( Укучылар өч төркемгә бүленеп утыра: “Чисталык”, “Пөхтәлек”, “Тырышлык”төркемнәре.)
Саулык- иң зур байлык, диләр.Чөнки ул булмаса , кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлке – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә- юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән , уеннан канәгатьлек таба.
Укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында сөйләшербез. Сәламәт булу өчен бик күп нәрсәләр кирәк.
Сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнү- сәламәтлекне ныгытучы чаралар.Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.Ә хәзер , әйдәгез, иртәнге гимнастика ясап алыйк.
Ә хәзер менә бу иптәшләрегезне тыңлап карыйк әле,сәламәтлек өчен тагын нәрсәләр кирәк икән?
Иртә белән торабыз,
Битләрне юабыз.
Сабын белән юынгачтын,
Бигрәк матур булабыз.
Бит- кулларны юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Пөхтәлекне , чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз.
Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз. Ап-ак итеп кулны юып
Ашарга утырабыз.
Аякларны кич белән
Сабын бкүелән юабыз.
Юынырга яратабыз,
Без бик чиста торабыз.
Димәк,сәламәтлек өчен чисталык та кирәк икән.Ә чиста булу өчен нәрсәләр кирәк?
1. Табышмаклар конкурсы.
Үзе шома,күбеккә күмә,
Хуш исле ул,я кем белә? (сабын)
Аркасында сөяге,сөягендә мыегы,
Ак койманы агарта,Мыегы белән чистарта. (теш щёткасы)
Он түгел , үзе ак
Авызыңа куеп бак.
Тешне агарта
Бу ни була әйтеп бак.. (теш пастасы)
Кирәк була мунчада,
Минем исеме6м ... (мунчала)
Битне- кулны корыта
Үзе чисталыкны ярата. (сөлге)
Балалар , физик сәламәтлектән тыш рухи сәламәтлек тә бар бит әле.Кеше чиста күңелле, “тәмле “ телле булып, үзенең рухи дөньясын да баетып яшәргә тиеш. “ Яхшы сүз – җан азыгы” – диләр бит.
2. “Тылсымлы “ сүзләр конкурсы.
(һәр төркем бирелгән кәгазьләргә тылсымлы сүзләр яза.)
-Ә сез бу сүзләрне кайда һәм кайчан кулланасыз?
3. Кеше сәламәт булсын өчен ул яшәгән тирәлек нинди булырга тиеш? Плакатлар конкурсы.( эшләгән эшләрне яклау)
Балалар, без сезнең белән кайбер сәламәтләндерү чараларын карап үттек. Ә хәзер үзегезнең сәламәтлек программагызны төзеп карагыз әле.
4. Һәр төркем үзенең сәламәтлек программасын төзи.(программаны яклау)
5. Сәламәтлек турында мәкальләр уку.Мәгънәләрен аңлату.
Саулык- зур байлык.
Байлык бер айлык- саулык гомерлек.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
Сәламәтлек ул- кул астындагы хәзинә.
6. Йомгаклау.
Балалар,сүзебезне йомгаклап мин сезгә үземнең сәламәтлек программамны тәкъдим итәм. Менә танышыгыз. Үзегезгә үрнәк итеп алырсыз
Сәламәтлек программасы.
1.Спорт белән шөгыльләнү, хәрәкәтле уеннар , иртәнге гимнастика ясау.
2. Чисталык , пөхтәлек саклау.
3. Үз- үзеңне чыныктыру.
4. Дөрес итеп, вакытында туклану.
5. Әдәпле,тәртипле ,мәрхамәтле булу.
6. Тирә- як мөһитнең чисталыгын булдыру.
|