Официальный сайт oriflame100 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар

Данные об авторе
Автор(ы): 
Мухтарова Нурфия Магруфовна
Место работы, должность: 
учителҗначалҗных классов МОУ "Куянковская ОПСШ"
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
дошкольное образование
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Библиотекарь
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Цель урока: 
Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Учеников в классе: 
8
Используемое оборудование: 
1.     Плакатлар:
    «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар»
    «Әтинең сузе – акылның үзе»
2.     Фломастер. Төсле карандашлар, ак кэгазь – 5-6 бит
3.     Яулыклар
4.     Ике аяк эзе үрнәге – 4 шт.
5.     Магнитофон
6.     Иҗади эшләр «Әтием һөнәре»
7.     Әтиләргә буләкләр
8.     Катнашуга әтиләргә истәлекле бүләк
9.     Презентация «Класс тормышының мизгелләре»
 
 
Краткое описание: 
Әтиләр һәм малайлар арасында ярыш
 
Краткое описание ресурса: 
Конкурс для пап и мальчиков, посвященный Дню Защитников Отечества

 

 

 

 

 

 
                                  Жиһазлау:
 
1.     Плакатлар:
    «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар»
    «Әтинең сузе – акылның үзе»
2.     Фломастер. Төсле карандашлар, ак кэгазь – 5-6 бит
3.     Яулыклар
4.     Ике аяк эзе үрнәге – 4 шт.
5.     Магнитофон
6.     Иҗади эшләр «Әтием һөнәре»
7.     Әтиләргә буләкләр
8.     Катнашуга әтиләргә истәлекле бүләк
9.     Презентация «Класс тормышының мизгелләре»
 
 
                                         Конкурсның барышы:
 
      - Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, балалар, укучылар, кунаклар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез һәм алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Сез, әтиләр, гаилә башлыгы буларак, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәу шартларын булдыручы. Әти кешенең күп вакыты йорттан читтә – хезмәттә үтә. Буген менә кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт.
- Ә хэзер кичәбезне башлап жибәрергә рөхсәт итегез.
1. Монтаж(Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби – музыкаль композиция)
2.Алып баручы: -  Хөрмәтле әтиләр, малайлар, безнең бүген чара «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дип атала. Безнең кичәдә әтиләр һәм малайлар ярышачак. Әти һәм малай бер гаилә командасы булачак. Ә хәзер һәр гаилә сәхнәдә уз урынын алыр. Газизовлар гаиләсе командасы, сәхнәгә рәхим итегез (Галяутдиновлар, Хадиевлар, Габдрахимовлар. Уенда катнашучылар уз урыннарына басалар).
Буген без уйнарбыз, беләкләрнең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынарбыз. Шулай ук, теманың асылына төшену өчен берничә сорауга да җавап бирербез. Сорауларга уйлап җавап бирергә тырышыгыз, шул ук вакытта, әтиләрегезнең сүзен игътибар белән тыңлагыз. Чөнки бугенге сөйләшүнең девизы: «Әтиләр сүзе – акылның үзе». Сөйләшүебез бәйге белэн чиратлаша, димәк, исәпне алып бару өчен жюри кирәк булачак.
Жюри сайлана(Башлангыч класс укытучылары).
Укучылар очен сорау:
·        Чын ир-егет нинди булыырга тиеш?
·        Сәламәт, акыллы, көчле, киң жилкәле, батыр, кыю һ.б.
Бик дөрес фикерләр әйттегез.
Нәкъ менә шундый сыйфатлар сезнең этиләрегезгә дә хас. Алар гаиләнең башлыгы, сезне киендерүче, ашатуы, саклаучы һэм яклаучы. Сезнең әтиләрегез – авылларыбызның патриотлары. Авылда яшәу авыр булса да, алар туган авылларын ташлап, читкә китмәделәр, а туган нигезләрендә матур гына яшәп, эшләп көн итәләр. Сез алар белән горурлана аласыз.
1. Ә хәзер безнең беренче бәйгебез «Әтием һөнәре» дип атала. Һәр укучы үзенең әтисе турында язган сочинениесын укып, безне аның белән таныштырып китәчэк. Игътибар белән тынлыйбыз. Инде менә без әтиләр белән дә таныштык.
2. Э хэзер икенче бәйге «Эзлэр буенча» дип атала.
(Һәр гаиләгә 2 аяк эзе урнәге бирелә).
Әти кеше эзләрне күчерә, ә укучы, шул эзләргә басып, билгеләнгән урынга кадәр бара. Кайтканда киресенчә: бала эзлэрне кучерә, әти эз буенча кайта.
 
 
3. Рәссамнар бәйгесе.
Һәрбер командага рәсем төшерелгән кәгазь, фломастер, карандашлар бирелә. Шушы кәгазьдә рәсемне буярга һәм өстәп ясап бетерергә кирәк.
Музыкаль пауза.
Жыр «Парлы үтсен гомерләр» башкара Хисматуллина Лилия (№ 12).
4. Тапкырлар, зирәклэр бәйгесе.
·        Суда нинди таш булмый? (Коры).
·        Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый? (Йоклыйсыңмы?).
·        Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына охшаган).
·        Кешегә иң якын әйбер? (Күлмәк).
·        Борынгы заман сәгате? (Әтәч).
·        Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (Утыртып булмаганга).
·        Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе бар).
·        Ат нигә улак янына килә? (Улак үзе килмәгәнгә).
5. Бәрәңге әрчү бәйгесе.
Кемнеке юкарак һәм тизрәк?
Музыкаль пауза.
Җыр «Соңгы димә» Мингазова Айгөл башкара (№ 10).
 6.«Дөрес әйт» бәйгесе игълан ителә. Әти күзләрне бәйләгән килеш үз малаен табарга тиеш.
Бэйгеләр тәмам. Ә хәзер сүз жюрига бирелә. Алар эшләгән арада музыкаль пауза.
Җыр «Яратыгыз». Башкаралар Ибрагимова Илмира, Кадырова Ания (№ 547).
Сүз жюрига бирелә
(Баллар исәпләнә, жиңучеләр билгеләнә).
Хушлашырга вакыт җитте
Тәмамланды бәйгебез.
Мондый ярышлар еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып
Соңгы кабат булмас, яуган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
Очрашуыбыз ахырына якынлаша. Балалар, үзегезнең әтиләрегезнең чын Ир-егет булуларына тагын бер кат ышандыгыз. Алар көчле дә, кыю да, житез дә булуларын расладылар. Сез дә алардан калышмадыгыз, сынауларныүути алдыгыз.
Димәк, сез, чыннан да әтиегез белән чын Ир-егет икәнсез.
Кичәне йомгаклау. Җыр «Бәхетле булыгыз». Башкара 3 класс укучылары (№ 984).

»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   

Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар


Матур эчтәлекле кичә...

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Нурфия Магруфовна Мухтарова

На: Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар


Зур рэхмэт! Этилэребез дэ бик булганнар, тырышып катнашалар.



МӨГАЛЛИМХАНӘ

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн