Официальный сайт pharma-24 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



хат

Бистәнең 300 еллыгына

Фото пользователя Альфир Тагирович Хайбуллин
Submitted by Альфир Тагирович Хайбуллин on Sat, 05/12/2009 - 21:09
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хайбуллин Альфир Тагирович
Место работы, должность: 
Учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
История
Предмет(ы): 
Краеведение
Краткое описание: 
Алексеевск территориясе: үткәне һәм бүгенгесе Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле тирә-як җирләрне үзләштерү сәясәте алып барылган. Тарихта борынгы кешеләрнең башта ыруг-ыруг булып, аннан кабилә-кабилә булып яшәүләре билгеле. Алар бергәләп азык тапканнар, аны эшкәрткәннәр, бергәләп утырып ашаганнар. Шул чорда ук территория өчен кабиләләр арасында ызгыш-талашлар була торган булган дигән фикерләр туа. Чөнки җир йөзендә кеше саны арта барган саен, кешеләр тормыш шартларын үзгәртә барган һәм моның өчен яңа территорияләр кирәк булган. Бер кабилә икенче бер кабиләне үзенә буйсындырган, бәлки, ике кабилә бергә берләшү очраклары да булгандыр. Шулай итеп җир шарында дәүләтләр барлыкка килгән. Һәр халык үз территориясен булдырырга тырышкан. Мәктәп чорын үткән һәр кеше Мисыр, Греция, Вавилон, Рим дәүләтләре белән таныш. Безнең җирләр нинди дәүләтләр аша үтте икән? Хәзерге көндә без яши торган территорияләргә Азов диңгезе буенда барлыкка килгән һәм таркалган Болгар дәүләте кешеләренең күчеп килүе мәгълүм. Алар шушы җирләрдә яшәп ятучы кабиләләрне берләштереп Болгар ханлыгы төзиләр. Беренче меңъеллык азагында төзелгән беренче татар дәүләте була. Берничә гасырдан соң бу җирләрне монголлар басып ала һәм Алтын Урда дәүләте төзелә. Болгар җирләре шушы дәүләт территориясенә кертелә. Алтын Урда дәүләте йөз еллап кына яшәп кала. Ул төрле ханлыкларга таркала. Болгар җирләрендә Казан ханлыгы оеша. Рус дәүләте бервакытта да Идел буйларына һөҗүм итүен туктатмый. Ханлыкларның таркаулыгыннан файдаланып, зур армия туплап, басып алу сугышларын башлап җибәрә. 1552нче елның октябрь аенда Иван Грозный Казан ханлыгын басып ала һәм ул Рус дәүләтенә кушыла. Бу башка халыкларның Кама аръягына күчешен тизләтә. Моңа бу җирләрнең бушап калуы да сәбәп була. Алексеевскига Петр Матвеевич Апраксин нигез сала. Апраксиннан соң Алексеевск җирләре чугун кою заводлары җитәкчесе Демидов кулына күчә. Ә Екатерина II патшалык иткән вакытта ул җирләрне Сахаров бик юнь бәягә сатып ала XVIII гасыр башларында, Петр I хөкүмәте Россия территорияләре буенча шактый зур 10 губерна оештыру турында указ кабул итә. 1708нче елда Казан губернасы оештырыла. Казан губернасында 13 өяз барлыкка китерелә. Аларга Казан, Арча, Лаеш, Спас, Тәтеш, Зөя, Козьмодемьянск, Цивильск һ.б. керә. Әгәр дә 300 елны чигенсәк, Алексеевск район үзәгенә шушы елларда нигез салынган дип әйтә алабыз. Революциягә хәтле аны Воскресенское дип тә атап йөреткәннәре мәгълүм. 1920нче елларга чаклы Алексеевск җирләре Лаеш, Спасс, Чистай өязләренә кушыла. Шушы елның 27нче маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Совнаркомы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзү турында декрет кабул иттеләр. Алексеевск үзәге һәм җирләре 1922 – 1930нчы елларда ТАССРның Чистай һәм Спасс кантоны территорияләрендә булып торганлыгы тарихи язмаларда күренә. Ниһаять, 1930нчы елның 10нчы августында Алексеевск районы оеша. Ул чорда 27 авыл советы, 60лап авыл җирлеге булганлыгы һәм анда 34 422 кеше яшәгәнлеге билгеле. 1930 – 1964нче еллар арасында ТАССР территориясендәге районнар гел үзгәреп тора. 1955нче елда Куйбышев сусаклагычын төзегәч, район җирләренең күп өлеше су астында кала. Су чите бистәгә үк якынлаша. 1964нче елда Алексеевск һәм Биләр районнарын берләштерәләр. Аның территориясе 2080 км тәшкил итә. Шуннан бирле Алексеевск районы территориясе үзгәрешләр кичерми. Алексеевск бистәсе Чулман (Кама) елгасының сул ягына Казан – Оренбург трассасына урнашкан. Башкалабыз Казан шәһәренннән 108 км ераклыкта. Шәһәр тибындагы бистә исемен 1965нче елда ала. Кайчандыр, Алексеевскига Кама елгасы аркылы паром белән кичкәч кенә эләгеп була иде. Елга аркылы күпер салынгач, хәлләр яхшы якка үзгәрде. Чөнки күпердән чыгуга, туп-туры Алексеевск бистәсенә килеп керәсең. 1993нче елгы исәпләүләр буенча бистәдә 8,9 мең кеше яши. Хәзерге көндә бу сан арту ягына таба бара. Соңгы елларда Алексеевск бистәсенә шәһәр статусы бирелергә тиеш дигән сүзләр йөреде. Алексеевск көннән-көн зурая, үсә, матурая бара. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде. Ләкин хәзерге үзгәрешләр заманында территорияләрне үзгәрешсез калдырып булмас кебек. Мәктәпләрне, авылларны, төрле оешмаларны берләштергән заманда, берничә районны, республикаларны бергә кушу территорияләрнең үзгәрүенә китерәчәк. Бу – заман таләбе. Урта Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы Хәйбуллин Ә.Т. Алексеевск – археологик казылмаларга бай район. Үткәннәрне барлар өчен кешеләр төрле-төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәләр. Беренчесе – үткән тарихыбызны барлаучы кулъязмалар. Хәзерге көндә аларның күпчелек өлеше архивларда сакланалар. Бер өлеше аерым кешеләр кулында. Ләкин кулыбызга алып укырлык түгел, чөнки безнең меңеллык тарихыбыз гарәп хәрефләре белән язылган. Күбебез, шушындый китапны кулыбызга алгач, куркып калабыз, гарәпчә белмәвебезгә үкенәбез. Безгә гарәп алфавитын да өйрәнү җитә, ул китаплар үз телебездә язылган. Кулъязма тарихыбыз берничә йөзне генә үз эченә ала. Күп кенә язма чыганаклар кабер ташларында сакланган. Икенче чыганак – археология фәне. Җир астыннан табылган һәр әйбер мең еллар элек булган хәлләрне, тормыш-көнкүрешебезне күзалларга ярдәм итә. Шуңа нигезлнеп тарихыбыз языла, яңадан-яңа тарихи әсәрләр барлыкка килә. Галимнәребез казу эшләре барышы турында, табылган әйберләрнең торышы, урыннарын карталарга төшереп, хезмәтләр язып калдыралар. Үзебезнең якларга кагылышлы тарихи чыганаклар язылган китапларны гел җыеп барырга тырышам. Шундый китапларның берсе минем кулыма 80нче еллар ахырында килеп керде. Ул “Татарстан АССРда археологик һәйкәлләр” (“Археологические памятники Татарской АССР”)дип атала.Аның авторлары -- өчәү. Берсе безгә таныш археолог – Халиков Альфред Хәсән улы. Шушы китапта Татарстан территориясендә алып барылган казу, тикшерү барышында табылган каберлекләр, курганнар, авыл һәм шәһәр калдыклары турында мәгълүматлар тупланган. Хәзерге көндә республика территориясендә 4300 археологик истәлекләр (һәйкәлләр) өйрәнелгән һәм исәптә тора. Моннан 48 ел элек безнең тирәләрдә дә археологик тикшерүләр үткәрелә. Тигәнәле елгасы буйларында барлыкка килгән һәм юкка чыккан авыл урыннары тикшерелә. Алар турында язылган материалларны укыганым юк, әмма ел саен диярлек укучылар белән бергә каберлекләрне карап кайтабыз. Берсе авылның көнчыгышында, икенчесе көнбатышында. Кеше сөякләре елга ярыннан калкып торалар. Яр ишелгән саен яңалары чыга бара. “Ни өчен кешеләр мәетләрне яр читенә күмделәр икән?”—дигән сорау туа. Үземнең фикеремне тикшереп карау өчен , бу сорауны укучыларга да бирәм. Шунда Рәсилә исемлесе җавабын да тапты. “Абый, ул чорда елганың юлы читтәрәк булган. Еллар үтү белән, язгы ташулар нәтиҗәендә, су үз юлын үзгәрткән һәм яр хасил булган.” Минемчә, бу бик дөрес фикер. Әгәр елга буйларын картага төшереп, су өслеге белән үлчәп карасаң, кайчандыр елганың башка җирдән акканын билгеләргә була. Каберлекләрдәге кеше мәетләре хәзерге канунга нигезләнеп күмелгән. Мәетләр янында брнинди дә предмет юк. Бу инде Ислам дине кабул ителгәннән соң күмелгән кешеләр дигән сүз. Берсен бот сөягенә тимер кисәге кадалган килеш җирләгәннәр. Берәр төрле бәрелештә һәлак булгандыр инде. Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итә: авылның көнбатышындагы каберлек борынгыракка ошаган. Сөякләр карасу төстә, бәлки җир катламы нәтиҗәсендәдер. Шушы каберлекләр турында мин язып үткән китапта телгә алынмаган. Китапны барлап чыктым. Иң күп археологик табылдыклар Алексеевск районына туры килә. VIII – XVI гасырлар эчендә туган тарихи истәлекләрнең иң-иңнәре генә, 43се тупланган. Шуның 12се Биләр шәһәрчеге истәлекләренә кагыла. Алексеевск, Балахчино, Остолопово, Куркул, Базяково, Войкино, Ромодан һ.б. шәһәрчекләр, 8ләп курган һәм берничә, борынгы каберташлары сакланып калган зиярәтләр телгә алына. Менә Әшнәк авылыннан ерак түгел урнашкан № 95нче белән бирелгән зиярәт турындагы язма. Борынгы кабер ташлары сакланып калган Әшнәк авылы зиярәте. Болгар чоры, XIII – XIV гасырлар. Әшнәк авылы, Зур Тигәнәле авылы советына буйсына, Шенталка (Тигәнәле) елгасының сул ягында. Авылдан 500 м ералыкка урнашкан иске зиярәт. Аны авыл кешеләре “Ташбилге”—дип атап йөретәләр. Зиярәттә 5 борынгы кабер ташы бар. Шуның икесендә язулар сакланган. № 1 таш (120х 61х 22 см.) 1347нче елга карый. № 2 таш (128х 60х 18 см.) 1339нчы елга карый. Ташның бер өлеше генә сакланган Кабер ташларының өчесе известьтан ясалган. Язулары бетә башлаган. Алар да болгар чорына карый. Киләсе мәгълүматка күз салыйк. Монысы бездән ерак түгел 70нче елларда табылган каберлек турында № 93нче бирелгән Зур Тигәнәле каберлеге, VIII – IX гасырлар. Зур Тигәнәле авылы, Шенталка (Тигәнәле) елгасының сул ягы. Авылның төнъяк-көнчыгыш ягында 300м ераклыкта, Урта Тигәнәле авылына таба салынган юлның сул ягына урнашкан. 1974нче елда шушы юлны күтәрткән вакытта табыла. 1974 – 1975нче елларда Халикова Е.А. тарафыннан 40ка якын яхшы сакланган каберлек тикшерелә. Каберлекнең VIII – IX гасырларга караганлыгы ачыклана һәм борынгы Венгер кабиләләренең җирләү урыны булуы ачыклана. А.Х. Халиков тарафыннан тагын 100гә якын каберлек тикшерелә. Бер әйбер генә күңелне тырнап тора. Каберлекләрне тикшерделәр, табылган предметларны музейларга куйдылар, күбесен венгриягә хәтле җибәрделәр. Берәресе минем янга килеп: (башка кеше булсын) “Шушы урынны күрсәтә алмассызмы?—диеп сораса, икеләнеп калыр идем. Шушы каберлек урынына берәр төрле тамга салынса, үтеп киткән чакта 1000 ел элек яшәгән Венгер кабиләләренә баш иеп китми мөмкин булмас иде. Безнең авылда да, башны иеп китәрлек, күп еллар элек барлыкка килгән тарихи урын бар. Җәйге матур көннәрдә болын буйларына чыккач, борынгы бабаларыбыз яшәгән урыннарга кычкырып сәлам биреп үтәм. Күптән түгел авылыбызның түбәнге өлешенә (без белгән буа урынына) зур сусаклагыч төзеделәр. Ул суны гына түгел, язын агып төшкән җир катламын да үзендә тотып калачак. Борынгы Мисырлылар да Нил елгасы ярларыннан ташыган чагында, ермаклар ера торган булганнар, җирләрне сугарганнар. Безне борынгы бабаларыбыз да шушы тирәдә сусаклагыч төзегән булганнар инде.Мәктәп яры белән яшелчә ярын тоташтырганнар. Яңа сусаклагычны төзегән вакытта, үткән гасырда булган буаның калдык өлешен җимереп ташладылар, су агымын үзгәрттеләр. Эксковатор суга юл ясаган вакытта , җир астыннан 20-30 см калынлыкта, 3әр м озынлыгында булган агач бүрәнәләр, дөресрәге казыклар тартып чыгарды. Аның 6-7се үз урынында калды. Шушы табылдык турында өлкән кешеләрдән сораштырып караган идем, төгәл генә җавап бирүче булмады. Ул җирдә җир асты куышы, яки су тегермәне булгандыр кебек фаразлар булды. Бәлки, су аркылы салынган күпер булгандыр, дигән фикер дә бар. Җиргә каккан казыклар югары торса, шулай уйлар идең. Аларның барысы да бертигез биеклектә су өслеге белән тигез дәрәҗәсендә. Бу – археологик табылдык. Агач казыкларны язгы ташу алып киткәнче тикшерүләр үткәреп, фотоларга төшереп калдырсак, безнең өчен бер тарихи урын, дәресләрдә кулланырлык бер материал булып калыр иде.

»  Tags for document:

Серле йомгак

Фото пользователя Альфир Тагирович Хайбуллин
Submitted by Альфир Тагирович Хайбуллин on Sat, 05/12/2009 - 20:45
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хайбуллин А.Т.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Библиотекарь
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Краеведение
Предмет(ы): 
Литература
Предмет(ы): 
Педагогика
Предмет(ы): 
Родной язык
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Краткое описание: 
Серле йомгак. (дәрес – тамаша) Әлфир Хәйбуллин, Алексеевск районы У;рта Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы Дәреснең максаты. Укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләренә, кайбер күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, аларны сәхнә сәнгатенә өйрәтү, халык пегагогикасы нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, игелеклелек, әдәплелек хисләре тәрбияләү. Җиһаз. Төрле-төрле рәсемнәр, сандык, укучылар милли һәм әкият геройлары булып киенгәннәр, урман һәм өй эче күренеше, магнитафон язмасы. Уйнау урыны. Сыйныф эчендә һәм сәхнәдә уйнарга мөмкин. Катнашалар. Таңбатыр – Староста – Үги кыз – Нәҗип белән Гомәрнең апасы - Шүрәле – Мәрфуга - Гомәр – Әби - Нәҗип – Олы яшьтәге апа - Закир – Авыл яшьләре - Автор – Алып баручы - Исәнмесез укучылар! Без бүгенге дәресебезнең исемен “Серле йомгак” дип атадык. Бу уку елының 4 аенда 5нче сыйныф әдәбияты дәреслегеннән өйрәнелгән татар халык иҗаты әсәрләрен, күренекле язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез әсәрләрен бергә берләштереп бирергә булдык. Таңбатыр керә. Минем Таңбатыр икәнемне һәркем таныгандыр инде. Әти белән әнием миңа, кече уллары булганга, Таңбатыр дип исем кушканнар. Кешеләр телендә дә әкият герое Таңбатыр булып йөрим. Мин шушы әкият героеннан чынбарлыкка кайтып киләм. Әтием белән әниемне күрмәгәнгә дә күп вакытлар үтте. Бераз йөрим дә, бер әйләнеп кайтырмын әле. Патша кызларын коткарам дип төрле маҗараларга очрадым. Юлымда абыйларымны югалттым, яңа дуслар таптым. Шул дусларым аркасында исән-сау да инде мин. Берничә ел бергә яшәдек. Әкиятләрдә генә була торган убырлы карчык аркасында без барыбызда исән-сау, тап-таза егетләргә әверелдек. Дусларым үзләренең туган якларына кайтып киттеләр. Ә мин һаман маҗаралар эзләп йөрим. Чү! Нәрсә бар бу тирәдә? Бу кара урманда нинди тавышлар ишетелә. Шунда качып карап торыйм әле.качып карап торыйм әле. (Бер кыз җиләк җыя-җыя йөри. Шул вакыт Шүрәле килеп чыга. “Шүрәле” балетыннан бер өзек куела. Шүрәле төрле хәрәкәтләр ясый. Музыка ахырында Таңбатыр сәхнәгә чыга.) Таңбатыр. Минем каршымда Шүрәле басып тора түгелме соң? Үги кыз. Таңбатыр,Таңбатыр абый, коткар мине. Бу урман сарыгы ,Шүрәле, мине кытыклап үтермәкче була. Таңбатыр.Әй,Шүрәле, ялгыз бер кызга тотынганчы, менә мине кытыклап кара. (Шүрәле кытыкларга дип, Таңбатырга үрелә.) Әле син шулаймыни. (Шүрәленең кулыннан тотып ала да этеп җибәрә. Шүрәле качып чыгып китә.) Мин һаман әкият дөньясындамыни? Ә син кем буласың, кызый? Үги кыз. Мин үги кыз булам. Ә чын исемем Гөлчәчәк. Таңбатыр. Ә бу кара урманга ничек килеп эләктең? Үги кыз. Аның тарихы болай. Мине үги әнием бер дә яратмады. Агам белән сүз куешканнар күрәсең. Агам мине урманга алып килде. Үзе утын кисә калды, ә мин җиләк җыярга тотындым. Әзрәк җиләк җыям да тыңлап карыйм, җыям да тыңлап карыйм. Кич булды. Чиләгем дә тулды. Агамның утын кискәне дә ишетелми башлады. Килеп карасам, агам юкка чыккан. Ә агачта бер тукмак эленеп тора. Шуннан мин алданганлыгымны, адаштырып калдырганнарын аңладым. Агач төбендә бер кич кундым да кайтыр юл эзләп киттем. Әле ярый, син килеп чыктың, Шүрәле мине кытыклап үтергән булыр иде. Рәхмәт сиңа, Таңбатыр абый, коткарып калдың. Таңбатыр. Миңа нәрсә! Сине минем белән очраштыручы Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйт. Ә хәзер нишләмәкче буласың? Үги кыз. Кайтыр юлны эзләргә кирәк. Таңбатыр. Мин дә кайтыр юлны эзләп йөрим бит. Әйдә бергә йөрибез. Үги кыз. Бергә-бергә күңелле булыр. Автор. Таңбатыр белән Гөлчәчәк йөри торгач, Таңбатырның туган якларына килеп чыгалар. Ул Гөлчәчәкне өйләренә алып кайта. Ә өй янында ике малай , Гомәр белән Нәҗип, ат чанасы өстендә уйнап утыралар. Гомәр. Әйдә, тизрәк, атны куа төш. Нәҗип. Була ул. На-на, малкайлар! (Таңбатыр белән Үги кыз керә) Таңбатыр. Кемнәр болар? Безнең өй тирәсендә кемнәр чуалалар? Нәҗип. Нишләп синең өй булсын, бу бит безнең өй. Таңбатыр. Сез монда торасызмыни? Бу өйдә торгач, минем энеләрем буласыз түгелме соң. Исемнәрегез ничек? Гомәр. Минем исемем Гомәр. Нәҗип. Ә минеке Нәҗип. Гомәр. Син буласыңмыни безнең абыебыз? Нәҗип. Исән-сау гына кайттыңмы, абый? (кочаклашып күрешәләр) Таңбатыр. Ә монысы Гөлчәчәк исемле кыз, танышыгыз.(Үги кыз белән күрешәләр) Гомәр. Без уйныйбыз әле, сез өйгә керә торыгыз. Нәҗип. Башкалар белән күрешә торыгыз, әзрәктән без дә керәбез. (Таңбатыр белән Үги кыз өйгә кереп китәләр) Гомәр. (Нәҗипкә) Әйдә куала атларны, киттек. Нәҗип. На-на. Кызулый төшегез, малкайлар. (тәрәзәдән Ләйсән исемле апалары кычкыра) Ләйсән. Гомәр энем, кер әле монда, безгә курай уйнарсың. Мәрфуга апаң да кергән иде. Нәҗип. Уйныйбыз әле без. Курай, курай имеш, тапканнар бер курай. Кермибез без, йөдзтмәгез безне! Шулай бит абый. Анда кызлар арасында ир балаларга нәрсә бар соң. Ләйсән. Сиңа дәшмибезлә, синең кирәгең юк. Гомәрне дәшәм бит мин. Гомәр, кер акыллым! Таңбатыр абыеңның да курайда уйнаганыңны күрәсе килә. Нәҗип. Вә-вә-вә,Гомәр, кер-кер-кер, вә-вә-вә, курай, рай-рай-рай, вә-вә-вә. (Гомәр көттерми, өйгә кереп китә. Нәҗип тә иярә. Өйдә Гомәр курай уйный. Башкалар тыңлап тора. Ә Нәҗип кулына пластилин алган. Шунардан кеше әвәлләп утыра. Гомәр курай уйнаудан туктый. Тыңлап торучылар кул чабалар, рәхмәт әйтәләр. Нәҗип урыныннан торып янга китә) Нәҗип. Мәрфуга апа, кил әле монда. Синең үзеңә генә күрсәтәсе әйберем бар. (пластилиннан ясаган кешесен күрсәтә) Мәрфуга. Ник, җаным, болай пычыранасың? Нәҗип. Бу бит син, Мәрфуга апа. Әнә аның күзе нинди зур, үзе зәңгәр. Мәрфуга. Әбәү җаным, бу бик ямьсез бит! Мин шулай ук ямьсезмени соң? Мин бик үпкәлим инде сиңа, Нәҗип, мине шундый итеп ясагансың. Бер яхшы һөнәр дә сайлый белмәдең. Нәҗип. ( ясаган кешесен ботарлап ташлый). Әйе , абый ясаган булса, барыгыз да матур дияр идегез. Мин ясаганга күрә генә син шулай дисең. Менә абый ясап карасын әле шушылай итеп. Ул ясый алмый шул (чыгып китә). (Мәрфуга өстәл янына килеп, андагы рәсемнәрне караклый) Мәрфуга. (Нәҗипне яңадан чакыра) Нәҗип энем, кил әле монда. Нәҗип. Нәрсә бар, Мәрфуга апа? Мәрфуга. Бу чәчәк рәсемнәрен син ясадыңмы? Нәҗип. Әйе, мин,нигә ул? Мәрфуга. Бигрәк матур ясагансың, миңа бу чәчәкләрне кечерәк итеп ясамассыңмы икән? Нәҗип. Була ул. Тик, бүләк итеп нәрсә бирәсең? Мәрфуга. Иртәгә сабантуй бәйрәме бит. Шунда бер җаен табармын әле. Нәҗип. (үз-үзенә) Аллага шөкер, хәзер минем дә бер һөнәрем була башлады бит ! Шушы һөнәрем белән башкаларның да күңелләрен яулап алып булмасмы (көчле тавыш белән). Иртәгә сабантуй! (Сабантуй күренеше . Халык шму-гөр килеп ат чабышын карыйлар ,Кычкырышалар. “Сабан туе” җыры яңгырый./ Татар халык көе. М.Садри сүзләре / ) Староста. Һайди ,Закир , тагы бер сук! Тагы бер! Тагы 1 Бабай. Һайди, Алмачуар1 Апа. Һайди, Күк бия! Бабай. Һайди, Алмачуар! . Апа. Һайди, Күк бия! (Атлар бер түгәрәк ясыйлар да,әйләнеп килеп туктыйлар Халык каршы ала ) Староста. Бу чапан беренче килүчегә, ә сөлге икенче килүчегә (чапанны Күк бия өстенә, ә сөлгене Алмачуар өстенә ташлый) Син икенче килдең бугай . Закир. Әле син шулаймы ? (камчы белән старостага суга) Мин беренче килдем һәм чапан миңа булырга тиеш (чапанны тартып ала. Сөлгене күк бия өстенә ташлый. Аны халык уратып ала). Әби. Егет икәнсең, Закир, безнең йөзне хур итмәдең. Апа. Камчы белән сугып старостаның битен яргансың. Ну бирер үзеңә кирәгеңне! (староста Закир янына килә. Бер күзе бәйләгән) Староста. Мин үзем дә балачактан ат менеп чапкан кеше. Алдан килеп тә икенченең бүләген бирсәләр, җан түзәлми аңа. Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың, бар кайт инде. (Сабантуйны алып баручы) Алып баручы. Әй, сез, калай әтәчләр, әбиләр-бабайлар, егетләр- кызлар! Анда бәхәсләшеп торганчы, минем яныма килегез. Мин сезгә бик күп бүләкләр алып килдем. Ләкин бүләкләремне бушлай бирмим. Кем үзенең һөнәрен күрсәтә, бүләк шуңа. Сабантуй бәйрәме дәвам итә.(Сандыкны каршысына чыгарып куя) (Катнашучы җыр башкара һәм бүләген ала) (Катнашучы бию бии һәм бүләген ала) (Катнашучы бүләккә шигырь сөйли) (Сабантуйда катнашучылар капка чыгыш уены уйныйлар. Бию көе яңгырый. Уенда калган кешегә әдәбият дәреслеге буенча сорау яки җәза бирелә. Укучы үзенең һөнәрен күрсәтә ала. ) Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Сабан туе ахырына якынлашты. Бүләкләрем дә бетеп килә. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Безнең халык бигрәк тә көр күңелле, шат йөзле, җиңелүне белмәс халык. Барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән тагын бер мәртәбә котлыйм. Сезгә укуыгызда зур уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп каламын. Шуның белән дәресебез дә ахырына якынлашты. Бөтенегез дә актив катнашып утырды, рәхмәт сезгә. Дәресебез тәмам, саубулыгыз! Чыгарга мөмкин.

»  Tags for document:

"Сан"

Фото пользователя Альфир Тагирович Хайбуллин
Submitted by Альфир Тагирович Хайбуллин on Sat, 05/12/2009 - 13:05
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хайбуллин Альфир Тагирович
Место работы, должность: 
Директор, учитель татарского языка и литературы Среднетиганской СОШ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Класс(ы): 
9 класс
Предмет(ы): 
Математика
Предмет(ы): 
Родной язык
Предмет(ы): 
Другое
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

Тема.Сан темасын кабатлау.

 

Максат. 1) Укучылар белән сан темасына кагылышлы белемнәрне ныгыту.

2) Дәрестә бәйләнешле сөйләм үстерү алымнарын куллану.

3) Туган як материалларын куллану.

 

Җиһазлау. Дәреслек, рус лотосы, карточкалар, компьютерда кроссворд чишү, тестлар,

 

Дәрес барышы.

I. 1.Укучылар, бүген без сан темасын кабатлыйбыз. (дәреснең максаты әйтелә). Үткән дәресләрдә нинди алымнар кулланган булсак, шуларны карап чыгарга тырышырбыз. Дәрескә кереп китү өчен, бер генә әйләнеш рус лотосы уйнап алабыз.

(1-11кадәр булган саннарның сорауларына җавап бирәләр)

 2. Безнең тормышыбызда ике төрле сан кулланыла: берсе – рим саннары, икенчесе гарәп. (бер укучы үзенең туган елын тактага рим цифрлары белән язып күрсәтә)

3.а) У. Санның да башка сүз төркмнәре кебек нәрсәсе бар?

у. Төркемчәләре бар.

У. Санның ничә төркемчәсен беләсез?

у. Санның биш төркемчәсе бар.

У. Әйдәгез тизгенә тактада карточкалар белән эшләп алабыз.

(Укучылар тактага чыып санның төркемчә исемнәрен, соравын, кушымчаларын , мисалларны билгеләп куялар.)

 ә) У. Ясалышы буенча сан ничә төрле? Шуларны санап чыгыйк әле.

у. Ясалышы буенча саннар 4 төрле: төп, кушма, парлы, тезмә саннар.

(укучыларга саннар күрсәтелә һәм ясалышы буенча әйттерелә)

4. Афәрин, булдырдыгыз! Эшебезне дәвам итәбез. Хәзер компьютердан авылыбызга кагылышлы фотосурәтлрне карап алырбыз. Шуларга карата сораулар уйлый торыгыз. Бер-берегезгә сораулар бирешерсез.

(Якынча сораулар: 1. Авылыбызда ничә күл бар?

2. Кибетләрне санап чык.

3. Авылыбызда ничә сугыш ветераны бар?

4. Ничәләп йорт бар?һ.б.)

5. Сезнең һәрберегез сан ачыклап килгән сүзнең ничек аталганын беләсез. Тагында ныграк истә калсын өчен без аны кроссворд ярдәмендә чишеп алыйк.

(Компьютерда кроссворд чишелә)

6. Сан ачыклап килгән сүз саналмыш булды. Ә сан кайсы җөмлә кисәге булып килә? Бер укучы тактага чыгып җөмлә яза, калганнарыбыз дәфтәрләрдә эшли.

(Тактада җөмлә тикшерелә һәм кайсы җөмлә кисәге икәнлеге ачыклана)

7. Укучылар, без дәресебезнең соңы этабына килеп җиттек. Тестлар белән эшләп алабыз.( һәр укучыга тест кәгазьләре биреләю. Бер укучы компьтерда эшли. Эшләгәннән соң тиз арада тикшерелә һәм билгеләр куела.)

II. Өй эше. Өйдә ярдәмлек сүз төркемнәре турында кабатлап килергә.

 

 

 

 

 

Сан темасына рус лотосы сораулары

 

1.  Мәзәк сөйләргә.

2.  Шигырь сөйләргә.

3.  Санау такмагы әйтергә.

4.  Туган елыңны рим цифры белән язарга.

5.  Исем дип нәрсәгә әйтәбез?

6.  Фигыль дип нәрсәгә әйтәбез?

7.  Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчасын әйтергә.

8.  Сүз төркемнәре ничәү һәм ниндиләр?

9.  Бер исемне килеш белән төрләндер.

10.                       Хәзерге заман сыйфат фигыль формаларын әйтергә.

11.                       Шарт фигыль нинди кушымчалар ала?

 

 

 

 

Краткое описание: 
авпапоро

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн