады-

Апа укол кадады!

 

                    Гармуныңны уйнап җибәр.

          А. б     Кызлар җырлыйбыз , диләр,

                     Күпме безгә кунак килгән,

                     Жырлар тыңлыйбыз ,диләр.

Җыр « Утыр әле яннарыма»

Оныт мәшәкатьләреңне

Оныт әле беразга

Сыйпап-сыйпап чәчләремнән

Кил утырып бер назла.

Утыр әле яннарыма

Ял булсың җаннарыма

Син утырсаң яннарыма

Ял булыр җаннарыма.

Йөзләреңэ төбәп карап

Килә бер сөенәсем

Килә бер иркәләнәсем

Килә бер сөеләсем.

Бүген бездә бик зур бәйрәм

Бик күңелле көн безнең

Иртәдән үк кояш көлә

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Шигырь: «Матур җәй, кил безгә»

Матур җәй кил безгә

Кил, кил ,кил ,тизрәк син безгә.

Гөллэр белән бизәп җирне

Чәчәкләр бир син безгә.

                                    Шигырь :  «Яңгыр тели»

Гали яңгыр тели:

«Яңгыр,Яу!Яу! Яу!Яу!

Иген- тарулар уңсын,

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә катык-сөт булсын!»

Болытлар бар иде һавада,

Әй, тотынды яңгыр яварга.

Яңгыр ява башлагач кына,

Гали качты лапас астына.

Гали качты, аның артыннан

Яңгыр көлеп калды шаркылдап:

-Үзең «Яу!» дип,яңгыр телисең,

Үзең миннән качып йөрисең.

Шигырь: «Онытылган»

Укучылар дәфтәрләрен

Парталарга тезеп салган.

әфтәрләрен кайда, Мәсгуть?

-Онытылган…өйдә калган…

Иртәгәсен бар балалар

кулларына китап алган.

-Китапларың кайда, Мәсгуть?

-онытылган…өйдә калган…

Пионерлар һәммәсе дә

Галстуклар бәйләп алган.

-Галстугың кайда, Мәсгуть?

-Онытылган…өйдә калган….

Башкаларның «4»ле, «5»ле,

Мәсгуть тагын «2» ле алган.

-Ник башыңны эшләтмисең?

-Онытылган….өйдә калган…

                                    шигырь: «Трай»

Әтием кичә мине бик нык тиргәде:

-Гел урамда трай тибеп йөрмә!- ди.

Шулчак энем йөгереп кенә килде дә

Әй , әтине юмалый бу, юмалый,

Битләреннэн үбеп-үбеп куйгалый:

-Миңа да, -ди,-«Трай» алып бирегез,

Абыйдан да шәп тибәрмен, күрерсез!

«Песи кунагы» шигырен  сәхнәләштерү.

Песи малае Мыек  тычкан йөргәнне тоеп,

Идән ярыгыннан кычкырды: “Чык!”- диеп.

-Әйдә малай, чык,- диде,- әни өйдә юк,- диде,

-Бергә- бергә аулак өйдә әзрәк уйнашыйк ,- диде.

     -Бездә,-май да бар, шикәр дш бар, бал да бар.

     “Кунак- кунак” уйнарбыз без,кил акыллым алдамам!

  -Сәгать ничәдә килим?

    -Хәзер үк, хәзер кил дим,

Ашым-суым өстәлдә,зарыгып көтәм бит мин.

Тычканым шыпырт кына үз өненнән чыкты да,

Күзен салды ярыктан, башын гына тыкты да.

-Бер сүзем бар тик,- диде,-

Үзең читкә кит,-диде.

Абау! Күзең мәхәббәтсез! Чекрәйтәсең ник?-диде.

Кайда синең майларың?Шикәрләрең,балларың?

Өстәлеңдә чүп тә юк ич,ялганчы! Ник алдадың?

Тф-тфү!- дип төкерде дә тайды әкерен генә.

У-уф! Дип сулап куйды мескен

Өйгә кайтып керде дә.

 

  Алып баручы        Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән

                             Һәрберебезне таный алсыннар.

                               Йөз мең телле моңнар арасында

                               Безне тыңлап хәйран калсыннар.

 

 «Матур булсын»җыры яңгырый.

Син дә җырла матур егет

Син дә җырла матур кыз.

Матур булсын ,матур булсын

Матур булсын бу тормыш.

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар.

Матур булсын, матур булсын

Матур булсын дөньялар.

 

 

  А.Б.           Без – татарлар!

                    Шушы исем белән

                    Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

                    Без- татарлар!

                   Яшибез без җирдә,

                    Бар халыклар белән гөрләшеп.

 Җыр «Яратыгыз!» Р.Миңнуллин сүзләре,Р.Ахиярова көе.

 

Кадерле дуслар! Шуның белән  бәйрәмебез тәмамланды да, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз. 

 

 


»  Размещено в сообществах:   

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн