Официальный сайт openclass 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация

Доклад "Сөйләү һәм язу грамоталылыгын үстерү юллары"

          Әнә урман күренә. Урманның үз матурлы­гы бар. Без урманга килеп җиттек. Урманны чүп-чарлардан чистарттык. Урманнан чыгуга, яңгыр ява башлады. Урманда саф һава су­лап, рәхәтләнеп ял иттек.
             Менә көз җитте. Көзнең үз билгеләре күренә башлады. Көзгә керү белән мәктәптә укулар башланды. Шуңа күрә без көзне са­гынып көтәбез. Көздән алып җәйгә кадәр мәктәп шау-гөр килеп тора. Чөнки көздә баш­ланган укулар җәйгә кадәр дәвам итәчәк.
          Логик һәм бәйләнешле сөйләм үстерү өчен мондый төрдәге биремне дә тәкъдим итәргә мөмкин.
          Укучыларга терәк сүзләр бирелә: таби­гать, кыш, кошлар, балалар. Шушы сүзләрне төрле килешләргә куеп, җөмләләр яки кеч­кенә хикәя төзеп язарга кирәк.
Салкын кыш килде. Табигать ап-ак төскә буялды. Кыш көне кошларга азык табу авыр­лаша. Балалар кошларга җимлек ясап эл­деләр.
        Укучылар сөйләмен үстерүдәге икенче юнәлеш — аларның сүз байлыгын арттыру һәм әдәби телдә сөйләргә өйрәтү. Сүз бай­лыгын арттыруга татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларга системалы рәвештә яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләр өйрәтү эшендәге әһәмиятле таләп­ләрнең берсе — укучыларны таныш булма­ган сүзләрне күрә белергә күнектерү, яңа сүзләрнең сүзлекчәсен булдыру, белешмә сүзлекләр белән эш итү гадәте тәрбияләү.
         Укучылар һәр дәрестә билгеле бер күләм­дә яңа сүзләр үзләштерә барырга тиеш. Сүз­лек эше күптөрле. Тәрҗемә итү белән генә мавыкмаска кирәк. Яңа сүзләр сүзлек дәф­тәрләрендә генә язылып калырга тиеш түгел. Аларны язма эшләр эшләгәндә файдалану, яңа сүзләр кулланып төрле темаларга хикәя­ләр сөйләтү, кара-каршы сөйләшүләр оеш­тыру әһәмиятле.
          Өченче юнәлеш — фикерне телдән һәм язма рәвештә бәйләнешле итеп әйтә белергә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм үстерү әйтелә­се фикернең эчтәлеген, төзелешен һәм ча­раларын формалаштыру эшен күздә тота.
              Бу эш махсус күнегүләр башкарганда, изложение, сочинениеләр язарга әзерләнгәндә гамәлгә ашырыла. Моңа, теманы анализлап, аның чикләрен ачыклау, төп фикерне бил­геләү, план төзеп, шуңа туры килерлек итеп материалны системалаштыру, тел чараларын дөрес сайлап алу һәм язганны камилләштерә белү бурычлары керә.
                Мондый дәресләрне ничек оештырырга мөмкин? Укучылар дәрестә билгеле бер күләмдә язмача эш эшлиләр. Аның күләме һәм эчтәлеге сыйныфтан сыйныфка әкренләп арта һәм катлаулана бара.
              Әдәби әсәрләрне, язучылар иҗатын, сән­гать материалларын өйрәнгәндә шулай ук яз­мача төрле эшләр үткәрергә мөмкин.
             Мәсәлән, язучыларның тормыш юлын өй­рәнгән вакытта кара-каршы сөйләшүләр оеш­тыру дәресне кызыклы да, файдалы да итә. Сүз байлыгын арттыру белән бергә, укучылар язучы биографиясен ныграк исләрендә калдыра.
            Матур язарга өйрәнү — башлангыч класс уку­чылары өчен катлаулы бурычларның берсе. Еш кына I класс укучыларының әти-әниләре: «Бала матур язсын өчен нишләргә кирәк?» дигән сорау бирәләр. Бу сорауга элегрәк: «Кул чукларының вак мускулларын ныгытырга, күбрәк рәсем ясарга, әвәләргә кирәк», —дип җавап бирә идем. Ләкин бу киңәш кенә ярдәм итми. Бала рәсемне дә ма­тур ясый, төрле әйберләрне дә оста әвәли, әмма хәрефләр кәкре, юллар кыек, сүзләр арасында тиешле ара калдырылмый.
       Язу—аңлы эшчәнлек ул, чөнки язганда хәреф­ләрне сызу өчен нинди хәрәкәтләр ясарга икәнен генә түгел, ә шул хәрефнең нинди авазны күрсә­түен белергә, языла торган сүзнең графика, ор­фография кагыйдәләренә бәйле булуы турында да уйларга кирәк.
           Балаларны грамоталы итеп язарга өйрәтүдә каллиграфия зур әһәмияткә ия. Дөрес язу кагый­дәләрен аңлы үзләштерү — грамоталылыкның нигезе. Укучы ачык, тиз һәм грамоталы язарга тиеш. Әлбәттә, әлеге бурычны хәл итү балалардан да, укытучыдан да зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә.
Аеруча мөһим таләпләр :
1. Язу сызыгына карата уңга авыш язу өчен дәфтәр сулга авыш итеп куела.
2.Язганда каләм кәгазьгә җиңел генә тидерелә, басым ясалмый.
3. Иҗек тоташ языла.
4.Хәреф һәм сүзләр тигез ара калдырып языла.
5. Язу аермачык тигез һәм чиста була.
Бу кагыйдәләр эзлекле рәвештә әкренләп үзләштерелә. Беренче көннәрдән үк баштагы ике кагыйдә өйрәтелә. (Авыш яз. Басмыйча яз.) Ая, ла, ул, лу иҗекләрен, яза башлау белән өченче ка­гыйдә өстәлә. (Иҗекне тоташ яз.) Сүзләр, җөм­ләләр яза башлагач, дүртенче кагыйдә үзләште­релә. (Сүздәге хәрефләрне, җөмләдәге сүзләрне тигез ара калдырып яз.) Сүзләр яздырганда бер хәрефне икенчесенә тоташтырган сызыкларга нык игътибар итәргә кирәк. Җөмлә эчендәге сүз­ләр арасы язма и хәрефе сыярлык итеп калдыры­ла, хәрефләр арасында шуның яртысы кадәр ин­тервал ясала. Хәреф һәм сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тигез ара калдырып яза алуларына ире­шү өчен, күз үлчәмен үстерү күнегүләре үткәрелә. Мәсәлән, тигез ара калдырып, нокталар кую, та­якчыклар сызу һ.б.
Теге яки бу хәрефнең формасын ничек язарга икәнен укучы яхшы аңлап җиткерсен өчен тү­бәндәге ысуллар кулланыла:
1. Укучының кулыннан тотып яздыру.
2. Язылган хәреф өстеннән каләм йөртү (өлге буенча язу). Укытучының «һавада язып» аңлатуы.
3. Билгеле бер ритмда (тактлап) яздыру.
Бу ысул аерым хәрефләрне, иҗек һәм сүзләрне язганда кулланыла. Белем һәм тәрбия бирү бурычларыннан чыгып,иң элек түбәндәге кагыйдәләрне үтәүгә ирешергә кирәк:
    язганда дөрес утыру (гәүдә төз, күкрәк белән парта арасына йодрык сыярлык булсын, күз белән дәфтәр арасы 30-35 см);
 беләк парта өстендә, терсәк гәүдәдән 10 см читтә булып аз гына партадан чыгып тора;
    язганда уң кул юл буенча сулдан уңга таба шуыша, терсәк күчми           
   яктылык сул яктан төшәргә тиеш.
Бу кагыйдәләрнең үтәлешен даими тикшереп торырга кирәк.
Грамоталы язарга өйрәтү – катлаулы һәм дәвамлы хезмәт. 5нче сыйныфта бала авазларны дөрес хәреф белән белдерә ала. Кайбер кушымчаларның, ялгызлык исемнәрнең, кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы, авазларның чиратлашуы ,сүзләрне иҗекләргә бүлү кебек тел күренешләре белән өлешчә таныш була
   Алга таба әлеге белемнәр кабатлана, ныгытыла, тирәнәйтелә. Әлбәттә, укучыларны дөрес язарга өйрәтү моның белән генә чикләнми. Бу эш өлкән сыйныфларда да дәвам иттерелә.
   Урта мәктәптә грамоталы язарга өйрәтүдә күптөрле күнегүләр: күчереп язу, грамматик – орфографик анализ, диктант яздыру, орфографик- грамматик уеннар уздыру, сүзлекләр белән эшләү, төрле иҗади биремле күнегүләр, мөстәкыйль эш, изложение һәм инша яздыру кулланыла.
         Билгеле бер максат белән үткәрелгән күчереп язу эше укучыларны дөрес язарга өйрәтүдә уңышлы чара булып санала. Ләкин әзер текстны бер үзгәрешсез күчерү генә тиешле нәтиҗә бирмәскә мөмкин, шуңа күрә аны билгеле бер грамматик бирем белән катлауландырырга кирәк. Шул вакытта гына укучы эш белән кызыксына, актив фикер йөртә һәм аның танып белү мөстәкыйллеге арта.
       Күчереп язганда , биремнәрне катлауландырырга мөмкин:
а) төшеп калган хәреф яки кушымчаларны өстәп күчереп язу;
ә) бирелгән тексттан калынлык һәм аеру ,нечкәлек һәм аеру билгеләре булган сүзләрне ике баганага аерып язу;
б)билгеле бер аваз хәрефләренең яки сүз өлешләренең (морфемаларның) астына сызып, күчереп язу;
в)текстта бирелгән бер форманы икенче форма белән алмаштырып күчереп язу.Мәсәлән,үткән заман хикәя фигыльне киләчәк заман формасына яки бер дәрәҗәдәге сыйфатны икенче дәрәҗәгә куеп күчереп язу һ.б.
           Текстларны дәреслектән бирергә, карточкаларга яки электротәрәзәләргә яисә тактага язып тәкъдим итәргә була. Бүген компьютер файдаланып күнегүләр башкару да актив кулланыла.
      Грамматик анализ белән орфографик анализ бергә алып барыла, тик бу очракта укучыларның игътибары күбрәк дөрес язылышка юнәлтелә.
        Орфографик анализ ясаганда , укучылар укытучы тәкъдим иткән тексттан өйрәнә торган кагыйдәгә яки темага караган орфограммаларны эзләп таба, аны билгели һәм кагыйдәгә нигеләнеп , аның язылышын аңлата. Анализ язмача үткәрелсә ,ул орфограммаларның астына сыза яки күрсәтелгән тексттан шул орфограммага караган сүзләрне язып ала. Мондый төр тикшерүләрне укучыларга мөстәкыйль эш итеп бирергә яки аны искәртмәле, аңлатмалы диктантлар вакытында өстәмә бирем буларак эшләтергә мөмкин; анализны язма эшләрдән соң , хаталарны төзәтү эшен башкарганда үткәрү дә уңышлы була.
       Сыйныфта һәм өйдә төрле язма эшләр , биремнәр башкарганда , теге яки бу сүзне язарга кыенсынган вакытта , укучыларны төрле сүзлекләргә мөрәҗәгать итәргә өйрәтергә кирәк. Сүзлекләрне даими куллану күзәтүчәнлекне үстерә, сүзләргә хәреф-аваз анализы ясаганда файдалы була, график сурәтен еш күрү нәтиҗәсендә ,авыр үзләштерелә торган сүзләрнең язылышын хәтердә ныгытырга һәм орфографик ялгышларны булдырмаска ярдәм итә. Болар үз чиратында укытучыга орфография буенча күнегүләрне төрләндерергә , лексик күнегүләрне даими оештырырга мөмкинлек тудыра.
           Укучыларның грамоталыгы сизелерлек кимегән хәзерге чорда әлеге мәсьәләгә безгә , тел һәм әдәбият укытучыларына , аеруча нык игътибар итү сорала  
 
             Тел — халыкның кадерле хәзинәсе. Ул бу телдә уйлый, сөйли, яза. «Кешенең бөтен «аң­лы» тормышы аның туган теле аша уза», —ди Д.С.Лихачев.1
             К.Д.Ушинский баланы туган телгә өйрәтү нигезе итеп, күзәтә белүне, күзәтүләрне бер фикергә туплауны һәм аны сүзләр белән дөрес аңлатуны саный. Ул укучыларны сөйләм оста­лыгына өйрәтүнең башка фәннәрне үзләште­рүдә дә мөһим булуын раслый.
          Әлеге нигезләмәгә таянып шуны әйтергә кирәк: 5 нче номерлы мәктәптә дә рус мәктәбе булуга карамастан балаларның сөйләм телен үстерү буенча зур эш башкарыла. Бу уңайдан мәктәптә эксперимент рәвешендә Р.Р.Нигъмәтуллина, И.Л.Литвинов дәреслекләре укытыла.
          Тел һәм әдәбият дәресләрендә бик теләп халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать итәбез.Күбесенчә телгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр кулланабыз.
Татлы тел тәхет били.
Алтыда белгән ана телең алтмышта онытыл­мас.
Бит күрке — күз, тел күрке — сүз.
Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, иң ачы нәрсә дә — тел.
Инсафлының теле саф.
Тел—ананың теләге, тел—ананың баласы­на иң кадерле бүләге.
Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
Татлы тел тимер капканы ача.
Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый.
Тел ташны эретә һәм башкалар.
                         (Нәкый Исәнбәт. «Балалар фольклоры...», 1984).
     Ана теле укытуның төп максатларыннан берсе — укучыларны үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә бе­лергә өйрәтү. Рус мәктәпләрендә укучы та­тар балалары өчен татар теле һәм әдәбияты программаларында бәйләнешле сөйләм те­лен үстерүгә сәгатьләр бирелгән, һәр сый­ныфка якынча темалар тәкъдим ителгән. Аерым бүлекне, теманы өйрәнү укучыларның фикерләвен һәм сөйләм телен үстерүдә ярдәм итәргә тиеш.
          Татар теле дәресләрендә сөйләм үстерү эше өч юнәлештә алып барыла.
Беренче юнәлеш — татар әдәби теленең нормаларын үзләштерү. Боларга әдәби әйте­леш нормалары — сүз ясалышы, сүзтезмә һәм җөмлә төзү, сүзләрне лексик мәгънәләренә һәм стильләренә туры килерлек итеп кулла­на белү керә.
           Рус мәктәпләрендә укучы балаларны та­тар әдәби теле нормаларына өйрәтү аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки әлеге балаларның сөйләмендә әдәби тел нормалары бозы­лу — гадәти күренеш. Монда рус теленең татар теленә тискәре йогынтысы нык сизелә. Укучылар, татар сүзен белсәләр дә, еш кына рус сүзе кулланалар, рус сүзләрен татарча­га дөрес тәрҗемә итмиләр, сүзләрне бер-берсенә бәйләгәндә бәйләүче чараларны урынсыз файдаланалар, җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштырмыйлар.
             Кайбер мисалларга тукталыйк. V сыйныф­та «Исемнәрнең килеш белән төрләнеше» темасын узганнан соң, килеш кушымчалары­ның сүзләрне бер-берсенә бәйләүдә тоткан урынын укучыларга ныклап төшендерергә, моның өчен сүзләрне төрләндереп кенә кал­мыйча, бәлки кечкенә хикәя килеп чыгарлык итеп, җөмләләр төзетергә кирәк.Мәсәлән,

Б.к.урман көз

И.к.урманның көзнең
Ю.к.урманга көзгә
Т.к урманны көзне
Ч.к. урманнан көздән
У-в.к. урманда көздә
 
»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading
Дневник обучения группы учителей РТ "Буинск"

Смотреть видео онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн