Официальный сайт mydebut 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



конспект урока "Теркәгеч" 7класс

Submitted by Лейсан Шайдуллина on Tue, 29/09/2009 - 21:56

Казан шәһәре

Яңа-Савин районы

9нчы мәктәп

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

7 “А” сыйныфының рус төркемендә

“Теркәгеч” (кабатлау) темасына үткәрелгән

татар теле дәресенең план-конспекты

 

 

 

 

 

 

 

Дәресне 2нче кв. кат. укытучы

Шәйдуллина Ләйсән Сәйфулловна

үткәрде

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2нче апрель, 2009нчы ел

 

 

 

 

 

Тема: Теркәгечләрне кабатлау

 

Максат: 1. Теркәгечләр темасын ныгыту; 2. Аралашу темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү; 3. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Материал:                1) Ф. С Сафиуллина , К. С. Фәтхуллова, 7 нче сыйныф дәреслеге, Казан,

                                       “Мәгариф”   нәшрияты, 2007 ел.

2)      Слайдлар /интерактив такта өчен эшләнгән/

 

 Дәрес барышы:

I.                  Оештыру өлеше.

1.     - Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә!

- Утырыгыз!

 

2.     Укучылар белән әңгәмә.

-         Бүген ничәнче апрель?

-         Нинди атна көне? (пәнҗешәмбе)

-         Хәзер нинди дәрес бара?

-         Сезгә каникуллар ошадымы?

-         Сез ничек ял иттегез?

3.      “Ничек ял иттем” темасына сөйләшү. Бер-береңә сораулар бирү.

 

4.     Өй эшен тикшерү.

- Әйтегез әле, ә кемнәр белән ял итәргә яхшырак? (дуслар белән)

- Дустым  сүзен дөрес формада языйк әле.

Кичә дустымнан хат алдым.  Дустымның телефоныннан файдаландым.   Бүген иртән дустыма шалтыраттым. Бу сүзлек дустымда юк икән. Синең дустыңның сеңлесе белән таныштым. Дусларыңа әйт, якшәмбе көнне безгә килсеннәр.

- Бу күнегүне эшләр өчен безгә нинди кагыйдә кирәк булды? (килешләрне белү)

 

 

II.        Төп өлеш.

1. Үткән теманы кабатлау.

  - Ә бу күнегүне эшләр өчен безгә нәрсәләрне белергә кирәк?

Яз җитте, һәм кошлар җылы яклардан кайттылыр. (теркәгечләрне)

 

2. Дәреснең максатын әйтү.

3.    - Тикшерик әле,  теркәгечләр  исегездәме икән? 

       - Шакмак эчендә        теркәгечләр яшерелгән, табыгыз.

4. Тагын нинди теркәгечләрне беләсез? Искә төшерик, таблицаны карап алыйк.

5. Җөмләләрнең дәвамын тап, теркәгечләрне тап.

6. Кирәкле сүзләрне куеп яз.

1) Дуслар очрашалар һәм исәнләшәләр. 2) Кунаклар килде, һәм бәйрәм башланды. 3) Ул безгә карады да елмайды. 4) Мин бу сорауның җавабын беләм, ләкин әйтмим. 5) Мин дустыма шалтыраттым, тик ул җавап бирмәде. 6) Я син безгә киләсең, я мин үзем сезгә барам. 7) Мин сиңа ышанам, чөнки син минем дустым. 8) Әгәр дустыңа авырлык килсә, аңа булышырга тырыш.

 

7. Дәфтәрдә язу.

 - 144нче бит, 2нче күнегүне эшлибез.  Кирәкле теркәгечләрне куеп җөмләләрне языгыз.

1) Бу кешенең карашы кырыс ... уйчан. 2) Ул дәрескә кил­де, ... җавап бирмәде. 3) Без, ... 7 «А» сыйныф укучылары, телевизордан кызыклы тапшырулар карарга яратабыз. 4) Сыйныфташым дәрестә җавап бирә алмады, ... ул әсәрне укымаган. 5) ... вакытыгыз булса, бүген безгә килегез.

Кырыс-строгий

Уйчан- задумчивый

-  Дәфтәрләр белән алышып тактадан тикшерәбез.

8. Ял итү.

9. Сорауларны куеп, җөмләләрне укыгыз.

1) ... ? Бүген безгә кунаклар киләләр, шуңа күрә без әнием белән табын әзерлибез. 2) ... ? Дустым туган көнемә килә  алмады, чөнки ул авырган. 3)... ? Мин кичә бер кыз белән таныштым. 4) ... ? Кешеләр белән исәнләшкәндә елмаерга кирәк.

- Тикшердек тактадан

 

10. Рәсемгә карап бирелгән теркәгечләрне куеп җөмләләр төзегез.

11. Төркемләп эшләү.

- Сез ничә телдә исәнләшә  беләсез? 152нче бит, 2нче күнегүне эшләү.

- Уйлап карагыз әле, ничә сүзне 3 телдә беләсез икән? Кем күбрәк.

1) Добро пожаловать! 2) Мы очень рады вас видеть. 3) Я вас слушаю. 4) Повторите, пожалуйста. 5) Извините, я занят. 6) Позвони, пожалуйста, попозже. 7) К сожалению, не могу вам помочь. 8) Как ваши дела? 9) Что нового? 10) Что случилось? 11) Что скажете? 12) Разве? 13) Это правда?

1) Ярдәм итегезче! 2) Кичерегез мине! 3) Әйтегезче, зинһар өчен. 4) Гафу итегез, мин аңламадым. 5) Тагын килегез! 6) Мин бик шат. 7) Тормышыгыз имин булсын! 8) Чынлапмы? 9) Ни булды? 10) Барысы да ал да гөл. 11) Ярый, әйтермен. 12)         Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

12. Парлап эшләү.

- Диалог төзегез. Ошаган рәсемне сайла. Нәрсә турында сөйләшәләр икән алар?

- Дәрестә үткән сүзләрне кулланырга онытма.

 

III. Өйгә эш бирү.

 132бит, 2 нче күнегү

                                          3нче күнегү

                                          4нче күнегү (сайлап ал)

IV. Йомгаклау.        

-     Дәрестә  нишләдек?

-         Нәрсәләр турында сөйләштек?

-         Дәрес ошадымы?

 

Укучылар белән саубуллашу.

 


»  Размещено в сообществах:   

Фото пользователя ГЕЛНАЗ РАФАИЛОВНА ВЕЛИУЛЛОВА

На: конспект урока "Теркәгеч" 7класс


Исенмесез,мин беренче мертебе.Рехмет,дерес планы очен.



Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн