Официальный сайт hauteecole 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Әкияттә кунакта

Данные об авторе
Автор(ы): 
Миннешаехова Фирюза Дулькафиловна
Место работы, должность: 

МБОУ СОШ №53 г.Набережные Челны

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

Максат:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

Татар әдәбияты.5 нче сыйныф өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов. Казан : Мәгариф, 2009.

Краткое описание: 
<p> урок по татарской литературе на тему: &quot;В гостях у сказки&quot; для 5 кл. (татарская группа)</p>

 

Тема: Әкияттә кунакта.  (Әкиятләр темасын йомгаклау)

(5 нче сыйныф татар төркеме)

Максат:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

 

Дәрес барышы.

  1. Юнәлеш бирү өлеше.

- Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?

- Алдагы дәресләрдә нәрсә өйрәндек?

 

- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.

Өй эшен тикшерү.

Үзегезгә ошаган әкият буенча проект эшләре биргән идем, тикшерәбез.

1)Махмуриева Ләйләнең презентациясе

2)  Зыятдинова Г., Харисов Р., Мөфтәхова А., рәсемнәре...

                                    

  1. Актуальләштерү.
  2. Ә бүген без сезнең белән әкиятләр темасын йомгаклыйбыз һәм серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)

 

(   әкият дөньясы рәсеме,   борын-борын заманда.......дип язылган)

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

 Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

 Күкләр аяз.

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

  Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

 

  • Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

-Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне...)

-Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе)

 

  • Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди  геройлар  алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (2 нче слайд-төлке рәсеме)

 

  • Бу – Төлке.
  • Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?
  • Төлке  әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдый ала, ялагай.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?

  • Бу әкиятләр хайваннар турында була.
  • Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият  жанрының иң борынгысы дип санала.
  • Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой -убырлы карчык.) (3 нче слайд)
  • Бу – Убырлы Карчык
  • Убырлы карчык нинди герой?
  • Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин  әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.
  • Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?
  • Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.
  • Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була? ( Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)

 

  • Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)
  • Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)
  • Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?(Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).
  • Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.
  • Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк                           кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)

 

  • Димәк,(4 нче слайд)

 

әкиятләр

 

 


хайваннар турында әкиятләр          тылсымлы әкиятләр              тормыш-көнкүреш                       

                                                                                                                     әкиятләре

 

III. Уку мәсьәләсен кую.

-  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Татар халык әкиятләреннән башка әкиятләр дә бар бит, аларны  беләбезме соң?  Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик.

 

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укучылар, экранга карагыз әле.

 1. Бу өзек кайсы әкияттән? (5 нче слайд)

1)Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)

(6нчы слайд)

2) Егет көн саен атасы янына керә икән. Атасы моннан:

-Нихәл, улым, дөньяда  ниләр бар?-дип сорый икән.

Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.(“Зирәк карт”)

(7нче слайд)

3) Сылубикә уйный, көлә. Җилбикәне, әгәр абзыйларыңа дөресен әйтсәң, кара аны, минем усаллыкны күрерсең дип, гел куркытып тора , ди. ( “Җил арба”)

(8нче слайд)

4) Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы килене булган. Карчык бик явыз икән , ди.(“Гөлчәчәк”)

 

  1. Артык сүзне тап! (9 нчы слайд)

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)

Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Шүрәле)

(10 нчы слайд)

Убырлы карчык, соры бүре, күл, кушкаен, сыерчык, шүрәле.(Шүрәле)

Патша, айгыр, әтәч, бүрәнә, егет.(Әтәч)

 

  1. Әкиятләрнең авторын бел! (11 нче слайд)

            Су анасы                                        татар халык әкияте

            Кәҗә белән бүре                            Абдулла Алиш

           Сертотмас үрдәк                           рус халык әкияте

            Шалкан                                         Габдулла Тукай

 

  1. Физминутка .

 

  1. -Укучылар әкиятне бит без дә иҗат итә алабыз. Безнең арада да әкият язучылар бар бит. Тыңлап карыйк әле шуларны.(укучылар үзләре язган әкиятләрне укыйлар)

  


V. Рефлексия өлеше.


- Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

- Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

- Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

 

VI.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

   -Дәресебез ошадымы ? Бүген нәрсәләр белеп кайтып китәбез?

2. Билгеләр кую.

- Дәресебез моның белән генә бетми, укучылар. Хәзер дәресебезнең иң тәмле өлеше. Әкият сөйлим. (“Йомры икмәк” әкиятен укытучы укый башлый, экранда күрсәтелә)

 

  1. Өй эше бирү.

Укучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып:

1) Әкиятне дәвам итеп язасыз.

2) Тыңлаган өлешенә рәсем ясарга.


Навигация по подшивке

Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн