Online video hd

Смотреть узбекский видео

Официальный сайт jhealth 24/7/365

Смотреть видео бесплатно

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Ватаным Татарстан


Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Ютазы районы.

            Ютазы Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул - республикабызның Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Башкортстанның Туймазы, Шаран районнары белән чикләшә. Ютазы районы 1991 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә үз исемен һәм тарихын кайтарды. Районда 24 мең кеше яши. Шул исәптән: татарларның саны - 71 процент, руслар - 26 процент, башка милләтләр 3 процент тәшкил итә. Хакимиятнең үзәге булып Урыссу эшчеләр бистәсе тора. Биредә бемит, тәҗрибә-химия, тимер-бетон, "Электросоединитель" заводлары, рудасыз материаллар, автотранспорт предприятиеләре, ГРЭС, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, агач эшкәртү комбинатлары, элеватор һ.б. урнашкан. Ютазы районын промышленность - авыл хуҗалыгы районы дип әйтергә була. Тимер юл булу нәтиҗәсендә район күрше төбәкләр белән, Себергә кадәр, эшлекле элемтәләр тота.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 19:16).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Балык Бистәсе районы.

           Балык Бистәсе районы 1927 елда оештырылып, 1963-65 елларда бүлгәләп алганнан соң, яңадан Татарстан картасында үзенең лаеклы урынын табып яшәп ята. Районда 31884 кеше яши. Төп халкы - татарлар (76,2 процент), калганнары руслар, башка милләт кешеләре. Исеменнән үк күренгәнчә, балыклы, мул сулы, алма бакчалы район. Аның турында әле XVI гасыр ахырларында ук телгә алына. Балыклы базар рәтләре белән генә түгел, атаклы ювелир әйберләре, челтәр промышленносте белән дә билгеле була бу төбәк. Андый осталар әле дә очрый.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 19:03).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Нурлат  районы.

           Нурлат Татарстанның көньягында, Казаннан 220 километр ераклыкта урнашкан. Район 1930 елның 10 августында төзелә һәм 1997 елның 10 декабренә кадәр Октябрь районы дип йөртелә. Дәүләт Советы карары белән районның исеме Нурлат дип үзгәртелде һәм Нурлатка республика буйсынуындагы шәһәр статусы бирелде. Районда барлыгы 57 меңнән артык кеше яши: татарлар 44,2 процент, чуашлар 29,1, руслар 25,6 процент тәшкил итә. Соңгы елларда Нурлат районы чын мәгънәсендә яңарыш кичерә. Суга тилмергән Нурлат халкы артезиан коелары суының рәхәтен күрә, асфальт юллар салу, авылларны газлаштыру киң колач белән бара, авыл хуҗалыгында хезмәтнең фәнни нигезләнгән иң перспектив алымнары кулланыла.

Күңелемнән атап җырлар язам

Кара җылы туфрагыңа,

Әй, Нурлатым!

Исемең дә синең гүзәл исем,

Моңлы ягым,

Газиз Нурлы Атым.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 19:07).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Алабуга районы.

 

           Алабуга Чулман елгасы буена урнашкан тарихи шәһәр. Тарихчылар Алабуганы татар иленең иң борынгы шәһәрләренең берсе дип саный. Бүген Алабуга Чулман буе регионында эре промышленность үзәкләренең берсе булып тора. Биредә "АлАЗ" автомобильләр заводы төзелә, нефтьчеләр колач җәеп эшли, ит, сөт комбинаты, сыра заводы бар. Җиңел промышленность, җиһазлар фабрикасы эшләп килә. Шәһәрдә - 70, авылларда 11 мең кеше яши. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар: 56 проценты - руслар, 37 проценты - татарлар, калганнарын чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә. Алабугада педагогия институты, республика мәдәният училищесы, медицина училищесы бар. Шәһәрдә барлыгы 300 тарихи һәм мәдәни истәлек саклана. Алабуга җирен якын күргән һәр милләткә үз гадәтләрен, үз иманын кайгырту өчен артлар тудырылган: бүгенге көндә өч мәчет - "Нур", "Эль Кадыйр", "Җәмигъ" мәчетләре эшли. Шәһәрнең яңа өлешендә калкып чыккан "Җәмигъ" мәчетенең манарасы 57 метр биеклектә. Ул Рәсәйдә иң биек мәчетләрдән санала.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 01:36).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Әлмәт районы.

             Әлмәт 1953 елның 3 ноябрендә шәһәр статусы ала. Үзенең тууы белән ул илленче елларда Татарстанда гөрләп үсеп киткән нефть сәнәгатенә бәйле. Хәзерге вакытта шәһәрдә яшәүчеләр саны 152 меңнән, ә районда яшәүчеләр саны 37 меңнән артыграк кеше тәшкил итә. Болар нигездә татарлар (51%), руслар (40%), чуашлар (3,2%), мордвалар (2,4%) һәм 60 ка якын башка милләт вәкилләре. Бүгенге Әлмәт - җөмһүриятебезнең көньяк-көнчыгыш төбәгенең эре индустрия үзәге. Әлмәт районы Татарстанда иң зурлардан санала. Ул 255 мең гектардан артыграк җирне били. Авыл хуҗалыгында 6 меңнән артыграк кеше эшли, ә иген игү, ит һәм сөт хәзерләү җитештерүнең төп юнәлешләре булып тора.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 18:48).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Алексеевск районы.

             Алексеевск районы 1930 елда оештырыла. 1963 елда, районнарны берләштерү башлангач, ул Чистайга кушыла һәм 1964 елның 4 мартында яңадан мөстәкыйль район буларак яши башлый. Районда 25 меңгә якын кеше - руслар, татарлар, чуваш һәм мордвалар кулга-кул тотынып хезмәт итеп, тату, дус гомер кичерәләр. Алексеевскилыларны башкалардан аерып торган үзенчәлекле промысел бар биредә, ул - сәнгатьле туку фабрикасы. Алексеевск районы - Изге Биләр җире дә, "Изгеләр чишмәсе" дә. 1997 елда биредә "Татнефть" акционерлык җәмгыяте Ял һәм табыну павильоны корды, изге чишмә мәрмәр ташларга "киенде". "Хуҗалар тавы" башына кара мәрмәрдән Табыну ташы ур-наштырылды. Шулай итеп, Изге Биләр җире чын мәгънәсендә төрле диндәге кешеләрнең табыну, савыгу, рухи сафлану комплексына әверелде.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 01:29).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Әтнә районы.

               Тукай районы буларак 1930 елда оештырыла да, 1963 елда Арча районына кушылып, үги бала хәлендә яши башлый, 1990 елның 25 октябрендә район Әтнә исеме белән яңадан туа. Әтнә халкы моңа бик шат. Биредә 15 меңгә якын кеше яши, күбесе (95,1 проценты) татарлар һәм руслар (4,0 %). Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган Әтнә яклары хезмәт сөючән инсафлы халкы, аларның тырыш хезмәте белән тудырылган хезмәт җимешләре белән билгеле. Шуңа да Әтнә районы үзе дә, район үзәге булган Олы Әтнә авылы да елдан-ел үсә, матурлана. Элек-электән мәчетләре, мәктәп-мәдрәсәләре белән билгеле Әтнә төбәгенең һәр авылында мәчетләр җиһанга иман авазы тарата.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 01:19).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Балтач районы.

 

        Төньяктагы әлеге район, 1932 елда оештырылып, ике ел Арча районы составында торганнан соң, 1965 елда яңадан үз исеме белән яши башлый. Барлыгы 35 меңгә якын кеше яши. Төп халкы татарлар (84,3 процент), калганнары - удмурт, рус, марилар. Балтач төбәге оста куллы халкы, балта осталары, көмешчеләре белән данлы. Атаклы Карадуган мебель фабрикасы осталары ясаган татар сандыклары, ат дирбияләре заманында чит ил күргәзмәләрендә макталган. Бүген дә бирешми балтачлылар: кырларында күкрәп иген үсә, болын-урманна-рында ит өчен мөгезле эре терлек симертелә.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, Fri, 19/02/2010 - 15:15).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Ватаным Татарстан


Кукмара районы

            Кукмара - Татарстанның төньяк капкасы. Ул, 1930 елда оештырылып, 1963-65 елларда Саба районына кушылып торганнан соң, тагын үз асылына кайтты. Районда 50 меңнән артык кеше яши. Биредә татар, удмурт, рус, мари, туганлашып, кыз, егет алмашып, дус, тату итеп көн күрә. Кукмара бистәсе әле XVIII гасыр ахырларында ук тарихта - йон һәм агач эшкәртү осталары яшәгән төбәк буларак үз урынын таба. Бүген дә ул киез итек, мех, тегү фабрикалары, кирпеч заводы, метал савыт – сабалар заводы, төзелеш оешмалары белән данлыклы. Кукмара күп итеп бәрәңге үстерүче район да. Кукмараның таулары гына да ни тора. Чаңгы шуучылар районга бик теләп килә. Район һөнәр осталары, спортчылары белән дә данлыклы.

Комментарий был изменен с момента создания (Rezida_F, вс, 14/02/2010 - 01:05).

Счастья всем и здоровья в 2014 году!



Смотреть онлайн бесплатно

Онлайн видео бесплатно