Максат: Балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыруны дәвам итү, ватаныбыз тарихына карата кызыксыну формалаштыру, ветераннарга һәм, гомумән, өлкәннәргә карата хөрмәт, фашизмга карата нәфрәт тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар “Җиңүгә 65 ел”, “Беркем дә бернәрсә дә онытылмый!”, “Фашизм корбаннарын онытмыйк!”, “Дан һәм хөрмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!”
Компьютерда “От Кремля до Рейхстага” дигән компакт-диск көйләп куелган.
Музыка агыла:
Укытучы:
- Балалар, 2010 ел безгә нинди олы юбилейлар алып килә?
- Бөек Җиңүгә 65 ел.
- Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезне дә без Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлыйбыз. Инде менә 65 ел безнең илебез тыныч тормышта яши. Ә моннан 65 еллар элек нинди фаҗигале хәлләр булды икән?
- 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы булган.
- Сез Бөек Ватан сугышы турында ниләр беләсез?
-...-Рәхмәт, балалар. Сез ул еллар турында шактый нәрсәләр беләсез икән. Ул утлы елларны тагын да тулырак күзаллау өчен без бүген тагын сугыш елларына күз салыйк. Бу эштә безгә кунакка килгән әбиләребез ярдәм итәр. Алар да кайчандыр бала булган бит, тик аларның балачагын сугыш урлаган.
1941 елның 22 июнь иртәсе. Җәйге матур көн. Иртәдән үк җылы, аяз һава. Шәһәр халкы табигатькә омтыла. Ә авыллар язгы кыр эшләреннән соң сабантуйларында бәйрәм итә. Бар да шундый әйбәт. Кинәт...
Левитанның тавышы яңгырады,
Шул Левитан, таныш Левитан;
Өйдә бар да куйды тетрәнеп
Тагын ни бар? Шомлы нинди таң?
Тавышыннан өй ник калтырана,
Ник куркыныч икән Левитан?
Кемнәрнедер кинәт юксынып
Башын җиргә чаклы иде тал.
Компьютерда сугышның башлануы турында кадрлар карала.
Укучы шигырь сөйли. “Сугыш ялкыны” Р.Вәлиев.
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья ,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
Европада канлы сабан туе,
Җирдә бүген ялкын, көл исе.
Җиңү байрагыдай балкып калды
Сабантуйның биек сөлгесе.
Укытучы: Шулай итеп 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар фронтка китеп бетәләр. Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Нәкъ сезнең кебек, тик инде әти-абыйларны сугышка озаткач олыгаеп киткән балалар. Сүзне хәзер шул чор баласы ... бирик.
- ...апа ! Сугыш башланганда сезгә ... яшь булган. Сез ул көннәрне хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, ул көннәр сезнең күңелегездә нинди эзләр калдырды?
Ветеран апаның чыгышы.
Укытучы: Сугыш дәвам итә. Тормыш көннән-көн авырая. Фронттан өчпочмак кадәрле хатлар килә. Алар сагыну белән сугарылган. (Фронттан килгән хат күрсәтелә, аның кемнән килгәне әйтелә.)
Укучы шигырь сөйли. «Кызыма хат» М.Җәлил.
Тик сугышның беренче шомлы билгеләре – кара пичәтле хатлар да күренә башлый. Әтиләрнең-абыйларның сугышта батырларча һәлак булулары турында була ул хатлар.
(Сугышта һәлак булган ... ның һәлак булуы турында хәбәр язуы күрсәтелә.)
Шулай итеп сугышның тиз генә бетүенә өметләр юкка чыга. Тормыш авырлыгы тулысы белән әниләр һәм әле ныгып та җитмәгән, балачакларыннан да айнымаган балалар җилкәсенә төшә. Бер кайгысыз уйнап йөргән, тук көннәр онытыла.
Укучы шигырь сөйли.
Нурын сибә кояш, тама тамчы
Ерганакалр ага, әнкәем.
Тагын җитте бу яз, нигә кайтмый,
Нигә кайтмый инде әткәем?
Тиздән безгә матур кошлар кайтыр,
Берсен-берсе куып уйнарлар.
Тәрәзәгә кунып алар миннән:
-Әткәң кайттымы? – дип сорарлар.
Мине якын иткән бу кошларга
Ни дип җавап бирим, әнкәем?
Тагын җитте бу яз, нигә кайтмый,
Нигә кайтмый инде әткәем?
- ....апа . Сугыш еллары сездә нинди хатирәләр калдырды?
- Ветеран апа чыгышы.
- Укытучы: Авыр кышлар, язлар, җәйләр, көзләр үтә тора. Фронттан да инде яхшы хәбәрләр дә ишетелә башлый. Фашистларны үз өннәрендә тукмыйлар. Һәм, ниһаять, җиңү!
Компьютерда җиңү көннәрен күрсәткән кадрлар күрсәтелә.
Укучы шигырь сөйли:
Күп кайгылар күргән Идел - анам
Ярларына сыймый акканда.
Тын күлләрен сагынып безнең якка
Киек казлар очып кайтканда.
Изге хәбәр йөрде җирне иңләп
Сугыш беткән, сугыш басылган.
Күңелләргә кереп калды ул көн
Кабатланмый торган таң сыман.
Җыр “Җиңү көне”
Укытучы:
...апа. Җиңү сезнең өйгә ничек килеп керде, ул көн сездә нинди тәэсирләр калдырды?
Ветеран апа чыгышы.
Укытучы: Менә, укучылар, без сезнең белән сугыш елларында булдык кебек. Күрәсез, бу тыныч көннәр безгә ансат кына килмәгән. Күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган ул бүгенге тормыш. Без шуның кадерен белергә, Ватаныбызны яратырга, сугышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән ветераннарыбызны хөрмәт итәргә, аларга кирәк чагында ярдәм итә белергә дә тиешбез. Ә хәзер әйдәгез безнең чакыруыбызны кабул итеп, кунакка килгәннәре өчен хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт белдерик.
|