Официальный сайт медиатэк 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

Фото пользователя Гульнара Рифатовна Сафина
Submitted by Гульнара Рифатовна Сафина on Fri, 29/01/2010 - 23:47
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сафина Гульнара Рифатовна
Место работы, должность: 
учитель начальных классов
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
начальное общее образование
Класс(ы): 
1 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
сценарий мероприятия
Краткое описание ресурса: 
Праздник прощания с букварем (на татарском языке)

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

 
            Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Укучылар кунаклар каршына ярымтүгәрәк булып басалар.
            Бәйрәмне укучылар башлый.
 
1 ук. Күтәренке күңелле
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын.
 
2 ук. Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә
 
3 ук. Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең “ Әлифба” бәйрәме,
Котлагыз безне бүген.
 
Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар!
Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!
Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
 
Убырлы карчык. Куянавыл мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмы калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.
 
Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар. (Сөенеп, сикергәлиләр).
 
Җыр “Хәрефле шакмаклар”
Л.Батыр-Болгари көе, Г. Садә сүзләре
 
Шакмаклар, шакмаклар
Шакмак саен хәрефләр
Шакмаклардан сүзләр төзеп
Үтә безнең дәресләр.
Тезәбез, тезәбез
Болай тезсәң өй була.
Безнең якты бүлмәбезгә
Якты нур тула.
            Кушымта:
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Хәрефләргә җан керде
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Туган телне сөйдерде.
 
Шакмаклар, шакмаклар
Хикмәтле, серле алар.
Әлифба китабы белән
Галәмгә юл ачалар.
 
Кояш та, кояш та
Болыттан шакмак тезә.
Зәңгәр күкне иңли-иңли
Хәрефләр йөзә.
            Кушымта:
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Хәрефләргә җан керде
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Туган телне сөйдерде.
 
Шүрәле. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм башланган инде.
 
Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез Шүрәле.
 
Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!
 
Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.
 
У.к. Ты-ырр! (Себеркесенә атланып әйләнеп чыга.)
 
Шүрәле. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар.Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.
 
У.к. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмэдең.
 
Укытучы. Ә сез нигә килдегез, дуслар?
 
У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.
 
Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?
 
Шүрәле. Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.
 
Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Укучылар, аңладыгызмы инде укымауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Г. Тукай нәрсә дигән әле?
 
4 ук. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
 
Укытучы. Ә сез дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?
 
У. к. Кем тапкыр, кем зирәк
Сынап карыйк әйдәгез.
 
Ш. Без табышмаклар әйтәбез
Сез җавабын табыгыз.
 
У.к. 1) Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)
2) Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)
 
Ш. 3) Һәркөн кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә (Ипи)
4) Җылы якларда яши,
Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)
 
У.к. 5) Без-без безелдәп
Кортлар җыялар мине.
Салкын тиеп авыртканда
Дәвалыймын мин сине. (Бал)
 
Ш. 6) Син йоклагач, тәрәз артыңда
Елмаеп карый сиңа. (Ай)
 
У.к. Ай, молодцы, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез.Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?
 
Укучылар. Ә-Л-И-Ф-Б-А.
 
У.к. Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң, Шүрәле?
 
Ш. Убырлы, мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, шуларны карап кына утырыйк әле.
 
Укытучы. Әллә бетте дә инде дуслар? (Эндәшмиләр)
Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без укучылар, дәвам итик.
 
Җыр “Әлифба”
 Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.
 
Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
 
            Кушымта:
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
 
Каләмем йөгерә,
Мин бер сүз әйтүгә.
Дәфтәрдә бар хәзер
Әни дә, әти дә.
 
            Кушымта:
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
 
Елмаям, көләм мин
Нур тулы күзләрем.
Туган җир турында
Иң тәүге сүзләрем.
 
            Кушымта.
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
 
Ш. (килеп тортеп сорый) Ә бу нинди хәрефләр соң?
(Хәрефләргә багышлынган шигырьләр сөйләнә)
 
5 ук. Әлифбам өйрәтте
Хәрефләр танырга,
Тукталып тормыйча,
Гел алга барырга.
 
6 ук. Хәрефләр диңгезе
Чайкалды каршымда.
Хәрефләр бер төсле
Тоелды барсы да.
 
7 ук. Аларны танырга
Әлифбам булышты.
Шәп укый алырлар
Диеп ул тырышты.
 
8 ук. Һәр көн бер авазның
Исемен белдек без,
Сузыкка, тартыкка
Аларны бүлдек без.
 
9 ук. Сузыкны җырладык
Туган тел көенә,
Ә тартык сузылмый,
Җырламый һич кенә.
 
10 ук. Ана сүзен һәммәбез дә
Яратабыз, сөябез.
Шуңа күрә “А” хәрефен
Беренче өйрәнәбез.
 
11 ук. “Ә” хәрефе дә сөйкемле,
Чакырып тора безне.
Әни белән рәттән куям
“Әтием” дигән сүзне.
 
12 ук. “И” хәрефеннән башлана
“Илем” дигән матур сүз.
Туган илнен бик бәхетле
Уллары, кызлары без.
 
13 ук. Унга кадәр санарга
Өйрәтте безне апа.
“У” хәрефе – уңган хәреф,
“У” ны һәркем ярата.
 
14 ук. “Н” хәрефе наратта бар,
“На” дигәндә дә кирәк.
Безнең кебек малайларның
“На” димәгәне сирәк.
 
1 ук. Дуслык дигән олы сүзне
Язабыз без “Д” белән.
Дуслар булса, дөнья ямьле
Икәнлеген мин беләм.
 
2 ук. Тырма төсле “Т” хәрефе,
Шулай калдырдым истә.
Тырманы ат итеп йөрдем
Әле бүген мин төштә.
 
У.к. Ә хәрефләр турында җыр да бармы?
 
Җыр “Алфавит”
 Р.Зарипов көе, К. Нәҗми сүзләре
 
Алфавит бик кирәк нәрсә
hәммә кешегә.
Тик аны ятлау бик кыен
Без бит кечкенә.
 
            Кушымта:
            Алсу йөри урманда
            Бөрлегән күп ди анда.
            Вәсиләне Василий
            Гөлҗимеш белән сыйлый.
 
Бер хикмәтле җыр бар икән
Апа өйрәтте.
Алфавит була дип
Ул әйтте.
 
Кушымта:
            Алсу йөри урманда
            Бөрлегән күп ди анда.
            Вәсиләне Василий
            Гөлҗимеш белән сыйлый.
 
Җырны мәгънәсез дисәгез
Әйдә көлегез.
Тик алфавит кирәк нәрсә
Шуны белегез.
 
Кушымта:
            Алсу йөри урманда
            Бөрлегән күп ди анда.
            Вәсиләне Василий
            Гөлҗимеш белән сыйлый.
 
 
3 ук. Әлифба тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
 
4 ук. Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
 
5 ук. Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит зур рәхмәт
Бергә. Мең рәхмәт! - дияргә.
 
Әлифба. Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап иң якын дустыгыз булсын.
Нәни дусларым шуны белегез
Фәкать әлифба белемгә нигез.
Зур доктормы ул, укытучымы,
Яки төзелештә бер инженермы,
Космонавтмы ул, әллә галимме,
Агроном, яисә гади эшчеме,
Үтәргә эшнең кечесен, зурын
Әлифбадан ул башлаган юлын.
 
Укытучы.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
 
Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.
 
Кызыл Калфак. Здравствуйте, дети.
 
Укучылар Здравствуй, Красная шапочка.
 
Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?
 
Ук. Мы про тебя сказку читали.
 
К.К. А знаете, куда я иду?
 
Укучылар. Красная шапочка
Песенку поет.
Красная шапочка
К бабушке идет.
 
К.К. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собрать ягоды и грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.
 
(Балалар гөмбә, җиләкләрне алалар. Аларнын артына биремнәр язылган.)
 
1. Расскажите одно ваше любимое стихотворение.
2. Назовите названия дней недели на русском языке.
3. Расскажите одну физкультминутку все вместе.
4. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
5. Спойте одну вашу любимую песню.
 
Җыр “Учат в школе”
Буквы разные писать
Тонким перышком в тетрадь
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
Вычитать и умножать,
Малышей не обижать
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
 
К четырем прибавить два,
По слогам читать слова
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
Книжки добрые любить
И воспитанными быть
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
 
К.К. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.
 
Укучылар. До свидания.
(Ишек шакыйлар)
 
Укытучы. Укучылар, сезне бәйрәм белән котларга кунаклар килгән ахры. Керегез, рәхим итегез!
 
“5”ле керә. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар!
 
Укучылар. Исәнме, “5”ле. Рәхим ит, түрдән уз!
 
“5”ле. Мин бит “5”ле, бик көчле
Юкка гына куймыйлар.
Кем тырыша, көч сала –
Шулар минем чын дуслар!
 
6 ук. Син булсаң миңа әйбәт
Сыйныфым алга китә,
Дусларым рәхмәт әйтә.
 
7 ук. Мәктәбемнән кайтып киләм,
Шатлыгыма күмелеп,
Тәрәзәдән гөлләрем карап тора үрелеп.
Әйтерсең лә чәчәкләре елмаялар, көләләр
Минем “5”ле алганымны алар ахры беләләр.
 
“5”ле. Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: Ялкауланмагыз! Артта калмагыз! “2”ле алмагыз! Тырыш булыгыз!
 
Укучылар. Сезнең алда сүз бирәбез:
Ялкауланмаска!
“2”ле алмаска!
Артта калмаска!
Тырыш булырга!
“5”кә укырга!
 
Укытучы. Укучылар, сез чыннан да әлифбаны бик яхшы үзләштергәнсез. Әти-әниләрегез дә шулай тырышып укыдылармы икән! Әйдәгез, аларга берничә сорау биреп карыйк әле.
 
Әти-әниләргә сораулар.
 
Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.
Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?
 
Укытучы. Кадерле кунаклар, бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Хәзер концерт номерлары тәкъдим итәбез.
 
Бәйрәм ахырында 1 сыйныф укучыларын әти-әниләре, мәктәп дирекциясе котлый. Балаларга истәлекле бүләкләр бирелә. Кичә чәй табыны артында дәвам ителә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Прикрепленный файл Size
Элифба бэйрэме.doc 93.5 KB


Фото пользователя Язиля Габдулхаковна Сулейманова

На: Рәхмәт сиңа, Әлифбам!


Отышлы эшкэртмэ, бик зур рэхмэт


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн