Официальный сайт oriflame100 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Бистәнең 300 еллыгына

Фото пользователя Альфир Тагирович Хайбуллин
Submitted by Альфир Тагирович Хайбуллин on Sat, 05/12/2009 - 21:09
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хайбуллин Альфир Тагирович
Место работы, должность: 
Учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
История
Предмет(ы): 
Краеведение
Краткое описание: 
Алексеевск территориясе: үткәне һәм бүгенгесе Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле тирә-як җирләрне үзләштерү сәясәте алып барылган. Тарихта борынгы кешеләрнең башта ыруг-ыруг булып, аннан кабилә-кабилә булып яшәүләре билгеле. Алар бергәләп азык тапканнар, аны эшкәрткәннәр, бергәләп утырып ашаганнар. Шул чорда ук территория өчен кабиләләр арасында ызгыш-талашлар була торган булган дигән фикерләр туа. Чөнки җир йөзендә кеше саны арта барган саен, кешеләр тормыш шартларын үзгәртә барган һәм моның өчен яңа территорияләр кирәк булган. Бер кабилә икенче бер кабиләне үзенә буйсындырган, бәлки, ике кабилә бергә берләшү очраклары да булгандыр. Шулай итеп җир шарында дәүләтләр барлыкка килгән. Һәр халык үз территориясен булдырырга тырышкан. Мәктәп чорын үткән һәр кеше Мисыр, Греция, Вавилон, Рим дәүләтләре белән таныш. Безнең җирләр нинди дәүләтләр аша үтте икән? Хәзерге көндә без яши торган территорияләргә Азов диңгезе буенда барлыкка килгән һәм таркалган Болгар дәүләте кешеләренең күчеп килүе мәгълүм. Алар шушы җирләрдә яшәп ятучы кабиләләрне берләштереп Болгар ханлыгы төзиләр. Беренче меңъеллык азагында төзелгән беренче татар дәүләте була. Берничә гасырдан соң бу җирләрне монголлар басып ала һәм Алтын Урда дәүләте төзелә. Болгар җирләре шушы дәүләт территориясенә кертелә. Алтын Урда дәүләте йөз еллап кына яшәп кала. Ул төрле ханлыкларга таркала. Болгар җирләрендә Казан ханлыгы оеша. Рус дәүләте бервакытта да Идел буйларына һөҗүм итүен туктатмый. Ханлыкларның таркаулыгыннан файдаланып, зур армия туплап, басып алу сугышларын башлап җибәрә. 1552нче елның октябрь аенда Иван Грозный Казан ханлыгын басып ала һәм ул Рус дәүләтенә кушыла. Бу башка халыкларның Кама аръягына күчешен тизләтә. Моңа бу җирләрнең бушап калуы да сәбәп була. Алексеевскига Петр Матвеевич Апраксин нигез сала. Апраксиннан соң Алексеевск җирләре чугун кою заводлары җитәкчесе Демидов кулына күчә. Ә Екатерина II патшалык иткән вакытта ул җирләрне Сахаров бик юнь бәягә сатып ала XVIII гасыр башларында, Петр I хөкүмәте Россия территорияләре буенча шактый зур 10 губерна оештыру турында указ кабул итә. 1708нче елда Казан губернасы оештырыла. Казан губернасында 13 өяз барлыкка китерелә. Аларга Казан, Арча, Лаеш, Спас, Тәтеш, Зөя, Козьмодемьянск, Цивильск һ.б. керә. Әгәр дә 300 елны чигенсәк, Алексеевск район үзәгенә шушы елларда нигез салынган дип әйтә алабыз. Революциягә хәтле аны Воскресенское дип тә атап йөреткәннәре мәгълүм. 1920нче елларга чаклы Алексеевск җирләре Лаеш, Спасс, Чистай өязләренә кушыла. Шушы елның 27нче маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Совнаркомы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзү турында декрет кабул иттеләр. Алексеевск үзәге һәм җирләре 1922 – 1930нчы елларда ТАССРның Чистай һәм Спасс кантоны территорияләрендә булып торганлыгы тарихи язмаларда күренә. Ниһаять, 1930нчы елның 10нчы августында Алексеевск районы оеша. Ул чорда 27 авыл советы, 60лап авыл җирлеге булганлыгы һәм анда 34 422 кеше яшәгәнлеге билгеле. 1930 – 1964нче еллар арасында ТАССР территориясендәге районнар гел үзгәреп тора. 1955нче елда Куйбышев сусаклагычын төзегәч, район җирләренең күп өлеше су астында кала. Су чите бистәгә үк якынлаша. 1964нче елда Алексеевск һәм Биләр районнарын берләштерәләр. Аның территориясе 2080 км тәшкил итә. Шуннан бирле Алексеевск районы территориясе үзгәрешләр кичерми. Алексеевск бистәсе Чулман (Кама) елгасының сул ягына Казан – Оренбург трассасына урнашкан. Башкалабыз Казан шәһәренннән 108 км ераклыкта. Шәһәр тибындагы бистә исемен 1965нче елда ала. Кайчандыр, Алексеевскига Кама елгасы аркылы паром белән кичкәч кенә эләгеп була иде. Елга аркылы күпер салынгач, хәлләр яхшы якка үзгәрде. Чөнки күпердән чыгуга, туп-туры Алексеевск бистәсенә килеп керәсең. 1993нче елгы исәпләүләр буенча бистәдә 8,9 мең кеше яши. Хәзерге көндә бу сан арту ягына таба бара. Соңгы елларда Алексеевск бистәсенә шәһәр статусы бирелергә тиеш дигән сүзләр йөреде. Алексеевск көннән-көн зурая, үсә, матурая бара. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде. Ләкин хәзерге үзгәрешләр заманында территорияләрне үзгәрешсез калдырып булмас кебек. Мәктәпләрне, авылларны, төрле оешмаларны берләштергән заманда, берничә районны, республикаларны бергә кушу территорияләрнең үзгәрүенә китерәчәк. Бу – заман таләбе. Урта Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы Хәйбуллин Ә.Т. Алексеевск – археологик казылмаларга бай район. Үткәннәрне барлар өчен кешеләр төрле-төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәләр. Беренчесе – үткән тарихыбызны барлаучы кулъязмалар. Хәзерге көндә аларның күпчелек өлеше архивларда сакланалар. Бер өлеше аерым кешеләр кулында. Ләкин кулыбызга алып укырлык түгел, чөнки безнең меңеллык тарихыбыз гарәп хәрефләре белән язылган. Күбебез, шушындый китапны кулыбызга алгач, куркып калабыз, гарәпчә белмәвебезгә үкенәбез. Безгә гарәп алфавитын да өйрәнү җитә, ул китаплар үз телебездә язылган. Кулъязма тарихыбыз берничә йөзне генә үз эченә ала. Күп кенә язма чыганаклар кабер ташларында сакланган. Икенче чыганак – археология фәне. Җир астыннан табылган һәр әйбер мең еллар элек булган хәлләрне, тормыш-көнкүрешебезне күзалларга ярдәм итә. Шуңа нигезлнеп тарихыбыз языла, яңадан-яңа тарихи әсәрләр барлыкка килә. Галимнәребез казу эшләре барышы турында, табылган әйберләрнең торышы, урыннарын карталарга төшереп, хезмәтләр язып калдыралар. Үзебезнең якларга кагылышлы тарихи чыганаклар язылган китапларны гел җыеп барырга тырышам. Шундый китапларның берсе минем кулыма 80нче еллар ахырында килеп керде. Ул “Татарстан АССРда археологик һәйкәлләр” (“Археологические памятники Татарской АССР”)дип атала.Аның авторлары -- өчәү. Берсе безгә таныш археолог – Халиков Альфред Хәсән улы. Шушы китапта Татарстан территориясендә алып барылган казу, тикшерү барышында табылган каберлекләр, курганнар, авыл һәм шәһәр калдыклары турында мәгълүматлар тупланган. Хәзерге көндә республика территориясендә 4300 археологик истәлекләр (һәйкәлләр) өйрәнелгән һәм исәптә тора. Моннан 48 ел элек безнең тирәләрдә дә археологик тикшерүләр үткәрелә. Тигәнәле елгасы буйларында барлыкка килгән һәм юкка чыккан авыл урыннары тикшерелә. Алар турында язылган материалларны укыганым юк, әмма ел саен диярлек укучылар белән бергә каберлекләрне карап кайтабыз. Берсе авылның көнчыгышында, икенчесе көнбатышында. Кеше сөякләре елга ярыннан калкып торалар. Яр ишелгән саен яңалары чыга бара. “Ни өчен кешеләр мәетләрне яр читенә күмделәр икән?”—дигән сорау туа. Үземнең фикеремне тикшереп карау өчен , бу сорауны укучыларга да бирәм. Шунда Рәсилә исемлесе җавабын да тапты. “Абый, ул чорда елганың юлы читтәрәк булган. Еллар үтү белән, язгы ташулар нәтиҗәендә, су үз юлын үзгәрткән һәм яр хасил булган.” Минемчә, бу бик дөрес фикер. Әгәр елга буйларын картага төшереп, су өслеге белән үлчәп карасаң, кайчандыр елганың башка җирдән акканын билгеләргә була. Каберлекләрдәге кеше мәетләре хәзерге канунга нигезләнеп күмелгән. Мәетләр янында брнинди дә предмет юк. Бу инде Ислам дине кабул ителгәннән соң күмелгән кешеләр дигән сүз. Берсен бот сөягенә тимер кисәге кадалган килеш җирләгәннәр. Берәр төрле бәрелештә һәлак булгандыр инде. Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итә: авылның көнбатышындагы каберлек борынгыракка ошаган. Сөякләр карасу төстә, бәлки җир катламы нәтиҗәсендәдер. Шушы каберлекләр турында мин язып үткән китапта телгә алынмаган. Китапны барлап чыктым. Иң күп археологик табылдыклар Алексеевск районына туры килә. VIII – XVI гасырлар эчендә туган тарихи истәлекләрнең иң-иңнәре генә, 43се тупланган. Шуның 12се Биләр шәһәрчеге истәлекләренә кагыла. Алексеевск, Балахчино, Остолопово, Куркул, Базяково, Войкино, Ромодан һ.б. шәһәрчекләр, 8ләп курган һәм берничә, борынгы каберташлары сакланып калган зиярәтләр телгә алына. Менә Әшнәк авылыннан ерак түгел урнашкан № 95нче белән бирелгән зиярәт турындагы язма. Борынгы кабер ташлары сакланып калган Әшнәк авылы зиярәте. Болгар чоры, XIII – XIV гасырлар. Әшнәк авылы, Зур Тигәнәле авылы советына буйсына, Шенталка (Тигәнәле) елгасының сул ягында. Авылдан 500 м ералыкка урнашкан иске зиярәт. Аны авыл кешеләре “Ташбилге”—дип атап йөретәләр. Зиярәттә 5 борынгы кабер ташы бар. Шуның икесендә язулар сакланган. № 1 таш (120х 61х 22 см.) 1347нче елга карый. № 2 таш (128х 60х 18 см.) 1339нчы елга карый. Ташның бер өлеше генә сакланган Кабер ташларының өчесе известьтан ясалган. Язулары бетә башлаган. Алар да болгар чорына карый. Киләсе мәгълүматка күз салыйк. Монысы бездән ерак түгел 70нче елларда табылган каберлек турында № 93нче бирелгән Зур Тигәнәле каберлеге, VIII – IX гасырлар. Зур Тигәнәле авылы, Шенталка (Тигәнәле) елгасының сул ягы. Авылның төнъяк-көнчыгыш ягында 300м ераклыкта, Урта Тигәнәле авылына таба салынган юлның сул ягына урнашкан. 1974нче елда шушы юлны күтәрткән вакытта табыла. 1974 – 1975нче елларда Халикова Е.А. тарафыннан 40ка якын яхшы сакланган каберлек тикшерелә. Каберлекнең VIII – IX гасырларга караганлыгы ачыклана һәм борынгы Венгер кабиләләренең җирләү урыны булуы ачыклана. А.Х. Халиков тарафыннан тагын 100гә якын каберлек тикшерелә. Бер әйбер генә күңелне тырнап тора. Каберлекләрне тикшерделәр, табылган предметларны музейларга куйдылар, күбесен венгриягә хәтле җибәрделәр. Берәресе минем янга килеп: (башка кеше булсын) “Шушы урынны күрсәтә алмассызмы?—диеп сораса, икеләнеп калыр идем. Шушы каберлек урынына берәр төрле тамга салынса, үтеп киткән чакта 1000 ел элек яшәгән Венгер кабиләләренә баш иеп китми мөмкин булмас иде. Безнең авылда да, башны иеп китәрлек, күп еллар элек барлыкка килгән тарихи урын бар. Җәйге матур көннәрдә болын буйларына чыккач, борынгы бабаларыбыз яшәгән урыннарга кычкырып сәлам биреп үтәм. Күптән түгел авылыбызның түбәнге өлешенә (без белгән буа урынына) зур сусаклагыч төзеделәр. Ул суны гына түгел, язын агып төшкән җир катламын да үзендә тотып калачак. Борынгы Мисырлылар да Нил елгасы ярларыннан ташыган чагында, ермаклар ера торган булганнар, җирләрне сугарганнар. Безне борынгы бабаларыбыз да шушы тирәдә сусаклагыч төзегән булганнар инде.Мәктәп яры белән яшелчә ярын тоташтырганнар. Яңа сусаклагычны төзегән вакытта, үткән гасырда булган буаның калдык өлешен җимереп ташладылар, су агымын үзгәрттеләр. Эксковатор суга юл ясаган вакытта , җир астыннан 20-30 см калынлыкта, 3әр м озынлыгында булган агач бүрәнәләр, дөресрәге казыклар тартып чыгарды. Аның 6-7се үз урынында калды. Шушы табылдык турында өлкән кешеләрдән сораштырып караган идем, төгәл генә җавап бирүче булмады. Ул җирдә җир асты куышы, яки су тегермәне булгандыр кебек фаразлар булды. Бәлки, су аркылы салынган күпер булгандыр, дигән фикер дә бар. Җиргә каккан казыклар югары торса, шулай уйлар идең. Аларның барысы да бертигез биеклектә су өслеге белән тигез дәрәҗәсендә. Бу – археологик табылдык. Агач казыкларны язгы ташу алып киткәнче тикшерүләр үткәреп, фотоларга төшереп калдырсак, безнең өчен бер тарихи урын, дәресләрдә кулланырлык бер материал булып калыр иде.

»  Tags for document:

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн