Официальный сайт mixzona 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык – юклык формасы

Submitted by Алсу Сагитовна Хусниева on Tue, 08/01/2013 - 15:14
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хусниева Алсу Сагитовна
Место работы, должность: 
МБОУ "Заинская средняя общеобразовательная школа №2" Заинского муниципального района Республики Татарстан
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

  • 1. Укыту-өйрәтү максатлары

  • -         тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль турында алган белемнәрне искә төшерү;

  • -         тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формалары турында мәгълүмат бирү.

  • 2. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары:

  • -   укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;

  • -  балаларның татарча аралашуга омтылышларын арттыру.

  • 3. Тәрбияви максатлар:

  • -    укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне  дәвам итү;

  • -   укучыларда хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Компьютер, дәреслек (авторы: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)-  130-132 нче битләр, тест биремнәре

 

Краткое описание: 
Урок татарского языка предназначен для учащихся 7 класса русскоязычной группы.

 

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I.                  Оештыру.

-         Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез дәресне башларга

                          әзерме? Әйдәгез, барыбыз да бер-беребезгә уңышлар телик.                

                         Бүген  сыйныфта кем дежур?

-         Бүген көн нинди?

II.               Актуальләштерү.

   Аудирование. (3 слайд)

-         Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.(Сүзләр экранда бирелгән)

Куркыта иде(напугал), борыла иде(поворачивался), эндәшә иде(обращался), шуышты(ползал), өрә иде(лаял), искә төшерә иде(вспомнил).

-         Ни өчен “шуышты” сүзе артык сүз?

-         Чөнки  “шуышты” сүзе үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән.

-         Ә калган сүзләр нинди сүзләр?

-         Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләре, барлык формасында.

-         Димәк, “куркыта иде, борыла иде, эндәшә иде, өрә иде, искә төшерә иде” сүзләре тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләре (прошедшее незаконченное время )

-         Бу фигыль турында нәрсә әйтә аласыз? (4 слайд)

-         Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль ике сүздән тора: төп фигыльдән һәм иде ярдәмче фигыленнән. Барлык формасы бар.

 

III.           Яңа төшенчәләр, грамматик материалларны  камилләштерү, аңлату.

-         1.  Экранга карагыз һәм укыгыз. (5 слайд)

     Что изменено во втором предложении каждой пары? Чем отличается второе предложение от первого?

1)    Караборын өрүеннән туктый иде.- Караборын өрүеннән туктамый иде.

2)    Әйдүк аңа яратып эндәшә иде. – Әйдүк аңа яратып эндәшми иде.

...

       Димәк, тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасы да булган кебек юклык формасы да була. Ул  –мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала. Сүз калын вариантта булса, -мый кушымчасы, сүз нечкә вариантта булса  -ми кушымчасы ялгана. (6 слайд)

Мәсәлән, ярата – яратмый, эндәшә-эндәшми (Экранда бирелгән)

2. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль шулай ук зат-сан белән дә төрләнә. (Экранда күрсәтү, укучылардан укыту) (7 слайд)

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль зат-сан белән төрләнгәндә, кушымчалар ярдәмче фигыльгә (иде) ялганалар.

 

         Спряжение глаголов в незаконченном прошедшем времени(8 слайд)

 

Барлык формасы  (утвердительная форма)

Зат

(лицо)

Берлек сан

(единственное число)

Күплек сан

(множественное число)

I

Мин яза идем– я писал(а)

Без яза идек– мы писали

II

Син яза идең– ты писал(а)

Сез яза идегез– вы писали

III

Ул яза иде– он(а) писал(а)

Алар яза(лар) иде– они писали

Юклык формасы (отрицательная форма)

I

Мин язмый идем– я не писал(а)

Без язмый идек– мы не писали

II

Син язмый идең– ты не писал(а)

Сез язмый идегез– вы не писали

III

Ул язмый иде– он(а) не писал(а)

Алар язмый(лар) иде– они не писали

 

IV.           Тактада һәм дәфтәрдә фронталь эш  аша ныгыту.

1.     Җөмләләрне укыгыз,  тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльне табыгыз һәм  юклык формасына куегыз. (9 слайд)

        Ул дустын бик ярата иде. Аңа кайчандыр кемдер бик яратып эндәшә иде. Караборын һәрчак Әйдүкне искә төшерә иде. Сагынса, дустын аяклары белән кочаклап ала иде.

      1 нче вариантка – 1нче, 2 нче җөмләләр;

      2 нче вариантка – 3 нче, 4 нче җөмләләр.

 

       2. Физминутка.  Күзләрне ял иттерү.

 

V.               Алган белемнәрне тикшерү

1.     ( Тест биремнәре) (10 слайд)

 

1)    Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Лаял –

к) яза иде

л) улый иде

                             м) өрә иде

н)  йөгерә иде

                   

2)     Нокталар урынына тиешле кушымчаны куегыз.

                           Без  Караборынны чакыр...   иде...

                            м) –ә, -гез

                            н)  -а, -лар

                            о)  -а, -к

                            п)  -ый, -ң

                        3)  Җөмләнең ахырын табыгыз.

                               Әйдүк Караборынны .....  .... .

                             к)  уйный иде

                             л) ярата  иде

                             м) яратмый идегез

                             н) сыйпый идек

                         4)  Артык сүзне табыгыз.

                             о) еламый иде

                             п) уйный иде

                             р) йөгерә иде

                             с) ашый иде

                          5) Хаталы сүзне табыгыз.

                             б) өрә иде

                             в) эндәшми иде

                             г)  искә төшерә иде

                             д) бәргәләнә идебез

                          6) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

                            Без  Караборынны  яхшы белә идек.

                              е) Мы Караборын хорошо знали.

                              ж)Мы Караборын очень плохо знали.

                              з) Караборын не смог забыть своего хозяина.

                              и) Они его хорошо знали.

                           7)Сүзләрдән җөмлә төзегез.

                              Караборынның, сыйпый, башыннан, иде, Әйдүк.

                              х) 1,5,4,2,3

                              ц) 5, 1, 3, 2,4

                              ч) 5, 4, 1, 2,3

                              ш) 3,2,1,4,5

                            (“Молодец” сүзе килеп чыгарга тиеш)(11 слайд)

                      

 

2.      Ситуатив күнегүләр(12, 13 слайд)

    Как скажете о том, что:

      - он очень любил свою собаку ( улүзенең этен бик ярата иде)

      - мы его не любили (без аны яратмый идек)

      - Караборын  вспоминал своего друга (Караборын  үзенең    

        дустын искә төшерә иде)

 

3.      Йомгаклау. (14 слайд)

1) Ә сезнең, Караборын кебек якын дусларыгыз бармы? (фикер алышу)

2) Без бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

3) Дәрес сезгә кайсы ягы белән истә калды?

4) Билгеләр кую.

 

4.     Өй эше бирү(15 слайд)

А төркеменә:  Хикәяне сез ничек дәвам итәр идегез? Үз фикерегезне языгыз.Хикәягездә тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын кулланыгыз.

   Маратның  Акбай  исемле якын дусты  бар иде.

   Бөек Ватан сугышы башланды. Марат сугышка китте. ...

 

В төркеменә:Берәр әдәби әсәрдән тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль кергән 5 җөмлә табып языгыз.

 

С төркеменә:Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.

            Бара иде - .........

            Уйный иде - ........

            Елый иде - ..........

            Тыңлый иде - .......

 


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн