Online video hd

Смотреть сестра и брат видео

Официальный сайт tali-sk 24/7/365

Смотреть видео бесплатно

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Работа с родителями.Выступление "Оялчан бала" (на татарском языке).

Submitted by Асия Шерифзяновна Юнусова on Wed, 09/02/2011 - 20:50

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:"Times New Roman"; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}

Оялчан бала.

 

Оялчанлыкның нигезләрен сабый вакытта эзләргә кирәк.

Баланың үз  “мин”ен тоя башлавы олы кешенең эчке  дөнясы      формалашуга нигез булып тора.

 “Ләйсән, кызым, әнә бит Алсу белән Эльвира бергә уйный . бар, син дә алар белән уйна.”- ди әнисе 5 яшьлек кызына.Тик тегесе һаман әнисе яныннан китми, күрше подъездда  яшәүче кызларның уйнаганын читтән генә күзәтә. Ләйсәнне күргән  Эльвира да:  “Ләйсән, әйдә безнең белән, -дип кычкыра. Тик Ләйсәннең  һаман уенга катнашырга кыюлыгы җитми.

Ләйсәннең берәр кимчелеге бармы, диярсез.Һич тә юк.Бары оялчанлык дигән сыйфат кына аның бер җиңеннән җибәрми тора. Ата- аналарга оялчан балаларны дөрес тәрбияләү бик мөһим. Кайбер балада оялу хисен арттырырга түгел, киресенчә, киметергә ярдәм итәргә кирәк. Балагызның кешеләр белән аралашмый торган,нервлы яки тыныч, күзәтүчән булып үсүе сездән тора. Артык оялчанлык балага киләчәк тормышта киртә булуы бар.

Әлеге сыйфат үз-үзенә түбән бәя бирү белән бәйләнгән.Бу баланың үз мөмкинчелекләрен һәм сәләтен чынбарлыктан түбән бәяләвендә күренә.Психологлвр еш кына оялчанлыкны  “үз-үзеңә ышанмау сәбәпле ялгыз калырга омтылу”, “чит кешеләр алдында уңайсызлану” дип бәялиләр.Үзләренең читенсенүләрен оялчан балалар эндәшми генә кичерәләр, башкаларга әйтмиләр, тик аларның тышкы кыяфәтләре үк:”Мин оялчан”,-дип кычкырып тора.Оялчанлык тышкы яктан  баланың кыюсыз, уңайсыз хәрәкәтләр ясавында,йомыкый булуында чагыла. Физиологик яктан баланың пульсы һәм сулышы ешайган була.

Оялчанлык барлыкка килүгә кайбер сәбәпләр:

әнисенән бик иртә аерылу:

ата-ананың кирәгеннән артык принципиаль  һәм кырыс булуы:

балага артык зур таләпләр кую.

Дүрт яшьлек  Марат әнисе белән балалар шуа торган җиргә килә.Әнисе: “Бар инде, шу,нәрсә карап торасың?-дип,тауга таба этә.Марат кыюсыз гына тау янына килә һәм әнисенә карый. “Курыкма,мин сине аста көтеп торам.Әнә,кара,башкалар курыкмый, син генә  куркасың.Куркак!”- дип, ачу белән кычкыра әни кеше. “ Син генә шундый монда, башкалар андый түгел,”-дип офтана ул.

Педагогик күзлектән караганда, мондый мөнәсәбәт-зур хата. Сезнең төп бурычыгыз- балагызга ышану, бала үзе дә сезгә ышанырлык булсын. Шул вакытта  ул   үз-үзенә ышанган  кеше булачак.Билгеле булганча, бары тик үз көчеңә ышанганда гына  тормышта нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин.Мондый вакытта балага: “ Бераз башкалар шуганны  тагын  крап тор да, шуа башларсың.Син кыю, батыр малай бит, алардан узып китәрсең, алардан яхшырак шуарсың әле, дип үсендерү яхшырак.

Кыюсыз баланы ашыктыру-аңа  психологик басым ясау дигән сүз.Йомшак,күңелләре тиз җәрәхәтләнүчән балалар бу басымны күтәрә алмыйлар. Психиканың саклану механизмнары эшли башлый-балалар торган саен уүбрәк йомылалар,үз эчләренә бикләнәләр.

Бала җиде яшькә кадәр хисләр һәм образлар дөньясында яши. Шуңа күрә “Моның  бернинди  куркынычы юк”  кебек сүзләр әйтү бернинди нәтиҗә бирми.Балага үзен ышанычлы итеп сизәргә ярдәм итәргә кирәк. Куркуны җиңү өчен әнинең назы,якынлыгыннан яхшырак нәрсә бар?!

Белгечләр фикеренчә, хатын-кыз лидер булган семьяда балалар оялчан,инициативасыз булып үсәләр.Бу очракта үз-үзеңне тотуның саклагыч механизмы барлыкка килә:үзенә булган кырыс һәм өзлексез  игътибардан, мәсәлән,бала бертуктаусыз елмая башларга мөмкин.Елмаю ситуациягә карамый.Укытучының үзенә карап торуыннан бала нервланып елмая башлый. Укытучы моны үзен мыскыл итү дип уйлавы бар.Кисәтү ясар.Өйдә  әнисе өстәр...Нәтиҗәсе—тотлыгу,бу стресның физик чагылышы.

Оялчан балаларда  шәхси территория, ялгыз калырга мөмкинлек булуы бик мөһим. Ялгыз калгач, алар ямансулап утырмыйлар, элек булган вакыйгаларны анализлыйлар. Оялчан балаланың хыял дөнясы бик бай була.Нәкъ менә иҗадый эш ярдәмендә балада үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә була.Балалар бакчасындагы уеннар, музыка, рәсемнәр балага камилләшергә ярдәм итә.Оялчан балага иң авыр вакыт- балалар бакчасына йөри башлау,мәктәпкә укырга керү.

Баланы тормыш авырлыкларыннан саклау кирәкме соң?  Иртәме,соңмы  барыбер авырлыклар белән очрашырга туры киләчәк бит.Әйе, бу котылгысыз.Тик шуны белергә кирәк,бала ул авырлыклар белән үз көченә ышангач, ныклы кеше буларак очрашамы,әллә куркынган, уңышсыз мескен буларакмы?

Балага һәр адымда кул сузарга кирәкми. Аңа мөстәкыйльлек һәм үз-үзенә ышаныч булдыру өчен шартлар тудырырга кирәк.Ата – аналарга балаларына проблемаларны чишү һәм карарлар кабул итү өчен билгеле бер күләмдә ирек бирергә кирәк. Шулай ук әле әзер булмаган килеш авырлыклар белән берүзен калдырмау мөһим.

Оялчанлык асылда бик яхшы хис.Оят булмау күпкә авыррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин .Ата-ананың максаты-оялу хисен бетермичә,аны кирәк чакта гына җиңәргә өйрәтү.Хәзер күп кенә ата- аналар балаларын артык кыю, оялу турында уйлап та карамый торган итеп үсендерәләр.Млондый баладан киләчәктә җинаятьче чыкмас дип ышандырып әйтеп тә булмый.

 


»  Tags for document:

Навигация по подшивке

Смотреть видео онлайн

Онлайн видео бесплатно