Официальный сайт ysaa 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Кырмыскалар

Submitted by Фания Равиловна Давлетшина on Wed, 06/03/2013 - 16:53
Данные об авторе
Автор(ы): 
Давлетшина Фания Равиловна
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание: 
-Укучылар, без бүген сезнең белән бераз үзенчәлекле дәрескә җыелдык. Безнең белемнәребезне күрергә башка укытучылар да кергәннәр. Әйдәгез үзебезне сынатмыйк, үзебезне әйбәт яктан гына күрсәтик. Безгә бүген дәрескә тагын Белмәмеш тә килгән. Ул да безне карыйм ди. -Укучылар, әйтегез әле әдәпле, тәртипле булу өчен ни кирәк? Без хәзер нишләргә тиеш? (Исәнләшергә). -Исәнмесез, укучылар! -Исәнмесез,саумысез! -Хәерле иртә балалар! -Имин үтсен көнегез! -Кәефләрегез ничек соң? -Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, анам телен Өйрәнергә дип килдек без. -Ә хәзер әйдәгез бер беребезгә матур сүзләр әйтик.(исән бул, бәхетле бул, сәламәт бул һ.б.).

Әхмәт Халидов “Кырмыскалар”

(3 нче сыйныф, уку дәресе, татар төркеме)

 

Максат:уку күнекмәләрен ныгыту, дару үләннәре турында алган 

             белемнәрне тикшерү, кырмыскалар турында белешмә бирәү, 

             аларның файдаларын күрергә өйрәтү, табигатькә карата

             сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:Белмәмеш рәсеме, кроссворд, табышмаклар,   

                   компьютер җайланмасы, экран, слайдлар,  

                   дәреслек, дәфтәрләр.                                    

                               Дәрес барышы

I. Оештыру.

-Укучылар, без бүген сезнең белән бераз үзенчәлекле дәрескә җыелдык. Безнең белемнәребезне күрергә башка укытучылар да кергәннәр. Әйдәгез үзебезне сынатмыйк, үзебезне әйбәт яктан гына күрсәтик. Безгә бүген дәрескә тагын Белмәмеш тә килгән. Ул да безне карыйм ди.

-Укучылар, әйтегез әле әдәпле, тәртипле булу өчен ни кирәк? Без хәзер нишләргә тиеш? (Исәнләшергә).

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез,саумысез!

-Хәерле иртә балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

 Тукай телен, анам телен

 Өйрәнергә дип килдек без.

-Ә хәзер әйдәгез бер беребезгә матур сүзләр әйтик.(исән бул, бәхетле бул, сәламәт бул һ.б.).

II.Төп өлеш.

1) -Молодцы укучылар. Сез бик матур сүзләр беләсез икән. Хәзер инде дәресебезне башлап җибәрик.

-Өй эше нәрсә бирелгән иде әле? (дару үләннәре турында рефератлар язарга, ике укучыга дару үләннәре турында шигырьләр сөйләргә)

2.-Укучылар, әйдәгез мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табарсыз һәм шуның белән дәреснең темасын да ачыкларбыз (табышмак уку, җавабын әйтү).

Үзе базык

Биле нәзек,

Шәһәргә ташый

                   Бүрәнә дә азык  (кырмыска)

-Димәк без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? (кырмыска)

-Әйе, балалар, без дәрестә кырмыска турында сөйләшербез, текст укырбыз. Сезнең кырмысканы күргәнегез бармы? Әйдәгез кырмыскаларның рәсемен карап үтик, чөнки хәзер кырмыскаларны күрмәскә дә мөмкин бит(слайдта кырмыскалар карау). Кырмыскалар дигән текстны Әхмәт Халидов язган. Әхмәт Бакиевич  бөтен гомерен табигатьне саклауга багышлаган, төрле бөҗәкләр турында хикәяләр язган, аларны өйрәнгән. Ә хәзер тексттагы яңа сүзләр белән танышыйк (слайдтан яңа сүзләр уку, икесе белән җөмлә төзү, сүзләрне дәфтәргә күчереп язу).

3. Текстны уку.

  - Текст нәрсә турында инде?

4. Физминутка.

  -Әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

5. Текстны чылбыр тәртибендә укучылардан укыту.

6. Сорауларга җавап бирү.

-Кырмыскалар нинди бөҗәкләр? Эшчәнме алар, юкмы?

-Кырмыска нәрсәне саклый?

-Алар бөҗәкләрне ничек үтерәләр һәм кая илтәләр?

-Бер оя кырмыска ничә корткычны юк итә?

-Кырмыска үзеннән зур бөҗәкне күтәрә аламы?

-Кырмысканың дошманнары бармы?

-Кырмыскаларның ояларын ничек сакларга?

7.Проблема сорауга җавап бирү: кырмыска нинди файда китерә?

8.Текстан сайлап уку.

- Укучылар, менә бу табышмакны карагыз әле (слайдта табышмак “Үзе бәләкәй генә булса да, үзеннән зур күтәрә”) Бу табышмакка җавап тапканда текстның кайсы өлеше ярдәм итә? (тексттан сайлап уку.)

9.-Укучылар, Белмәмеш дәрес башланыр алдыннан миңа кроссворд бирде, чишегез әле ди. Кроссвордның биремнәре табышмак икән. Мин сезнең һәрберегезгә табышмаклар бирәм, бергәләп җавабын табарбыз, килеп чыккан сүзне укырбыз.

а) Җәй буена бал җыя,

Кыш буена хәл җыя.

Торыр өчен бар йорты,

Шунда яши...(бал корты)

б) Борынымда “безем”, ди

Зурларга да “энем”, ди

Кемдә бар андый борын?(озынборын)

в) Соскы борын - бакылдык,

Күп сөйләшә - такылдык,

Аңар әйтәләр үртәп.

Корсак батыр син,...(үрдәк)

г) Мыеклы, сакалы юк

Туны бар, чапаны юк.

Сыйпый аны һәммәсе

Шуны ярата... (мәче)

д) Агач башында йорты

Эчендә яши җырчы (сыерчык)

е) Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның - ...(сарык)

з) Көләч түтәй – гөлдерәк,

Кызыл читек, күк күлмәк.

Җим сибәбез күргәчтен

Бу кем була? (күгәрчен).

и) Искиткеч озын буйлы,

Шундый озын муенлы.

Шуны капларлык шарф

Һич таба алмый... (жираф)

-Нинди сүз чыкты укучылар?(кырмыска)

 

III.Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.

   - Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Кырмыска нинди бөҗәк булды инде? Аны сакларгамы? Бәлки сез кырмыскалар турында шигырьләр беләсездер? (кырмыска турында шигырьләр сөйләү)

“Кырмыска”      Зыя Мансур

Бер кырмыска арып талып

Эштән кайтып килә икән.

Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып

Бу мескен суга төшкән.

Чыга алмас иде, бәлки

Күпме генә тырышса да.

Бер акыллы малай күреп,

Чыбык сузган кырмыскага.

Уен ич бу! Малай әллә

Җан – фәрманга тырышканмы?

Юк, дусларым, ә шулай да

Коткарган ул кырмысканы.

 

“Бөҗәкләр концерты”   Гөлшат Зәйнәшева

Тып-тын йөри кебек,

Тып-тын йөрми кырмыска,

Җырлап йөри, көйләп йөри –

Кырмыска ул бик оста.

 

Өй эше:хикәяне укырга, ошаган өлешенә рәсем ясарга.

 

 

 

 

 

 

 

Прикрепленный файл Size
Кырмыскалар.doc 46.5 KB

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн