Официальный сайт mydebut 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



фигыль

Фигыль - мөстәкыйль сүз төркеме.

Submitted by Миляуша Миннуровна Шайхутдинова on Sat, 08/01/2011 - 19:19
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шайхутдинова Миляуша Миннуровна
Место работы, должность: 
Учительница начальных классов.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Дәреснең максаты: Укучыларга сүз төркеме-фигыль турында гомуми мәгълүмат бирү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыгын арттыру, сүзлек запасын баету; укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание: 
Фигыль - мөстәкыйль сүз төркеме белән таныштыру. Сораулары.Җөмләдә нәрсә булып килә.

»  Tags for document:

Тема: Фигыльләрне кабатлау.

Submitted by минзиля хусаиновеа галимова on Sat, 30/10/2010 - 14:25
Данные об авторе
Автор(ы): 
Галимова Минзиля Хусаиновна
Место работы, должность: 
Г, Альметьевск МОУ-СОШ №15, учитель татарского языка и литературы.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
4 класс
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Другие иностранные языки
Цель урока: 
. Укучыларның фигыльләр турында булган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү. 2. Сүзлек байлыкларын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Хезмәткә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Җиһазлау: таблица, рәсемнәр.
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
15
Используемые учебники и учебные пособия: 

Х.Г. Хафизова, В.Ф.Харисов" Татар теле" 5 сыйныф

Используемое оборудование: 

 

2.      таблица, рәсемнәр.
Краткое описание: 
Повторение глагола

 


»  Tags for document:

"Фигыль" темасын кабатлау

Фото пользователя Равиля Рахимулловна Гафарова
Submitted by Равиля Рахимулловна Гафарова on чт, 28/10/2010 - 21:21
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гафарова Равиля Рахимулловна
Место работы, должность: 
Кайбыч районы Колаңгы төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
тестлар ярдәмендә "Фигыль" темасын ныгыту
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Краткое описание: 
тестлар ярдәмендә теманы ныгыту

»  Tags for document:

Сүз төркемнәре

Submitted by Лилия Николаевна Галяутдинова on вс, 08/08/2010 - 15:58
Данные об авторе
Автор(ы): 
Галяутдинова Лилия Николаевна
Место работы, должность: 
МОУ СОШ с.Б. Кукмор
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
2 класс
Предмет(ы): 
Другое
Краткое описание: 
сүз төркемнәре белән ташыштыру

»  Tags for document:

Фигыльнең үткән заман формасын кабатлау, Газиз Мөхәммәтшинның “Ак песи”хикәясе

Фото пользователя Маргарита Николаевна Аношина
Submitted by Маргарита Николаевна Аношина on Wed, 26/05/2010 - 14:28
Данные об авторе
Автор(ы): 
Аношина Маргарита Николаевна-2 нче категорияле татар теле укытучысы
Место работы, должность: 
МОУ АСОШ №2, учитель
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
1)фәнни максат:фигыльнең билгесез үткән заман формасы кушымчалары-ды/-де;-ты/-те не дөрес куллану; дүрт аяклы дусларны тасвирлый белү; 2)коммуникатив максат:аудирование(ишетеп аңлау) күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә җөмләләрне татар теле нормаларына туры китереп төзү күнекмәләрен камилләштерү,тәрҗемә итү, үзлектән эш башкару; 3) тәрбияви максат: укучыларда дүрт аяклы дусларыбызга карата игътибарлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, аларга карата яхшылык эшләү теләге уяту.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание: 
закрепление знаний по теме глагола над текстом "Ак песи"


»  Tags for document:

Фигыль юнэлешлэре

Submitted by Миляуша Равиловна Яппарова on чт, 24/12/2009 - 16:10
Данные об авторе
Автор(ы): 
Яппарова М.Р.
Место работы, должность: 
МОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
фигыль юнәлешләре турында төшенчә бирү; Фигыль юнәлешләренең кушымчаларын куллану күнекмәләрен формалаштыру; пөхтәлек тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

1. Р.А.Асылгараева , М.З.Зиннатова "Татар теле" 7 класс

Используемая методическая литература: 

Р.Р.Нигматуллина "Татар теле ойрэнучелэргэ " кагыйдэлэр хэм кунегулэр

Используемое оборудование: 

таблицы

карточки

 

Краткое описание: 
Тема: Фигыль юнәлешләре. Максат: фигыль юнәлешләре турында төшенчә бирү; Фигыль юнәлешләренең кушымчаларын куллану күнекмәләрен формалаштыру; пөхтәлек тәрбияләү. Материал: таблица «Фигыль юнәлешләре»

 


Фигыль, фигыльнең заман формалары.

Submitted by Василя Госмановна Назмиева on чт, 24/12/2009 - 15:20
Данные об авторе
Автор(ы): 
Назмиева В.Г.
Место работы, должность: 
МОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Максат:1. фигыль, фигыльнең заман формалары турында алган белемнәрен искә төшерү, хәзерге заман хикәя фигыльнең телдән һәм язма сөлйләмдә зат-сан заман кушымчаларын дөрес куллануга ирешү; 2.аудирование(ишетеп аңлау) күнекмәләрен, җөмләләрне татар теле нормаларына туры китереп төзү күнекмәләрен камилләштерү; 3.толерантлылык хисләре тәрбияләргә тырышу.
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Җиһаз: кыш темасына караган сюжетлы рәсемнәр, фигыль сүз төркеменең моделе, терәк схемалар, магнитафон.
Материал: дәреслек, 73 бит.
Используемая методическая литература: 

 

Җиһаз: кыш темасына караган сюжетлы рәсемнәр, фигыль сүз төркеменең моделе, терәк схемалар, магнитафон.
Материал: дәреслек, 73 бит.
Используемое оборудование: 

 

Җиһаз: кыш темасына караган сюжетлы рәсемнәр, фигыль сүз төркеменең моделе, терәк схемалар, магнитафон.
Материал: дәреслек, 73 бит.
Краткое описание: 
II. Аудирование. Шигырьне игътибар белән тыңлагаз, төп фикерне бер җөмлә белән әйтегез. “Ком сәгате” схемасы белән эшлибез. Каникулда рәхәт иде; Ял итәсең, уйныйсың. Узең уйныйсың, ә үзең Мәктәбеңне уйлыйсың. Дуслар җыела – һәркайсы Олырак, белемлерәк. Каникулда рәхәтрәк тә, Мәктәптә күңеллерәк. Җавап:Ял итү рәхәт булса да, мәктәптә күңеллерәк. Сорау(укытучы): Ни өчен мәктәптә күңеллерәк? Мәктәптә нишлибез? Бер сүз белән генә җавап бирик әле. (барысы да баса, җавап бирә баралар, утыра баралар) Җаваплар: -белем алабыз, -дуслашабыз, -укыйбыз, - сөйлибез, -Һ.б. Укытучы:Укучылар, сорауларга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек? ( Фигыль сүз төркеме белән.) Укытучы: 1.Фигыль дип нинди сүз төркеменә әйтәбез? Ул нәрсәне белдерә? ( фигыль эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә) 2.Фигыль нәрсә белән төрләнә?(зат-сан, заман) 3.Фигылнең нинди заман формалары бар?(үткән, хәзерге, киләчәк) 4.Фигыль нинди формаларда килә ала?(барлыкта, юклыкта) 5.Күп вакыт фигыль җөмләнең кайсы өлешендә кулланыла?(ахырында) Фигыль Эш зат барлыкта Хәл сан юклыкта Хәрәкәт заман

 


6 нчы сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Боерык фигыль"

Фото пользователя Римма Николаевна Васильева
Submitted by Римма Николаевна Васильева on Fri, 02/10/2009 - 09:28
Данные об авторе
Автор(ы): 
Васильева Римма Николаевна
Место работы, должность: 
МОУ Старотябердиская сош имени М.К.Кузьмина Кайбицкого муниципального района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Патриотик һәм экологик тәрбия бирү
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Тема. Боерык фигыль.
Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.
                   Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.  
                  Патриотик һәм экологик тәрбия бирү.
 
Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,
                    И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре, боерык     
                    фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.
 
Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.
 
Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш,   сөйләм  
                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.
Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.
 
Дәрес планы.
I. Оештыру. (2 минут)
II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)
      Алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлау.
 
III. Яңа тема. (13 минут)
1.     Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигатькә сакчыл караш турында фикер алышу. (6 минут)
2.     Таблица белән эш . (5 минут)
3.     Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау. (2 минут)
 
     IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. (20 минут)
1.     Күнегүләр эшләү. (8 минут)
2.     Карточкалар белән эш.Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне билгеләү. (5 минут)
3.     Мөстәкыйль эш (тест башкару). (2 минут)
4.     Омоним сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.
5.     Сайланма диктант. Боерык фигыльләрне сайлап язу, аларга  морфологик анализ ясау. (5 минут)
 
V.               Өйгә эш. ( 2 минут)
              I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.
             II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык   
                  фигыль кергән 2 строфа  язып килергә.
 
VI.           Йомгаклау. ( 3 минут)
1.     Сорауларга җавап алу. (2 минут)
2.     Белемнәрне бәяләү. (1 минут)
 
 
 
 
 
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Уңай  психологик  халәт  тудыру.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагы дәрестә без фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Бүген без боерык фигыль турында сүз алып барырбыз. Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә белергә өйрәнү ─ безнең төп максатыбыз.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
   1.Сораулар.
Укытучы.  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.
Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?
Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?
Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.
Укытучы.  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?
Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.
Укытучы. Затланышсыз фигыльләрне санагыз.
Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.
III. Яңа тема.
Экранда текст.(I cлайд)
Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.
Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,
Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,
Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып, йөрәкләргә агып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез,
Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─
Чишмәләрнең кадерен белегез!
 
1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Чишмәләрне кадерләп, саклап тоту турында фикер алышу. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.
Укытучы. Шигырьдә сезгә таныш нинди фигыльләр   бар?
Укучы. Биргән, кибә, сула.
Укытучы. Болар нинди фигыльләр?
Укучы. Хикәя фигыльләр.
Укытучы. Исбатлап күрсәтегез.
Укучы. Алар эш-хәлне белдерәләр, III затта, барлыкта. Җөмләдә хәбәр булып килгәннәр.
Укытучы. Асларына сызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?
Укучы. Нишләгез? нишләсен?
Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?
Дәреслектәге кагыйдәне укыту.
Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.
                                              ( II cлайд)

   Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.
      Мәсәлән:  И сабыйлар, эшләгез  сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

 
2. Таблица белән эш  
Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегз.
                                  I вариант – тап, кал, сук
                                  II вариант –так, кил, сип
                                       III cлайд

Экранда боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
Берлек
Күплек
I бар-ыйм
I бар-ыйк
II бар
II бар-ыгыз
III бар-сын
III бар-сыннар

                      
IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
1. Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге    күнегүне телдән башкару.
2. Карточкалар белән эш.
 Мәкаль һәм әйтемнәрдән фигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Намусыңны яшьтән сакла.
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.
Тасма телгә ышанма.
Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.
Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.
Укытучы.  Мәкаль һәм әйтемнәр аша   халык ни әйтергә теләгән?
Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, миһербанлы булырга кирәклекне.
 
          Физкультминут.
 
      3. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).
          1. Боерык фигыль
а) затланышлы               б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль          б) хикәя фигыль              в) боерык фигыль             
3. Кайсы раслау дөрес?
а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.
б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны       б) киңәш бирүне        в) үтенүне
5.Дифтонгка тәмамланган боерык фигыльгә ( сау, яу) зат-сан белән төрләнгәндә, ике сузык арасына
а) у хәрефе языла                           б) хәрефе языла
Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.
                        IVслайд.
Дөрес җаваплар.
1. а
2. в
3. б
4. б
                              5. б
4. Омоним сүзләр белән җөмләләр уйлау  һәм мәгънә аермасын әйтү.
ал (сыйфат) – ал (фигыль)
тырыш (сыйфат) –тырыш (фигыль)
кыр (исем) – кыр (фигыль)
җиң (исем) - җиң (фигыль)
5. Сайланма диктант.
Укытучы укыган тексттан   боерык фигыльләрне сайлап , аларга морфологик анализ ясарга.
Оч син, кошчык, көчле җырым булып,
Шушы сиңа соңгы теләгем.
Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем.
Үрнәк. Калсын – затланышлы, боерык фигыль, III затта берлек санда, барлыкта, төп юнәлештә, хәбәр.
V. Өй эше бирү.
I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.
II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 2 строфа язып килергә.
VI . Йомгаклау.
·        Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?
·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
·        Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?
 Белемнәрне бәяләү.
 
Используемая методическая литература: 

 

1.      Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта  мәктәп  һәм гимназияләрдә татар телен укыту  методикасы. ─Казан: “Раннур”   нәшрияты, 2000. ─ 456 б.

2.      Татар  урта гомуми  белем мәктәпләре  өчен  татар теленнән программа: 5-11 сыйныфлар. ─Казан: Мәгариф, 2003. ─ 47 бит.

3.      Татар теле: Татар урта  гомуми  белем бирү   мәктәбенең  6 нчы  сыйныфы  өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б.  . ─ Үзгәртелгән һәм тулыландырылган  дүртенчеенче басма. ─ Казан: Мәгариф, 2006. ─ 263б.

Используемое оборудование: 

 

Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица, И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре, боерык  фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.
Краткое описание: 
Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

Дәреснең темасы: “Боерык фигыль”.  Төп максат


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн