Официальный сайт travelspo 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Ил гизучелэр белэн хэйлэ соючелэр

Фото пользователя Язиля Габдулхаковна Сулейманова
Submitted by Язиля Габдулхаковна Сулейманова on Sat, 06/02/2010 - 12:20
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сулейманова Язиля Габдулхаковна
Место работы, должность: 
МОУ "Куянковская общеобразовательная полная средняя школа"
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
дошкольное образование
Уровни образования: 
начальное общее образование
Уровни образования: 
дополнительное образование детей
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Библиотекарь
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Тип ресурса: 
сценарий мероприятия
Краткое описание ресурса: 
разработкка сценки по сказке А.Алиша "Ил гизучелэр белэн хэйлэ соючелэр"

 

1 нче күренеш.
     Ишегалады күренеше. Җәйге авыл иртәсе. Көтү киткән тавышлар. Кукыраеп әтәч чыга. Тибенә, җим табып тавыкларны чакыра.
Әтәч: Тавыккаем, матуркаем,
Әнә бер бөртек таптым,
Ялгыш авызыма каптым,
Каптым да ялгыш йоттым.
Хәзер тагын эзләрмен,
Тапсам сиңа бирермен.
Тамагыңны туйдырырмын,
Күңелеңне күрермен.
Тавык: Кыт-кыт кытыйк, кыт-кытыйк.
Көндә бөртек, көндә бөртек.
Туйдым шул бөртегеңнән.
Телим дөнья күрергә,
Сахраларда йөрергә.
Кыт-кыт кытыйк. Кыт-кытыйк.
Дөньялар гизеп кайтыйк.
Әтәч: Булсын, өйдә, синеңчә,
Кузгалыйк иртән-иртүк.
Кикрикүк-кикрикүк.
Куңелле көйгә кагына-кагына чыгып китәләр.
2нче күренеш.
     Урман күренеше. Кошлар сайраган тавыш. Күбәләкләр вальс бии. Сәхнәне уратып Әтәч белән Тавык килеп керәләр.
Тавык: Әтәчкәем, бәгырькәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрак та булсын, кызыл жимешләре дә…
Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам. Шул вакыт яфраклар астындагы оясыннан Куян чыга.
Куян: Кем ул минем урманыма баш булмакчы, сорамый-нитми агачларны сындырмакчы? Бик кирәк икән, рөхсәт сора.
Әтәч (тавыкка): Сызыйк тизрәк моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда тиңе булмаган ерткычлар яши икән, киемнәре ссоры, колаклары ярты метр икән, бик усал ерткычлардыр, безнең өчен куркынычлардыр, кош ите ашаучылардыр.
     Ары китәләр. Чикләвек агачы янына тукталалар.
Тавык: Әтәчкәем, бәгырькәем, кыткы-так, кыткы-так, сындырып бирче бер ботак, яшел яфраклысын, чкләвеклесен.
Әтәч: Тавыккаем, сындырам, хәзер, хәзер булдырам. Тиен килеп чыга.
Тиен: Әй, кем ул, кем урманда йори, кем ул минем чикләвек агачымны сындырырга тели?
Әтәч: Тизрәк сызыйк без моннан, сындырырбыз соңыннан. Күрәсеңме, нинди усал ерткычлар бар, безгә, ахры, бу зур урман булыр тар. Колагын күрәсеңме, утыртып тора, йонлач койрыгын селеккәләп куя.
     Әтәч белән тавык алга таба китәләр. Кыргый алмагач янына туктаталар.
Тавык: Әтәчкәем, бәгырькәем, ничек тә булса кара, ике-өч кенә алмалы нәни ботак булса да ярар.
Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам.
Көлтәдәй койрыгын болгап, елмайган килеш Төлке килеп чыга.
Төлке: Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә керегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Аякларыгыз аргандыр, сусагансыздыр, талчыккансыздыр. Мин сезне күптәннән көтәм, сезгә дит күчтәнәчләр дә әзерләгәндәй иттем. Урманнан иң кызыл алмалар сайлпдым, сезнең өчен генә саргаеп өлгергән чикләвекләр җыя алдым, бәхетегез шул икэн, ризыгыгыз мул икән.
Әтәч: Кара әле монда ерткычлар нинди яхшылар икән.
Төлке (үз-үзенә): Менә дигән тәмле ашлар… Менә юләр башлар, үзләре килеп керделәр. (Тавык белән әтәчкә)
Әйдә керик өемә,
Кунак булырсыз менә.
3 нче күренеш.
Төлке өе. Почмакта сәке. Өстәлдә сый-нигъмәтләр.
Төлке: Утырыгыз шушында,
Ашый торыгыз, менә.
Мин күршегә кереп чыгам,
Танышырга чакырам.
Төлке күршесе Бүре янына йөгерә. Бүре чыга.
Бүре: У-у-у, у-у-у!
Ничә көн инде мин ач,
Куян тотып булмагач.
Хәлем бердә яхшы түгел
Азык табып булмагач.
Төлке: Куршекәем, кара әле,
Минем арттан бар әле.
Анда ике юләр баш –
Пешереп ашарбыз тәмле аш.
Китәләр.
Төлке өе яныннан Куян узып бара.
Куян: Син, әтәч әфәнде, артыграк батырланасың, берни белмичә кыланасың, Төлкенең кем икәнен соңгарак белерсең, бу өйгә керүеңәбик үкенерсең, ләкин ул чакта инде соң булыр, хәйләкәр төлкенең тамагы туйган булыр.
Тавык: Монда бит шундый яхшы ерткычлар яшиләр, алар бер кемгә дә тимиләр.
Тиен узып барышлый Әтәч белән Тавыкны күреп туктый.
Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, төлке кармагыннан котылыгыз. Төлке ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә калу куркыныч.
Әтәч: Төлке безне шундый шат каршы алды. Аның турында бездә бик яхшы фикер калды.
Тиен: Әй юләр башлар, хәзер икегезне дә пешереп ашар.
Әтәч сәке астына күз сала. Тавык йоны белән тулы булуын күрә.
Әтәч: Ай-ай, харап булганбыз, чыннан да ялгышканбыз!
Тавык: Кыт-кыт кытыйк, кыт-кытыйк. Әйдә тизрәк сызыйк.
Ишектән Төлке белән Бүре күренүгә Әтәч белән Тавык тәрәзәдән чыгып йөгерәләр.
Бүре: У-у-у!
Нихәл инде буу-у?
Ышындым шушы Төлкегә,
Калдым шулай көлкегә.
Әкият геройлары барысы бергә чыгылар:
Безгә бергә булу өчен,
Кирәк әкият уйнату.
Бүре, Төлке. Куян, Тиен
Әтәч һәм инде Тавык
Менә без нинди тату!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн