Официальный сайт synclub 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Татарча да яхшы бел!

Submitted by Лилия Заудатовна Музаффарова on пн, 18/11/2013 - 16:26
Данные об авторе
Автор(ы): 
Музаффарова Лилия Заудатовна
Место работы, должность: 
МБОУ СОШ №177 Ново-Савиновского района г.Казани, учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Максат:Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту;

Элек өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү;

Балаларда туган якны ихтирам итү хисе тәрбияләү, туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.

Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
15
Используемые учебники и учебные пособия: 

К.С.Фатхуллова, Р.Х.Ягъфарова. Татар теле. - Казан: Мәгариф, 2009

Используемое оборудование: 

Ш.Маннурның “Яхшы бел” дигән шигыре язылган слайд.

Используемые ЦОР: 

Татарстан республикасы картасы, дәүләт символлары, шәхси карточкалар, рәсемнәр, музыка коралы.

Краткое описание: 
Татарстан Республикасы белән танышу, укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерү, татар теленә кызыксыну булдыру.

Дәрес барышы:

I.                   Оештыру  өлеше: Укучыларны дәрескә кабул итү, исәнләшү.

II.                 Дежур укучының чыгышы:

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәрестә барлыгы ничә укучы?

- Бүген ничәнче ноябрь?

- Атнаның нинди көне?

- Ә иртәгә нинди көн була?

- Көн җылымы, салкынмы?

- Ни өчен салкын? (чөнки урамда көз. Көз көне көннәр салкынча, җилле, болытлы булалар.)

- Рәхмәт, утыр.

- Укучылар сез көз турында  шигырьләр беләсезме?(өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр)

 

1 нче укучы. “Көз”шигыре

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Габдулла Тукай.

               2 нче укучы. ”Көз”шигыре

                Үтте-китте матур җәйләр,

                 Көзләр килеп җиттеләр.

                  Ак каенның яфраклары

                  Саргаешып киптеләр.

                  Сандугачлар, карлыгачлар

                  Очып китте еракка.

                  Торналар да ялга китте,

                  Җылы якка, көньякка.  Хакимҗан Халиков.

 

 

III.              Яңа теманы өйрәнү.

Укучылар, бүген без сезнең белән Татарстан буенча сәяхәткә чыгабыз.

Поездны кабызабыз: чух-чух-чух!

-         Күрсәтегез әле, балалар,

Поездлар ничек йөриләр?

-         Менә шулай, менә шулай

Поездлар йөриләр. ( поезд хәрәкәтләрен ясыйлар)

IV.              Беренче тукталыш- Мәктәп”

Казан шәһәренең 177 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныфы.

-Мине, вакытлыча, “Сабантуй” газетасы хәбәрчесе дип уйлагыз. Мин сезнең мәктәп турында бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Шуңа күрә сезгә кунакка килергә булдым. Ә хәзер танышып китик. Мин Сабирова Гөлназ Мөнир кызы.

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Катя.

-Катя, син укучымы?

-Әйе, мин укучы.

-Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

-Мин 177 нче урта мәктәптә укыйм.

-Рәхмәт.

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Ксения.

-Ксения, сезнең мәктәп кайда урнашкан?

-Безнең мәктәп Мусин урамында урнашкан.

-Мәктәп директорыгыз кем?

-Мәктәп директорыбыз  Имамов Илдар Фәиз улы.

-Сыйныф җитәкчегез кем?

-Сыйныф җитәкчебез Регина Рафаэловна.

-Рәхмәт.

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Артем.

-Артем, сез мәктәптә нинди фәннәр өйрәнәсез?

-Мәктәптә без күп фәннәр өйрәнәбез: математика, рус теле, татар теле, инглиз теле, тарих һәм башкалар.

-Татар теле дәресендә сез нишлисез?

-Дәрестә без укыйбыз,язабыз, татарча сөйләшергә өйрәнәбез, игътибар белән укытучыны тыңлыйбыз.

-Рәхмәт.

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Костя.

-Константин, син үзегезнең мәктәп турында нәрсә әйтә аласың?

Укучының чыгышы: Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Ул матур, чиста,зур.Безнең мәктәп өч катлы.Беренче катта ашханә, спорт заллары,икенче катта зур һәм кечкенә акт заллары урнашкан. Безнең мәктәптә зур китапханә бар. Китапханәдә бик күп китаплар бар.Анда татарча китаплар да күп. Алар безгә татарча өйрәнү өчен бик кирәк. Мәктәп- безнең өчен белем чыганагы.

-Зур рәхмәт! Сез бик матур татарча сөйләшәсез икән. Татар теле дәресендә “без язабыз”, дигән идегез. Әйдәгез әле, мәктәп сүзен килешләр белән һәм тартым белән төрләндерик.( ике укучы тактада, калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр)

v.Икенче тукталыш- “Урман”

-Әйтегез әле, укучылар, ни өчен урман, урман дип атала?(чөнки агачлар күп)

-Безнең урманнарда нинди агачлар үсә? (имән,каен, усак, чыршы, нарат,өрәңгеагачлары үсә; миләш һәм шомырт агачлары да бик күп.)

-Урманда нинди җәнлекләр яшиләр? ( керпе,куян,төлке,бурсык)

-Әйдәгез әле, укучылар, көзге урманны карап кайтыйк.

VI.Физминутка.

1.”Көз”

Укытучы: И балалар күрегез:

                   Тышта,әнә көз килде.

Балалар: Әйе,әйе күрәбез,

                   Көз килгәнен беләбез.

(балалар басалар, парта арасыннан чыгалар).

Укытучы: Йә әйтегез, сөйләгез,

                    Ничек килә икән көз?

Балалар: Кошлар очты көньякка

                  Канат кагып, еракка.

(кулларын як-якка җәеп болгыйлар).

                   Аюлар өн казыды,

                   Бик тирән итеп базны

(җир казу хәрәкәтләре ясыйлар).

                   Балыклар да тындылар,

                    Су төбенә чумдылар (чүгәлиләр),

                  Агачлар ялангачлар,

                  Җилләрдә чайкалалар

(кулларын чайкыйлар).

                   Тик безгә күңелле көз,-

                    Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез

(йөрү хәрәкәтләре белән).

                  

VII.Ә хәзер Татарстан картасына күз салыйк. Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Ул бай, матур, күпмилләтле республика. Татарстанда борынгы һәм заманча шәһәрләр дә, зур һәм кечкенә авыллар да, район үзәкләре дә күп. Татарстан елгаларга, күлләргә, чишмәләргә бик бай.Анда калын урманнар да, тигез далалар да бар.

-Укучылар, һәр дәүләтнең нинди символлары була? (һәр дәүләтнең үз флагы, гимны,гербы була)

-Әйе, дөрес әйттегез. 1991 нче елның ноябрендә – Татарстанның флагы,1992 нче елның февралендә – гербы, ә 1993 нче елның июлендә гимны кабул ителде.

VIII. Ә хәзер дәреслекләрне ачабыз. 83 нче биттәге “Безнең Ватаныбыз” тексты белән танышабыз, аннары сорауларга җавп бирәбез. Сезнең алдыгызда Татарстан Конституциясенең берничә статьясы язылган. Укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

1 нче статья. Дәүләт суверенитеты -  Татарстан республикасының төп билгесе.

8 нче статья. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

-Әйтегез әле, укучылар, ни өчен дәреснең темасы “Татарча да яхшы бел!” дип атала? Ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңлана)

-Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Бу турыда Шәйхи Маннурның шигыре дә бар. Юра, сөйләп күрсәт әле безгә шуны.

“Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

      Икесе дә безнең өчен

           Иң кирәкле затлы тел...”

 

-Рәхмәт, Юра. Ә без Конституциядәге статьяларны укуны дәвам итәбез.

122  нче  статья.Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре.

IX. Өченче тукталыш – “ Казан

Тизрәк барып җитәр өчен җырлап барыйк. “ Мин яратам сине, Татарстан” җыры башкарыла.

-Менә башкалыбыз Казанга да килеп җиттек. Казан – зур, матур, борынгы шәһәр.Анда бик күп татарлар яши.Сез татарча сөйләшә белерсезме икән?

Мин сезгә рус телендә сораулар бирәм, ә сез тәрҗемә итеп әйтегез (шәхси карточкалар таратыла)

-Извините, это какая улица?

-Скажите, пожалуйста, аптека где находится?

-Можно спросить это гостиница?

-Далеко ли до школы?

-Скажите, пожалуйста, как добраться до центра города?

-Извините, эта улица куда ведет?

-Скажите, пожалуйста, как добраться до продуктового магазина?

-Вы говорите по-татарски?

-Я правильно иду к вокзалу?

-Рәхмәт, укучылар. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез.

X.Диалогик сөйләмне үстерү.(төркемләп эшләү)

Восстановите диалог.

 

1 нче төркем.– Кичә килдем.

                             -Казан ошадымы соң?

                             -Миша, син Казанга кайчан килдең?

                             -Әйе, бик ошады.Казан – зур борынгы шәһәр.

2 нче төркем.– Әлбәттә була.

                          -Автобус яки самолет белән килеп була.

                         -Ә поезд белән  буламы?

                         - Казанга ничек килеп була?

3 нче төркем.– Син троллейбус белән бар.

                           -Гафу итегез, аптекага ничек барырга?

                           -Сиңа кайсы аптека кирәк?

                            -15 нче.

4 нче төркем.– Юк, ерак түгел.

                           -Гафу итегез, икмәк кибете еракмы?

                           - Урамны аркылы чык та уңга борыл.

                           -Миңа анда ничек барырга?

-Безнең сәяхәтебез,укучылар,  ахырына якынлаша. Әйдәгез әле, дәрестә үткәннәргә йомгаклау ясыйк.

1 нче укучы: Өйрәттеләр безне монда

                        Туган илне сөяргә.

                         Өйрәттеләр саф татарча

                         Матур итеп сөйләргә. 

2 нче укучы: Бергәләшеп без уйнадык,

                         Матур шигырь сөйләдек.

                          Тәртипле,тырыш булдык

                           Укытучыны тыңладык.

XI. Өй эше: “Миңа Казан ошый”;  “Татарстан – минем Ватаным” дигән темаларга  инша  язып килергә һәм рәсем ясарга.

-Барыгызга да  зур   рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә уңышлар телим, тырышып укыгыз, русча да, татарча да яхшы белегез. “Кояшлы ил” җырын тыңлап, саубуллашыйк.


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн