Официальный сайт jhealth 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



тыпыр

Үрдәк эзләре буйлап. 2 класста интегральләштерелгән сәяхәт – дәрес

Submitted by Зульфия Рафиковна Мухаметзянова on Tue, 29/01/2013 - 22:13
Данные об авторе
Автор(ы): 
Мухаметзянова Зульфия Рафиковна
Место работы, должность: 
Шушерминская нош
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
2 класс
Предмет(ы): 
Математика
Предмет(ы): 
Окружающий мир
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

 

              МАКСАТ.  1. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

                                    2. Укучыларның дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру; укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү .

                                 3.Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп  үтү.  Кошларга , хайваннрга карата сакчыл караш тәрбияләү

Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
5
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

            Кулланылган әдәбият: интернет-ресурслар,  М.И.Моро ”Математика”дәреслеге,

       З. Җамалетдинова “Татар теле”, ”Табигать бизәкләре” Казан”Мәгариф”нәшрияты.

 

Используемая методическая литература: 

 

    Җиһазлау: А.Алиш портреты,тактада  мәкаль  язылган:  “Тырышкан табар,ташка  кадак  кагар.”   компьютер, призентация, таблица,  төрле биремнәр язылган карточкалар

 

Используемое оборудование: 

Дәреснең бурычлары: танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укчыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту,нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; җирле төбәк комонентын куллану аша мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту, фәнгә кызыксыну уяту

Краткое описание: 
Оештыру моменты. 1. Тактада мәкаль язылган. “Тырышкан табар,ташка кадак кагар.” 1)Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (балаларның фикерләрен тыңлау.) Үзбәя. 2)Логик фикерләүгә мәсьәлә. - Сигез таякның дүртесен сындыргач,ничә таяк кала? - Әгәр өстәлнең бер почмагын киссәң, аның ничә почмагы калыр? 2. Укучылар, бүген бездә кунакта күренекле балалар язучысы , әкиятче, М Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш. (4 слайд) Ул үзе белән безгз әкият тә алып килгән. Ә менә нинди әкият икәнен сез хәзер бу мисалларны чишеп, үсә бару тәртибендә язсагыз, белерсез. (5 слайд) Ә 17-2 Р 7+4 Ү 19-10 Д 11+2 К 9+8 А.Алишның нинди үрдәге турында беләсез? (6 слайд) • Без бүген “Сертотмас үрдәк” эзләре буйлап барырбыз. 9 11 13 15 17 - Хәзер саннар рәтенә күз салыйк әле: саннар нинди эзлеклелектә урнашкан? - 2 гә арттырып барылган. - Алга таба ничек дәвам итәрбез? 19 21 23 25... - Бу саннар рәтендә нинди сан артык? - 9 саны, чөнки ул бер урынлы, калганнары ике урынлы саннар. Димәк борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк яшәгән. Бик күп сөйләшә торган булган. Көннәрдән бер көнне аларның хуҗалары ауга киткән. Үзе белән бергә Актырнакны да алган. Хуҗа кичкә өенә кайтмаган. Йорттагы хайваннар куркышканнар һәм икенче көнне хуҗаларын эзләргә бармакчы булганнар..”Син йөзәсең дә, очасың да, йөгрәсең дә син бар”,- дигәннәр алар үрдәккә. - Шулай итеп Сертотмас үрдәк юлга чыгып киткән. Ул басу буена килеп җиткәндә бер трактор кукуруз чәчеп йөри икән. (7 слайд) Менә трактордан бер кеше төшкән дә Сертотмас үрдәккә таба килә башлаган. Үрдәк аны танып та алган. Танымыйча, ул бит безнең авылның алдынгы тракторчысы. (8 слайд) Аны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул армый- талмый , язгы- көзге кыр эшләре вакытында гел басуда. Шуның өчен ул бик күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә дә ия булды. Ул үрдәк янына килгән дә: “Каян килеп чыктың әле син. Миңа бераз гына ярдәм кирәк иде. “Мин чәчкән җирнең буе 150 м, ә иңе 40 м, шуның яклары озынлыгы суммасын исәпләргә генә булыш әле”,- дигән ул. Укучылар, үрдәк үзенең хуҗасын эзләсен, әйдәгез Алмаз абыегызга без булышыйк. Схема ярдәмендә мәсьәләне чишү. 2) –“Тагын бер мәсьәлә бар бит әле чишәсе”,- дигән Алмаз абыегыз. (9слайд) Бүген иртә белән ике куян малае чыктылар да , чыршылыкның ике башыннан йөгерешеп киләләр. Чыршылыкның озынлыгы 70 м, очрашканчы бер куян 22 м йөгерде, ә менә икенчесе ничә метр йөгергән икән? -Бу мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара? - Нәрсәләр билгеле? - Турыдан – туры җавап биреп буламы? - Нәрсәләр билгеле? Нәрсәне табарга кирәк? - Бу мәсьәләләрне чишкәндә нәрсә кулландык? (сызым, схема). Без сезнең белән алдагы дәресләрдә дә хәрәкәткә мәсьәләләр чишәрбез әле

 

    Оештыру   моменты.

    1. Тактада  мәкаль  язылган.


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн