Официальный сайт goldsoftware 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Канатлы дуслар

Submitted by Альбина Ринатовна Абдрахманова on Sat, 25/10/2014 - 16:20
Данные об авторе
Автор(ы): 
Абдрахманова Альбина Ринатовна
Место работы, должность: 

МБОУ "Болгарская СОШ №2" Спасского муниципального района РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү.

 2. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

3. Төркемнәрдә эшләү күнекмәсен ныгыту.

4. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү теләге уяту.

Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Используемое оборудование: 

Дәреслек, презентация, мультимедиа проекторы, кош рәсемнәре, карточкалар.

Краткое описание: 
<p>Сингапур методикасын кулланып төзелгән ачык дәрес (4нче сыйныф)</p>

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

      Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Утырыгыз.

- Карина, хәлләр ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Егор, кәеф ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Бүген ничәнче число?

- Бүген 15нче ноябрь.

- Атнаның кайсы көне?

- Җомга.

- Бүген һава торышы нинди?

- ...

- Сыйныфта кем юк?

- ...

<!-- -->II. Актуальләштерү.

1. Башваткычлар чишү

- Ә хәзер алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне тикшереп алыйк әле. Без нәрсә турында сөйләшкән идек?

- Кошлар турында.

- Дөрес. Кроссворд чишеп карыйк әле. (Тактада - кроссворд. Ул ике кечкенә кроссвордтан тора.)

1. Беренче кошны атар өчен, ребусны чишегез:

чык (сыерчык)

2. Аяклары озын булгач,

   Йөриләр биеп кенә.

    “Туган җирләрдә күбрәк

      Тор-рыйк без”,-- диеп кенә.(торна)

3. Ребус чишегез:

                       ,,                 ,

        лы                                    (карлыгач)

 

4. Ребус  чишегез:

                                           ,,              ,

         у           (сандугач)

 

5. Ребус чишегез:

              ,  ,             Г

             М А Т У Р К  А Й        (тургай)

 

1.  Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч. Бу нәрсә?( тукран)

2. Ребус чишегез:

                    ,

       нәк       (песнәк)

 

3. Үзе тавык кебек чуар, үзе мәче башлы. Көндезен күрми, төнлә ауга чыга. (ябалак)

4. Үзе матур, аклы-каралы, үзе карак. (саескан)

5. Гөлдер- гөлдер, гөлдер бу ,

    Кызыл тәпи - кемдер бу?  (күгәрчен)

- Укучылар, беренче кроссвордтагы кошлар – ул нинди кошлар?

- Җылы якка китә торган кошлар.

- Дөрес. Ә икенче кроссвордтагы кошлар турында нәрсә беләсез?

- Алар кыш көне бездә кала.

2. Фонетик зарядка.

- Әйдәгез әле, тизәйткечләр әйтик. (Экранда тизәйткечләр күрсәтелә. Башта укытучы укып карый, аннары укучылар бөтенесе бергә укый, соңыннан ике-өч укучы индивидуаль укып күрсәтә.)

1) Тук, тук,тукран

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

2) Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

3) Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

    Чык-чык, кошчык, очып чык.

3.  Кошларга ярдәм итү турында әңгәмә.

- Сез тагын нинди кошларны беләсез?

- Бөркет, лачын, карга, чыпчык.....

- Дөрес. Молодцы. Кроссворд уртасында нәрсә язылган?

- Кошлар – дуслар.

- Кошлар безнең дуслармы?

- Әйе.

- Дөрес, кошлар – безнең канатлы дуслар. Темабыз да шулай дип атала – “Канатлы дуслар”. Ни өчен алар – безнең дуслар?

- Алар матур, җырлый беләләр.

- Ә кошлар безгә ярдәм итәләрме?

- Әйе.

- Ничек ярдәм итәләр? Экранга карагыз әле. Песнәк һәм карлыгач турында без сезнең белән сөйләшкән идек. Монда тагын тукран, саескан турында да информация бар. (Экранда кошларның файда китерүе турында җөмләләр язылган):

Песнәк авылда һәм шәһәрдә яши. Ул бик тырыш. Тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк (насекомые) ашый.

Карлыгачлар чебен-черкиләр белән тукланалар.

Тукран – “урман докторы”. Агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм ашый.

Саескан бакчаларда, басу-кырларда  яши.  Бөҗәкләр, суалчаннар (червячки) белән туклана.

- Шулай итеп, балалар, кошлар - нинди дуслар?

- Тырыш, эшчән, файдалы.

- Әйе, кошлар табигатькә чиста булырга ярдәм итә, агачларны зарарлы бөҗәкләрдән саклый. Тагын кошлар матур итеп сайрыйлар, җырлыйлар. Ә без дусларга ярдәм итәргә тиешме?

- Әйе.

- Без ничек ярдәм итәбез?

- Ашатабыз, җимлекләр ясыйбыз.

- Җимлекләрне нәрсәдән ясап була?

- Буш коробкалардан, банкалардан. Агач җимлек ясап була.

- Ә ашарга нәрсә бирергә мөмкин?

- Ипи, май, ярма, сыр, көнбагыш, кавын, кабак, карбыз орлыклары.

- Кошларны ашатырга, сакларга кирәк шул. Кошларның күбесе "Кызыл китап"ка кертелгән, шуңа күрә кошларга ярдәм итәргә, рәнҗетмәскә кирәк.

III. Физкультминут.

Хәзер бераз ял итик,

Сузылып киерелик.

Уңга-сулга бөгелик

Бер урында таптаныйк,

Чыпчык кебек сикерик.

Бер чүгәлик, бер басыйк.

Кул тәгәрмәче ясыйк.

Кошлар агачка утырган,

Без дә инде утырыйк.

IV. Белемнәрне ныгыту.

- Без кошлар турында күп сөйләштек. Сез бу тема буенча бик күп сүзләр беләсез. Хәзер без сезнең белән өйрәнелгән сүзләребезне ныгытырбыз. (“Джот Тотс” структурасы буенча: укучылар кечкенә кәгазь кисәкләренә “Канатлы дуслар” темасы буенча сүзләр язалар. Аларны кычкырып әйтәләр дә өстәл уртасына куялар. Укучыларга, сүзләрне искә төшерер өчен, презентациянең слайды булышыр.)

- Әйдәгез, хәзер сезнең сүзләрегез ярдәмендә җөмләләр дә төзеп карыйк. Матур-матур җөмләләр төзи беләсезме икән? (Һәр өстәлнең 1нче номерлы укучысы өстәлдәге сүзләр язылган 16 карточкадан 9ын гына сайлый һәм өстәл уртасына аларны өчкә-өч итеп тезә. Шуннан соң горизонталь, вертикаль я диагональ буенча 3 сүз кулланып, һәр укучыга 3 җөмлә төзергә кирәк. Балаларга 2-3 минут вакыт бирелә. Җөмләләрен бер-берсенә укып күрсәтәләр. Вакыт узгач, укытучы балаларның эшен туктата, теләсә кайсы укучыны торгыза һәм аның язган җөмләләрен тыңлый. Берничә укучы тыңлана.)

- Бик яхшы эшләдегез. Җөмләләр дә төзедегез.  Мин дәрестә сезгә һәрчак күп сорау бирәм. Я вам на уроках всегда задаю много вопросов. Хәзер инде бер-берегезгә сораулар да биреп карагыз. А вы, интересно, сможете сами по нашей теме задать друг дружке вопросы? Сезнең өстәлләрдә ак битләр бар. Һәрберегез үзенә берәр бит ала, бер читен бөкли (укытучы күрсәтә). Битнең күренә торган җиренә тема буенча бер сорау язасыз, ә бөкләнгән, башка кешеләргә күренмәгән җиренә җавап язып куясыз. Сезгә ике минут вакыт бирелә. (Вакыт узгач, укытучы балалар эшен туктата.) Өлгердегезме? Ярар, тагын ике минут эчендә партадашларыгызга сорау һәм җавапны укыгыз. В течение двух минут обсудите друг с другом свои вопросы и ответы. Хаталар булса, бер-берегезне төзәтегез. (Вакыт бетә). Хәзер басыгыз, урындыкларны урыннарына куегыз, кулга кәгазьләрне алыгыз. Класс буенча йөреп, чит парталарда утырган иптәшләрегез арасыннан үзегезгә пар табасыз, соравыгызны бирәсез. Парыгыз җавап бирергә тиеш. Бер-берегезнең соравына җавап биргәч, карточкаларны алыштырасыз. Тагын яңа пар табасыз. Ә хәзер басыгыз, кулыгызны күтәрегез, үз парыгызны табыгыз. (Укучылар пар табалар, бер-берсенә язылган сорауларын бирәләр, җавапларын тыңлыйлар. Аннары, “рәхмәт” диеп, кулларын күтәрәләр дә яңа пар табалар. Укучылар берничә минут шундый тәртиптә эшлиләр.)

- Молодцы, инде утырыгыз.

V. Йомгаклау.

- Укучылар, кошлар – ул безнең .....

- Канатлы дуслар.

- Дөрес. Дуслар безгә кирәкме?

- Кирәк.

- Кошларны сакларга, ашатырга кирәкме?

- Әйе, кирәк.

- Алина, син кошларны яратасыңмы?

- Әйе, яратам.

- Аларны кыш көне салкында ашатасыңмы?

- Әйе, ашатам.

- Максим, син кошларга җимлек куясыңмы?

- Әйе, куям.

- Чыннан да, кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Бигрәк тә көз көне, кыш көне чыпчыкларга, песнәкләргә, карабүрекләргә җим салырга онытмагыз.

VI. Өй эшен бирү.

Син кошларга ничек ярдәм итәсең? 2-3 җөмлә белән сөйләп бир.

Дәрестә вакыт калса, кечкенә генә тест үткәрергә мөмкин.

1. Кыш көне бездә яши торган кошны табыгыз.     

     а) песнәк

     ә) сыерчык

     б) торна      

     в) сандугач   

   2. Җылы якка китә торган кошны табыгыз.            

      а) тукран

      ә) сыерчык

      б) саескан

      в) күгәрчен

3. Кайсы кошның түше сары?

         а) күгәрчен

          ә) сыерчык

          б) песнәк

          в) торна

4. Кайсы кош ауга төнлә чыга?

          а) тукран

          ә) чыпчык        

          б) ябалак  

          в) сыерчык

5. Карабүрек – ул нәрсә?

а) чёрная шапка

ә) снегирь

б) синица

в) грач     

Укытучы укучыларга билгеләр куя.

- Дәрес бетте. Сау булыгыз.

 

     

     

    Прикрепленный файл Size
    Канатлы дуслар.pptx 1.17 MB
    ребуслар.pptx 256.1 KB
    Тест кошлар.pptx 61.17 KB

    Смотреть видео онлайн


    Смотреть русское с разговорами видео

    Online video HD

    Видео скачать на телефон

    Русские фильмы бесплатно

    Full HD video online

    Смотреть видео онлайн

    Смотреть HD видео бесплатно

    School смотреть онлайн