Вы не зарегистрированы

Авторизация



Сказки Габдуллы Тукая

Фото пользователя Гэльнура Мухаметфатыховна Сафина
Submitted by Гэльнура Мухаметфатыховна Сафина on чт, 04/02/2010 - 19:20
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сафина Гэльнура Мухаметфатыховна
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Предмет(ы): 
Родной язык
Краткое описание: 
Казан – татар халкының горурлыгы. Укучылар, буген без сезнең белән Казан шәһәре буйлап сәяхәткә китеп, аның истәлекле урыннарында булырбыз.

Мин Казанда булдым.

                (дәрес – сәяхәт)
Максат:
1.     Казан шәһәре турында белемнәрне арттыру;
2.      Сәнгатьле сөйләмне үстерү;
3.     Балаларда горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Борынгы һәм хәзерге Казан күренешләрен чагылдырган альбом , компьютер, проектор.
 
ДӘРЕС БАРЫШЫ.  
         Укытучы. Казан – татар халкының горурлыгы. Укучылар, буген без сезнең белән Казан шәһәре буйлап сәяхәткә китеп, аның истәлекле урыннарында булырбыз.
         1 укучы. Сәяхәтебезне Казан Кремленнән башлыйк.(Казан Кремленең рәсеме күрсәтелә).
Чал Казанның нәкъ үзәгендә, борынгы Богылтау калкулыгында, изге Казансу буенда Иске Кирмән, ягъни Кремль урнашкан. Аның мәһабәт манаралары калабызның һәрбер җиреннән дә диярлек күренеп тора. Казанның меңьеллык тарихы нәкъ менә шушы җирдән башлана.
Унынчы гасыр ахырларында бирегә болгар бабаларыбыз килеп төпләнә. Яңа калага нигез салына. Шәһәр ныгытмалары тирәсендә һөнәрчеләр бистәсе, сәүдә урыннары барлыкка килә. Алтын Урда дәүләте таркалганнан соң, 1445 елда, Казан ханлык башкаласына әйләнеп китә. Шәһәрнең борынгы үзәге, таш һәм агач диварлар белән ныгытылган кала, тагын да матурлана. Биредә мәһабәт хан сарае, мәчетләр, таштан һәм кирпечтән салынган йортлар үсеп чыга.Соңыннан шушы каланы Кремль дип йөртә башлыйлар.
2 укучы. Казан Кремле бербөтен архитектура ансамблен тәшкил итә.
Ханлык чорына караган архитектура истәлекләре Кремльдә күбрәк сакланган. Язма чыганакларда күп тапкырлар телгә алынган атаклы Кол Шәриф, Нургали мәчетләре, Таһир мунчасы, Казан ханнары күмелгән төрбәләр һәм әлегә кадәр археологларның игътибарын көтеп ятучы биналар – болар барысы да ханлык чорында архитектура сәнгатенең югары үсеш алуын күрсәтүче фактлар.
1552 елда Казан урыс гаскәрләре тарафыннан яулап алынгач, Кремль үзгәрешләр кичерә.Аның үзәгендә диярлек. элеккеге Кол Шәриф мәчете тирәсендә, Благовещение соборы калкып чыга, Преображение монастырена нигез салалар. Кремль диварлары өстәмә саклау манаралары – башнялар белән ныгытыла, аларның саны унөчкә җитә.
Хәзерге көнгәчә сакланып калган корылмаларның күбесе исә 18 – 19 йөзләргә карый.
2000 елның ноябрь аенда ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты тарафыннан Казан Кремле дөньякүләм әһәмиятле тарихи ядкарьләр мсемлегенә кертелде. Исемлектә“дөнья могҗизасы” булып исәпләнгән Мисыр пирамидалары, борынгы греклар төзегән ак мәрмәр Акрополь, Һиндстандагы гүзәл Таҗ – Махал мавзолее бар. Хәзер инде алар рәтенә Казан Кремле килеп кушылды.
3 укучы. Ә хәзер Сөембикә манарасына тукталыйк.(Сөембикә манарасы рәсеме).
 Кремль калкулыгының иң биек ноктасында бик күп серләр яшереп саклый торган мәһабәт корылма бар .Ул - Сөембикә манарасы.
Манара җиде яруслы итеп кызыл кирпечтән салынган. Төрле биеклектәге яруслары баскычланып өскә күтәреләләр һәм түбәсенә ярым ай утыртыган сигез кырлы шпиль белән тәмамланалар. Манараның нигез мәйданы 140 кв. метр. Биеклеге 58 метрдан арткан әлеге корылма үзенең вертикаль күчәреннән ике мерт чамасы көнчыгышка авышкан. Авып баручы манаралар саны дөньяда кырыклап кына һәм безнең Сөембикә – шуларның берсе.Шушы үзенчәлеге аңа тагын да серлелек өсти һәм бөтен кешенең игътибарын җәлеп итә
Кайчан һәм нинди максатлардан чыгып салынган соң ул Сөембикә манарасы? Нишләп Сөембикә – ханбикә исемен йөртә? Кызганыч ки, галимнәр әлеге сорауларга һмамн да төпле генә җавап бирә алмыйлар. Берәүләр аны Казан ханлыгы чорында, 16 йөзнең беренче яртысында салынган, диләр, икенчеләре исә 17 – 18 гасырларда урыслар төзеп куйган корылма, дип әйтә.
4 укучы. Сөембикә манарасы турында халкыбыз матур – матур легендалар, риваятьләр калдырган. Менә аларның берсе. Имештер, урыс патшасы Явыз Иван, Казанны басып алгач, Сөембикә – ханбикәнең чибәрлеге турында ишетеп, аны хатынлыкка алмакчы була һәм яучылар җибәрә. Горур һәм акыллы ханбикәбез әлеге тәкъдимнән баш тарта. Ачуы чыккан урыс патшасы сугышчылары белән Казанны камап ала.Сөембикә хәйлә кора: әгәр дә җиде тәүлек эчендә Иван – патша җиде катлы манара төзеп куйса, кияүгә чыгармын аңа, ди. Иван риза була һәм төзелеш эшләре башланып китә. Җиде тәүлек дигәндә манара әзер була. Шул вакыт Сөембикә манарага күтәрелә һәм, урыс патшасына бирелергә теләмичә, иң биек каттан түбәнгә ташлана. Шушы вакыйганы мәңгеләштереп, манараны Сөембикә исеме белән атый башлыйлар, имеш.
Укытучы. Халкыбыз Сөембикә манарасын үзенеке итеп саный. Хан заманыннан калган мөкатдәс бер һәйкәлебез дип кадерләп саклый. 
5 укучы. Безнең каршыбызда Казан дәүләт университетының төп корпусы - башкалабызның күрке, горурлыгы, 19 нчы йөз архитектура сәнгатенең гүзәл үрнәге. 1804 елда император Николай 1 Казан университетын ачу турындагы фәрманга кул куя. Университет Беренче шәһәр гимназиясе нигезендә оештырыла һәм шул ук гимназия укучылары студентлар дәрәҗәсенә күчереләләр.
 Университет бинасы архитектор П. Г. Пятницкий проекты буенча төзелә. Әлеге проект бер – берсеннән утыз метрлап чамасы ераклыкта урнашкан
Ике бинаны тоташтыру нигезендә барлыкка килә. Бу биналарның берсендә югарыда телгә алынган Беренче гимназия урнашкан була. П. Г. Пятницкий әлеге ике бина арасында өстәмә корылмалар төзетә, урам буйлап сузылган фасал өлешен як – яктан алтышар, уртада унике колоннасы булган өч портик белән бизи. Шулай итеп, классицизм  стилендәге, беренче карашка гади генә күренгән, әллә нинди бизәкләр белән чуарланмаган , әмма гаҗәп матур, сокланып туймаслык архитектура шедевры барлыкка килә.
6 укучы. Казан университеты Россиянең иң атаклы югары уку йортыннан саналган. Үзенең данын ул хәзер дә югалтмый, дөньякүләм танылган мәшһүр галимнәре, аларның фәнни ачышлары белән хаклы рәвештә горурлана.Н. И. Зинин, А. М. Бутлеров, В. В. Марковников, К, К, Клаус,
А. Е. Арбузов, П, Ф. Лесгафт, И. М. Симонов, Н. Г. Чеботарев исемнәре университет тарихы битләрендә алтын хәрефләр беән язылган. Алар калдырган олы мираска, фәнни традицияләргә таянып, университет галимнәре бүген дә яңа үрләр яулый.
7 укучы. Без Тукай урамы буйлап атлыйбыз. (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе рәсеме күрсәтелә).Бу урамда күзгә артык бәрелеп торый торган тыйнак кына бер бина бар. Купшылыгы белән шаккаттырмаса да, очарга канат куйган тарихи шәхесәре, татар зыялылары белән дан тоткан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ул. Мәдрәсә 1882 елда атаклы дин галиме һәм реформатор Галимҗан Галиев (Баруди) тырышлыгы белән ачыла. Мәдрәсәнең бер катлы кирпеч бинасы архзитектор И. Ермолаев проекты буенча мәхәлләнең иң бай сәүдәгәре, Г. Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев акчасына 1883 елда төзелә һәм аның хөрмәтенә “Мөхәммәдия” дип атала. Алдынгы карашлы, милли мәгарифнең яңа системасын кору хыялы белән янып йөрүче галим һәм мәгърифәтче Галимҗан Баруди – тарихыбызның иң күренекле шәхесләреннән. Ул Мисыр, Төркия, Согуд Гарәбстаны кебек илләрнең югары уку йортларында тирән белем алган, милләтебезнең язмышы, киләчәге турында күп уйланган.
8 укучы. Г. Баруди һәм аның мөгалимнәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дөньяви фәннәр укыта башлыйлар. Шәкертләр биредә, ислам диненнән тыш, гарәп, төрек, фарсы, рус телләре, математика, физика, география, психология, педагогика, Россия һәм төрки халыклар тарихы һәм кайбер башка предметлардан дәресләр алганнар. Г. Баруди тырышлыгы белән мәдрәсәнең уку бүлмәләрен парталар, кара такталар, географик карталар һәм башка күрсәтмәәсбаплар белән җиһазлыйлар.Дәресләр адан төзелгән расписание буенча алып барыла.Боларның барысы да ул вакыт өчен зур яңаык була. Шуңа күрә, алдынгы карашлы яшьләр башка мәдрәсәләргә түгел, күбрәк “Мөхәммәдиягә”тартылган. 20 нче гасыр башында биредә 500 ләп шәкерт укыган. Алар арасында булачак татар зыялылары, язучылар һәм шагыйрьләр Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, М. Гафури, К. Тинчурин, Г. Камал, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, композиторлар С. Габәши, С. Сәйдәшев, рәссам Б. Урманче һәм башкалар бар.
9 укучы. Безнең алда Татарстанның Милли китапханәсе (Милли китапханә рәсеме).Ул Казанның Кремль һәм Лобачевский урамнары чатында уорнашкан.бу бина 1903 – 1906 елларда архитектор Карл Мюфке проекты буенча төзелгән һәм халык теленә Ушкова йорты дип кереп калган. Бинага урам яктан килеп карасагыз, аның ишеге өстендә, стенада “ЗУ” (Зинаида Ушкова)дип язылган вензель күрерсез. Әйе, бу – Казан университеты профессоры Н. Ф. Высоцкийның кызы Зинаида Ушковага атап махсус салынган йорт. Зинаида аны булачак кияве Алексей Ушковтан туй бүләге рәвешендә кабул иткән.
10 укучы. Бу бинага килеп керү белән кытай рәсемнәре, япон дракон – аҗдаһалары белән бизәлгән парад баскычына юлыгасын.. Стенада, түшәмдә – сылап ябыштырылган, калку бизәкәр рәвешендә эшләнгән төрле кош, җәнлек сурәтәре.Баскычтан күтәрелү белән зур залга килеп керәсең. Бүгенге көндә дә залда элекке заманнан калган бәллүр люстралар, бакыр шәмдәлләр, затлы сәгатьләр эленеп тора. Бер – бер артлы тезелгән исәпсез бүлмәләрнең матурлыгына таң калырлык. Бу бинаны зиннәтле музей дип атарга була. Рәт – рәт тезелгән киштәләрдәге китаплар исә йортны аеруча мәгънәле итә. Шуңа да бу йорт кешегә эстетик ләззәт белән беррәттән, рухи этәргеч, илһам да биреп тора.
11 укучы. Соңгы тукталышыбыз – Тукай музее. (Тукай музее рәсеме). Архитектурасы ягыннан бик тә үзенчәлекле бу тарихи бинада сөекле шагыйребез Габдула Тукай музее урнашкан. Элегрәк аны Шамил йорты дип атаганнар. 19 гасырның икенче яртысында биредә Казанның иң бай сәүдәгәрләреннән саналган Ибраһим Апаковның йорты торган. Менә шул кеше үзенең Бибимәрьямбану исемле бердәнбер кызын 1884 елда отставкадагы генерал – майор Мөхәммәтшәфи Шамилгә - кавказ халыкларының милли – азатлык көрәше батыры, легендар Шамил әл – Галинең улына – кияүгә бирә. Әти – әнисе үлгәннән соң, кызга бай мирас кала һәм ул 1903 елда үзләренең иске йортлары урынына яңасын салдыра. Заманында Иске татар бистәсендәге иң зур һәм матурлыгы белән күпләрне көнләштерерлек йорт була бу. Тик Бибимәрьямбану белән Мөхәммәтшәфигә озак яшәргә туры килми. 1906 елда, ире үлгәннән соң, Бибимәрьямбану йортын Вәлиулла Ибраһимов исемле сәүдәгәргә сатып, Петербургка күчеп китә һәм шунда төпләнеп кала.
12 укучы. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Мөхәммәтшәфи белән Бибимәрьямбануның кызлары, Фатыймзөһрә, 1912 елда Петербургта югары белем алган тимер юл транспорты инженеры Мөхәммәтгали Дахадаевка (Махачка) кияүгә чыга. Революцион хәрәкәттә катнашканы өчен аны кулга алалар һәм 1918 елда Порт – Петровский шәһәрендә атып үтерәләр. Дахадаев (Махач) хөрмәтенә Дагстандагы әлеге шәһәрне Махачкала дип атый башлыйлар.
1986 елда, Габдулла Тукайның 100 еллык юбилее көннәрендә, Шамил йортында Тукай музее ачыла. Музейда тупланган бай материаллар, экспонатлар шагыйрьнең тормышын, ул яшәгән чорны, аны чолгап алган әдәби мохитне тулысынча күз алдына китереп бастыралар. Тукай һәм аның иҗаты безгә тагын да якынрак, кадерлерәк булып китә.
Укытучы. Без сезнең белән Казан каласының берничә истәлекле урынында булдык. Сәяхәтебезне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез. Чөнки Казан – тарихи урыннарга бай шәһәр. Аның турында бер генә сәгатьтә сөйләп бетерү һич мөмкин түгел. Дәресебезне Фәнис Яруллин сүзләре белән тәмамлыйбыз.  
13 укучы.
Әй, Казаным
         Әй, Казаным, әй, башкалам,
         Зур тарихлар шаһиты.
         Халкыбызның көче сине
         Юк урында бар итте.
         Гасырлар аша атап син
         Килеп җиттең бүгенгә.
         Күпме серләрен саклана
         Кабан күле төбендә.
         Шагыйрьләрен, рәссамнарың,
         Синең данны күтәрә-
         Әверелдерде Тукайларың
         Нурлы, җырлы шәһәргә.
         Манараларда алтын Ай,
         Динле шәһәр син, Казан.
         Җаннарда уята шәфкать
         Моңлы яңгыраган азан.
         Тәрәзәләр аша кояш
         Өйләргә тулып тора.
         Синең күгендә һәркөнне
         Йолдызлар туып тора.
         Шаулыйсың, кайнап торасың,
         Тынып тормыйсың һич син.
         Утларың урамнарыңа
         Кершән ягалар кичен...
         Әй, Казаным, һәр татарга
         Гүяки син Мәккә.
         Канлы яраларың бәйләп
         Барасың киләчәккә.
        
        
 

»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   
МӨГАЛЛИМХАНӘ