Официальный сайт jetune 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Иярчен максат җөмлә

Submitted by Ирина Геннадьевна Кондратьева on чт, 24/03/2011 - 19:33
Данные об авторе
Автор(ы): 
Кондратьева Ирига Геннадьевна
Место работы, должность: 
МБОУ СОШ им. С.А. Ахтямова с.Манзарас, учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
фәнни максат: иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү; коммуникатив максат: иярчен максат җөмләләр кулланып,кечкенә хикәя төзү; тәрбияви максат: укучыларда хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.
Тип урока: 
Комбинированный урок
Используемые учебники и учебные пособия: 

1.     Зәкиев М.З. Татар теле :Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / М.З. Зәкиев. – Тулыл. 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2007. – 159 б.

2.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксистан таблицалар һәм схемалар: Укытучылар өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: РИЦ: Школа, 2007. – 88 б.

3.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Кушма җөмлә синтаксисы: 8-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б. 

Используемая методическая литература: 

1.     Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-9 нчы с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я. Х. Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2005.– 175 б.

2.     Зәкиев М.З. Татар теле :Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / М.З. Зәкиев. – Тулыл. 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2007. – 159 б.

3.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксистан таблицалар һәм схемалар: Укытучылар өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: РИЦ: Школа, 2007. – 88 б.

4.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Кушма җөмлә синтаксисы: 8-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

5.     Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория. Дәрес эшкәртмәсе. Планнар. Тестлар / М. М. Шәкүрова, А. Ф. Йосыпов. – Казан: “Отечество”, 2008. – 164 б. 

 

Краткое описание: 
Иярчен максат җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү, аларны сәбәп җөмләләрдән аерырга өйрәнү. Таблица, схемалар, карточкалар ярдәмендә яңа алган белемнәрне ныгыту, күнекмә формалаштыру.

I. Максатлар:

1.     фәнни максат: иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү;

2.     коммуникатив максат:  иярчен максат җөмләләр кулланып, “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән темага кечкенә хикәя төзү;

3.     тәрбияви максат: укучыларда хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.

II. Бурычлар:

1.     иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү;

2.     иярчен максат җөмләне иярчен сәбәп җөмләдән аерырга өйрәтү;

3.     бәйләүче чаралар нигезендә иярчен максат җөмләләрне танырга өйрәтү;

4.     иярчен максат җөмләләр хисабына укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

III. Принциплар:

1.     дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, предметара бәйләнеш;

2.     лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш.

3.     гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик (“Эш беткәч уйнарга ярый” дигән тема белән бәйле);

4.     хосусый методик принциплар: чагыштыру, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

IV. Укыту ысуллары:

1.     аңлату – күрсәтү;

2.     өлешчә эзләнү;

3.     тикшеренү.

V. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү, ребус чишү, карточкалар белән эш.

VI. Дәреснең төре: катнаш дәрес.

 

Дәрес планы

I.                  Башлам өлеше                                                                                      

II.               Актуальләштерү этабы:                                                                  

1.     Узган  дәрестә  үтелгән “Иярчен сәбәп җөмлә” темасын искә төшерү максаты белән сорауларга җавап алу;    

2.     Өй эшен тикшерү.                                                                            

III.           Яңа материалны аңлату этабы:                                                     

1.     Яңа материалны аңлату;                                                                

2.     “Иярчен максат җөмлә” дигән таблица белән эшләү;                 

3.     Дәреслектән тиешле параграфны уку;                                           

IV.           Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:                                     

1.     Дәреслек белән эш: 130 нчы күнегү (язмача);                            

2.     “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән темага хикәя төзү;                             

V.               Өйгә эш:                                                                                              

1.     Дәреслекнең 95 бит. теоретик материалны укырга;                    

2.     122 нче күнегү (язмача);                                                                    

VI.           Дәрескә йомгак:                                                                                  

1.     Карточкалар белән эш;                                                                   

2.     Билгеләр кую.                                                                                  

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

I.  Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да бармы? Алайса, дәресебезне башлыйбыз.

II.Укытучы: Укучылар, узган дәрестә без иярчен сәбәп җөмләләрне өйрәндек. Искә төшереп китик әле, иярчен сәбәп җөмлә дип без нинди җөмләне атыйбыз?

Укучы: Иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең сәбәбен белдерә һәм ник? нилектән? ни сәбәпле? нәрсә аркасында? кебек сорауларга җавап бирә. Иярчен сәбәп җөмлә эш яки хәлнең сәбәбен я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклау аркылы белдерә.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, иярчен сәбәп җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләре нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә ясала?

Укучы: Аналитик сәбәп җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече һәм көттерү паузасы ярдәмендә иярә.

Укытучы: Әйе, синтетик төре?

Укучы: Синтетик сәбәп җөмлә баш җөмләгә күрә бәйлеге, сәбәпле, аркасында кебек бәйлек сүзләре, кайбер килеш кушымчалары ярдәмендә иярә.

Укытучы: Бик яхшы. Ә хәзер өй эшен тикшерәбез. Сезгә өй эшенә әдәби әсәрдән иярчен сәбәп җөмләләр язып килергә иде, шулай бит? Барыгыз да өй эшен эшләгән дип ышанам. Кем укып китәргә тели? Әйдә әле, ...

(берничә укучыдан укыту)

III.1.Укытучы: Бик яхшы, укучылар, булдыргансыз. Без бүгенге дәрестә иярчен җөмләләрне өйрәнүне дәвам итәбез. Дәресебезнең темасын ачыклау өчен тактадагы ребуска күз салыйк әле.

,, ,,,,СШ ,Т

Укучы: Максат.

Укытучы: Дөрес. Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – “Иярчен максат җөмлә”. Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Бүген егерме алтынчы февраль, тема “Иярчен максат җөмлә”.

Укучылар, тактага игътибар итик әле. Монда безнең ике җөмлә бирелгән:

Мең орлыкның һәммәсе дә шытып чыксын, шуның өчен җирне бик яхшы эшкәртергә кирәк.     ( ... ), [шуның өчен]

     Игеннәр мул уңыш бирсен дип, вакытында кар тоту оештырылды.

                                   ( ... дип), [  ]

Беренче җөмләне безгә кем укыр икән?

Укучы: Мең орлыкның һәммәсе дә шытып чыксын, шуның өчен җирне бик яхшы эшкәртергә кирәк.

Укытучы: Бу җөмләнең баш кисәкләрен табыйк әле.

Укучы: Һәммәсе шытып чыксын, эшкәртергә кирәк.

Укытучы: Әйе, кайсы җөмлә баш җөмлә була?

Укучы: Икенче җөмлә баш җөмлә була, беренче җөмлә иярчен җөмлә була.

Укытучы: Иярчен җөмләнең төрен билгеләп карыйк әле, моның өчен баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сорау куеп була?

Укучы: Нинди максат белән җирне эшкәртергә кирәк?

Укытучы: Бик дөрес. Бәйләүче чарасы кайда?

Укучы: Шуның өчен мөнәсәбәтле сүзе. Иярчен җөмлә баш җөмләнең максат хәле урынында килә.

Укытучы: Яхшы. Димәк, укучылар, бу җөмлә иярчен максат җөмлә була. Укучылар, иярчен максат җөмләнең кагыйдәсен чыгарып карыйк әле. Әйдә, ...

Укучы: Иярчен максат җөмлә я баш җөмләнең максат хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклый.

Укытучы: Бик яхшы. Димәк, укучылар, иярчен максат җөмлә баш җөмләнең максат хәле урынында килә һәм баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгәндә бәйләүче чараларны белү мөһим. Әйдәгез әле иярчен максат җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны тактадагы таблицадан карап китик. Укучылар, кем безгә аналитик төренең бәйләүче чараларын укып чыгар? Әйдә әле, ...

Иярчен максат җөмлә

       

Синтетик төре

Аналитик төре

1.өчен бәйлеге, дип сүзе ярдәмендә;

2.-сын / -сен боер. фиг. формасы + -га / -гә юнәлеш килеше кушымчасы;

3.-маска / -мәскә фигыль формасы.

1.шуның өчен, моның өчен, аның өчен мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә;

2.көттерү интонациясе.

 Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер дәреслекләрнең 95 нче битен ачып, иярчен максат җөмлә турында укыйбыз. Әйдә, ...

(укучы параграфны укый)

Укытучы: Рәхмәт, яхшы. Дәресебезне дәвам итәбез. Укучылар, иярчен максат җөмләләр аналитик төрдән синтетик төргә үзгәрәләр һәм үзара синонимнар булып торалар. Моны ныклап карау өчен 125 нче күнегүгә игътибар итик әле.

Беренче җөмлә: Игеннәр мул уңыш бирсен өчен, вакытында кар тоту оештырылды.

( ... өчен), [    ]

     Бу иярчен максат җөмлә, синтетик төре.

     Икенче җөмлә: Игеннәр мул уңыш бирсен дип, вакытында кар тоту оештырылды.

                                     ( ... дип), [   ]

     Бу иярчен максат җөмлә, синтетик төре.

     Өченче җөмлә: Игеннәр мул уңыш бирсен, шуның өчен вакытында кар тоту оештырылды.

                                     ( ...), [ шуның өчен]

     Бу иярчен максат җөмлә, аналитик төре.

     Укытучы: Күргәнебезчә, җөмләләр бәйләүче чаралары белән генә аерылалар. Димәк, бер җөмләне төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә бер төрдән икенче төргә үзгәртеп була. Шуны да әйтергә кирәк: еш кына иярчен максат җөмләләрне иярчен сәбәп җөмләләр белән бутыйлар. Кайбер очракта иярчен сәбәп җөмләгә дә, иярчен максат җөмләгә дә бер үк сорау куеп була. Мондый очракта җөмләнең төрен дөрес билгеләү өчен, түбәндәге үзенчәлекне истә тотарга кирәк: иярчен сәбәп җөмләдәге процесс үткәнгә карый, ә иярчен максат җөмләдәге процесс киләчәккә карый.           

IV.1.Укытучы: Укучылар, хәзер яңа материалны ныгыту өчен күнегү эшләп алабыз. Дәреслекнең 98 нче битен ачабыз һәм 130 нчы күнегүне язмача эшлибез. Укучылар, бу күнегүдә сез тиешле тыныш билгеләрен куеп, иң элек – иярчен максат, аннан соң иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләрне күчереп язарга тиеш буласыз. Соңыннан җөмләләрнең схемаларын да сызасыз.

1.     Бер баруда эшләре бетсен дип, әнкәй уракларны кертеп бирде.

( ... дип), [  ]      синтетик төре

2.     Өй якты һәм җылы булсын өчен, аны бөтен гигиена таләпләренә җавап бирерлек итеп салырга кирәк.

( ... өчен), [  ]     синтетик төре

3.     Уру вакытында башлансын, шуның өчен машиналарны алдан ук хәзерләп куегыз.

( ... ), [ шуның өчен]     аналитик төре

4.     Монда әле неводчылар  килеп җитмәгәнгә, тачкачылар гына эшләп маташа иде.

( ... –гәнгә), [  ]    синтетик төре

5.     Бәдри китү сәбәпле, Хәлим налогны үзе генә җыярга булды.

( ... сәбәпле), [  ]   синтетик төре

6.     Мин Тукайдан үрнәк алам дисең,

Бу түбәнлек түгел, һич түгел,

Чөнки Тукай халык моңнарының

Бакчасында тибрәп үскән гөл.

[  ], (чөнки)  аналитик төре

7.     Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

( ...-ганга), [  ]   синтетик төре

8.     Боларга капка ачып тору файдасыз: берни дә бирмиләр.

[  ]: ( ... )    аналитик төре

9.     Яңа Чүриледә каравылчы Савелий Петровичны алганнар: халык дошманнары кушуы буенча бер атны агулап үтергән.

[  ]: ( ... )    аналитик төре

Укытучы: Бик дөрес, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер, “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән темага иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне кертеп, кечкенә генә хикәя язабыз. Аннары тикшерәбез.

Укытучы: Кайсыгызның бетте? Кем үзенең хикәясен укырга тели? Әйдә ... Укучылар, барыбыз да тыңлыйбыз.

(берничә укучыдан укыту)

Укытучы: Бик яхшы, укучылар, молодцы. Сез барыгыз да хезмәтне бик яратасыз, әти-әниләрегезгә, иптәшләрегезгә ярдәм итәсез икән. Бу бик яхшы.

V. Укытучы: Ә хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен язып куегыз.   

 Өй эше:

1.     Дәреслекнең 95 бит. теоретик материалны укырга;

2.     122 нче күнегү (язмача);

 Укытучы: Укучылар, өй эше аңлашылдымы, сорауларыгыз юкмы?

 Укучы: Юк.

VI.1.Укытучы: Укучылар, хәзер өйрәнелгән теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү максатыннан карточкалар белән эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм, анда ике бирем:

1.     Җөмләләрнең төрен билгеләгез. Җөмләдәге бәйләүче чараларны синонимнары белән алыштырыгыз.

2.     Схемага туры китереп, җөмлә уйлап языгыз.

Биремнәр аңлашылдымы? Сорауларыгыз булса, бирегез...

     Эшләп бетергәннәр булса, тапшыра аласыз.

2. Укытучы: укучылар, бүген дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, молодцы. Бик тырышып эшләгәннәргә ... “5” билгесе куям.

 Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

Карточкалар:

I Вариант

1.      Җөмләләрнең төрен билгеләгез. Җөмләдәге бәйләүче чараларны синонимнары белән алыштырыгыз.

     Иң кызыгы шул: күренмичә йөри ул. Без Хәкимҗан белән алгарак чыгарга маташкан арада, беренче ат тар гына юлдан выжлап узып та китте. Гайфулла белән Сәлим, авыл картлары да шаһит булсыннар дип, әле генә безне алып чыктылар.

    

      Иң кызыгы менә нәрсә: күренмичә йөри ул (иярчен хәбәр җөмлә). Без Хәкимҗан белән алгарак чыгарга маташкан вакытта, беренче ат тар гына юлдан выжлап узып та китте (иярчен вакыт җөмлә). Гайфулла белән Сәлим, авыл картлары да шаһит булсыннар өчен, әле генә безне алып чыктылар (иярчен максат җөмлә).

    2. Схемага туры китереп, җөмлә уйлап языгыз.

      (     ), [шуңа күрә]

     Мин кичә ашханәдә дежур булдым, шуңа күрә укырга килмәдем.

II Вариант

1.      Җөмләләрнең төрен билгеләгез. Җөмләдәге бәйләүче чараларны синонимнары белән алыштырыгыз.

 Карга булган җирдә тавыкка көн юк. Аңлашылмаучылык хәл кылынырга тиеш, моның өчен комиссия төзелде. Даниф хаклы дигән фикергә килде ул.

2.      Схемага туры китереп, җөмлә уйлап языгыз.

          (... арада), [   ]

Прикрепленный файл Size
максат җөмлә.doc 39.59 KB

Навигация по подшивке

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн