Официальный сайт radikalno 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Тема: Фигыльләрне кабатлау.

Submitted by минзиля хусаиновеа галимова on Sat, 30/10/2010 - 14:25
Данные об авторе
Автор(ы): 
Галимова Минзиля Хусаиновна
Место работы, должность: 
Г, Альметьевск МОУ-СОШ №15, учитель татарского языка и литературы.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
4 класс
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Другие иностранные языки
Цель урока: 
. Укучыларның фигыльләр турында булган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү. 2. Сүзлек байлыкларын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Хезмәткә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Җиһазлау: таблица, рәсемнәр.
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
15
Используемые учебники и учебные пособия: 

Х.Г. Хафизова, В.Ф.Харисов" Татар теле" 5 сыйныф

Используемое оборудование: 

 

2.      таблица, рәсемнәр.
Краткое описание: 
Повторение глагола

 

Дәрес барышы:              IОриентлашу этабы.
Исәнмесез укучылар. Утырыгыз. Ягез әле, бер берегезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрәбез.
11 Актуальләштерү.
Безнең бүгенге тема "Фигыльләрне кабатлау". Без сезнең белән фигыльләр турында булган белемнәребезне ныгытырбыз, тирәнәйтербез, сүзлек байлыкларын арттырырбыз, бәйләнешле сөйләм телен үстерербез һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләрбез.
IIIАудирование.
Укучылар, хәзер бөтенебез бергә тактага карыйбыз. Тактага язылган сүзләр безгә дәрес барышында очрыйячаклар. Шуның өчен сүзлекне карап үтмичә булдыра алмыйбыз.
Көз - осень
Агачлар - деревья
Җәйгән - постелил
Келәм - ковер
Кырау - заморозки
Төшә - опускается (ложится)
Алтынсу - золотистый
Төс - цвет
Укучылар, хәзер бу сүзләрне бергәләп укыйбыз. Эчтән укыгыз. Йомык күз белән укыйбыз. Хәзер инде шушы сүзләрне кертеп җөмләләр төзибез. Мәсәлән:
Көз көне кырау төшә.
Хәзер инде шушы сүзләрне кертеп инша язабыз. Кемнәргә авырырак җөмләләр генә төзегез. Инша мин үзем дә язам. Язган иншаларга конкурс оештырабыз. Кайсыгызныкы матуррак. (Инша: Матур көз җитте. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар. Җир өстенә алтынсу төстәге келәм җәелде, һ.б.) Укучылар, шушы язган иншаларыгызда нинди сүз төркемнәре бар? (исем, фигыль, сыйфат).
1.Фигыльләр нәрсәне белдерәләр?
2.      Нинди сорауларга җавап бирәләр?
3.      Җөмләдә нәрсә булып киләләр?
4.      Фигыльләрнең ничә заманы бар?
Менә фигыльләр турында да кабатлап киттек. Әйдәгез укучылар, басып ял итеп алабыз. Исә җиллләр, китә кошлар Килә коштай очасы Күккә менеп җиргә төшеп Шул җилләрне кочасы Киң болында, урманнарда
 
Куян кебек чабасы Табигатьнең матурлыгын Килә саклап каласы. Утырыгыз. Хәзер эшебезне дәвам итәбез. Тактадагы рәсемгә карыйбыз. Рәсем буенча җөмләләр төзибез. Фигыльләрне табабыз. Менә укучылар җөмләләребездә хезмәткә кагылышлы сүзләр дә бар. Ә бит хезмәт турында бик күп мәкальләр дә бар. Тактага карыйбыз.
1.Аз сөйлә күп эшлә.
2.      Эшләмәгән ашамый.
3.      Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
4.      Элек эшлә, аннан сөйләрсең.
Үзегез мәкаль уйлагыз, берсен дәфтәргә язып куегыз. Эшебезне дәвам итәбез. Хәзер китапларыбыздагы 55-нче күнегүне табабыз. Фигыльләрне сораулары белән күчереп язабыз.
Белемнәребезне ныгыту өчен тактага язылган кроссвордны чишәргә кирәк. Мин рәсемнәр күрсәтәм, ә сез исемнәрен әйтегез һәм язып куябыз.
Фил Ипи Гөмбә П ы   ч к ы Ч   и л    ә к С ә г а   т   ь Нинди сүз килеп чыкты? Фигыль.
Белемнәребезне тагын да тирәнәйтү өчен мин сезгә тестлар таратам, сез шул сорауларга җавап бирергә тиеш. 1 Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
б) эшне, хәрәкәтне
в) предметныә санын
2. Нинди сорауларга җаавап бирә?
а)нишли?нишләгән?
б) кем?нәрсә?
в) нинди? кайсы?
3. Фигыль җөмләдә нәрсә булып килә?
а) аергыч
б) ия
в) хәбәр
4.Ничә заманы бар?
а)4
6)6
в)3
Билгеләр кую.
Өй эше бирү 54-нче күнегү.
Йомгаклау.
 
 
 
 

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн