Официальный сайт openw 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Татарстан

Submitted by Альвина Шамсиевна Шигапова on Tue, 02/06/2009 - 10:30
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шигапова Альвина Шамсиевна
Место работы, должность: 
Рыбно-Слободская СОШ №2
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
2 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Укучыларда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту; аларның фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү,телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү(диологик һәм монологик сөйләм үсешенә игьтибар итү);туган якны яратырга өйрәтү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

Дәреслек, сүзлек,

Используемое оборудование: 

видео язма.

Краткое описание: 
Укучыларда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту; аларның фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү,телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү(диологик һәм монологик сөйләм үсешенә игьтибар итү);туган якны яратырга өйрәтү, яңа материалны аңлату.

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге.

Балык Бистәсе 2нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбе.
 
  
 
 
 
                                        Тема.Зур һәм матур,
                                                 Барыр юлларың.
                                                 Син -туган ягым-
                               Татарстаным!                   
 
 
 
 
 
Балык бистәсе
2нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шигапова Альвина Шамсиевнаның
2нче сыйныфта (рус төркеме)
үткәрелгән дәрес конспекты һәм
видео материалы.
 
 
2008нче ел.
 
 
    Тема.   
                          ЗУР   ҺӘМ ЯКТЫ,
                          БАРЫР   ЮЛЛАРЫҢ.
                            СИН -ТУГАН ЯГЫМ -
                               ТАТАРСТАНЫМ!
Максат. Укучыларда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту; аларның фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү,телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү(диологик һәм монологик сөйләм үсешенә игьтибар итү);туган якны яратырга өйрәтү.
Җиһаз. Дәреслек, сүзлек,видео язма.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату.
Дәрес барышы. Оештыру өлеше.
Укытучы: Исәнмесез, балалар.
Укучылар: Исәнмесез.
Укытучы .Балалар, безгә бүген кунаклар килгән әйдәгез, аларга елмаеп карыйк та,баш иеп исәнләшик.
Укучылар. Исәнмесез.
Фонетик күнекмә.
Укытучы.Балалар,телебезне шомартып алыйк әле.Мин укыйм,сез  кабатлагыз.
 Алга таба барабыз
Тик-так.
Тик-так.
Гөрләп чаба автобус
Юл тап
Юл тап.
Ак төтен артта кала
Пух-пах-пах
Пух-пах-пах
Автобус җырлап чаба
Ах-ах-ух
Ах-ах-ух
Укытучы.Балалар,тел шомарткычтагы автобус белән без бүген сәяхәткә чыгарбыз.                                                      Сәяхәт-путешествие
Дәреснең темасы белән таныштыру.
Укытучы.. Хәзер мин сезгә  бер шигырь укыйм,тыңлагыз әле.
Зур һәм якты.
Барыр юлларың.
Син -туган ягым -
Татарстаным!
Әйдәгез, бергәләп укыйбыз,тәрҗемә итәбез.
Зур-большой
Якты-светлый
Туган ягым-родной край.
Укытучы.Нәрсә турында икән бу балалар?
Укучылар.Туган як, туган җир. Татарстан турында.
Укытучы.Димәк,  бүген без дәрестә Татарстан турында сөйләшербез.Дәресебезнең  темасы :
Зур һәм якты
Барыр юлларың.
 -Син туган ягым-
-Татарстаным!-,дипатала.                                                                                         Сүзлек эше.
Укытучы.Ә без кайда яшибез?                                 Туган як,
Укучылар.Без Балык Бистәсендә яшибез.               Туган җир-родной край.
Укытучы.Балык Бистәсе кайда урнашкан?
Укучылар.Татарстанда.
Укытучы.Татарстан нинди ?( шигырь юлларыннан)
Укучылар.Татарстан зур, матур.
 Укытучы.Татарстан картасын карыйбыз.Картада нәрсәләр күрәбез?
Укучылар.Картада шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.
Укытучы.Димәк,безнең туган җир -Татарстан.Татарстан зур һәм матур.
Әйдәгез, матур итеп бүгенге числоны язабыз.
Уникенче декабрь
Чәршәмбе.
-----------------------------------------------------------------------------------------------
Туган җирем -Татарстан. Татарстан зур һәм матур.Татарстанда зур шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.( Җөмләләрне укыйбыз,тәрҗемә итәбез,бер юл калдырып язып куябыз)
Нәтиҗә.
Укытучы. Туган җирем Татарстан.Ничек тәрҗемә итәбез?
Укучы.Родной край Татарстан.
Укытучы.Дөрес. Татарстан зур һәм матур.Ничек тәрҗемә итәбез?
Укучы. Татарстан большой и красивый.
Укытучы. Дөрес.Татарстанда зур шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.
Укучы. В Татарстане много больших городов, лесов и рек.
Укытучы. Балалар , мин сезне Татарстанның зур шәһәрләре буйлап сәяхәткә чакырам. Юлда адашмас өчен картаны үзебез белән алабыз.Әйдәгез,автобусларга утырабыз. Матур итеп утырабыз, вакытны бушка уздырмас өчен тел шомарткычны кычкырып укыйбыз.
Алга таба барабыз.
Тик-так.
Тик-так.
Гөрләп чаба автобус
Юл тап
Юл тап.
Ак төтен артта кала
Пух-пах-пах
Пух-пах-пах
Автобус җырлап чаба
Ах-ах-ух
Ах-ах-ух
Укытучы. Беренче тукталыш-Казан шәһәре.Казан-русча Казань.(кабатлыйбыз)
Казан- Татарстанның башкаласы . Казан брынгы шәһәр.
                                                                                                      Сүзлек эше.
                                                                                              Брынгы-древний.
Укытучы.Сезнең  Казанда булганыгыз бармы?
Беренче укучы. Минем циркта булганым бар.
Икенче укучы. Мин “Шүрәле”паркына бардым.
Өченче укучы.Без зоопаркта булдык.                                   Башкала-столица.
Укытучы .Казан турында рәсемнәрне карыйк әле.
Укучы .Казанда матур Кремль бар.                          
 Кремльдә Сөембикә манарасын күрдем.Бик матур мәчет бар.    Казан-Казань.
Укытучы.Бик яхшы. Укучылар, мин сезгә Казан турында шигырьләр өйрәнергә кушкан идем,кем сөйли?
Саша.                                                     Маша.                                 Ирина.
Казан,
Кремль.                                   Синнән дә ягымлы                   Иркәли җанны
Ак диварлар.                         Як җирдә юк икән                   Идел һавасы
Балкый ул әллә каян            Казаным,Казаным                    Ишетәм синдә
Авасың бит Сөембикә-       Син туган ягымның                  Әнкәм авазы
Әйдә үземә таян                     Йөрәге икәнсең                       Бәхетем дә син
(Р.Миңнуллин).                       Казаным,Казаным                   Шатлыгым да син.                                                                            
                                                   (И.Юзеев)                               Мең яшә Казан
                                                                                                 Мең яшәр Казан.                                      
                                                                                                 (Р.Әхмәтҗанов)
Укытучы.Бик яхшы.Яңа җөмләне укыйбыз, тәрҗемә итәбез,матур итеп дәфтәрләргә язабыз.
Нәтиҗә.
Казан-Татарстанның башкаласы.
Укытучы. Бергә укыйбыз. Ничек тәрҗемә итәбез?
Укучылар. Казань- столица Татарстана.
Укытучы. Бик яхшы. Әйдәгез , сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Балалар ,рәсемне  карагыз әле у нинди шәһәр икән?
Укучылар. Набережные Челны.
Укытучы. Набережные Челны-Яр Чаллы.(кабатлыйбыз)
Укытучы. Сезнең Яр Чаллыда булганыгыз бармы?
Укучы. Әйе, безнең анда туганнар яши.Ул матур шәһәр.
Укытучы. Яр Чаллыда нинди завод бар? Рәсемдә нинди машиналар күрәсез?
Укучылар. КамАЗ машиналары.
Укытучы. Димәк, Яр Чаллыда КамАЗ заводы бар.
Укытучы. Әйдәгез,тактага язылган  яңа җөмләне укыйбыз.
Яр Чаллыда Кам АЗ заводы бар.
Нәтиҗә.
Укытучы. Яр Чаллы нинди шәһәр?
Укучы. Яр Чаллы зур шәһәр.
Укучы.Яр Чаллы матур шәһәр.
Укытучы.Яр Чаллыда нинди завод бар?
Укучы.Яр Чаллыда КамАЗ заводы бар.
Укытучы. Заводта нәрсә ясыйлар?
Укучы. Заводта КамАЗ машиналары ясыйлар.
Укытучы. Җөмләне  дәфтәрләргә язабыз.
Укытучы. Әйдәгез картага карыйк әле , алга таба нинди шәһәргә барабыз икән?
Укучылар.Аьметьевск-Әлмәт шәһәре.
Укытучы. Балалар, карагыз әле кыр тулы нәрсәләр икән бу?
Укучылар. Бу нефть вышкалары.
Укытучы. Әлмәттә тефть чыгаралар.
Укытучы. Нефтьне кемнәр чыгара?
Укучылар.Нефтьчеләр.
Нәтиҗә.
Укытучы. Димәк, Әлмәт-нефтьчеләр шәһәре.
Укытучы. Җөмлә ничек тәрҗемә ителә?
Укучылар. Альметьевск-город нефтяников.
Укытучы. Җөмләне дәфтәрләргә язабыз.
 
Физкультминутка.
Укытучы. Утырып йөреп арыгансыз,әйдәгез барыбыз бергә,
сәяхәтебез күңелле булсын өчен җырлыйбыз.(басып)
Мин яратам сине Татарстан
Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны.
Киң күңелле Казан каласын.
Илем бакчасында Татарстан
Ал канәфер булып янасың.
Мин яратам сине Татарстан
Ал таңнарың өчен яратам
Күк күкерәп, яшен яшнәп яуган
Яңгырларың өчен яратм.
Укытучы.Алга таба барыр өчен табышмак чишәргә кирәк
Нәкъ унике күзем бар,
Сиңа әйтер сүзем бар:
Колагымнан бор гына,
Уятырмын тор гына.
Укытучы: Бу нәрсә?Безне йокыдан нәрсә уята?
Укучылар: Сәгать.                                                                                                                                              
Укытучы.Укучылар,иң зур сәгать заводы Татарстанда урнашкан. Картадан без аның кайсы шәһәрдә булуын белербез.Әйдәгез,бергәләп шәһәр исемен укыйбыз
Укучылар.Чистополь.
Укытучы.Чистай-Чистополь.Бергә кабатлыйбыз.
Чистайда сәгать заводы бар.Дәфтәрләргә язабыз.
Укытучы. Бергәләп тәрҗемә итәбез.
Укучылар. В Чистополе есть часовой завод.
Укытучы.Димәк ,сәгать заводы касы шәһәрдә урнашкан?
Укучылар.Сәгать заводы Чистай шәһәрендә урнашкан.
Укытучы. Картага карыйк әле, безгә бит өйгә, Б. Бистәсенә кайтырга кирәк. Безнең кайда яшибез?Безнең туган җиребез кайда?
Укучылар. Без Балык Бистәсендә яшибез.
Укытучы. Тәрҗемә,итәбез.
Укучылар. Мы живем в Рыбной Слободе.
Укытучы.Менә без туган якта.
Йомгаклау.
Укытучы. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Укучылар. Туган як турында. Татарстан турында.
Укытучы. Татарстан нинди?
Укучылар. Татарстан зур, матур.
Укытучы. Нинди зур шәһәрләре бар?
Укучылар. Казан, Әлмәт,Яр Чаллы,Чистай.
Укытучы.Безнең матур текст килеп чыкты.Әйдәгез укыйбыз,тәрҗемә итәбез.
----------------------------------------------------------------------------------------
Туган җирем Татарстан.Татарстан зур һәм матур. Татарстанда зур шәһәрләр, урманнар, елгалар бар.
Казан-Татарстанның башкаласы.Яр.Чаллыда КамАЗ заводы бар.Әлмәт нефтьчеләр шәһәре.Чистайда сәгать заводы бар.Мин Балык Бистәсендә яшим.
Укытучы. Әйдәгез текстны укыйбыз аерым җөмләләрне тәрҗемә итәбез.
Укытучы. Беренче җөмлә. Кычкырып укыйбыз. Тәрҗемә итәбез.
Укучылар берсе артыннан берсе тәрҗемә итәләр.                                                                -Родной край Татарстан.
-Татарстан-большой и красивый.
-В Татарстане много больших городов, лесов и рек.
-Казань столица Татарстана.
-В Набережных Челнах есть завод КамАЗ.
-Альметьевск город нефтянников.
-В Чистополе есть часовой завод.
-Я живу в Рыбной Слободе.
Укытучы .Безнең текстка исем кирәк .Аның өчен бирелгән җөмләләрне укып, тәрҗемә итәбез Сезнең алда сүзллек ята ,белмәгән сүзләрегезне сүзлектән карагыз.
Татарстан туган җиребез.
Аның башкаласы Казан
Татарстанда шәһәрләр күп.
Агыйдел зур елга.
Республикам бай.
Сәгать заводы Чистайда урнашкан.
Татарстанда нефть чыга.
Алабуга-борынгы шәһәр.
Нократ русча-Вятка.
Укытучы.Хәзер мин җөмләләрне укыйм,сез һәр җөмләнең баш хәрефләрен генә язасыз.Нинди сүз чыкты.?
Укучылар.Татарстан.
Укытучы.Димәк текстка нинди исем кушабыз?
Укучылар.Текстның исемеТатарстан.
Укытучы.Текст өстендәге буш юлга. “Татарстан” дип язабыз.
Өй эше.
Текстны сөйләргә.
Көндәлекләргә өй эшен язабыз.Билгеләрне куябыз.
Кунакка килегез.
                   Р Миннуллин.
Җирнең иң матур җирендә-
Татарстанда торам мин.
Малайлар һәм кызлар! Сезне
Кунакка чакырам мин.
Йөртербез сезне утыртып
Я КамАЗга , я атка
Ашыксагыз- үзебездә
Ясалган самолетка.
Сезне үзебез үстергән
Ипи белән сыйларбыз
Матур итеп Тукай, Җәлил
Шигырьләрн сөйләрбез.
Безнең якларны күрсәгез
Сез шаккатыр идегз.
Дусларыгыз көтә сезне-
Татарстанга килегез.
Прикрепленный файл Size
Татарстан.pps 1.35 MB

»  Размещено в сообществах:   

На: Татарстан


Презентаөиягез ошады. Закладкага куйдым. Рәхмәт


Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн