Данные об авторе
Место работы, должность:
учитель татарского языка Узякская СОШ
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
1.Укучыларны М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театрының төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән шәхесләр белән таныштыру. 2.Иҗади фикерләү осталыгын һәм сөйләм телен үстерү. 3.Сәнгатьнең опера һәм балет төрләренә карата кызыксыну уяту, эстетик зәвык тәрбияләү
Тип урока:
Урок закрепления знаний
Используемые учебники и учебные пособия:
Краткое описание:
Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше. - Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Укучылар, экранга күз салыгыз әле. Анда нәрсә сурәтләнгән? (1слайд – театрларның рәсемнәре, 2 слайд – Опера һәм балет театры.) (Укучыларның җаваплары.) -Әйе, укучылар, сез дөрес әйттегез, биредә Казандагы театрларның рәсемнәре сурәтләнгән.Ни өчен дәресебезне шушы рәсемнәр караудан башлап җибәрдек икән? Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр? (Укучыларның җаваплары.) - Әйе, бүгенге дәрестә сүзебез – театр хакында. Аның да иң гүзәле – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында булыр.Театрның төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр белән танышырбыз. Театр ул – тылсымлы, сихри урын. Шуңа күрә дәреснең темасы да бераз серлерәк булыр. Дәреснең темасы – “Әйләнә сәхнә, әйләнә...” (3 слайд, дәрес темасы.) Дәреснең эпиграфы итеп мин Р.Фәйзуллинның театр турында язган бик матур шигырен алдым. Ул шигырь сезгә дә ошар дип уйлыйм.(4 слайд – шигырь) - Әйләнә сәхнә, әйләнә, сибелеп кала еллар. Сибелеп кала язмышлар режиссерлар, геройлар... Сибелә... Әйләнә сәхнә. Булмый шул каршы торып. Изге җиргә була икән табынып тик, баш орып. Тоела кайчак сәхнә ул агачтан түгелдер күк. Күз яше белән юылган көзгедер, күңелдер күк. Анда иңләп йөрүчеләр илаһи затлар кебек. Алар гаҗәеп якын да, һәм бераз ят та кебек. ...Әйләнә сәхнә, әйләнә, шуышып кереп китә. Гомерләрне, бәгырьләрне кискәләп, телеп китә. ( Р.Фәйзуллин.) Иң башта, әйдәгез, сүзлеккә күз салыйк. Дәрес барышында очраячак, сезгә аңлашылып бетмәгән төшенчәләрнең аңлатмаларын карыйк. (5 слайд) Опера – музыка һәм җыр белән генә башкарыла торган сәхнә әсәре. Балет – биюдән һәм мимик хәрәкәтләрдән торган, музыкаль бизәлешле театраль тамаша. Балетмейстер – балетта биюләрне куючы. Либретто – җырлап башкарыла торган музыкаль-драматик әсәрнең әдәби тексты. (Әдәбият дәфтәрләрендә эш.) Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казаныбызның иң үзәгендә - Ирек мәйданында урнашкан.(6 слайд – театр бинасы.) Ул бүгенге көндә дәүләт тарафыннан сакланыла торган уникаль һәм гаҗәеп гүзәл архитектура һәйкәле. Ә хәзер театрның эченә күз салыйк.(7 сайд – тамаша залы.) Аның тамаша залы искиткеч матур. Түшәмен тау хрусталеннән ясалган, авырлыгы бер тоннадан артык булган люстра бизи. Өч катлы балконы милли орнаментлар белән бизәлгән. Баскычлар, фойе гранит, мәрмәрдән эшләнгән. Ә инде Казанда опера һәм балет театры кайчан ачылган соң? 1934 елда опера һәм балет театры ачу турында карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясен ачарга булалар. Аның максаты булачак театр өчен кадрлар әзерләү була. 1934 елның 2 февралендә студия эшли башлый. Мәскәүгә укырга иң яхшы дип табылган иҗат көчләре җибәрелә.4 ел дәвамында анда җырчылар, дирижерлар, композиторлар укып чыга. 1938 елның ахырында алар укуларын тәмамлап Казанга кайталар. Бу студиядә укып кайтучылар арасында Г.Кайбицкая, С.Садыйкова, М.Булатова, Ф.Насретдинов, М.Рәхмәнкулова кебек күренекле җырчылар була.(8 слайд – җырчыларның рәсемнәре.) Бу елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын шагыйрь М.Җәлил башкара.(9 слайд – М.Җәлил портреты.) Театр бинасы төзүнең проекты инде әзер булса да, төзелеш акрын бара. Опера һәм балет артистлары спектакльләрне Татар дәүләт академия театрында һәм рус драма театры биналарында алып барырга мәҗбүр булалар. Балет труппасы да үз эшчәнлеген шушы елларда башлый. Татар сәхнәсе өчен яңа булган сәнгать төрен башлап җибәрүчеләрдән булып балетмейстер Гай Таһиров исәпләнә.
Тема. Әйләнә сәхнә, әйләнә...(Р.Фәйзуллин.)
Максат. 1.Укучыларны М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет
академия театрының төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән
шәхесләр белән таныштыру.
2.Иҗади фикерләү осталыгын һәм сөйләм телен үстерү.
3.Сәнгатьнең опера һәм балет төрләренә карата кызыксыну уяту,
эстетик зәвык тәрбияләү.
Җиһаз. Мультимедиа проекторы, компьютер, телевизор, магнитофон,
дисклар, плакатка эшләнгән кроссворд.
Дәрес тибы. Яңа материалны аңлату дәресе.
Дәрес төре. Дәрес-презентация.
Методлар. Проблема кую, укытучы сүзе, әңгәмә, проектлау.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебезне башлыйбыз.
Укучылар, экранга күз салыгыз әле. Анда нәрсә сурәтләнгән? (1слайд – театрларның рәсемнәре, 2 слайд – Опера һәм балет театры.)
(Укучыларның җаваплары.)
-Әйе, укучылар, сез дөрес әйттегез, биредә Казандагы театрларның рәсемнәре сурәтләнгән.Ни өчен дәресебезне шушы рәсемнәр караудан башлап җибәрдек икән? Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр? (Укучыларның җаваплары.)
- Әйе, бүгенге дәрестә сүзебез – театр хакында. Аның да иң гүзәле – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында булыр.Театрның төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр белән танышырбыз. Театр ул – тылсымлы, сихри урын. Шуңа күрә дәреснең темасы да бераз серлерәк булыр. Дәреснең темасы – “Әйләнә сәхнә, әйләнә...” (3 слайд, дәрес темасы.) Дәреснең эпиграфы итеп мин Р.Фәйзуллинның театр турында язган бик матур шигырен алдым. Ул шигырь сезгә дә ошар дип уйлыйм.(4 слайд – шигырь)
- Әйләнә сәхнә, әйләнә,
сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар
режиссерлар, геройлар...
Сибелә... Әйләнә сәхнә.
Булмый шул каршы торып.
Изге җиргә була икән
табынып тик, баш орып.
Тоела кайчак сәхнә ул
агачтан түгелдер күк.
Күз яше белән юылган
көзгедер, күңелдер күк.
Анда иңләп йөрүчеләр
илаһи затлар кебек.
Алар гаҗәеп якын да,
һәм бераз ят та кебек.
...Әйләнә сәхнә, әйләнә,
шуышып кереп китә.
Гомерләрне, бәгырьләрне
кискәләп, телеп китә.
( Р.Фәйзуллин.)
Иң башта, әйдәгез, сүзлеккә күз салыйк. Дәрес барышында очраячак, сезгә аңлашылып бетмәгән төшенчәләрнең аңлатмаларын карыйк. (5 слайд)
Опера – музыка һәм җыр белән генә башкарыла торган сәхнә әсәре.
Балет – биюдән һәм мимик хәрәкәтләрдән торган, музыкал ь бизәлешле театраль тамаша.
Балетмейстер – балетта биюләрне куючы.
Либретто – җырлап башкарыла торган музыкаль-драматик әсәрнең әдәби тексты. (Әдәбият дәфтәрләрендә эш.)
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казаныбызның иң үзәгендә - Ирек мәйданында урнашкан.(6 слайд – театр бинасы.) Ул бүгенге көндә дәүләт тарафыннан сакланыла торган уникаль һәм гаҗәеп гүзәл архитектура һәйкәле. Ә хәзер театрның эченә күз салыйк.(7 сайд – тамаша залы.) Аның тамаша залы искиткеч матур. Түшәмен тау хрусталеннән ясалган, авырлыгы бер тоннадан артык булган люстра бизи. Өч катлы балконы милли орнаментлар белән бизәлгән. Баскычлар, фойе гранит, мәрмәрдән эшләнгән.
Ә инде Казанда опера һәм балет театры кайчан ачылган соң? 1934 елда опера һәм балет театры ачу турында карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясен ачарга булалар. Аның максаты булачак театр өчен кадрлар әзерләү була. 1934 елның 2 февралендә студия эшли башлый. Мәскәүгә укырга иң яхшы дип табылган иҗат көчләре җибәрелә.4 ел дәвамында анда җырчылар, дирижерлар, композиторлар укып чыга. 1938 елның ахырында алар укуларын тәмамлап Казанга кайталар. Бу студиядә укып кайтучылар арасында Г.Кайбицкая, С.Садыйкова, М.Булатова, Ф.Насретдинов, М.Рәхмәнкулова кебек күренекле җырчылар була.(8 слайд – җырчыларның рәсемнәре.)
Бу елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын шагыйрь М.Җәлил башкара.(9 слайд – М.Җәлил портреты.)
Театр бинасы төзүнең проекты инде әзер булса да, төзелеш акрын бара. Опера һәм балет артистлары спектакльләрне Татар дәүләт академия театрында һәм рус драма театры биналарында алып барырга мәҗбүр булалар.
Балет труппасы да үз эшчәнлеген шушы елларда башлый. Татар сәхнәсе өчен яңа булган сәнгать төрен башлап җибәрүчеләрдән булып балетмейстер Гай Таһиров исәпләнә.
Театр 1939 елның 17 июнендә Н.Җиһановның “Качкын” операсы белән ачыла. (10 слайд – операдан күренеш.)
Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә дә театр спектакльләр куюны туктатмый. (11 слайд – сугыш елларында куелган татарча спектакльләрнең исемлеге.)
1945 елның 12 мартында беренче тапкыр татар балеты күрсәтелә. Ул Ф.Яруллинның Ә.Фәйзи либреттосы буенча язылган “Шүрәле” балеты була. Бу балет Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп эшләнә.(12 слайд – балеттан күренеш.)
Театрның яңа бинасы 1956 елның 28 сентябрендә Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсы белән ачыла.(13 слайд –операдан күренеш.) Бу көн Татарстанның мәдәни үсешендә зур вакыйга була. Бу операның либреттосын М.Җәлил яза. 1956 елда театрга герой-шагыйрь М.Җәлил исеме бирелә.
Театр Россиянең күп шәһәрләрендә чыгыш ясый, чит илләргә гастрольләргә йөри, төрле шәһәрләрдә елына 100әр спектакль куя.
-Театрның кыскача тарихы турында менә шулар. Ә хәзер сезнең өчен кечкенә генә сюрприз. Мин һәр төркемгә конвертлар өләшәм. Бу конвертларда театрның үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар урнаштырылган. Сез шул мәгълүматларны кәгазьгә ябыштырып, матур итеп урнаштырырга һәм шул кеше турында сөйләргә әзерләнергә тиеш буласыз. Әзерләнү өчен берничә минут вакыт бирелә. (Укучыларга проектны әзерләү өчен берничә минут вакыт бирелә.)
Татар музыкасы тарихында Н.Җиһанов исеме зур урын алып тора.(14 слайд Н.Җиһанов портреты.) Әйдәгез, Н.Җиһанов турында сөйләргә әзерләнгән төркемне тыңлыйк, ә эшләрен тактага элеп куйыйк. (Укучылар чыгышы.)
Опера сәнгатенең горурлыгы, безнең якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, профессор В.Ганиева турында тулырак белеп китик. (15 слайд - В.Ганиева портреты.) (Укучылар чыгышы.)В.Ганиеваның “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә, “Башмагым”да Сәрвәр, “Алтынчәч”тә Алтынчәч образларын башкаруы – тиңе булмаган хәзинә.
Күп еллардан бирле сәхнәдән төшмичә уйналып килгән “Алтынчәч” операсыннан “Алтынчәч һәм Җик Мәргән дуэты”н тыңлыйк. Алтынчәч партиясен В.Ганиева башкара. (Җыр тыңлау.)
Опера сәнгате белән бергә балет та үсеш ала.( 16 слайд – балет артистлары.)
Балетның бүгенге дәрәҗәсенә ирешүендә Н.Юлтыева, С.Юнысова, Ә.Айдарская, И.Хәкимова, Р.Садыйков кебек балет осталарының роле зур. Ә Н.Юлтыева театрда күп еллар әйдәп баручы балерина, ә соңыннан театрның балетмейстеры була. Ул – бию өлкәсендә бердәнбер профессор. (17 слайд – Н.Юлтыева.) (Укучылар чыгышы.)
Балет хакында сөйләшкәндә Р.Нуриев исемен атамау дөрес булмас. Атаклы биюче һәм балетмейстер Р.Нуриевның исеме берникадәр Казан белән дә бәйле. (18 слайд – Р.Нуриев.) (Укучылар чыгышы.)
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Р.Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале үтә. Быел фестиваль 20 – юбилей елын үткәрде. Анда бик күп төбәкләрдән балет артистлары җыелган иде. Хәзер шул фестивальдән бер фрагмент карарбыз. (DVDдан сюжет карау.)
Татар опера сәнгатенең күренекле шәхесләреннән тагын берсе – С.Садыйкова. (19 слайд – С.Садыйкова.) (Укучылар чыгышы.) Укучылар, аны ак калфаклы сандугач дип тә атап йөртәләр.
2007 елның февраль аенда театрда 25нче тапкыр Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелде. Кем соң ул Шаляпин? Казан шәһәре белән аның нинди бәйләнеше бар? (20 слайд – Шаляпин.) (Укучылар чыгышы.)
1999 елда Бауман урамында Шаляпинга һәйкәл куелды. Быел үткәрелгән фестивальдә Р.Әхиярованың Г.Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсы куелды. Анда төп рол ь – Зәйтүнә образын В.Ганиева башкарды. (21 слайд – операдан күренеш.)
Дәрестә опера һәм балет театры турында, артистлар хакында күп сөйләштек. Бүгенге дәрестә алган мәгълүматлар исегездә ничек калды икән? Кроссворд чишү барышында шуны тикшерербез. Кроссворд сораулары экранга чыгып бара, ә сез җавапларын тактада язып уярсыз. (22 слайд – сораулар.)
1. Татар сәнгатенең калфаклы сандугачы.
2. Дөньякүләм атаклы җырчы. Аның исемендәге фестиваль үтә.
3. Спектакльләр куела торган бина.
4. Атаклы биюче һәм балетмейстер.
5. “Алтынчәч”, “Качкын”, “Илдар” һәм башка операларның авторы.
6. Җырлап башкарыла торган музыкаль-драматик әсәрнең әдәби тексты.
7. Безнең якташыбыз, опера сәнгатенең горурлыгы.
8. Опера һәм балет театры аның исемен йөртә.
9. 50 елларда татар балет театрының прима-балеринасы.
10. Балетта биюләрне куючы.
Укучылар, булдырдыгыз. Әйдәгез, яңа эшкә керешкәнче, киләсе дәрес өчен өйгә эшне язып куйыйк әле.
1 төркем. В.Ганиева башкарган рол ьләрне санарга.
2 төркем. В.Ганиева җырлаган җырларның исемлеген төзергә. (23 слайд - өйгә эш.)
Ә хәзер инде саннар, вакыйгаларны ничек исегездә калдырдыгыз? Тестлар эшләү барышында шуны тикшерербез.
Тестлар.(24 слайд – тест сораулары.)
1. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры кайда урнашкан?
А) Ирек мәйданында;
Ә) Бауман урамында;
Б) Ямашев проспектында.
2. Опера һәм балет театры кайчан ачыла?
А) 1933 елда;
Ә) 1939 елда;
Б) 1945 елда.
3. Опера һәм балет театры нинди опера белән ачыла?
А) Н.Җиһанов. “Илдар.”
Ә) Җ.Фәйзи. “Башмагым.”
Б) Н.Җиһанов. “Качкын.”
4. Беренче тапкыр куелган татар балеты:
А) Н.Җиһанов. “Фатих.”
Ә) Ф.Яруллин. “Шүрәле.”
Б) Чайковский. “Аккош күле.”
5. Театрның яңа бинасы ачылган ел:
А) 1998 ел;
Ә) 1938 ел;
Б) 1956 ел.
6. Яңа бина нинди әсәр белән ачыла?
А) Н.Җиһанов. “Ирек.”
Ә) М.Мозаффаров. “Галиябану.”
Б) Н.Җиһанов. “Алтынчәч.”
7. Опера сүзенең дөрес аңлатмасын билгелә:
А) музыка һәм җыр белән генә башкарыла торган сәхнә әсәре;
Ә) биюдән һәм хәрәкәтләрдән генә торган театраль тамаша;
Б) җырлап башкарыла торган музыкал ь әсәрнең әдәби тексты.
Тестның җаваплары: 1 – а, 2 - ә, 3 – б, 4 - ә, 5 – б, 6 – б, 7 – а.
Билгеләр: бер хата да булмаса – “5”ле, 1 – 2 хата – “4”ле, 3 – 4 хата – “3”ле, 5 хата – “2”ле. (25 слайд – тест җаваплары һәм билге кую критерийлары.)
Йомгаклау.
Укучылар, бүгенге дәрестә сез опера һәм балет тетрының тарихы, аның үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында шактый күп мәгълүмат алдыгыз. Театр ул - безнең күңелләргә нур иңдерүче урын. Бүгенге дәресебезне минем түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:
Әйләнә сәхнә, әйләнә!
Бакчы, нәкъ Җир шары сыман,
Сәхнә - вәгъдә, сәхнә - иман,
Аннан башка яшәү яман.
Алга таба сезгә Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетын, Н.Җиһановның операларын М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының залларына утырып карарга насыйп булсын дигән теләктә калам. (26 слайд – шигырь.)
Ф.И.Шаляпин.
Дөньякүләм атаклы җырчы Ф.И.Шаляпин 1873 елның 1 февралендә Казан шәһәрендә туа. Бу шәһәрдә 16 ел гомерен үткәрә. Ул яшәгән йорт хәзерге Пушкин урамында урнашкан була. Шушы йорттан ерак түгел Николай мәйданы, хәзерге Ленин бакчасы, урнашкан. Бәйрәмнәрдә бу мәйданда төрле тамашалар уйнала. Шушы тамашаларда ук Шаляпинда театрга карата кызыксыну уяна. Аңа ул вакытта 8 яшь була. Шушы ук урамда Шаляпинның театр белән очрашуы була. Аңа 12 яш ь булганда театрга бара, шунда инде театрга карата мәхәббәт уяна.
1884 елның 2 сентябрендә “Жизнь за царя” операсында Шаляпин беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый.
1890 елда Шаляпин Казан шәһәреннән театр контракты төзеп, Уфага хор җырчысы булып күчеп китә.
1894 елда Шаляпинны Петербургтагы Панаев театрына чакыралар.
Шаляпин һәрвакыт туган шәһәрен сагынып яши. 1912 елда җырчы соңгы тапкыр Казан шәһәрендә була. Шунда ул татар шагыйре Г.Тукай белән очраша. Алар авыллар буйлап җырллар язып йөриләр. Ә Тукай тәрҗемәче вазифасын үти. Шаляпин композитор Эйхенвальдка Г.Тукайның “Су анасы” әсәренә опера язарга киңәш бирә. Композитор бу киңәшне үти.
Н.Җиһанов.
Н.Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Уральск шәһәрендә туа. Яшьли ятим калганлыктан, балалар йортында тәрбияләнә. 1928 елда Казанга килә. 1929 – 1931 елларда Каззан музыка техникумының фортепиано классында укый. Аннары Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториянең композиция классына укырга җибәрелә. 1938 елда аны тәмамлый.
Ул “Качкын”, “Алтынчәч”, “Ирек”, “Илдар”, “Түләк”, “Шагыйрь” опералары, “Фатих”, “Зөһрә”, “Ике легенда” балетлары һәм башка зур күләмле әсәрләр яза.
Ул 1945 елдан Казан дәүләт консерваториясе ректоры. 1939 – 1977 елларда Композиторлар союзы идарәсе рәисе.
Татар музыкасын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен композитор Ленин ордены, хезммәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Н.Җиһанов өч мәртәбә - 1948 елда , 1949 елда, 1970 елда СССР Дәүләт премиясенә, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.
Сара Садыйковаа.
Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор С.Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Әти-әнисе бәхетенә генә түгел, бөтен татар халкы бәхетенә туа бу сандугач. Аитова мәктәәбен тәмамлагач, Сара Педагогия техникумында укый. Шул елларда ук җырлыйй башлый. Композитор С.Габәши тәкъдиме белән Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториягә укырга җибәрелә. Шушы консерваториянең татар опера студиясен тәмамлый.
С.Садыйкова җырллап башкарыла торган күп образлар тудыра. “Кандыр буе” спектаклендә Фәридә, “Галиябану”да Галиябану, “Башмагым”да Сәрвәр һәм башка күп образлар тудыра.
1942 елдан С.Садыйкованың композиторлык иҗаты да башлана. Ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакл ьгә музыка, 2 музыкаль комедия иҗат итә.
С.Садыйковага Татарстанның атказанган һәм хаалык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Сара Садыйкованың моңнары һәрчак халык күңелендә яши.
Рудольф Нуриев.
Атакллы биюче һәм балетмейстер Р.Нуриев Иркутск шәһәрендә туа.
Аның әтисе хәрби кеше була, улының бию белән шөгыльләнүен башта бик ошатып бетерми. Бары тик бөтен дөньяга билгеле сәхнәләрдә чыгыш ясый башлагач кына, улының бу шөгылен кабул итә. Әнисе – бик ягымлы ханым, һәрвакыт улын яклаучы була. Ул Казан шәһәрендә туган, шуңа күрә Р.Нуриев Казанны “үз шәһәре” дип саный.
Бию белән Р.Нуриев кечкенәдән үк кызыксына башлый. 5 – 6 яш ьлек вакытта ул бер генә секунд та тыныч кына утыра алмый торган була.
Р.Нуриевның исеме бию башкару белән генә түгел, аларны сәхнәгә кую белән дә бәйле.
1983 – 1989 елларда Р.Нуриев Париж операсында балет буенча сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара. Ул сәхнәгә куйган “Дон Кихот” һәм “Баядерка” спектакльләре зур уңышка ирешәләр.
Венера Ганиева.
Ганиева Венера Әхәт кызы 1955 елның 24 мартында туа. Үзе Казанда туса да, әти-әнисе тумышы белән Теләче районы Олы Нырсы һәм Субаш авылыннан. Әтиисе Әхәт абый да, әнисе Асия апа да гармунлы-җырлы нәселдән. Кызлары Венераның да мәктәпнең беренче җырчы булып китүен һич тә искиткеч хәл дип санамыйлар. Тәвшккәллек җыеп Венеера музыка учили щесына килә. Училищены кызыл дипломга тәммамлый.
Венера Ганиева опера театры сәхнәсендә бара торган спектакл ьләрнең барысында да диярлек катнаша. Күбесендә төп партияләрне җырлый.
Нинел ь Юлтыева.
Пасса жир поезды, кечкенә станцияләрдә туктый-туктый, Урал якларына юл тота. Ленинград шәһәренең хореография училищесын тәмамлап, берничә укучы Ленинградтан Уфага килә.Алар арасында 15 яшьлек кыз – Нинель Юлтыева да була. Бу – 1941 елның июле. Шушы елның 9 июленнән ул Башкорт опера театрының балет артисткасы. 1943 елдан ул балетта төп партиялләрне башкара башлый. 1947 елдан Н.Юлтыева Казанның опера һәм балет театрында эшли. “Зөһрә”, “Шүрәле”, “Акко күле”, “Жизель” һәм башка күп балетларда төөп партияләрне башкара.
Н.Юлтыева балерина буларак кына түгел, балеетларны куючы, оештыручы буларак та билгеле.
50 елларда Н.Юлтыева татар балет театрының прима-балеринасы була.