Официальный сайт 70rus 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Беренче сентябрь - Белем бәйрәме

Фото пользователя Язиля Габдулхаковна Сулейманова
Submitted by Язиля Габдулхаковна Сулейманова on Wed, 10/02/2010 - 14:23
Данные об авторе
Автор(ы): 
Сулейманова Язиля Габдулхаковна
Место работы, должность: 
учитель начальных классов МОУ "Куянковская общеобразовательная полная средняя школа"
Регион: 
Республика Марий Эл
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
все уровни образования
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Цель урока: 
прививать любовь к школе
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Используемое оборудование: 

музыкальная аппаратура

Краткое описание: 
Разработка литературно – музыкальной композиции, посвященной Дню знаний на татарском языке

 

     Мәктәп каршы бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Алып баручы чыга.
 
Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар. Әти-әниләр һәм бәйрәмебезнең кунаклары. Менңә кояшлы беренче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Буген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгәшатлык-сөенечләр, бары тик «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дусалр.
 
ПДО: Шушы бәйрәмгә багышланган тантаналы линейканы ачык дип белдерәм.
Бәрәңге районы гимнына тигезләнергә! (Гимн яңгырый).
 
 Укучы: Бүген безнең бәйрәмдә катнашалар:
1.___________________________________________________________________________________________________________________________________
2.___________________________________________________________________________________________________________________________________
3.___________________________________________________________________________________________________________________________________
4.------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
5.___________________________________________________________________________________________________________________________________
6.___________________________________________________________________________________________________________________________________
Алып баручы: Шулай ук сезнең каршыгызда безнең чыгарылыш класс укучылары һәм нәни дусларыбыз, 1 нче класс укучылары. Әйдәгез, аларны сәламлик!
 
Укучы: Хәзер сүз мәктәп директоры Гарипов Хәлил Хәнифовичка бирелә. Рәхим итегез!
 
Укучы: Сүз (килгән кунакка)бирелә.
 
Алып баручы: Сүз - нәни дусларга.
 
(Сүз беренче класс укучыларына бирелә.)
 
1 нче укучы: Чәчәкләр тотып кулларга,
Без чыктык озын юлга.
Һәркем белә әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
 
2нче укучы: Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
 
3нче укучы: Әтием дә, әниемдә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып,
Мине озата килделәр.
 
4нче укучы: Өлкән дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
- Чәчәкләр артыннан,- диләр,
Күренми бит буегыз.
 
Укучы: Балалар, сез белем сарае капкасы янына килеп җиттегез. Ә сарай капкасы бик зур йозак белән бикләнгән. Анны ачу өчен серле ачкыч кирәк. Ул ачкыч 11 сыйныф укучылары кулында. Әйдәгез. Ачкычны сорап карыйк.
 
1нче класс укучысы: Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга.
Бирегезче безгә ачкыч
Белемнәр сараена.
 
11нче класс укучылары сөйли:
1) Кайчан тудык, кайчан үстек,
Бу гомер бик тиз үтә.
Тиздән китәрбез мәктәптән –
Безне киләчәк көтә.
 
2) Синдә алдык без белемне,
Илһамны, тәжрибәне.
Синең язмыш – безнең язмыш,
Бик яраттык без сине.
 
3) Үтте синдә бала чагым,
Үсмер чагым – гүзәл чак!
Ул вакытның мизгелләре
Йөрәкләрә калачак.
 
4) Кешеләргәмәхәббәтне т\
Тәрбияләдең бездә.
Синнән минем аерыласым,
Китәсем килми бердә.
 
5) Һәрвакытта якты кояш,
Серле йолдыз булдың син.
Шул кояшың, йолдызларың
Беркайчанда сүнмәсен.
 
6) Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
 
7) Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.
 
8) Җуелмаслык хәтирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башына кара йөген дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.
 
(Беренче класс укучылары каршына ачкыч белән 11 класс укучысы чыга)
 
9) Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп «Белем йорты» ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.
 
(Ачкычны тапшыра).
 
10) Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә киллер,
Гаҗәеп Белем иленә
Ул сезне алып керер.
 
11)Җир йөзендә төрле илдә
Никадәрле китап бар!
Безнең өчен һәрберсе
Бик кадерле бит алар.
 
12) Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә тәүге булып
Белемгә юл ачучы,
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Беләмсез, ул нинди китап?
 
1нче класс укучылары:  Ул – Әлифба китабы.
 
(11нче класс укучлары беренче класс укучыларына «Әлифба» китабы тапшыра).
 
1нче класс укучылары сөйли:
7) Беренчечеләр гел алар
Булалар алдынгылар.
Быел мәктәбебездә
Без – беренче сыйныфлар.
 
8) Без әле беренче тапкыр
Дәресләргә барабыз.
Дәфтәр – каләмне барлап,
Сумкаларга салабыз.
 
9) Беренчеләр һәчак шулай
Иң беренче була алар.
Чөнки алар биктә тырыш,
Биктә өлгер балалар.
 
10) Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде:
- Алдынгы булырга тырыш.
Бәбекәчем, берүк, - диде.
 
Алып баручы: Әйе, чыннан да., ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланалардыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату – алар өчен дә эур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар балаларына җиткерергә тели.
 
(Сүз беренче класс әти-әниләренә бирелә).
 
11нче класс укучылары сөйли:
13) Мәктәп бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, Белем иленә җитәкләп баручы изге жанлы, керсез күңелле укытучылар! Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып олы тормыш юлына озатып каласыз.
 
14) Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,
Ничек кенә табыйм сүзләрен?
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй Белем бәйрәмен.
 
(Укучылар укытучыларга, килгән кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә).
 
Алып баручы: Шулай шул, буген илебезнең барлык төбәкләрендә балалар шаулап мәктәпләргә килделәр, бүген Белем иленә сәяхат башлана. Буген бернче класс укучылары мәктәпкә тәүге адымнарын атлый, 11нче егетләре – кызлары зур сынау елын башлый. Шулай ук аларның бер –беренә бирер вәгъдәләре. алмашыр билгеләре бар. Рәхим итегез балалар!
 
(11нче һәм беренче класс укучылары «медальләрын алышалар).
 
 11нче класс укучылары сөйли:
15) Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,
Башлануын уку елының.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының.
 
16) Яңгырыйдыр һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, син,
Өр – яңа уку елы.
 
(11нче һәм беренче класс укучысы бергә кыңгырау шалтырата)
 
ПДО: Белем бәйәрәменә багышланган тантаналы линейканы ябык дип белдерәм!
 
Алып баручы: Әйдәгез дуслар, беренче класс укучылырын хәерле юл теләп, кул чабып беренче дәресләренә озатып калыйк.
 
(11нче класс укучылары беренче класс укучыларын җитәкләп строй алдыннан мәктәп бинасына алып кереп китәләр)
 
Алып баручы: Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Быелгы уку елында алачак беренче билгегез Белем капкасы артында сезне көтә. Белеем капкасы ачык сезгә.
 
(Барлык укучыларда Белем капкасын үтеп, билгеләрен алып мәктәп бинасына беренче дәрескәкитә).
                                             

»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   
МӨГАЛЛИМХАНӘ

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн