Официальный сайт itartass-sib 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Класстан тыш уку.Татар халык әкиятләре.

Submitted by Гульсина Султангалиевна Валиева on Sat, 22/12/2012 - 19:26
Данные об авторе
Автор(ы): 
Валиева Гульсина Султангалиевна.
Место работы, должность: 
Старо-Салманская ООШ,учитель начальных классов.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

                        1.Татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам

                         итү, әкиятне аңлап укуларына ирешү.

                         2.Сөйләм телләрен камилләштерү һәм мөстәкыйль

                         рәвештә фикерләү сәләтләрен үстерү.

                         3.Татар халык әкиятләре аша укучыларда күркәм

                         сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү.

Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
3
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

дәреслек, татар халык әкиятләре, магнитофон, “Ял-

кын” журналы, башка халык әкиятләренең рәсемнәре.

Используемая методическая литература: 

"Мәгариф" 2010,татар халык әкиятләре.

"Ялкын" журналы.

Используемое оборудование: 

магнитофон,музыкальный центр.

Используемые ЦОР: 

Компьютер.

Краткое описание: 
3 класс өчен әдәби укудан класстан тыш уку,татар халык әкиятләре.

 

    Хәерле иртә, укучылар!

Бүген 13 нче октябрь, атнаның 4 нче көне, чираттагы уку дәресен

башлыйбыз.

-         Табигатьтә елның кайсы фасылы?

-         Көз.

-         Көзгә нинди сыйфатлар хас, Гөлия?

-         Бер карасаң, күктә болыт була,

Бер карасаң, тагы яктыра.

Көндезләрен бераз җылы була,

Ә кичләрен кинәт туңдыра.

Нинди генә булса да көз үзенчә матур.Шулай.Көз ул байлык,мул-

лык ае да.Кыр эшләре тәмамлана, бакчада эшләр төгәлләнә, соң өл-

герә торган балан, миләшләр баллана.

   “Миләшкәем” җыры (башкара В. Айгөл)

   -Әңгәмәбезне дәвам итәбез.

   Көзге эшләр тәмамлангач, авылларда, элегрәк инде, безнең әби-

бабаларыбыз заманында,туйлар,кунакка йөрүләр,кич утырулар башланып киткән.Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз кызыгы булган.

 Анда алар кызыклы сүзләр сөйләшкәннәр,табышмаклар әйтешкәннәр ,җырлар җырлашканнар һәм әкиятләр сөйләгәннәр.

Алар боларның барысын да үзләре иҗат иткәннәр.Һәм тора-бара

халык авыз иҗаты барлыкка килгән.Ул әдәби телдә фольклор дип атала.Тикмәгә генә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай:”Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул.“ димәгән.

    -Бүгенге дәрестә халык авыз иҗатының бер тармагы булган-әкиятләргә тукталып китәрбез.Темабыз:Класстан тыш уку.Татар халык әкиятләре.

    Әкиятләр белгәнебезчә,өч төркемгә бүленә:тылсымлы,көнкү-

реш (тормыш),хайваннар турындагы әкиятләр.

                 Укыган әкиятләрне искә төшерик.

-“Өч сорау“-тормыш-көнкүреш әкияте.

-“Гакыллы хәйлә хикәяте”-хайваннар турындагы әкият.

-“Унөч”-тылсымлы әкият.

-Әйдәгез хәзер “Каракош” әкиятен искә төшереп китик (Өлешләп сөйләү)

-Нинди әкияткә керде?

(Тылсымлы әкият)

-Әкиятнең ахыры ничек тәмамлана?

-Сүздә тора белү үзе бер матур гадәт.

-Әкиятләрдә яхшылык начарлыкны,дөреслек ялганны,матурлык ямьсезне,акыл акылсызлыкны җиңеп чыга.Халыктан чыккан гади кеше байны үзенең акыл-белеме белән таң калдыра.

     Әкиятләр безне тырыш,тәрбияле,тәртипле,хезмәт сөючән булырга өндиләр.Әкиятләр бу фикерне безгә турыдан-туры әйтмиләр,сүз барышында без аны үзебез аңлап алабыз.

      (Малайлар “Васыять”,ә кызлар “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп

уйнап күрсәтәләр,фикерләрен әйтәләр,нәтиҗә чыгаралар.)

-физкультминутка (музыка астында төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

                            “Әкиятне таны!” уены.

1) Миңа әти :”Тәмле аш кына ашап тор”,-дип әйткән иде,ди.

                        (“Васыять”)

2) “Ике сәгать унбиш минут барырсың,дүрт сәгать анда торырсың,ике сәгатьтә унбиш минут кайтырсың,-ди

                         (“Каракош”)

3) “Тарак калын урман була.”

                          (“Унөч”)

 

4) “Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган”

                 (“Сертотмас  үрдәк” Абдулла Алиш)

Абдулла Алиш-безнең якташыбыз,Муса Җәлил көрәштәше,ул балалар язучысы.Аның таланты әкият жанрында ачыла

-Аның тагын нинди әкиятләрен беләсез?

-“Куян кызы”,”Чукмар белән Тукмар” һәм башкалар.

Укучылар,әкиятләр халык тарафыннан гына иҗат ителмичә,аерым бер авторларныкы да бар икән.Мәсәлән,шагыйрә буларак билгеле апагыз Э.Шәрифуллинаныкы (китаплар күрсәтү)

-Татар халык әкиятләре булган кебек,башка милләт кешеләренең

дә әкиятләре бар икән.

                                         (әкиятләрне күрсәтү)

Тест:”Әкиятне таны”

1)”Кояш артыннан киткән тургай” И.Гази (хикәя)

2)”Җәйнең яшел аты” Р.Миңнуллин (шигырь)

3) Әлли-бәлли көйләрмен,

     Хикәятләр сөйләрмен,

     Сиңа теләк теләрмен,

     Бәхетле бул,диярмен. (Җыр)

4) Балага иң куәтле кеше –ата. (мәкаль)

5)Исе юк,төсе юк,аннан башка тормыш юк. (су)

                                                                      (Табышмак)

6)Борын-борын заманда бар иде,ди,ятим генә үскән бер егет.

                                                                           (Әкият)

Ә хәзер яңа табылган әкиятләрне туплаган “Әсирлектән кайткан әкиятләр” китабыннан  “Бай һәм нужа”әкиятен укып китәм (245 нче бит).

   Нужа-нужда (мохтаҗлык,ярлылык,михнәт,газап,авырлык)-сүзлек эше.

   Нәтиҗә:Ярлы егет байны кызык иткән.

       Безнең барыбызга да нужа күрмичә генә яшәргә язсын иде.Тырышып укыгыз,матур,сау-сәламәт балалар булып үсегез.

Бүгенге дәрестә актив катнаштыгыз(Билгеләр кую.)

   Өй эше:(сайлап алыгыз)

1)Берәр әкият сөйләргә өйрәнегез.

2)Әкият язып карагыз.

3)Үзегез яраткан әкияткә иллюстрация ясагыз.  Йомгаклау:Әкиятләр кешене канатландыра,өмет белән яшәргә өйрәтә,матурллыкны күрә белергә өнди.

                              Җыр “Матур булсын”

Прикрепленный файл Size
3 СЫЙНЫФ (1).doc 44 KB

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн